Кечкенэ сабантуй
план-конспект занятия (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Кечкенә сабантуй
Оештыручы: Закирова Л.М.
МИЛЛИ БӘЙРӘМЕБЕЗ – САБАНТУЙ
Максат: - Милли бәйрәм-Сабантуй турында балаларның белемнәрен
арттыру;
- Халкыбызның уеннарына-ярышлы ,җырлы-биюле уенарына
мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
- Балаларда матур бәйрәм-Сабантуй бәйрәменнән шатлык
хисләре уяту.
- Балаларның сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү.
Материал: Өстәл өстендә- Сабантуй күренешләре чагылдырылган рәсемнәр
Укытучы: Балалар,без бүген сезнең белән зур бәйрәм-Сабантуй турында сөйләшербез.
Элекке заманнарда ук чәчүне чәчеп бетергәч,бәйрәм үткәрә торган булганнар.Барча авыл халкы шушы бәйрәмгә килә торган булганнар.Сабан туена үзләренең матур киемнәрен киеп,җыйнаулашып килгәннәр.Күбесенчә бу Сабантуй бәйрәмен балалар зарыгып көтәләр.Сабан туенда күп уеннар уйнатыла. Бу көнне барча халык ял итә,күңел ача.Татар халкының бу бәйрәме-иң күңелле бәйрәм.
Сабан туе-хезмәт,дуслык бәйрәме.Бар кешенең көтеп алган изге бәйрәме.Чөнки бу бәйрәмгә тирә-яктан да,шәhәрләрдән дә кунаклар,дуслар,туганнар җыела.Сабан туе авылның иң матур җирендә уздырыла,урманда яисә су буенда.Саф hавасы да ни тора бит ул җирләрнең.Бөтен җирдә чиккән сөлгеләр җилферди.
Сабан туе-хезмәт туе,
Шатлык hәм бәхет туе,
Уйнап-көлеп,җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар hәм су буйлары.
Котлы булсын,гөрләп торсын
Ямьле Сабан туйлары!
Бүген бездә-Сабантуй-
Эшләрнең барсын да куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
Чәчәккә күмелгән тугайлар,
Июньнең иң матур көнендә.
Болынның иң матур җиренә,
Килегез Сабантуй күрергә!
Укытучы: Сабан туе-халык бәйрәме,аннан беркемдә,бер җан иясе дә китек күңел белән китәргә тиеш түгел...
Сабан туе көннәре якынлашканда атның “аягын кыздыралар”.Бу- атларны ярышка-атлар чабышына әзерләүне шулай диләр.Сабан туеның иң кызык өлеше-атлар чабышы.Моңа 10-15 яшьлек малайлар да катнаша.Ә җиңүчеләргә чиккән сөлгеләр бүләк иткәннәр.Ат чабышы-ир-егетләрнең,әтиләрнең иң яраткан тамашасы инде ул.Атларның чабуларын алар шулкадәр бирелеп карыйлар,үзләре дә алар белән йөгергән кебек булалар.Атта чабучыларның иң җитезе,иң батыры мәйданга чыга.
Иң кызыгы шул инде-
Атлар чаптырулары.
Иң кызыгы шул инде-
Беренче урын алулары!
Әйе,балалар,монда бик кыюлык кирәк.Чаялык белән җитезлек тә бик кирәкле сыйфат.Атларны карагыз сез!(рәсемнәр карау)Иң гүзәл,иң матур,иң көчле атлар!Бу атлар йөгергәндә аларны җил дә куып җитә алмас төсле тоела.Ничек тырышып йөгерәләр алар!Ә финишка килеп җиткәч,алдан килүчеләрне зурлап бүләклиләр.Чөнки алар бу ярышка бик тырышып әзерләнгәннәр,кәп көч куйганнар.Ат ярышы яратмаган кеше бармы икән дөньяда!
Бәйгеләрдә-җилдәй җитез атлар,
Дагалардан очкын чәчелә.
Ат өстендә килгән үсмерләрнең
Укытучы: Ут кабыныр сыман чәченә,-дип язган Харрас Әюпов.
Балалар,Сабантуйда төрле ярышлы уеннар уйныйлар,дип әйтеп киттек бит инде, сез Сабантуйда нинди уеннар уйнаганны карап торганыгыз бар?
Балалар: - капчык киеп йөгерү,
- Кашыкка йомарка салып йөгерү;
- Чүлмәк вату;
- Капчык белән сугышу;
- Гер күтәрү;
- Колга башына менү;
- Кул көрәше;
- Көрәш;
- Аркан тартышу h.б.
Укытучы: Сабан туенда уеннар,
Төрле була,күп була.
Уеннарсыз Сабан туе
Булмаган кебек була.
Укытучы: Балалар,әйдәгез әле бу уеннар,ярышлар турында белгән шигырьләребезне искә төшереп алыйк.
“Кашыкка йомырка салып йөгерү”
1 бала : Кызыклар бик күп анда,
Кайдан уйлап тапканнар.
Йөгерешәләр зур абыйлар
Аш кашыгы капканнар.
Барысы да кашыкка
Салган берәр йомырка.
Бәйләп куймаган бит аны,
Төшеп китәр,дип курка.
Тик тормый ул,селкенә.
Селкенгәч,абый көлә.
Көлгәч,төшеп ватыла да,
Чыдап булмый көлкегә.
2 бала: “Капчык эчендә йөгерү”
Йөгерешәләр бер якта
Капчык киеп аякка,
Баралар да абыналар,
Китә алмыйча еракка.
Ерак китә алмыйлар
Капчыктагы абыйлар,
Аптырагач,тыраклап та,
Мүкәләп тә карыйлар.
Бер дә йөри алмыйлар,
Әни көлә,карый да:
-Тәпи-тәпи йөриләр,-дип,
Сакал чыккан сабыйлар.
3 бала: “ Капчык белән сугышу”
Шунда бер җирдә тагын
Ясап куйганнар кагып,
Шул станга ике бабай
Утырганнар атланып.
Кулга тотканнар,асып,
Салам тутырган капчык.
Капчык белән чиратлашып,
Бәрешәләр “шап” та “шоп”.
Укытучы: Балалар,Сабан туенда халык бик рәхәтләнеп ял да итә.Килгән кунаклар,авылның иң оста җырчылары,биючеләре,шигырь сөйләүчеләре,халыкны ял иттерү йөзеннән бик әйбәт концерт күрсәтәләр.
Карасаң-чын артистлар диярсең!
Ә бер якта – балаларның иң яраткан урыны-карусель.
“ КАРУСЕЛЬ”
Тегермән ташы сыман
Зыр-зыр әйләнеп тора.
Күргәч калдым аптырап мин:
Атлар чабыша дип торам.
Ясап куйган атлар бар.
Карусельгә такканнар,
Атланганнар ул атларга
Ак сакаллы картлар да.
Әтиләр дә бар анда,
Әниләр дә бар анда.
Абыйлар да,апалар да
Әбиләр дә бар анда.
Агач атка атланып,
Әйләнәләр шатланып.
Кайсылары:”Мин уздым!-дип
Куйган була мактанып.
Укытучы: Балалар,әйдәгез,без дз үзебезне Сабантуйда итеп хис итеп,бераз уйнап алыйк.
Кемнәр өлгер,кемнәр җитез,
Минем янга килегез.
Әйдә карыйк ярышып.
Капчык киеп ярышып.
1. (2 бала капчык киеп ярышалар)
Укытучы: Кашык кабып йөгерәм ,дип
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп кара
Күкәй салып кашыкка.
“Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены уйнала.
Укытучы: Сабан туйларында иң яратып уйнала торган уеннарның берсе-колга башына менү.
“ Сабантуйда”
Колга тора мәйданда.
Биегрәктер айдан да.
Әтәч-колга башында
Кызыктыра барсын да.
Тик менә алмый беркем дә,
Мин дә бар шул төркемдә.
Менә миңа да чират.
Менәм-мин дә бит ир-ат.
Менеп киттем тиз генә,
Тиз генә,җитез генә.
Карадым мин түбәнгә_
Ай-яй биек менгәнмен,
Ничек менә белгәнмен.
Ничекләр төшим җиргә?
Куркыта карарга да.
Торам шулай килалмый
Бернинди карарга да.
Үч иткәндәй әтәч тә,
Бөтен көчкә кычкырып,
Китте кулдан ычкынып.
Ычкынды,җиргә очты,
Йоны гына учымда.
Әтәч урынына мин
Калдым колга очында.
Кирәкми әтәчегез,
Кирәкми бүләгегез.
Мине алырга гына
Менегез берәрегез!
Укытучы: Балалар тагын бер ярышсыз Сабантуйны күз алдына китереп булмый.Ул-көрәш.Мәйдан уртасына иң көчлеләр чыга.Алар узара көч сынашалар.Көрәш батырына тәкә бирәләр.Бу-элек-электән килгән күркәм традиция.Ә тәкәне иң уңганы,иң көчлесе ала.
Сабантуй-елга бер килә
Күңелле ,олы бәйрәм!
Нур өстенә нурлар иңсен,
Күңелле үтсен бәйрәм!
Әйе,елга бер килә торган ямьле,күңелле бәйрәм-Сабантуй-безнең милли бәйрәмебез,милли горурлыгыбыз!Ул бәйрәмне әби-бабаларыбыз элек-электән үк уздыра торган булганнар hәм безгә дә,сезгә дә Сабантуйларны каршы алып уздырып җибәрергә язсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нестандартный урок по математике "Математический Сабантуй"
Максат:1. Тапкырлау һәм бүлү таблицасыбуенча алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. 2. «Бәя,сан, кыйммәт»не та...

Математик Сабантуй
Дүртенче класста математика фәненнән йомгаклау дәресендә куллану өчен презентация....
Сабантуй.
Балалар бакчасында бәйрәм үткәрү очен план-конспект....
Школьный Сабантуй «ВСЕ НА САБАНТУЙ»
Внеклассное мероприятие школьный сабантуй "Все на сабантуй"...


