Музыкальное мероприятие "Нәүрүз".
методическая разработка на тему
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Нәүрүз бәйрәме
Катнашучылар:
Алып баручы
Әби
Бабай
Апа
Нәүрүз кызы
Карга
Аю
Куян
Төлке
(Балалар музыка астында залга кереп утыралар)
Ал.б. : Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!Менә салкын кыш утеп китте,ямьле яз җитте.Яз белән Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.
Нәүрүз- язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан(21-22 мартта)үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме.Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йориләр,җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы-Нәүрүзбикә.Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз.
Здравствуйте дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна-красна, а вместе с ней пришёл Татарский народный праздник-Навруз. Навруз-земледельческий праздник, праздник прихода весны. Отмечают его в день весеннего равноденствия-21-22 марта, когда день равен ночи. Весна наступает в свои права, это начало весенне-полевых работ.
1 бала: Навруз- означает «новый день». В этот день все люди ходят друг к другу в гости и поют песни, посвященные наступлению весны. Дети в этот день ходят по домам, собирают праздничные угощения, рассказывают стихи хозяевам, желают здоровья и благополучия им и их семьям.
Ал.б.: Нәүрүз котлы булсын! Мы вас приглашаем на наш весенний праздник.
(Балалар парлап өйдән-өйгә сый-хөрмәт җыеп йөриләр)
1) Бала: Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте, беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
2)Бала: Открывайте двери, праздник Навруз наступил.
Мы поздравлять вас пришли,
Если у вас нет денег
Не переживайте!
Хоть что-нибудь дайте!
Муки, мёда, яиц или пирога.
3)Бала: Әгәр булмаса акчагыз,
Йөзегез кызартмагыз,
Ни булса да бирегез,
Нәүрүз котлы булсын!
Әби: Кем бар анда? Кто там? Исәнмесез, балалар!
Здравствуйте, дети!
С добрыми пожеланиями
Вы к нам пришли.
Гөрләп тора ишек алдым!
Җырлап тора матур көйгә.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Теләк теләп матур көйгә.
Бабай: Проходите, дам я вам яиц,
Масла, чак-чак
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Бирим әле сезгә күкәй,
Май бирим, күмәч.
Бәйрәм көнендә шатланып,
Рәхәтләнеп күңел ач.
В праздничный день
Веселись и радуйся!
Балалар: Рәхмәт! Сау булыгыз!( китәләр, икенче кешенең капкасын шакыйлар.)
4)Бала: Әгәр булса көнегез,
Бардыр сезнең оныгыз.
Савап булыр, бирегез,
Нәүрүз котлы булсын!
5)Бала: Бардыр сезнең маегыз,
Яки бардыр балыгыз,
Барын бергә куегыз,
Нәүрүз котлы булсын!
6) Бала: Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
(Капкадан бер хатын чыга, балаларга күкәй бирә, барысы да аңа рәхмәт әйтеп китәләр, җыелган күчтәнәчләрне башка балаларга күрсәтеп чыгалар.)
Ал.Б.: Менә күпме сый-хөрмәт җылды! Бергәләп чәй эчәрбез.( Балалар сый-хөрмәтләрне өстәлгә куялар да урыннарга барып утыралар.)
1бала: Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз!
ҖЫР “ЯЗ КИЛӘ”
Балалар утыралар. Кара карга очып керә.
Ал.б.: Карагыз әле,дуслар,
Кара карга очып бара.
Сез беләсезме, дуслар,
Ул да бит сөйләшә ала.
Карга: Мин карга: карр-карр!
Канатымда хатым бар,
Буең җитсә, тартып ал!
Ал.б.: Укымый да беләбез бит
Хатында ни язылганын!
Бөтен кошлар һәм балалар
Матур язны сагынганын.
Карга: Уф! Арыдым, эшем бик күп. Яз җиткәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар.Иң беренче аюкайны уятыйм әле. Әй, Аю дус! Уян әле!
Аю:Нәрсә булды? Нигә уятасың мине?
Карга: Кыш бетте, Аюкай, урман буйлап яз килә.
Аю: Рәхмәт!Бик шатлыклы хәбәр. Тизрәк бал җыярга кирәк.
Карга: Хәзер,куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.
Куян: Нәрсә булды, каракай?
Карга: Кыш бетте, Куянкай. Урман буйлап яз килә.
Куян: Рәхмәт! Балалар, килегез, бергәләшеп биибез!
“МАТУР УЕН”
2 бала: Яз килә, яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Тып-тып итеп тамчы тама
Инде кар эреп бетә.
3 бала: Ашыгабыз сине тизрәк күрергә,
Яшь аланнан ялан тәпи йөрергә.
Кил син тизрәк,бөтен дөнья уянсын
Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын!
4 бала: Когда приходит к нам Навруз,цветут сады, цветут поля.
Когда приходит к нам Навруз, весною дышет вся земля.
Когда приходит к нам Навруз, звучит музыка и смех!
Поздравления принимаем и сами поздравляем всех!
5 бала: Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны куреп сөенә.
Ал.б.: Тиздән Нәүрүзбикә дә килеп җитәр. Ә мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Шушы чәчәкләрне кәрзингә җыярга кирәк. Аннары без ул чәчәкләрне Нәүрүзбикәгә бүләк итәрбез.
УЕН “ ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ҖЫЙ!”
Ал.б.: Балалар, әйдәгез бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк:Нәүрүзбикә!!!
(Нәүрүз керә)
Нәүрүзбикә: Исәнмесез балалар,кунаклар!Здравствуйте, дорогие дети, уважаемые гости! Мин-Нәүрүзбикә, яз кызы,барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Это я Нәүрүзбикә-дочь весны, поздравляю всех с праздником!
Ал.б.: Нәүрүзбикә, без бик шат сине кабат күрүебезгә. Как мы рады вновь встретиться с тобой, сразу природа вся ожила. Ә без балалар белән синең өчен чәчәкләр җыйдык.(чәчәкләрне бирәләр)
Нәүрүзбикә: Бик зур рәхмәт сезгә!Ә мин сезгә бер матур уен алып килдем.
УЕН
(Елап куян керә)
Нәүрүз: Ни булды сиңа, куян?Ник елыйсың?
Куян: Минем өем кайрыдан, ә төлкенеке боздан иде. Кыш буе кайгы күрмичә, үз өемдә яшәдем. Яз җиткәч, төлкенең өе эреп су булып акты, ә минеке калды. Төлкебикә мине куып чыгарды.
Нәүрүзбикә: Нишлик икән, балалар? Куянга ничек булышыйк? Кемне җибәрик икән төлкене куарга?
Аю: Мин барам, мин. Хәзер куып җибәрәм мин аны. Әйдә, куянкай, киттек.
Ал.б.: Ә хәзер сезгә кечкенәләр русча җыр җырларлар.
ҖЫР”КАП-КАП-КАП ВОДА”.
(Бераздан елый-елый куян керә)
Куян: Чыгара алмады Аю Төлкене, көче җитмәде хәйләкәргә.
Нәүрүз: Ай-яй, начар бит әле бу, балалар. Ничек кенә куянга булышыйк микән? Онытып торам икән, минем бит тылсымлы чәчәгем бар. Хәзер Төлкебикәне монда чакырабыз.( өч тапкыр чәчәк белән кулга суга, төлке килми.) Ай, балалар, тылсымы бетте микән әллә бу чәчәкнең? Тагын бер тапкыр сугып карыйм әле.
Ал.б.: Ә сез, балалар, кул чабып булышыгыз.
( Төлке керә)
Төлке: Уф, Алла, кая эләктем мин.
Нәүрүз: Син, Төлке, балалар бакчасында. Син нигә куянны кыерсытасың? Ник аның өенә хуҗа булдың?
Ал.б.: Төлкебикә, бир куянның өен, чыгып кит аннан.
Төлке: Ярый инде, чыгып китәрмен. Тик... Ә миңа кайда яшәргә?
Куян: Әйдә, Төлке дус, тату булып бергә яшик.
Ал.б.: Нәүрүзбикә, балалар, әйдәгез без аны гафу итик. Ә хәзер бергәләп матур бию карап китик.
“ПАРЛЫ БИЮ”
Нәүрүз: Балалар, миңа икенче балалар бакчасына барыр вакыт җитте. Бәйрәмегез бик күңелле булды.Зур рәхмәт! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар.( бавырсак бирә) Тик минем сезгә зур үтенечем бар. Табигатьне саклагыз, кошларны, җәнлекләрне рәнҗетмәгез! Сау булыгыз!
Ал.б.: Сау булыгыз, Нәүрүз!( Нәүрүзбикә чыгып китә.) Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Бәйрәм белән сезне! Исәнлек-саулык, зур уңышлар телим сезгә, ә хәзер әйдәгез күчтәнәчләр белән чәй эчәбез.
Вот и праздник наш подошёл к концу. Здоровья вам ребятки, благополучия всем! А сейчас все вместе будем угощаться!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкальная игра-сказка, как средство формирования музыкальных основ музыкальной культуры у детей дошкольного возроста.
Сказка по мотивам А.С.Пушкина "Сказка о рыбаке и рыбке"...

В помощь музыкальному руководителю детского сада. Планирование музыкальной деятельности, документация музыкального руководителя, ФГТ в детском саду.
требования к проведению различных видов музыкальной деятельности в соответствии с ФГТ...
Конспект музыкального занятия с использованием здоровье сберегающих технологий в группе музыкального развития «Солнышко» «Музыка укрепляет здоровье наше» Цель: Развивать музыкальные и творческие способности детей в различных видах м
Конспект музыкального занятия с использованием здоровье сберегающих технологий в группе музыкального развития «Солнышко»«Музыка ...

Роль музыкально- дидактических игр в развитии музыкальных способностей, в формировании основ музыкального вкуса, музыкальной культуры детей дошкольного возраста.
В процессее формирования музыкальных способностей детей дошкольного возраста ,значительное влияние оказывают музыкально- дидактические игры.Использование музыкально- дидактических игр помо...

Занятие музыкального руководителя с воспитателями на тему «Оснащение музыкальных уголков музыкальными инструментами, музыкально-дидактическими играми, пособиями»
Занятие музыкального руководителя с воспитателями на тему «Оснащение музыкальных уголков музыкальными инструментами, музыкально-дидактическими играми, пособиями»...

Средства музыкальной выразительности. Их характеристика. Значение средств музыкальной выразительности на понимание музыкального образа. Методы научного исследования в музыкальной педагогике.
Основой любого музыкального произведения, его ведущим началом является мелодия. Мелодия представляет собой развитую и законченную музыкальную мысль, выраженную одноголосно. Она бывает разной &nda...

Приложение к программе по выявлению музыкально-творческих способностей детей «Музыкальные звездочки» в ходе образовательного процесса по музыкально-художественной деятельности. Календарное планирование музыкально-творческих заданий на 2022-2023 год
Приложение к программе по выявлению музыкально-творческих способностей детей «Музыкальные звездочки» в ходе образовательного процесса по музыкально-художественной деятельности. Календарное...
