Внеклассная работа.
методическая разработка (1 класс) на тему
Внеклассное мероприятие: " Рәхмәт сиңа, Әлифбам!"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 572.52 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципальгомуми белем учреждениесе Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысыСазаева Светлана Викторовна.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музака яңгырый. Укучылар кунаклар каршына басалар.
Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечеләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәндегез. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар!
Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр, алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!
Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур эш башкарганбыз икән. Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шулай бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Күчкәнме бу залга -дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
1 укучы. Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме.
Рәхим ит, түрдән уз,
Әлифба бәйрәме.
2 укучы. Бездә бүген зур бәйрәм,
Олы шатлык, тантана!
Сөекле әлифбабызга-
Кичәбез багышлана.
3 укучы. Әлифба, син алып кердең,
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та,
Шушы илдә беленә.
4 укучы. Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең “Әлифба” бәйрәме,
Котлагыз безне бүген.
Убырлы карчык. Шәдче мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах, көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп яшиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәүләнеп басып торасың? Тап инде бер чара.
Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар.(Сөенеп, сикергәлиләр.)
1 укучы. - Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
2 укучы. Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
3 укучы. Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
4 укчы. И, Әлифбам,
Син – тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле,
Син туган телемнең
Алтын ачкычы.
( Җыр “Туган тел”)
Шүрәле. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм башланган инде.
Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез, Шурәле.
Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!
Шурәле. Ай! Нинди йомшак, тәмле балалар. Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.
Убырлы карчык. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмәдең.
Укытучы. Ә сез нигә килдегез, кунаклар?
Убырлы карчык. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре ачуыбызны чыгара.
Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң?
Шүрәле. Безнең кечкенә чагында бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйланып беттек.
Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Ә сез дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?
Убырлы карчык. Кем тапкыр, кем зирәк
Сынап карыйк әйдәгез.
Шүрәле. Без табышмаклар әйтәбез, сез җавабын табыгыз.
Убырлы карчык. * Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.(Шүрәле)
Шүрәле. * Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыскан герой.(Былтыр)
Убырлы карчык. *Һәркөн кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә. (Ипи)
Шүрәле. *Җылы якларда яши,
Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)
Убырлы карчык. * Без-без безелдәп
Кортлар җыялар мине.
Салкын тиеп авырганда,
Дәвалыймын мин сине. (Бал)
Шүрәле. * Син йоклагач,тәрәз артыңда
Елмаеп карый сиңа. (Ай)
Убырлы карчык. Ай, молодцы, бар табышмакларга да дөрес җавап бирделәр.
Шүрәле. Убырлы, мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр. Әйдә, шуларны гына карап утырыйк.
Укытучы. Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без укучылар дәвам итик.
(Җыр “Әлифба”)
Укытучы. Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен,
Иң кирәкле затлы тел.
Кызыл Калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.
Кызыл Калфак. Здравствуйте, ребята.
Укучылар. Здравствуй, Красная шапочка.
Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?
Укучылар. Мы про тебя сказку читали.
Кызыл Калфак. А знаете, куда я иду?
Укучылар. Красная шапочка
Песенку поёт.
Красная шапочка,
К бабушке идёт.
Кызыл Калфак. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для неё собрала ягоды и грибы. Они не простые, а с заданиями. Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.
(Балалар гөмбәләрне алалар. Аларның артына биремнр язылган.)
- Расскажите одно ваше любимое стихотворение.
- Назовите названия дней недели на русском языке.
- Расскажите одну физкультминутку все вместе.
- Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
- Спойте одну вашу любимую песню.
(Җыр “Улыбка”)
Кызыл Калфак. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.
Укучылар. До свидания.
( Ишек шакыйлар.”5” ле керә.)
“5”ле. Мин бит “5”ле, бик көчле
Юкка гына куймыйлар.
Кем тырыша, көч сала-
Шулар минем чын дуслар.
Нәни дусларым! Мин сезне олы бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм:” Ялкауланмагыз! Артта калмагыз!”
Укучылар. Сезнең алда сүз бирәбез.
Ялкауланмаска!
“2”ле алмаска!
Артта калмаска!
Тырыш булырга!
“5”кә укырга.
Укытучы. Укучылар, сез чыннан да әлифбаны бик яхшы үзләштергәнсез. Әти-әниләрегез дә шулай тырышып укыдылармы икән?! Әйдәгез, аларга берничә сорау биреп карыйк әле.
Әти- әниләргә сораулар.
1. Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
2. Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.
3. Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
4. Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?
Укытучы. Кадерле кунаклар, бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Хәзер концерт номерлары тәкъдим итәбез. Әти-әниләрне чәй табынында көтеп калабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Методы и приемы работы по развитию речи младших школьников на уроках и во внеклассной работе» (из опыта работы)
В начальных классах работа по развитию речи приобретает развернутый и объемный характер. Ведь научить ребенка ясно и грамматически правильно говорить, излагать собственн...
Исследовательская работа «Здоровьесбережение младших школьников на уроках и внеклассной работе»
Здоровье человека — тема для разговора достаточно актуальная для всех времен и народов, а в XXIвеке она становится первостепенной. Состояние здоровья российских школьников вызывает серьезную тр...

Применение здоровьесберегающих технологий в учебной деятельности и внеклассной работе ( из опыта работы)
В работе описала, как применяю здоровьесберегающие технологии на практике в процессе учебной деятельности и внеклассной работе....

Отчет о работе классного руководителя 2 класса по внеклассной работе
отчет по воспитательной работе за 1 полугодие...

"Воспитание творческой личности ребёнка через внеклассную работу" работа по самообразованию классного руководителя
Как через внеклассную деятельность развивать и воспитывать личность ребёнка, способную к самостоятельной творческой деятельности...
Доклад на педагогическом совете "Роль внеклассной работы в работе с трудными детьми.Из опыта работы."
Доклад на педагогическом совете "Роль внеклассной работы в работе с трудными детьми.Из опыта работы."...

«Развитие читательской культуры младших школьников через систему внеклассной работы. Приём «Фишбон» как одна из форм работы с текстом в начальной школе» - мастер-класс для педагогов.
Мастер-класс для педагогов на секции «Развитие читательской культуры младших школьников через систему внеклассной работы. Приём «Фишбон» как одна из форм работы с текстом в начальной школе» ...
