"Керәшен йолалары күп лә" дигән фәнни эшнең тезисын тәкъдим итәбез.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 41 КБ |
Түбән Кама шәһәре МБББУ “14 нче лицей”
10 а сыйныфы укучысы Яковлева Анастасия Андрей кызының
“Керәшен йолалары күп лә” дип исемләнгән фәнни эшенә
тезис
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән кешеләренең телендә бик күп истәлекләр тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Әбиләребез сандыкларында милли кием хәзинәләре әле дә бар. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Менә шул максат белән «Керәшен йолалары бихисап» дигән уй килде дә инде.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә игътибар арта бара, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә – Нардуган, Питрау, Симет бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һәм башкаларны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.
Шулай итеп, мин дә керәшеннәр турында материал туплый башладым һәм шуны ачыкладым: керәшеннәр, минем уйлавымча, үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, сөйләм телләрен, фольклор әсәрләрен, башка милләт халыкларына караганда, тулырак саклап кала алганнар.
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев тә II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәр турында болай диде: “...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлыбыз...”
Сайлаган теманың актуальлеге керәшен йолаларын барлап, халыкка җиткерүдә.
Шуннан чыгып, мин үз алдыма максат куйдым: авылым керәшеннәренең йола бәйрәмнәрен өйрәнү.
Максатыма ирешү өчен, мин түбәндәге бурычларны үтәргә тиеш булдым:
Фәнни эшнең өйрәнү объекты булып Түбән Кама районы Кече Җирекле
авылы керәшеннәре торды.
Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган төрле йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Борынгыдан килгән ышануларга нигезләнгән йолалар, күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган.
Мин үземнең эшемдә тугыз бәйрәмне яктыртып киттем.
Көз фасылына караган бәйрәмнәр - Симән (Семен) көне, Покрау, Спас.
Елның иң салкын фасылында Нардуган, Раштуа, Качману, Май чабу кебек бәйрәмнәр, йолалар үткәргәннәр.
Сагынып көтеп алган ямьле җәй җиткәч, Тройсын, Питрау, Элҗин, Казанская бәйрәмнәрен үткәрү йолалары гадәткә әверелә.
Җыр җырланыла.
Менә шундый җыр куплетлары белән барлык бәйрәмнәрдә башланган, чөнки бу җырлар кунакларны каршы алу өчен.
Бүген сезгә үзем дә катнашкан бер бәйрәм турында якынрак сөйләп китәсем килә.
Бәрмәнчек. “Пасхага хәтле бер атна калгач, яшьләр бәрмәнчеккә баралар. Ул бик кызыклы булган инде. Кичтән, яшьләр җыелып, авыл башында төнге уникегә хәтле зур итеп учак ягалар иде, унике тулып узгач, күрше авыл тавына, карлы тауга, алар факеллар ягып, бәрмәнчеккә китәләр иде. Безнең авылда бәрмәнчек юк иде бит ул вакытта. Кояш чыкканчы, алар бәрмәнчек таякларын алып кайтырга тиеш иделәр. Бик матур күренеш иде инде ул”, -дип сөйли Сармаева Лидия Никифровна. Хәзер бәрмәнчек бөтен кешенең бакча артында үсә инде ул. Минем дә бәрмәчеккә чыкканым булды. Бәрмәчек таягы белән кешеләргә малларга кагылып китәләр. Исән-сау булсыннар өчен. Аннары төрле төстәге матур-матур кыягазларны кисеп, шул кыягазларны бәрмәнчек таякларына урап бизиләр. Шуңа әле конфет кыягазларыннан чәчәк ясап бәйләп куялар. Шуңа күрә әбиләр алдан, ел башыннан ук бәрмәнчеккә дип конфет кыягазларын җыя башлыйлар. Аннары инде шул бизәлгән бәрмәнчек таякларын тәре алдына утыртып куялар.
Үзем өйрәнгән йолаларны туплап, “Керәшен йолаларын беләсезме?” – дигән сорау белән авыл халкына мөрәҗәгать иттем. 35-50 яшьтәге авылда яшәүче кешеләр арасында 96% (диаграмма 1) йолаларны белә. Ә менә шәһәрдән авылга ялга гына кайтып йөрүчеләр арасында бары 56% (диаграмма 2) кеше генә керәшен йолаларының күбесе белән таныш. Безнең авылыбызда йолалар яңартыла башлады. Күрше-тирә авыл керәшеннәре белән җыелышып Спас, Питрау, Тройсын, Нардуган бәйрәмнәрен үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрдә катнашучылар елдан ел арта. Бу сөенечле хәл.
Бу эш зур эшебезнең башы гынадыр дип уйлыйм. Әле өйрәнелмичә калган йолалар бик күптер. Йолаларга бәйле җырларны да тупламыйча калдырырга ярамас. Милләтебез яшәсен дип уйласак, бу эшебезне туктатырга ярамый. Әле бит безнең бәхеттән йолаларыбызны сорап, өйрәнеп калырлык кешеләребез бар.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез районыбызда яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Карты планет и спутников Солнечной системы

Два плуга

Снег своими руками

Щелкунчик