Материалы для внеклассной работы
материал по теме

Самигуллина Резеда Хамбаловна

Здесь материалы внеклассной работы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме.

(Зал бәйрәмчә бизәлгән)

Катнашалар:1 нче сыйныф укучылары.Тырышлык, "Әлифба" китабы булып киенгән укучы, Хат ташучы , "Туган тел" китабы булып киенгән укучы,әти-әниләр ,кунаклар, сыйныф җитәкчесе,дирекция.

Музыка астында 1 нче сыйныф укучылары залга кереп тезелә.

- Хөрмәтле укучылар , кадерле балалар,кунаклар  ! Бүген без бала күңелендә мәңге сакланып кала торган,әти-әниләрнең түземсезлек белән көтеп алган,укытучының  күпме йокысыз төннәре аша килә торган иң зур бәйрәмнәреннән берсе-Әлифба бәйрәменә җыйналдык. Вакыт бик тиз узып китә.Әле кичә генә мәктәп бусагасыннан балаларыгызны җитәкләп беренче сыйныфка укырга алып килгән идегез.Бүген сезнең каршыгызда укый-яза,саный белгән ул-кызларыгызны күреп ,эчтән генә сөенеп утырасыздыр.        

Бүгенге көнне якынайту өчен без барыбыз да зур тырышлык куйдык. Белгәнегезчә, нәтиҗәсе  начар түгел:барлык  балалар да укырга,язарга,санарга,мисаллар чишәргә сәләтле. Бик күп белемнәргә ия булдылар. Бәйрәм итү өчен тулы хакыбыз бар.

1 .Күтәренке куңелле

Бар да көләч , шат бүген.

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

1 .Җырлыйсы килеп кенә        :

Тора бүген минем дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

З.Гади бәйрәм түгел бүген ,

Зур уңышлар бәйрәме.

Шуңа күрә җырлап -биеп        

Бәйрәм итик әйдә әле.

4 Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз        |

Әлифба бәйрәме.

(Тырышлык керә)

Т .  Кадерле  укучылар! Сездә бүген зур бәйрәм икән.Әлифбадагы барлык хәрефләрне дә өйрәнеп бетергәнсез.Уңышларыгыз белән котлыйм!.Сез авырлыклар каршында югалып калмадыгыз.Чөнки янәшәгездә һәрвакыт иң ышанычлы дусларыгыз булды.

Т. . Ә хәзер үткәннәргә сәяхәткә чыгарбыз .Күзләрегезне йомыйк та 1 нче сентябрь иртәсенә юнәлик.(Тактада бизәлгән сентябрь сүзе килеп чыга)

  1. .Без бит әле быел гына    

 Мәктәпкә диеп килдек.

  Аңарчы көннәр буенча

  Бакчада йөри идек.

  1. Шатланып мәктәп ишеген  

  Ачып кердек без.

Белемнең зур көч икәнен Шунда белдек без.

3.Мәктәпкә укырга килдек    

 Җәен  көч туплап.

"Сез беренчеләр" дип дәште  

  Апабыз зурлап.

4.Кемнәр алар беренчеләр    

 Белеп карагыз?

Бу сорауга җавапны без

Бик тиз табабыз.

5. Беренче ул кем була? Теләсә кемнән сора. Беренче дигән кеше ул

 Иң өлгер кеше була.

6.Беренчеләр һәрвакытта

Иң беренче булалар.

Чөнки алар бик тә тырыш,

  Бик тә уңган балалар.

7.Мәктәптә ни өйрәтәләр,

Нигә кирәк парталар?

Көне буе нәрсә сөйли

Укытучы апалар?

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Т.Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Көзнең  тагын бер матур бәйрәме- өлкәннәр көнен искә төшерик әле. Кемнәр алар өлкәннәр? Безгә ничек ярдәм итте соң алар?

У. Әбиләребез.

1.Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә.

Ягымлы сүзләре белән

Безнең куңелне күрә.

2.Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим,

Миннән күбрәк белә.

3 Аңламасам аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөре,кеше бул,

Иреш,- ди теләгеңә.

Җыр : “Әй әбием,әбекәем”

Т.И.Көз-бәйрәмнәргэ бик бай. Сезне һәркөн мәктәптә каршы алып,укырга-язарга өйрәтүче,моң - зарларыгызга колак салучы, тирән белемле булсыннар дип бар көчен бирүче кем ул? Әйе,укытучы.

4.Барыбызга бер генә

Белмим, ничек өлгерә?

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле.

5Шат йөзле укытучым. Күңелемә иң  якын

Кеше ул шуның өчен. Ул-минем укытучым. б.Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса көенә.

Көн дә белем өләшеп

Илтә белем иленә.

7.Йөрәк түрләреннән урын алып

Гомер буе сине озата бара.

Уңыш -ялгышларны күзләп тора, Укытучы бар дөньяга - АНА!.

Жыр6 “Укытучым”

Т.Сәяхәтебезне иң гүзэл бер бакчада дәвам итәрбез.Сезнең өчен иң күп көч куючы кешеләр-әниләрегез әлбәттә.

Мин сокланып бүген баш иямен

Иң гүзәл бер ана каршында.

Тик белмим сүзләрем җитәрме

Аңлатып бирергә барысын да.

1.Беренче тел ачылуга

"Әннә" ди һәрбер бала

Чөнки һәркем күңелендә

Иң кадерлесе -ана.

2.Сабыйлар үсеп җитәләр,

Киңәя канатлары.

Әниләр карап калалар

Ак юллар теләп бары.

-Сау гына булсын җаны.

З.Озатып әйтеп калалар:

И бала ,газиз бала.

Имезгән сөтем хакына Кундырма йөзгэ кара.

Җыр: “әнием”

Т .Сәяхәтебезне Әкиятләр патшалыгында дәвам итик әле.Абау,бу нинди өй?(тиремкәй) Бу өйдэ кемнәр яши икән!?(шакый,аннан беркем дә чыкмый.Укучылар берәрләп кереп хәрефләр алып чыгып тезелеп басалар.)

4.Ә.Әнием ипи пешерә ,

Аңкып тора тәмле ис.

Әти эштән кайтып җиткән

Кич  тә  җиткән икән ич.

  1. Л.Ләйсән дәресен хәзерли Тырышып ,тегәл итеп.

Ләйлэ апасын күзәтә

Шаккатып, исе китеп.

  1. И.Ике туган ,ике сеңел

Икесе дә уңганнар.

Әти-әни бәхетенә

Күрә шулай туганнар.

7.Ф.Иңегездә фәрештәләр

Ди безгә ак әбием.

 Фәрештәм сез дип сөялэр

Әнием һәм әтием.

1 .Б.Барыбыз бергә чагында

Бик күңелле өебез.

Безнең бердәм икәнлекне..

Сез дә килеп күрегез.

2.А.Ачык безнең капкабыз,

Якты безнең йөз-чырай.

Кунакка рәхим итегез,

Тору урыныбыз уңай.

Т.Яле,нинди сүз яшеренгән бергә,укып карыйк.

У.ӘЛИФБА.

Т.. Мин онытып торам ,ӘЛИФБА бәйрәмгә ник килмәгэн? Чирләп киткәнме әллә?

Хат ташучы керә. Исәнмесез,дуслар! Сезгә телеграмма.(укый)." Кадерле укучылар !Мин бәйрәмгә тиздән килеп җитәм.Сезгә сораулар җибәрәм, шуларга җаваплар таба торыгыз.

Ишек шакып ӘЛИФБА керә.Исәнмесез ,нәни дусларым,кадерле әти-әниләр,килгән кунаклар.Әле генә бергәләп,белем иленә,озын ,авыр юлга чыккан идек. Бергә-бергә без авырлыкларны җиңәргә өйрәндек,тылсымлы илнең ачкычын таба алдык.Бүген сезнең бәөрәм итәргә тулы хакыгыз бар.

1.И,әлифбам ,мин укыган

Иң беренче китап син.

Сине укып чыгарга да

Мине үзең өйрәттең.

2.И,әлифбам,җирдәге бар

Белемнәрнең башы син.

Белем иленә юлны да

Әлифбадан башлыйсың.

З.И, әлифбам,син бишеге

Газиз туган телемнең.

Гомер буе озата килер

Синнән алган белемем.

Җыр. “ Әлифба”

ӘЛИФБА. Ә хәзер сезнең тапкырлыкны сынап карыйк. Табышмакчының сорауларына  кемнәр җавап бирә алыр икән.

1 Татар алфавитында ничә хәреф бар?

2.Татар телендә генә кулланыла торган хәрефләрне атагыз.

3. Нинди хәрефләрнең баш хәрефләре юк?

4.Тавышсыз хәрефләрне әйтегез.

б.Иң беренче кайсы хәрефне өйрәндегез?

ӘЛИФБА. Сез бик тапкыр.Ә әниләрегез минем биремемне үти алырмы? Сыйныфтагы укучыларны исемнәре буенча алфавит тәртибендә тезеп бастырырга кирәк. Ә аңарчы бер әни телдән алфавитны әйтеп чыксын.

4.Бүген мин ӘЛИФБА укыйм,

Әби алган Коръәнен.

Шушы ике китап җыйган

Бу дөняның бар ямен.

  1. Гади китап кына түгел,

ӘЛИФБА ул бер генә.

 Аның һәрбер хәрефеннән

Иман нуры бөркелә.

  1. Әткәм биргән киңәш анда, Бабамнарның акылы.

ӘЛИФБАның  һәрбер сүзе

Дога кебек укыла.

  1. Белемгә ачкыч кебек ул,

Киләчәккә юл кебек.

Иркәләп үзенә ала

Әнкәм сузган көй кебек.

1 .Шушы китапка җыелган

Күңелемнең бар гаме.

Белдем,белдем, ӘЛИФБА ул

Туган телнең Коръәне.

Әлифба.Ярый,укучылар,миңа китәргә дә вакыт җитте.Киләчәктә сез тырышып укып,белемле кешеләр булып үсеп җитәрсез дип ышанып калам.Тырышып укыгыз.Туган илебезгә белемле кешеләр кирәк. Сау булыгыз!

У. Сау бул,Әлифба.

(Ишек шакып Туган тел керә)

Туган тел. Исәнмесез ,кечкенә дусларым. Бүгенге бәйрәмегезгә мин бик ашыктым .Чөнки сезнең бик тырыш, акыллы булуыгызны Әлифба миңа күптән хәбәр итте.

Әлифбадан юл алдыгыз

Белем иленә.

Тылсымлы орлык чәчте ул

Сезнең куңелгә.

Алар тиздән шытып чыгып

Сүзгә әйләнде.

Һәр җөмләсе яхшылыкка

Гына өндәде.

Инде хәзер минем илгә

Рәхим итегез.

Туган илнең юлларыннан

Горур үтегез.

Туган телне яратыгыз

Әлифба кебек.

Һәр  дәресен өйрәнегез

Чын күңел биреп.

Тырышлылыгыз  бушка китмәс

Бирер мул уңыш.

Әти-әниеңә алмаш

Булырга тырыш.

1 .Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да.

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да,айга да.

2.Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән. ...

Әлифбаны дога итеп

Укыдым күңелемнән.

З.Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкэй кебек бер генә

Җыр.Туган телдә җырыбыз.

Шуның белән бәйрәм тәмамлана,конерт номерлары башлана



Предварительный просмотр:

    Шалкан әкияте- заманча

Борын заманда

Булган бер бабай.

Бик ук карт та ул

Булмаган бугай.

Карчыгы аңа

-Шалкан чәч,- дигән..

Чүпләрен  ута,

Сулар сип ,-дигән.

Бабай тырышып

Җирләр  казыган.

Түтәлләр казып

Шалкан утырткан.

Җылы яңгырлар

Узганнар явып.

Шалкан тишелгән

Бик матур булып.

Ай үсәсен ул

1 көндә үскән.

Шундый зур булган

Яман симергән.

Бабай эбине

Сыйларга уйлап,

Шалкан йолкырга

Тотынган җайлап.

Бабай ай тарта ,

Шалкан чыкмый һич.

-Әби кил әле,

Әз генә булыш.

Әби бабайга,

Бабай шалканга,

Ябышкан җайлап.

Тиз генә аны

Тартырга  уйлап.

Шалкан карыша.

Һич тә бирешми.

Бабайга да бит

Җиңелү килешми.

Кызны ярдәмгә

Чакыра алар.

Барысы бергә

Тарталар болар.

Шалкан да оста,

Җиргә ябышкан.

 Бабай бик арган,

Чиргә сабышкан.

Кыз да дусларын

Ярдәмгә дәшкән.

Шалкан  чыкмый бит,

Нишләргә икән?

Шулвакыт тычкан

Ишетеп тавыш.

Песи янына

 Йөгергән  мыш-мыш.

-Минем койрыкка

Тычкан син ,ябыш.

Шалкан йолкырга

Зинһар ди, булыш.

Бер тартканнар ди-

Шалкан чыкмаган.

Ике тартканнар-

Шалкан чыдаган.

Өченчесендә

шалкан бирешкән.

Кем чыдасын ди

Бу кадәр көчкә.

Бар да мактый ди

Нәни тычканны.

Песи дә котлап

Кулын кыскан ди.

Әби ахырдан

Сыйлый барын да.

-Булдырабыз ди

Бергә чагында.

Бабай да көлеп

Сыйпый сакалын.

Ярый сез бар ди

Нәни дусларым.

Сез дә алардан

Үрнәк алыгыз.

Бердәм , дус, тату,

Тырыш булыгыз.



Предварительный просмотр:

Кыяр (яшелчә яклау)

        1 нче кыяр.        Исәнмесез дуслар,туганнар!

Эштә уңганнар.

Безне таныйсызмы?

Әллә бераз аптырыйсызмы?

2нче кыяр.Без килдек сезгә

Ерак гасырдан.

Туган илебез

Була Һиндстан.

3 нчекыяр. 6 мең ел элек

Безне күргәннәр.

Ашарга ярыймы дип

Авыз иткәннәр.

4 нчекыяр.Кабаклар семьялыгында

Без бердән-бер үсемлек.

Яшел көе үк ашыйлар

Көтмиләр үссен диеп.

5 нче кыяр. Кабакларны,карбызларны

Ашыйлар тик өлгергәч.

Безнең тәмебез үзгәрә

Кавын кебек симергәч.

6 нчы кыяр.Шуңа безне яшел килеш

Яшь чакта ук ашыйлар.

                                   Үсә төшкәч,калынайгач

Салат ясый  башлыйлар.

7 нче кыяр.Банкага тозап куялар,

Тозлыйлар кисмәк-кисмәк.

Бер салат та бездән башка

Тәмле булмый ,ни хикмәт.

8 нче кыяр.Исемебез бик күп төрле

Родничок һәм Зозуля.

Әби тагын бик күп төрле

Ранний сортларын белә.

9 нчы кыяр.Үстерәләр бакчаларда,

Балконда,теплицада.

Безне үстермәгә кеше

Юктыр Татарстанда.

10  нчы кыяр.Ни файдасы бар дисезме?

Гел судан гына торгач.

Анысын белеп калырсыз

Табиб сүзен тыңлагач.

Табиб: Кан басымын төшерә,

Тәндә шешне киметә.

Зоб авыруын кисәтә,

Йөрәкне кертә ипкә.

Бит тиресен агарта,

Майны киметә тәндә.

Беркайчан авырмыйм дисәң-

Кыяр үстер,иренмә.!

Җыр:

Үсәбез без бакчаларда

Шатландырып хуҗаны.

Җылы  булса,су сипсәләр.

Без белмибез нужаны.

Һиндстан- Ватаныбыз,

Һәр көн арта саныбыз.

Тәмле яшелчә булганга

Ерак киткән даныбыз.

Повар юбилеена.

Бүген бездә олы бәйрәм

Бүген бездә тантана

Резедә апа пенсиягә

Китәм диеп мактана.

Нинди пенсия ди әле

Яп-яшь,чибәр әле сез.

Шундый икәнлегегезне

Белмисездер үзегез.

Сез китсәгез безгә кемнәр

Пешерер тәмле ашлар?

Ашыйсыгыз килдеме дип

Кем елмаеп каршылар.?!

Озын тәнәфесләрне без

Һәр көн көтеп алабыз.

Звонок тавышы булуга

Ашханәгә чабабыз.

Сез пешергән ризыклардан

Тәмле ис аңкып тора.

Тәлинкәләр, кашыклар да

Ашарга кызыктыра.

Тәлинкәләр бик тиз бушый

Ни булса да табында.

Кемгә тагын салыйм- диеп

Чакырасыз тагын да.

Күңел биреп пешергәнгә

Ашларыгыз тәмле бик.

Плау ,токмачларыгыз да

Телеңне йотарлык бит.

Йөрәкләргә аш казаны 

Аша юлны салдыгыз.

Һәрчак шундый әйбәт,матур

Чибәр булып калыгыз.



Предварительный просмотр:

Нәни имән кыйссасы.

                                                            Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Мәкаль.

       Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә булган бу хәл.

      Көздән йокыга китүен сизми дә калган имән чикләвеге, аркасының  язгы кояш нурларыннан  җылынуын сизеп, башта бераз тын да алмый ятты.  Киерелде, иснәнде, шулай да, иренеп кенә күзләрен ачарга уйлады. Башта , яктылыктан күзләре камашты, тик тора-бара бераз ияләште.

     Тирә-юньгә күз салды.  Кая килеп эләккәнлеген һич кенә дә аңлый алмыйча күзләрен кабат йомды...

    Көз көне ниндидер бер кош аны үзенең озын томшыгына эләктереп,оясына алып кайтырга уйлаган иде. Тик көчле җил чыгып , ул аны  басу кырыенда төшереп калдырды.

   Җилгә шул гына кирәк тә. Ул орлыкны тәгәрәтеп, бер бик матур инеш кырыена китерде. Бөтен тәне авыртса да , шундый урынга эләгүенә куанып ,бик озак хозурланып ятты. Биредә бик тыныч, җил дә алай ук көчле түгел, сусасаң- якында гына инеш ага . “Әһә ,шушында кышны үздырсам, яз көне тамыр җибәреп үсеп китәргә искиткеч урын бу”- дип куанды ул эчтән генә.  Татлы хыялларга бирелеп күзләрен йомды...  

  Һич кенә дә таный алмады ул бу урынны. Әйтерсең , җен алыштырган. Уң ягында тирес тавы ,сул якта   кемдер китереп аударган чүп-чар өеме.  Ерак та түгел чәчелгән ашлама  капчыклары.

Мондый урында ул үсеп китә алмаячак ,үссә дә бик зәгыйф, хәлсез булып үсәр. Инеш тә кибеп, корып бетәр инде. Тик шулай да үсәргә  ,биеккә омтылырга ,чүп-чардан югарыга күтәрелергә кирәклеген аңлап, ныклап үсәргә тотынды.

 Язгы кыр эшләре башлангач , басу уртасындагы яралы кыр казын инешкә китергән тракторчы абыйлар мондагы тамашаны күреп хәйран калганнар . Чөнки   алар ел саен шушында ял итәргә туктый торган булганнар. Нәрсәгә килгәннәрен  дә онытып , тизрәк тиресне басуга ташыганнар, чүпләрне төяп махсус урынга илткәннәр. Нәни имәнне дә бик ипләп кенә инешнең башланган урынына күчереп утыртканнар. Тирә-юнь ямьләнеп киткән.

  Шушындый изге эшләре өчен табигать  ул елны кешеләрне бик юмарт бүләкләгән.  Басуларында игеннәр мул булып үскән , идән аслары бәрәңге, тозлы кыяр- помидор белән тулган , абзардагы терлеккә ашатырлык печән- салам да хәтсез күп булган .  Ә безнең нәни имәнебез тыныч кына үсүен дәвам иткән. Шуның белән әкият тә беткән.

    МБОУ “Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе”3 нче сыйныф укучылары һәм  сыйныф җитәкчесе  Самигуллина Резеда Хамбаловна иҗаты-“Марш парков” 2017 конкурсына- призёр номинацисенә ия булды.



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

“ Кушарская основная общеобразовательная школа”

Атнинского муниципального района РТ

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению

профессионального уровня учителя начальных классов Самигуллиной Резеды Хамбаловны

«Любое обучение человека есть не что иное, как искусство

содействовать стремлению природы к своему собственному развитию.»

И.Песталоцци

 «В каждом человеке есть солнце, только дайте ему светить!»

Сократ

Личная карта учителя начальных классов

Год рождения: 1966

Домашний адрес: С.Кошар,Атнинский р-н,РТ,Х.Такташ-29

Контактный телефон:   89655884659

1. Образование:  среднее специальное,АПУ.1985

2. Предмет: начальные классы

3. Педагогический стаж: 32 года

Общий стаж трудовой деятельности: 32 года

4. Разряд, категория:  I

5. Прохождение  последнего курса:      

 по предмету:

ГОУ ДПО ,2016,май

6. Учебная нагрузка:  21 часов

7. Программа, по которой работает учитель: ПНШ

8. Тема самообразования:  «Методы развития  связной речи  в условиях внедрения ФГОС НОО».

9. Технология, по которой работает учитель: технология системно-деятельностного метода обучения.

10. Внеклассная работа: планирование, подготовка и проведение внеклассных общешкольных мероприятий, олимпиад, участие в районных конкурсах, проведение литературных вечеров, предметных недель.

11. Общественно-педагогическая деятельность: председатель профсоюзного комитета школы, член ШМО

12. Творческие замыслы: Участие в районном МО, в профессиональных конкурсах, сетевых сообществах, составление презентаций к урокам и внеклассным мероприятиям.  

                         Пояснительная записка

  Главными задачами современной школы являются раскрытие способностей каждого ученика, воспитание порядочного и патриотичного человека, личности, готовой к жизни в высокотехнологичном конкурентном мире. Важнейшими качествами личности становятся инициативность, способность творчески мыслить и находить нестандартные решения, умение выбирать профессиональный путь готовность обучаться в течение всей жизни.

       Самообразование учителя есть необходимое условие профессиональной деятельности педагога. Общество всегда  предъявляло, и будет предъявлять к учителю самые высокие требования. Для того чтобы учить других, нужно знать больше, чем все остальные. Поэтому я считаю самообразование главной задачей каждого учителя.

                                                        План самообразования на 2017-2018 годы

Методическая  тема РОО: "Повышение качества образования и воспитания посредством совершенствования профессиональной компетентности педагогов в условиях реализации ФГОС" (2015-2019)


Тема школы   : "Повышение качества образования и воспитания путем применения современных подходов к организации образовательной деятельности в условиях реализации ФГОС"

Тема  ШМО начальных классов: "Формирование общеучебных умениий самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в условиях внедрения ФГОС  "

Тема самообразования учителя:  «Методы развития  связной речи  в условиях внедрения ФГОС НО»

Цель:  способствовать развитию  связной речи  через внедрение различных образовательных технологий в рамках реализации ФГОС

Задачи:

  • воспитание патриотических чувств, приобщение к национальной культуре и традициям, воспитание нравственных и духовных качеств личности;
  • использование технологии проектной деятельности с целью формирования УУД, академических знаний, умений, навыков;
  • внедрение интерактивных форм организации учебного процесса с целью формирования ключевых компетентностей и повышения мотивации учащихся.
  • повышение качества проведения учебных занятий на основе внедрения новых технологий;
  • разработка учебных, научно – методических и дидактических материалов.

Перечень вопросов по самообразованию:

  • изучение психолого-педагогической литературы;
  • разработка программно – методического обеспечения учебно-воспитательного процесса;
  • проектная и исследовательская деятельность;
  • анализ и оценка результатов своей деятельности и деятельности учащихся;
  • продолжать изучать педагогический опыт других преподавателей;
  • планомерное и систематическое совершенствование методов учебно–воспитательного процесса.

Предполагаемый результат:

  • разработка рабочих программ по предметам в соответствии с ФГОС
  • формирование у ученика внутренней позиция школьника на уровне положительного отношения к школе, понимание необходимости развитие речи, способности к самооценке, умения планировать, контролировать свои речь, формулировать собственное мнение, сотрудничать с любым партнёром, осуществлять поиск необходимой информации;
  • повышение качества преподаваемых предметов;
  • участие в педсоветах,  семинарах, вебинарах, в работе школьного и городского МО учителей начальных классов;
  • умение оказать практическую помощь коллегам.

Форма отчета по проделанной работе: выступление на заседаниях ШМО и педсовете, участие в конкурсах.

Форма самообразования: (индивидуальная) 

Ожидаемые результаты: повышение качества обучения;  развитие речевой культуры

Этапы

Содержание работы

Практическая деятельность

Диагностический

Изучение литературы по проблеме и имеющегося опыта

Курсы повышения  квалификации учителей.

Изучение ФГОС начального общего образования.

Изучение  психолого – педагогической литературы: «Как проектировать УУД в начальной школе. От действия к мысли» (под редакцией А.Г.Асмолова), «Примерная основная образовательная программа образовательных учреждений».

Прогностический

Определение целей и задач темы.

Разработка системы мер, направленных на решение проблемы.

Прогнозирование результатов

Участие в семинарах для учителей начальных классов.

Работа в группе учителей – экспериментаторов по теме

Практический

Внедрение опыта работы.

Формирование методического комплекса.

Корректировка работы.

Создание рабочих программ по предметам в соответствии с ФГОС НОО.

Участие в вебинаре            

 « Достижение планируемых результатов ФГОС НОО средствами курса литературного чтения».

Выступление на ШМО-  «Методы развития  связной речи  в условиях внедрения ФГОС НО
(из опыта работы), «Требования к современному уроку», .Участие в Дне открытых дверей (проведение открытых уроков, круглого стола для родителей).

Участие в олимпиадах, конкурсах.

Публикация в сборнике методических рекомендаций :  «Методы развития  связной речи  в условиях внедрения ФГОС НО

Список использованной литературы:

Как проектировать УУД в начальной школе. От действия к мысли: пособие для учителя./ под редакцией А.Г.Асмолова.-М:Просвещение,2010.

Пахомова Н.Ю. Методология учебного проекта. /Учитель №1, 2000г.

Постоева Е.С., Шевердин И.В. Презентация «Технология проектной деятельности». Курск: издательство «Учитель», 20\

План-график мероприятий профессионального самообразования учителя начальных классов

Направления работы

Действия и мероприятия, проведенные в процессе работы над темой

Форма представления

Срок работы

Профессиональное

  1. Изучить новые образовательные стандарты, уяснить их особенности, новый закон об образовании.
    2.Знакомиться с новыми педагогическими технологиями через предметные издания и Интернет.
    3. Разработать рабочие программы по своим предметам.

                  4. Подготовить доклад на тему    

                 « Методы развития  связной речи  в условиях внедрения ФГОС НОО ».

Методические

1.Совершенствовать знания современного содержания образования учащихся по начальному курсу обучения.
2. Знакомиться с новыми формами, методами и приёмами обучения.

3 Проведение открытого урока по окружающему с использованием ИКТ.

4. Проведение родительского в 4 классе.

5 Организовать работу с одарёнными детьми и принимать участие в олимпиадах.

6. Организация участия уч-ся в дистанционных конкурсах «Русский медвежонок», «Кенгуру», «Зирәк тиен»,

7. Принимать активное участие в работе школьного МО учителей начальных классов.
8. Изучать опыт работы лучших учителей своей школы, района, округа через Интернет.
9. Посещать уроки коллег

10.Участвовать в рамках круглого стола на районных семинарах

11.Предметная неделя начальных классов
12. Периодически проводить самоанализ
профессиональной деятельности..

 

Обмен опытом на заседании ШМО

 ШМО

Накопительная папка

Грамоты уч-ся

Заседание ШМО

Накопительная папка

Накопительная папка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для внеклассного чтения "Авторские сказки классической русской и зарубежной литературы"

Материал для уроков внеклассного чтения в 1-4 классах включает беседы  с вопросами, играми и заданиями по прочитанным произведениям: А.Погорельский. «Черная курица, или Подземные жители», В. Одое...

Методическая разработка "Материалы для проведения внеклассной работы по окружающему миру"

Материал  адресован учителям начальных классов для создания индивидуальной или школьной картотеки банка олимпиадных заданий по предмету, для проведения внеклассной работы.Полезный потенциал: овла...

Материалы для учителя «Калейдоскоп веселых историй» (внеклассная работа)

Материал адресован учителю начальной школы для создания авторского внеклассного мероприятия, посвященного школе, одноклассникам, друзьям. Веселые стихотворения современных детских поэтов никого не ост...

Материалы для внеклассной работы с пословицами и поговорками

Внеклассную работу на материале пословиц и поговорок можно проводить в разных формах...

Материалы к различным видам внеклассной работы по математике.

Главное значение различных видов внеклассной работы состоит в том, что она помогает усилить интерес учеников к математике, содействует развитию математических способностей младших школьников.Удивление...

Материалы для внеклассной работы в начальной школе

В первом документе представлен план внеклассных мероприятий в начальной школе на весь учебный год. В нём даны темы  и примеры упражений, игр, викторин и т.д. Так же представлены классные часы с н...