Сценарий "Әлифба бәйрәме"
материал (1 класс) на тему

Симакова Гульнур Илдусовна

Әлифба бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme7.doc107 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түр стенада «Рәхмәт сиңа, Әлифба» дип язылган плакат эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән күргәзмә оештырыла.

. Укытучы:

Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәр бала укый, яза, саный белә.

Бүген безнең зур бәйрәм! Сезне бүгенге бәйрәмегез белән мин чын күңелемнән тәбрик итәм. Сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезгә игелекле балалар булып үсегез. Укуыгызда һәм тормышыгызда зурдан зур уңышларга ирешегез.

1 укучы.

Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

2 укучы.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3 укучы.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Безнең «Әлифба бәйрәме»

Котлагыз безне бүген.

4 укучы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә-

Әлифба бәйрәме!

5 укучы.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Җыр: «Көләсе килеп тора”

Убырлы керә.

Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы.

Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

Убырлы.

Ярар инде, тик бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шунда  сезгә бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсагыз, дәвам итәрсез!...

Укучылар.

Әйдә, Убырлы карчык, сынап кара үзебезне.

Убырлы.

 (Экранда кроссворд чыга. Җаваплары экранда язылып барыла.)

  1. Карурманда йөридер, кети –кети уйныйдыр. (Шүрәле).
  2. Аны бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан бергәләп тарталар (Шалкан)
  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган? (Икмәк).
  4. Печән ашый, йөк ташый (Фил)
  5. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр).
  6. Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)

Убырлы.

Ой, молодцы! Бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?

Укучылар.

Ә - л – и – ф – б – а.

Убырлы. Укучылар, бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат. Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Укучылар.

Сау бул, Убырлы!

6 укучы.

Тышты ап – ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә.

     7 укучы.

Бүген бездә зур тантана.

Моңсу да ул ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

8 укучы.

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән үз,

Әлифба бәйрәме!

9 укучы.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Әлифба – патшабикәбез,

Түренә уз бәйрәмнең!

(Залга Әлифба керә.)

Әлифба.

Мин Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм, дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр ышанам

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр-

Укучы булдыгыз сез

Төрле – төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

(Әлифбаны тәхеткә утыртабыз)

1 укучы.

Әлифба, әлифба!!!

Иң яхшы дусларың

Булдык гел без синең

Һәр хәреф елмаеп,

Әйтте үз исемен.

2 укучы. («Ә» хәрефе)

«Әни», - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

«Ә» хәрефен язмаган.

3 укучы («Л» хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

4 укучы («И» хәрефе)

«И» хәрефе ипидә бар

Бар ул ил һәм икмәктә

«И» хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

5 укучы («Ф» хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

6 укучы («Б» хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә

Мин бит әле бик нәни.

7 укучы («А» хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә

Алма, акбур, агачта

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.

Барысы бергә.

Һәммәбезнең үз урыны

 Барыбыз да кирәкле

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

8 укучы.

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

9 укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек

Сүзләр тезеп уйнадык

Көн дә иртән сагынып килдек.

Мәктәптән без туймадык.

Бию: “Укучылар полькасы”

1 укучы.

Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

2 укучы.

Сәнгатьле итеп сөйләргә

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син,Әлифба.

3 укучы.

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Барысы бергә.

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

“Әлифба” җыры

Укытучы: Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә журналистмы , инженермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары

Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп  торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда  дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .

- Әлифба: Укучылар, минем битләремне укыганчы сез үзегезне ничек тоттыгыз икән, карап үтик әле.

(1 нче класс укучылары катнашында)

1нче инценировка:

Әнисе: соңга каласың бит инде, улым, тизрәк бул, нишлисең анда?

(малай әйберсен эзли, арлы-бирле йөренә)

Малай: бер носкиемны тапмыйм, эзләш әле!

Әнисе: әйберләреңне кичтән әзерләп куясы иде.

Малай: өйрәтеп тормасана, эзләш әнә. Алайса, мәктәбегезгә бармыйм да...

Әнисе: мә инде, яңасын ки.

Малай: и, аларны киясем килми. ярар, әйдә бир, мин кайтуга эзләп куярсың.

1нче инценировка:

Малай: әби, ашарга бармы?

Әбисе:  исән-сау кайттыңмы кызым? Бик ачыккансыңдыр, башта кулыңны ю.

Малай: әйдә, күп сөйләшеп торма, ашарга китер. Кулымны кичә генә юдым.

Әлифба: укучылар, хәзер дә үзегезне шулай тотасызмы?

Укучылар: Юк. Әйберләрне урынына куябыз. Киткәндә дә, кайткач та исәнләшәбез, кулларны гел юабыз.

Әлифба: “Трамвайда”шигырен укый

1. Әнә бала-чагалар,

   Трамвайда баралар.

    һәммәсе дә утыра,

    Карт-коры басып тора.

2. Шул балалар урынында

    Үзегез дип белегез.

     Олыларга ярдәмгә

     - Ничек килер идегез?

3. яле, Нияз, әйт әле,

    Син нәрсә кылыр идең?

   -Күрмәмешкә салышып

    Укып утырыр идем.

4. Ә син, Илиза, нишләрсең?

    Син нәрсә кылыр идең?

    - йоклаганга, салышып,

      Күземне йомар идем.

 5. Ә син, Айсинә, нишләрсең?

     Нинди уйга килерсең?

    -Тиз-тиз торып урынымны

     Карт әбигә бирермен

6.  –Хәзер ясыйк нәтиҗә:

      Нинди булырга кирәк?

      -Айсинә кебек балалар

       Булсын иде күбрәк.

Әлифба: Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

                 Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул.

                 Ихтирам ит олыларны, кечеләрне

                 яшьтән өйрән яратырга кешеләрне.              

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

 («Азбука» ны җитәкләп алып керә.)

Азбука: За ребят я очень рада!
Вижу: учатся всему –
Счету, грамоте, письму.
Хоть малы еще на вид,
Знают русский алфавит.
Сколько букв в нем?

Дети. Тридцать три!

Азбука. Молодцы, ребята! Вижу, звуки вы знаете хорошо, читать умеете, тогда попробуйте отгадать загадки (загадки)

4ученик

За окном снежинки вьются,

День приветливый такой.

Нынче праздник в первом классе,

День прощанья  с азбукой.

5 ученик.

 В день осенний, в день чудесный,

 В класс несмело мы вошли.

Азбука для всех подарок

На столах своих нашли.

6 ученик.

Учебник закрывается,

Пора с ним распроститься,

Он верным другом был для нас,

Прощаясь с ним, грустит наш класс,

Но долго нам грустить нельзя:

Другие книги ждут друзья!

7 ученик.

Сегодня праздник необычный,

Спасибо, Азбука, тебе!

Ты столько знаний подарила,

Мы будем помнить о тебе.

8 ученик.

До свиданья , учебник,

А на следующий год.

Ты других читать научишь,

Тех кто в первый класс придёт.

  • Учитель. Давайте поблагодарим ее за то что она учила вас читать, познокомила с русским алфавитом, Кроме того на каждам уроке книга учила нас дружить, уважать друг друга, помогать друг другу, то есть учила быть просто хорошими людьми.

Бию: “Арам-зам-зам”.

                  Азбука: Пора, друзья, проститься нужно.

                       Всех поздравляю от души.

                       Пусть в этой школе живут дружно

                       И старшие, и малыши!

                       Чтобы побольше вы книжек читали,

                       Чтобы красиво в тетрадках писали,

                       Чтобы умели считать, рисовать.

                       Чтобы учились на круглые «пять».

         (Ашыгып Белмәмеш белән Буратино керә.)

Белмәмеш: Без ялгышмадыкмы икән? Исәнбай урта мәктәбенә Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.

Укытучы: Бик вакытлы килдегез. Менә бу балалар шул мәктәптән инде.

Буратино, Белмәмеш (бергә) Әссәламәгаләйкем, мөхтәрәм укучылар.

Белмәмеш: Мин-Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта бик күп беләм. Сезнең мәктәптә иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит Буратино.

Буратино: Әйе. Мин Буратино булам. Мәктәбегездә яңа стандартлар буенча укыталар дип ишеттек тә, сезнең янга йөгердек.

 Белмәмеш: Карагыз әле, миңа мәктәптә бирем биргәннәр иде. Әллә нишләп  чишә алмыйм. Бу балалар ярдәм итмәс микән?

Укытучы:  Әйт биремеңне, әйт. Алар бик күп беләләр, әйтерләр.

          Белмәмеш биремнәре

Белмәмеш: Укытучы апа сүзләр яздырган иде. Бу сүзләрдә нинди хата жибәрдем микән, әйтегез әле. (Болон,төтөн дип язылган язуны күрсәтә).

Бала: О, ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Белмәмеш  “ Гөл, көл, гер, галим” сүзләрен күрсәтә.

 Бала: Көл сүзе артык, ул сүз “к” хәрефеннән башланган.

 Белмәмеш: Аю сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?

 Балалар: 2 хәреф, 3 аваз.

 Белмәмеш:  8 саныннан ничек итеп 2 нуль ясап була?

 Балалар: 8 санын уртага бүлеп.

 Белмәмеш: 6 саныннан ничек 9лы санын ясарга?

 Балалар: 6 санын әйләндереп куеп.

 Белмәмеш:  Рәхмәт, балалар, ярдәм иттегез.

 Буратино: Миңа да шаян мәсьәлә бирделәр. Белмәмешкә әйттем, ул да ярдәм

 итмәде. Сез балалар, ярдәм итегез әле.                

 Бала: Я, я, әйт тизрәк.

      Буратино биремнәре

Шаян мәсьәләләр

1. Өстәлдә 4 стакан җиләк тора иде. Фәрит 1 стаканнан җиләк ашады. Өстәлдә ничә стакан калган?

Бала: 4 стакан калган. Анда бит ничә стакан җиләк калган димәгән.

  1. Өч кеше 3 сәгать поезд көткән, һәр кеше ничә сәгать поезд көткән?

Бала: 3 сәгать

  1. Без кайчан 4 санын күрәбез, ләкин 16 дип әйтәбез?

Бала: Сәгатькә караганда.

  1. Дәрес ахырында без нәрсә ишетәбез?

 Бала: Кыңгырау.

  1.  Әнинең Йомшак исемле песие, Сарбай дигән эте һәм кызы Дилә бар. Әнинең ничә баласы бар?

 Бала: 1 кызы бар.

Ашыга-ашыга “5”ле керә.

“5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

1 ук. Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

2 ук. Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

“4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.

      (“4” ле билгесе керә).

“4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

“4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.

(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).

“3” ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?

“2” ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

“3” ле. Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

“2” ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

3 ук. Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

 (Акрын гына «Туган тел» көе яңгырый.)

Әлифба.

Дусларым, ишетәмсез,

Нинди көй яңгырый?

Әйтегез, кем белә?

Үтенеп мин сорыйм.

 укучы.

Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

Җыр: «Туган тел».Г.Тукай  сүзләре,халык көе.

Мәктәп китапханәчесенә сүз бирелә:

    -Хөрмәтле укучылар, моңаерга ярамый. Әлифба үзенә алмаш калдыра, бу татар теле һәм туган тел дәреслекләре. Рәхим итеп алыгыз! Ләкин берничә кагыйдәне истән чыгармагыз.

1. Китапны чиста кул белән генә тот.

2. Китапның битләрен бөкләмә!.

3. Китап эченә карандаш яки башка төрле предметлар куйма.

4. Ашаганда китап укыма!.

5. Китап озак саклансын өчен аны тышлап йөр.

 Сез киләчәкнең хуҗасы. Сез инде зур үстегез. Чын кеше буласыгыз килсә, китапны яратыгыз, тырышып укыгыз, хезмәтне сөегез. Әти-әниегезне тыңлагыз, ихтирам итегез. Бәләкәйләргә ярдәмчел булыгыз. Туган илегезне, туган мәктәбегезне, туган телегезне яратыгыз! 

Әлифба.

Яратып укыгыз, туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер,

Ватанны сөяргә

Табигать – ананың

Кадерен белергә.

Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти - әнине,

Сөекле туган телне.

Әти - әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр.

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

«5» ле белән дус булыгыз,

«3» ле эләктермәгез.

  1. Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

  1. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

          Олы белемең өчен.

          Тагын да күп белергә

          Беркем кызганмас көчен.

  1. Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында

  1. Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул –

Син аерылмас дус инде.

  1. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!

Әлифба. Рәхмәт, балалар, мин үземнең тәхетемне бүген Туган телгә калдырам.

Барысы бергә.

Рәхмәт  сиңа, Әлифба.

Хуш, сау бул, Әлифба. (Әлифба чыгып китә).

Туган тел.

Исәнмесез, дусларым!

Мин - Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез,

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел- иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

 Җыр "Дөньяда иң матур тел..."

Укытучы.

 Кадерле балалар!  Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти - әниләребез. Әйдәгез, аларга да зур рәхмәтебезне белдерик.

1 укучы.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

(Әти-әниләргә сүз).

Укытучы.

Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бэйрәмебез ахырына якынлашып килә.

  • 1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!
  • 2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

3 укучы: Тырышып укырга

4 укучы: Ялкауланмаска,

5 укучы: Артка калмаска!

6 укучы: “2” ле алмаска!

7 укучы: Сәламәт булырга.

Барысы бергә: Әйдәп барырга, “5” кә укырга.

Җыр: «Өйрәтәләр мәктәпләрдә».М.Плясковский сүзләре,В.Шаинский көе.

 Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар шушының белән безнең  бәйрәм кичәбез тәмам. Балалар, уку сезнең төп эшегез, авыр хезмәтегез. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә сезгә гаиләгездәге өлкән кешеләр барысы да зур ярдәм күрсәтте. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче әти-әниләрегезгә, дәү әти-дәү әниләрегезгә  тагын бер кат зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Алга таба да  бергә-бергә, кулга-кул тотынып эшләсәк иде, хөрмәтле әти-әниләр, ә сез укучылар тагын да тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз! Бүгенге бәйрәмнең истәлеге итеп минем сезгәкечкенә генә бүләкләрем бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Әлифба бәйрәме"

Сценарий "Әлифба бәйрәме"...

Сценарий "Әлифба байрамы"

"Праздник Букваря" Әлифба байрамы (на башкирском языке)Для скачивания презентации на "Праздник букваря" пройдите по ссылке, которая указана ниже:https://cloud.mail.ru/public/2Bvs/LbzyGkRwr...

Сценарий "Әлифба байрамы" на башкирском языке

1-се класта "Әлифба байрамын" үткәреү өсөн сценарий....