Дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ногманова Алсу Ильсуровна

Разработка урока, 5 класс(татарская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx23.98 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

5 нче сыйныф(татар төркеме)

Тема:”О,Ө, Ы,Э  сузык аваз хәрефләрен дөрес әйтү һәм язу (ныгыту дәресе)”

Тема: ” Сузык аваз хәрефләрен дөрес әйтү һәм язу ( о, ө, э, ы сузык аваз хәреләрен ныгыту дәресе)”

      Максатлар:

  • Укучыларның сузык аваз хәрефләре буенча булган белемнәрен камилләштерү;
  • Сузык авазлар белән бәйле кагыйдәләрне ныгыту;
  • Иҗади һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен  үстерү;
  • Укучыларда игътибарлылык, зирәклек, тапкырлык  сыйфатларын тәрбияләү;
  • “Дуслыкта - көч” дигән фикернең дөреслегенә инандыру.
  • Сөйләм телен баету.

Метод :

Алымнар:әңгәмә, укытучы сөйләве,  дәреслек белән эш, карточка, перфокарта  белән эш.

Дәрес тибы: кабатлау

Җиһазлау:проектор, экран,  таратма материал ( чәчәкләр, перфокарталар, карточкалар), дәреслек.

Дәрес барышы:

Актуальләштерү:

  1. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру:

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз.Әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?(кыш)

Ә кышын көннәр күбесенчә нинди була? (салкын, моңсу, кояшсыз)

Мондый көннәр сезнең кәефегезне һич тә төшермәсен, күп тә үтмәс, кояш үзенең якты нурлары белән җир йөзен җылыта башлар һәм табигать кышкы йокысыннан уяныр. Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый? (кояш)

Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая.Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм  шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез.Бүгенге дәресебезне мин әкият сөйләүдән башлап җибәрәсем килә.Игътибар белән тыңлагыз, соңыннан мин биргән сорауга җавап бирерсез.

Борын- борын заманда, бик биек тауда гаиләсе белән бер көтүче яшәгән. Ул бик ярлы булган. Бервакыт төнлә аларның ишеген өч кеше шакыган. Көтүченең өе бик кечкенә икән. Көтүче аларга: “Берегез генә керегез, өем бик кечкенә минем, - дигән.-Сез кемнәр соң?”- дип сораган. “Без- Дуслык,Бәхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырсаң, шул керер”, -дигәннәр алар. Сезнеңчә, көтүче кемне чакырган?(җаваплар тыңлана)

-Билгеле Дуслыкны. Ә ни өчен аны?(җаваплар тыңлана)

-Әйе, Дуслык өйгә кергәч, гаиләгә Бәхет һәм Байлык үзе киләчәк...

Аңлаганыгызча, без бүген дуслык турында сөйләшербез, шул ук вакытта сузык аваз хәрефләре буенча белгән кагыйдәләрне ныгытырбыз, кызыклы күнегүләр эшләрбез.Шулай ук  бүгенге дәресебездә әти-әниләрне шатландырыр өчен менә шундый букет җыя аласыз(күрсәтәм), ничекме?Дәрес дәвамында дөрес һәм актив җавап бирүчеләргә мин менә шундый матур чәчәкләр бирермен, сез аларны битләргә ябыштырып барырсыз.  

  1. Өй эшен тикшерү:

Бүген без о, ө, ы һәм э аваз хәрефләрен кабатлыйбыз, иң беренче әйдәгез аларны ничек дөрес итеп әйтергә кирәк, шуны искә төшереп китик.(слайд белән эш: укучылар авазны әйтәләр, аннан соң сүзләрне кабатлыйлар)

Укучылар, сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-кагыйдәләрне өйрәнеп килергә.Әйдәгез тикшереп карыйк.

  • Экрандагы кагыйдәләр  белән эшләү.

Төшеп калган урыннарга туры килгән сәзләр куеп кагыйдәләрне укып чыгыгыз!

.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Ә хәзер әйдәгез дәфтәрләрегезне ачып, бугенге числоны, теманы язып куегыз.Буген икенче  февраль .Сыйныф эше.Сишәмбе. О, Ө, Ы, Э СУЗЫК АВАЗ ХӘРЕФЛӘРЕН ДӨРЕС ӘЙТҮ ҺӘМ ЯЗУ.

Әле генә без сезнең белән кагыйдәләрне искә төшердек, ә хәзер сез аларны кулланып карарсыз.Экранда мәкальләр язылган, ләкин кайбер сүзләрдә төшеп калган хәрефләр бар, сез аларны куеп күчереп язарга тиеш буласыз.

Дустың булмаса- ..злә,

Тапсаң- югалтма.

К..ш канаты белән,

К..ше дуслары белән  көчл..

(Дөреслеге тикшерелә.)

Укучылар, әлеге мәкальләрнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

(җаваплар тыңлана)

Әйе, зур эшләрне ялгыз башкарып булмый.Мәсәлән, ялгыз кеше бер агач утырта, ә күп кеше, дус булып, күмәкләп, чәчәкле зур бакча, яшел урман үстерә ала. Дуслыкта- көч, шулай бит укучылар.

  • Ә хәзер, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.  Шул ук вакытта өйрәнгән темаларны да искә төшереп китик.

Мин сезгә авазлар әйтәм.

- Сузыкларны әйткәндә кулларны өскә күтәрәбез, тартыкларны әйткәндә- ян- якка җәябез.

- Кулларны билләргә куябыз. Нечкә сузыкларны әйткәндә уң якка борылабыз, калыннарны  әйткәндә- сул якка борылабыз.

- ә хәзер күзләрне ял иттереп алыйк. Мин сүзләр әйтәм, ә сез иҗекләрен санагыз да шул кадәр үк күзләрегезне йомып алыгыз.

-2 командага бүленеп, чиратлап татар һәм рус сүзләрендәге 0, е хәрефләре кергән сүзләр әйтешү.

Ярый, ял итеп алдык, эшебезне дәвам итик.

  • Дәреслек белән эш.

Әйдәгез дәреслекләрне ачып, 158нче күнегүне табыгыз әле.(бер укучы биремне укып китә) Укучылар урнәктәгечә 4 сүз язалар.(Бергә тикшерәбез.)

  • Табышмаклар белән эш.

Сезнең парталарыгызда карточкалар бар, картока ике баганага бүленгән, 1нчесе- ө-о сузык аваз хәрефләре, 2нчесе- о-ы сузык аваз хәрефләре. Хәзер мин сезгә табышмаклар укырмын, ә сез җавапларын табып, баганаларның берсенә язып кярга тиеш буласыз, шулай ук һәр сүзнең транскрипциясе дә кирәк була.

Өй башында аю бии.(төтен)

Кечкенә генә мелде,

Миңа карап көлде.(көзге)

Балтадан авыр, балдан татлы.(йокы)

Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.(йолдызлар )

Йомгаклау.

  • Перфокарталар белән эш.

Ә хәзер укучылар әйдәгез сезнең игътибарлыгыгызны тикшереп карыйк; моның өчен безгә перфокарталар ярдәмгә килер.Мин сезгә текст укыйм, ә сез тексттан ы, е, э хәрефләре кергән сүзләрне сайлап алып язып куярга һәм бу сүздә кайсы хәреф язылганын тамгаларга тиеш буласыз.

Текст:

Сыйныфташларым бик яхшы минем. Аларны чын дус дип атасаң да була. Дәресләрне аңламасаң, аңлатып бирәләр. Авырып китсәң, хәл белергә киләләр, телефоннан шалтыраткалап торалар. Безнең сыйныфта укуда артта

калган балалар да юк. Ярдәмләшеп яшибез. Бергәләп ял итәбез.

Укучылар, әлеге текст нәрсә турында?

Сезнең сыйныфыгыз шундыймы?

Ярый укучылар, без сезнең белән бик күп күнегүләр эшләдек, сузык аваз хәрефләре буенча белемнәрегезне ныгыттык.

  • Өй эше бирү, билгеләр кую.

Хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз:

159нчы күнегүне язмача эшләп килергә.

 (укучыларга билгеләр куела).

Укучылар, без сезнең белән авазларны кабатлаудан тыш нәрсә турында сөйләштек?

Әйө, укучылар, кешеләрне дуслык берләштерә.Илебезнең Төп законында- Конституциядә дуслык турында республикабызда барлык милләт вәкилләре дә дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның көче- халыклар дуслыгында, дип язылган.Бөтен дөнья кешеләре, гаиләсе, күршесе, туганы, сыйныташы белән дс, тату булса гына, Җиребезгә сугыш аәте янамас.

Җирне саклап кала алмабыз, Дуслашмаган килеш без

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без, дип яза шагыйрь Р.Миңнуллин.