Соңгы кыңгырау бәйрәме!
материал (9 класс) на тему

Утяганова Флюза Рафаиловна

мәктәпкүләм чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_zvonok_.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау бәйрәме.

“ Мәктәп еллары “ җыры фонограммада яңгырый.

1 алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле балалар, кунаклар, әти-әниләр укытучылар һәм тәрбиячеләр! Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Бүген безнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау”- ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка, олы дөньяга юл алган егет-кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да,тынгысыз да,соклангыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең хушлашу тавышы да 

2008 нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

2 аб. Быел безнең мәктәпне 21 укучы тәмамлый. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

(“Хәтерлим әле бүгенгедәй”көе яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр)

1.Зарипов Айзат.

2.Хакимов Рамис.

3.Токпаев Дима.

4.Саляхов Фарит.

5.Гаврилов Вячеслав.

6.Мустафина Разиля.

7.Мустафин Раян.

8.Шакиров Самат.

9.Гараев Нуршат.

10.Загидуллин Ильнар.

11.Шамсутдинов Марат.

12.Ахметов Рамзиль.

13.Гарифуллин Айрат.

14.Назипов Булат.

15.Губайдуллин Фанис.

16.Мингазова Аделя.

17.Файзуллина Гузель.

18.Хакимов Радиль.

19.Сафина Мадина.

20.Ахметзянов Нияз.

21.Ахметзянов Ильяс.

2 аб. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Остазларның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

1 аб. Укулар инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

2 аб. Уй –хыялларыгыз, канатлы

Кулыгызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген,

Күңелләрнең иләс бер мәле.

1 а.б.Чыгарылыш класс укучыларын котлау һәм олы юлга фатихасын бирү  өчен сүзне мәктәп директоры Валеев Ленар Хамбаловичка  бирәбез. Рәхим итегез!

Директор чыгышы.

2 а.б. Хәзер чыгарылыш класс укучыларын кечкенәләр котлый.

Адель. Бакчаларда шомырт,сиреньнәр-

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә,абый-апалар,төрле

Юллар,тормыш үрләре.

Артур. Тик сез берүк китәбез дип

Ямансулап тормагыз

Без бит хәзер зурлар булдык

Сезгә алмаш булабыз.

Расим. Уңышлар юлдаш булсыннар

Барасы юлыгызда;

Бәхетле тормыш ачкычы

Сезнең үз кулыгызда.

1.аб. Әле кайчан гына Сез беренче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да сезнең өчен беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче бишлеләр. Белем иленә сәяхәтне сез тәүге укытучыларыгыз- Рузиля Даутовна һәм Нелли Лимусовна белән башладыгыз. Хөрмәтле укытучыларыбызның да укучыларына әйтер сүзләре бардыр, сүзне аларга бирәбез. Рәхим итегез!

(Рузиля Даутовна һәм Нелли Лимусовна чыгышы.)

Җыр “Балачагым”(Чыгарылыш класс укучылары)

2 а.б. Кадерле балалар, сезгә тормыш дәресләре биргән, сезне беренче укытучыдан кабул итеп алучылар, 5 класстан алып 9 класска чаклы класс җитәкчегез булган Нурия Равилевна һәм Ленара Ильбиковнаның да сезгә җиткерәсе теләкләре бик күп. Балалар, бүгенге көндә ирешкән уңышларыгыз, аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.Рәхим итегез, сүзне сезгә бирәбез.

Класс җитәкчеләре  чыгышы.

1 а.б.Сүзне чыгарылыш укучыларына бирәбез.

Айзат.  Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

Нуршат. Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән тугызынчыга хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

Славик.  Пришла пора проститься с школьной партой,

Доской, учебником и классом дорогим.

Мы признаёмся вам, что нам немного больно,

Оставить дом, что стал для нас родным.

Ильнар.Девять лет быстро так пролетели

Между первым и этим звонком.

Сделать многое мы не успели,

Ты прости и прощай школьный дом.

Рамис. Укытучым минем , сунмәс назым,

Якты язым-балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.

2.а.б..Кадерле балалар! Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүчеләр, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучылар безнең хөрмәтле завучларыбыз, сүзне сезгә бирәбез! Муслима Рустамовна һәм Ильсия Ильдусовна, рәхим итегез!

1 а.б. Мәктәп елларында сезгә олы терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, кайчагында кырыс та булучылар,  сезгә  җил-яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, ярдәм кулын сузучылар , сезгә акыллы киңәшләрен, үгет –нәсихәтләрен бирүчеләр, тәрбияче апаларыгыз Диляра Ахтямовна, Флюза Рафаиловна, Илһамия Талгатовна һәм Минзиля Гаптелхаевналарда бар.  Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Тәрбиячеләр чыгышы

Разиля.Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз,

Канат куеп якты хыялларга,

Олы юлга озатып калдыгыз.

Раян. Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә

Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.

Самат.Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем мәктәбем

Биргән белемең һөм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

Фарит. Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдек без мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште безне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Марат.Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттек без.

Белем үрләренә омтылдык

Ярышларда бик еш җиңдек без.

2 а.б.: Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңелемнең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның сафлыгын.

 Егетләр -кызлар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең әти-әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Әти-әниләргә бүген бик ямансу. Сез әти-әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. Рәхим итегез!

Әти-әниләр чыгышы(Гульнара һәм Лилия, сүзне сезгә бирәбез)

1.а.б.Сузне чыгарылыш укучыларына бирәбез.

Рамзил. Чәчәк бәйләмнәре кулыбызда-

Сезне котлыйк ихлас күңелдән.

Гөлләребез, Сезгә-укытучылар һәм тәрбиячеләр

Бүләк булсын йөрәк түреннән.

Нияз. Мәктәптә без канат ныгыттык,

Хәзер инде очып китәбез.

Шатлык, куаныч, изге күңел белән

Каршыларбыз һәр көн иртәсен.

Радил. И мәктәбем, күңел җырым аша ,

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Мин һаман да укучысы әле,

Тормыш дигән олы мәктәпнең.

Ильяс. Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез

Гел биеккә, үргә атларга.

Булат.Зур юлларга озатып кала

Мәктәп кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Гузель.Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч, килә: “Исәнме! – дип

 Балачакка кулым сузасым.

Мадина. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

 Кулын болгый миңа сабый чак.

Балаларга фатиха”җыры яңгырый ( фонограммада)

2 а.б Бүген чыгарылыш класс укучылары 9 ел буена тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар апаларына, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче техничка апаларына,үзләренең тәмле йокыларын бүлеп сезнең йокыларыгызны саклаган апаларга,  абыйларга чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

1 а.б. Безнең бәйрәмгә кунаклар да килде . Алар:(кунаклар белән таныштырыла)

Хәзер сүзне кунакларга бирәбез.

Кунаклар чыгышы

Чыгарылыш класс укучылары вальс бии. “Саубуллашу вальсы”

2 а.б. Тугыз ел буе сезне, мәктәп,

Үстерде сөеп.

Үз күрде һәр укытучы

Баласы кебек.

Хушлаша бүген күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр:

Бергә: Йөз рәхмәт,

Мең рәхмәт, и туган мәктәп!

Гөлләр бүләк итү.

(“Сез иң, гүзәл кеше икәнсез”. – җыры яңгырый.(Фонограмма))

Гөлләр бүләк итү.

Сау бул, мәктәп!” җыр.

1 аб.: Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак әйдәп торсын!

 Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

2 аб.: Ашыгабыз һаман ашыгабыз

Ни көткәнен белми һичкем дә -

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә        

Кынгырау чылтыратып әйләнү. “Кыңгыраулы мәктәп еллары”җыры фонограммада

1 а б. Бәйрәмебез шушының белән тәмам . Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....