Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (6 класс) на тему

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_klass_achyk_dres.docx28.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат:

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3) туган телебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү

Җиһазлау:  тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш,

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн барчагызга. Бүген безнең дәрес гади генә түгел. Безнең дәрестә кунаклар да утыра. Шуның өчен сез тагын да тырышыбрак белгәнегезне күрсәтегез, дөрес итеп, уйлап җавап бирегез.

2. Актуальләштерү.

Исеңә төшер

  • Сезнең алдыгызда башваткыч кроссворд. Аны чишәргә кирәк.

  1. Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр (фигыль) дип атала.
  2. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр (затланышлы) фигыльләр дип атала.
  3. Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр (затланышсыз) фигыльләр дип атала.
  4. Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – (сыйфат фигыль).
  5. Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль, – (исем фигыль).
  6. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне  белдереп килгән фигыль (хәл фигыль) була
  7.  Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль – (инфинитив).

7.

6.

и

х

н

ә

1.

ф

и

г

ы

л

ь

и

н

2.

5.

и

з

и

3.

з

а

т

л

а

н

ы

ш

с

ы

з

и

т

е

в

л

м

а

н

4.

с

ы

й

ф

а

т

ш

л

ы

  • Килеп чыккан сүзләргә, кагыйдәләргә карап, бүгенге дәреснең темасын һәм максатын ачыклап карыйк. Бүген сүз нәрсә турында барачак? (фигыль, затланышлы, затланышыз фигыльләр )

  • Әйе, бүген без дәрестә фигыль һәм аның төркемчәләре, төгәлрәк, затланышсыз фигыльләр буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.

III.

  • Ә нинди сүз төркеменә фигыль дип әйтәбез? Кагыйдәне тутырып әйтегез.(Слайд)

  • Укучылар, без фигыльләрне нинди төрләргә бүлеп өйрәндек?

 Затланышлы һәм затланышсыз төрләргә бүлеп өйрәндек.

Дәфтәрләрне алыйк, теманы язабыз

2. Бирелгән фигыльләрне затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә аерып языгыз

Сөртте, юсын, ышанган, эзләгәч, төзи торган, көлә-көлә, кычкырырга, язу, килсәм, эшлисе (эш), җыйганчы, уйлагыз, йөзү, тыңласам, сатар. (Дөреслеген (слайд тикшерәбез)

Ни өчен бу фигыльләрне затланышсыз фигыльләр дип атыйлар? (Зат – сан белән төрләнмиләр)

Кайсы фигыль төркемчәләрен затланышлы дип атадык? (хикәя, боерык, шарт фигыльләр) Ни өчен? ( зат – сан белән төрләнәләр)

  1. 1.  Ә хәзер әйдәгез әле, балалар, бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез. (слайд)

укыйм, белде , эшләгез,  килсә, эзләргә, юсын,

  укучы бала, укыгач, көлә-көлә, тыңлау, керү,   

   уйнарга, көлә, киләсе ел, ачса, көлә

                                           (биремне үтәгәч, фронталь тикшерү) (слайд)

3. Затланышлы фигыль бунча белемнәребезне искә төшерәбез

1. Укы фигыленнән шарт фигыль ясап зат – сан белән төрләндерергә

2.  Уйна  фигыленнән   хәзерге заман хикәя фигыль ясап зат – сан  белән төрләндерергә

3. Яз   фигыленнән  боерык  фигыль ясап зат – сан  белән төрләндерергә

4. Йөгер фигыленнән хәл фигыль ясап зат – сан  белән төрләндерергә

3. Ял минутлары

  (Куиз – куиз – трейд ) Укучылар, сез өйдә затланышсыз фигыль төркемчәләре буенча сораулар әзерләп килдегез. Урыннарыгыздан акрын гына торабыз, кулыгызны күтәрегез һәм үзегезгә пар табыгыз. (сорауларын укып, җавап алып, 3 укучы янына баралар) 1,2 парны тыңлап үтик.

 Яхшы , урыннарыгызга утырыгыз.

4. Слайдтагы таблицага нигезләнеп, затланышсыз фигыль төркемчәләренең кагыйдәләрен искә төшерик. (слайд)

  Чираттагы эшебез           “Иҗат ит” дип атала.

Рәсемгә карап, җөмләләр төзергә  ( сыйфат ф., хәл ф., исем ф., инфинитив) Парларда эшлиләр

Алсу апа чәй эчеп утыра

Чәй эчү сәламәтлеккә файдалы

Чәй эчә торган чынаягым бик матур

Яхшы сортлы чәйләр генә эчәргә тырыш

5. Өй эшен тикшерү. “Мәктәптән кайткач” дигән темага кечкенә сочинение.

6. Затланышсыз фигыльләр” темасы буенча алган белемнәрне тикшерик. Тикшерү тест формасында үткәреләчәк. Эшегез бәяләнә.

Тест "Затланышсыз фигыльләр”

1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?

а)хәл фигыль;

ә) инфинитив;

б) сыйфат фигыль.

2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?

а) исем фигыль;

 ә) сыйфат фигыль;

б) хәл фигыль.

3. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) 1  

ә) 3

б) 4

4.Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а)нишләде?

ә)нишләү?

б)нишләп?

5.Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?

а)-ырга, -әргә;

ә) –а, -гач, гәч;

б) –у,-ү.

6.Исем фигыль кушымчасын тап.

а)-асы,-әсе;

ә)-ырга,-әргә,

б)-у,-ү.

7.Нинди фигыль эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә?

а)инфинитив;

ә)хәл фигыль;

б)сыйфат фигыль.

8. Хәл фигыль нинди сорауларга җавап бир¸?

а) нинди? ни эшләгән?

ә)нишләү? нәрсә?

б)кайчан?нишләп? һ.б.

9.Исем фигыльләрне генә язып ал.

а) алу, килеп, бара – бара , утырып

ә) укучы (бала), тырышып, килә

 б) Килү,  уйнауны,  сәламәтләнү.

10. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килә.

а) хәл фигыль

ә) сыйфат фигыль

б) инфинитив

Җавапларны тактадагы нәтиҗәләр белән чагыштырыйк. Кемнең бер хатасы да юк "5”ле куя, кемнең 1-2 хата "4”ле, кемнең 3-4 хата "3”ле.

                         Дөреслеген тикшерү      (тик – тэк –тоу) (слайд)

6. (Вакыт калса слайдта.  Фигыльләргә морфологик  анализ)

IV. Өйгә эш. Мәкальләр китабыннан фигыль төркемчәләренә мисаллар табып язарга

V. Рефлексия.  Димәк, фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз була . Затланышлы   фигыльләр ....

                           Затланышсыз фигыльләр ....


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Дәрес эшкәртмәсе "Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне кабатлау"

Фигылҗ төркемчәләре буенча алган белемнәрне кабатлау. ДЙА енә әзерләнү....

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлауМаксат:1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә и...

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ...

Хәл төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

8 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес...