Ачык дәрес "Сүз ясалышы"
план-конспект урока (5 класс) на тему
Ачык дәрес 5 сыйныф рус сыйныфында рус телле укучылар өчен үткәрелде.Дәрестә сингапур структуралары кулланылды: Релли-Робин,Релли-Коуч,Таймд-Пэа-Шэа,Фолоу Зе Лидер,Тик-Тик-Тоу,Тэйк Оф- Тач Даун.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.97 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сүз ясагыч кушымчалар.
Максат.Укучыларга сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Күнегүләр эшләү нәтиҗәсендә осталык һәм күнекмәләр булдыру.
Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек,карточкалар.
Кулланылган структуралар: РЕЛЛИ РОБИН, РЕЛЛИ-КОУЧ, ТАЙМД-ПЭА-ШЭА, ФОЛОУ-ЗЕ-ЛИДЕР, ТИК-ТЭК-ТОУ, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
Дәрес планы.
Оештыру.
Исәнләшү.
Бүген сыйныфта кем дежур,кемнәр юк.
Бүген сыйныфта барлык укучылар да бар. май,пәнҗешәмбе көн.
Без үткән дәрестә нинди теманы үттек?
Да,дә,та,тә,кисәкчәләре белән теркәгечләрен ничек аерабыз?
Өйгә эшенә нәрсә бирелгән иде
Да,дә,та,тә кисәкчәләре кергән җөмләләр язарга.
Материалны өйрәнү.
Укучылар сезнең алдыгызда мәкальләр бар.Әйдәгез бирем белән танышыйк әле.
Бирем.Мәкальләрне укыгыз,калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып языгыз.
1.Эшле кешегә көн җитми,эшсезгә көн үтми. 2.Эшчән кеше бәхетне эшендә күрер. 3.Аз сөйлә,күп бел. 4.Кешегә яманлык теләгәнче,үзеңә яхшылык телә.
Бу мәкальләр нәрсә турында? Сорауга җавап бирү өчен РЕЛЛИ РОБИН өйрәнү структурасын кулланырбыз ( укучылар бер-берсе белән фикер алышалар да, командада берсе генә җавап бирә)
Дәфтәрләрне ачтык,числоны язабыз.(Тактада эшләтү)
Ә хәзер биремне үтәрбез. Игътибар итегез әле кушымчалар ярдәмендә нинди сүз төркемнәре ясалган?
Сыйфат,исем, фигыль
Димәк ,болар нинди кушымчалар икән?
Сүз ясый торган кушымчалар.
Укучылар бу кушымчаларны сүз ясагыч кушымчалар дип атыйлар.Димәк,без бүген сүз ясагыч кушымчаларны өйрәнербез.Ясагыч кушымчалар яңа мәгънәле сүзләр ясыйлар.
Ә хәзер әйдәгез күнегүләр эшләрбез.
3 күнегүне(111дәрес) РЕЛЛИ-КОУЧ өйрәнү структурасы буенча эшләрбез.Сезнең алдыгызда битләр бар аралашып язып барабыз.( ике укучыга бер бит,бер ручка чиратлап язалар)
Эшләгән эшне тикшерү.( чиратлап кем белән эшләгән шуның белән тикшерү)Калганнарда тикшереп баралар.
-Чы кушымчасын нинди сүзләргә ялгадыгыз? –Че кушымчасын нинди сүзләргә ялгадыгыз?
-Чы,-че кушымчалары белән нинди сүз төркеменә кергән сүзләр ясадыгыз?
Исем
Димәк,-чы,-че кушымчалары исем сүз төркемен һәм һөнәр иясен ясый.
Алдагы күнегүне без ТАЙМД-ПЭА-ШЭА өйрәнү структурасы буенча эшләрбез.
2 күнегү(84дәрес) .текст белән танышабыз. Сүзлек өстендә эш.(Кычкырып укыйлар) Биреме буенча эшлибез(сорауларга җавап бирәбез А укучы башлый Б укучыга сораулар бирә 10 секундтан соң рольләр алышына.)Укучылардан сорау.
Тексттан –лык,-лек кушымчалары кергән сүзләр язып алырга.Дәфтәрләрдә эшлибез.(бер укучы тактада эшли)
Ничә сүз язып алдыгыз? –лык,-лек кушымчалары белән нинди сүз төркеменә кергән сүз ясала?
Байлык, яктылык, җылылык, ашамлык,
Алдагы күнегүебезне ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР өйрәнү структурасы буенча эшләрбез ( бер укучы алга чыга,күнегүләр ясый башкалар аңа ияреп ясыйлар)
Күнегүебезне ТИК-ТЭК-ТОУ өйрәнү структурасы буенча эшләрбез (җөмләләр төзү,һәр команда кешесе 3әр җөмлә төзи)
1) татарча | 2) зирәк | 3) дуслар кирәк |
4) башлы | 5) кеше | 6) таба |
7) сыйныфташ | 8) яхшы | 9) дуслаш |
Бу җөмләләрдә нинди ясалма сүзләр бар? Алар нинди сүз төркеменә керә?
Дәресебезне ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН өйрәнү структурасы буенча ныгытыйк әле (укучылар дөрес җавапка торып басалар,дөрес булмаса утыралар)
Сүз ясагыч кушымчалар исем,сыйфат,фигыль,рәвеш сүз төркемнәрендә бар.
Сүз ясагыч кушымчалар яңа мәгънәле сүзләр ясамыйлар.
-чы,-че ,-лык,-лек исем ясаучы кушымчалар.
Исем сүз төркем ясаучы кушымчалар юк.
-лы,-ле ,-сыз,-сез сыйфат ясаучы кушымчалар.
-ла,-лә фигыль ясаучы кушымчалар.
Укучылар бүген без нинди теманы өйрәндек? Димәк,нинди сүз төркемнәрендә ясагыч кушымчалар була?
Өй эше 130 дәрес,8 күнегү.бирем буенча эшләргә.
Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфатларнын ясалышы.
План-конспект урока по татарскому языку(6 класс)....
Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау
план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф
6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....
Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.
Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация. Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...


