Җөмләдә сүз тәртибе
план-конспект урока (8 класс) на тему
8 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Җөмләдә сүз тәртибе" темасына технологик карта
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 38.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Укытучы Булатова Г.А.
Дәреснең темасы: Җөмләдә сүз тәртибе. 8 нче сыйныф.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы: Укытучыны һәм сыйныфны хөрмәт итү, яңа белем алуның мөһимлеген аңлау хисе уяну
метапредмет: Белемнәрне структуралаштыру, фикерләүнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү
предмет буенча: “Җөмләдә сүз тәртибе” төшенчәсенең эчтәлеген белү
Яңа төшенчәләр: җөмләдә сүз тәртибе, уңай тәртип, кире тәртип (инверсия)
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Планлаштырылган нәтиҗәләр | |||
Предмет буенча | Метапредмет | Шәхескә кагылышлы | ||||
Оештыру Мотивлаштыру | Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. | Укытучыны сәламлиләр. | Р.:эш урынын оештыру. К.:сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү. | Укытучыны һәм сыйныфны хөрмәт итү | ||
Өй эшен тикшерү | Дәреслекнең 33 нче битендәге тест сорауларына җавапларны тикшертә | Тест сорауларына җавап бирәләр. | “Сүзтезмә” темасы буенча белемнәрне ныгыту | Р.:Үзеңнең, иптәшеңнең эшен бәяләү. К.:Үз фикереңне дәлилли белү. | Тыңлый белү. Үзбәя | |
Белемнәрне актуальләштерү | Исем сүзтезмәләрне генә күчереп язарга: яшел алма, күп уйныйлар, уртадан икенче, акыллы бала, артык кыйбат, теге абый | тикшерәләр, бәялиләр | Р.:Хаталарны табу, төзәтү. К.: Үз фикереңне дәлилли белү | Үзбәя | ||
Танып-белүгә мотивлаштыру Проблемалы ситуция тудыру | Бирелгән җөмләләрдән баш кисәкләрне табарга, аларның урнашу тәртибен күзәтергә.Татар телендә аларның кайсы формасы күбрәк кулланыла? Бүген нинди нәрсә турында сөйләшербез? | Сорауларга җавап бирәләр. Дәреснең темасын, максатын билгелиләр, фараз кылалар. | Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү | Р.:Дәреснең максатын, темасын формалаштыру. К.:Үз фикереңне дәлилли белү, башкаларны тыңлый белү | Үзбәя | |
Танып-белүне оештыру Яңа теманы өйрәнү | Экранда сүз тәртибенең җөмләдә һәр ике төренә мисаллар бирелә, аларны тикшертә, нәтиҗә ясата. Без тиздән мәктәбебездә«Нәүрүз»бәйрәмен үткәрәчәкбез. Барыбыз да шатлыклы хисләр белән йөрибез. Кая барасың син, апа? Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. -Ия кайда килә? - Аергыч ничек килә? -Тәмамлыкның урыны кайда? -Синеңчә,хәл кайда урнаша? – Шулай итеп, бу очракта сүзләрнең уңай тәртибе булырмы, кире тәртибе булырмы? -Инверсия нинди сөйләмдә була икән, тагын бер кат җөмләләргә игътибар итегез әле. | Җөмләдә сүз тәртибен тикшерәләр, татар телендә сүз тәртибе рус телендәге сүз тәртибеннән аерыла, уңай һәм кире була дигән нәтиҗә ясыйлар. | “Җөмләдә сүз тәртибе” төшенчәсенең эчтәлеген белү | Т-б.:Фикерләү, анализлау, төшенчәләне аеру. К.Уку хезмәтттәшлеген оештыру. Үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтеп бирә белү Р.:Үз эшчәнлегеңне планлаштыру. Хатаңны табу,төзәтү | Яңа белем алуның мөһимлеген аңлау хисе. Үзбәя. | |
Ял минуты Сүзләрнең уңай тәртибе булганда, ия хәбәрдән алда килә.(+) Рус телендә сүз тәртибе татар телендәге кебек. (–) Гадәттә хәлләр үзләре ияргән сүздән алда киләләр. (+) Татар телендә сүзләр кире тәртиптә дә була ала. (+) Инверсия очрагында аергыч аерылмыштан алда килә. (–) Аныклагыч һәрвакыт аныкланмыштан соң килә. (+) | ||||||
Яңа белемнәрне беренчел ныгыту | 1. Дәреслектәге кагыйдә (36-37 б.) белән таныштыра. 2. 61 нче күнегү өстендә фронталь эш оештыра, текстның төп фикерен билгеләтә. | 1.Дәреслектәге кагыйдә белән танышалар, модель ясыйлар. 2. Укучылар биремне укыйлар, күнегүдәге җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибен әйтәләр, текстның төп фикерен билгелиләр. | “Җөмләдә сүз тәртибе” төшенчәсенең эчтәлеген белү Текстның төп фикерен билгели алу. | Т-б.:Аңлап уку күнекмәсе, тексттан кирәкле мәгълүматны табу. К.:Текстның төп фикерен аера белү, төгәл әйтеп бирә белү. Р.: Уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү | Тормышта белемнең мөһимлеген аңлау хисе. Үзбәя. | |
Мөстәкыйль эш | Мөстәкыйль эшне оештыра: 62 нче күнегү, парларда эшлиләр Ә татар телендә сүз тәртибе рус телендәге сүз тәртибеннән аерыламы? | Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрдә язмача башкаралар; үрнәк белән (экранда) чагыштырып, үзләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр. | Р.: Мөстәкыйль рәвештә хаталарны табу, төзәтү. | Үзбәя. Парларда эшли белү | ||
Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре) | Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтә. - Бүген нинди яңалык белдегез һәм тагын нәрсә турында күбрәк беләсегез килә? Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата: 1. “Мәктәбем тормышыннан» темасына хикәя язарга. 2. 66 нчы күнегү. 3. Сүз тәртибенең ике төренә дә 3әр мисал язарга. | Тема буенча белемнәре белән уртаклашалар. Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр. Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар. | Т-б. Алган белемнәрне куллана белү. К.: Үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү. Р.: Эшчәнлекнең нәтиҗәсен максатлар белән чагыштыру, бәяләү. | Үзеңнең һәм башкаларның нәтиҗәләрен бәяли белү..Уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау. Үзбәя.
| ||
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.
quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...

5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"
5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"...




