"Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре"
план-конспект урока на тему

Багавиева Фәнзия Рафаэль кызы

Дәрес 5 нче сыйныф укучылары өчен каралган. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен ныгытып өйрәнү өчен төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomlnen_bash_hm_iyarchen_kisklre.docx53.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмлəнең баш һəм иярчен кисəклəре.

Максат: 1.җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белəн

танышу;

2. җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән

танышу.

Дидактик бурычлар: ия белəн хəбəр баш кисəлəр икəнен аңлату; аларны

ачыклап, аларга ияреп килгəн җөмлә кисәкләренең иярчен кисәкләр икәнен аңлату. Җыйнак җөмләләрнең баш кисәкләрдән генә, җəенке җөмлəлəрнең баш һəм иярчен кисəклəрдəн торганын аңлату.

Психологик бурычлар: сөйлəм телен үстерү, татар телендə дөрес һəм

матур сөйлəшү телəген камиллəштерүне дəвам

итү, иҗади фикер йөртүне камиллəштерүне дəвам итү.

Тəрбиявибурычлар: проблеманы күмәк хәл итәргә омтылыш теләген

үстерү, дуслык, бердəмлек, игътибарлылык

сыйфатлары тəрбиялəү, үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне

дəвам итү.

Җиһаз: компьютер, медиапроекторда дəрес моделе, яз рəсеме,плаката язылган сүзләр, тасмаларга язылган сүзләр, тарату өчен карточкалар.

Дəрес планы

  1. Мотивацион-ориентлашу этабы. (УМК)

  1. Уңай психологик халəт тудыру
  2. Белемнəрне актуальлəштерү.
  3. УМК.
  4. Үзбəя.

  1. Операциональ башкару этабы. (УМЧ)

  1. Нəрсə ул җөмлəнең иясе? Үзбәя.
  2. Нəрсə ул хəбəр? Үзбәя.
  3. Җөмлəнең баш кисəклəре. Үзбәя.
  4. Җөмлəнең иярчен кисəклəре. Үзбәя.
  5. Җыйнак һәм җәенке җөмлəлəр. Үзбәя.

  1. Рефлексив бəялəү этабы (ОРЭ)

  1. Дəрес моделе буенча кабатлау.
  2. Дəрескə үзбəя.
  3. Өй эше.

Дəрес барышы.

  1. Мотивацион-ориентлашу этабы.

1.Уңай психологик халəт тудыру.

- Исəнмесез, минем нəни дуслар,

Дəрес бит һəрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генə,

Күңелем минем моңа ышана.

2.Балалар, мин сезгə Пермь краеның Барда районыннан килдем, исемем Гөлнур. Сезнең мəктəбез миңа ошады. Дəрес барышында без сезнең белəн тагын да якынрак танышырбыз. Дəресебез кызыклы һəм файдалы үтəр дип уйлыйм мин. Бүгенге дəрестə без менə шулай төркемнəрдə утырып эшлəрсез. Мин сездəн əйткəн фикерлəр белəн килешəсезме дип сораганда килешсəгез +, килешмəсəгез - күрсəтерсез (Таблица) Ә менə бу таблицага дəрес барышында үзегезгə билге куеп барырсыз (таратам)

- Әйдəгез, дəресебезне кроссворд чишүдəн башлыйк. Бу кроссворд сез үзлəштерə торган фəннəргə кагылышлы.

1) Татар халкының бөек шагыйре, герой-шагыйрь. (Җəлил). Уку дəресе.

2) Физкультура дəреслəре сезне нинди итə? (Көчле)

3)Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгəрəк.

Бу фəн бик-бик кызыклы бит-

Саныйк əйдə бергəлəп (математика)

4) Хезмəт дəреслəрендə сез əти- əнилəргə нəрсəлəр ясарга бик яратасыз? (Бүлəк)

5) Матур – матур чəчəклəр,урманнар, тирə-яктагы матурлыкны аңларга, үзегез шул матурлыкны ясарга өйрəтə торган фəн. (рəсем)

ə

л

и

л

к

ө

ч

л

е

м

а

т

е

м

а

т

и

к

а

б

ү

л

ə

к

р

ə

с

е

м

-Нинди сүз килеп чыкты? (җөмлə)

-Нəрсə ул җөмлə? Белəсезме? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə?

(Җөмлə тəмамланган уйны белдерə, сүзлəрдəн төзелə, əйтелү максаты буенча өч төрле булла .?!)

Хәзер менә шушы схемалар буенча Үзегез укыган мәктəп, класс турында 2 -3 нче генә жөмлә төзеп алыйк өле: ( Һәркем үзе төзә ).

______ _________ _____.

______ _________ _____ ____.hello_html_3c80bc03.gif

hello_html_3c80bc03.gif

- Жөмлəлəрне нəрсəлəр ярдəмендə төзедек?( Төркемнəрдə тикшерү )

-Кем җавап бирә?( Сүзләр ярдәмендә төзедек )

- Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендә сүзләрне нәрсә дип атыйлар?

( Төркемнәрдә тикшерү ) Жөмлә кисөклөре. ( проекторда чыга ) плакатта ачам: ( кисəклөре ).

Жөмлә кисəклөре


hello_html_48732057.gifhello_html_51e0de62.gif

hello_html_m2352540a.gifhello_html_m2352540a.gif

hello_html_4c410a14.gifhello_html_m2f4c7144.gifhello_html_17b4cc69.gifhello_html_1712e7.gif

hello_html_m7bd0b674.gifhello_html_38d998ce.gifhello_html_38d998ce.gif

hello_html_m46321507.gifhello_html_4cf7346f.gif

hello_html_m7bd0b674.gif

-Балалар җөмлә кисәкләре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?

-Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәнербез? (Төркемнəрдə тикшерү )

–Кем җавап бирә? (Без бүгенге дәрестә җөмлә кисәкләрен өйрәнербез)

КАБАТЛАУ: хор б/н, Бер-берсенә, үз-үзләренә.

Үзләрендәге дәрес моделенә (җөмлә кисәкләре.) яздыру. Үзбəя.

-Ничә «5»?

-Ничә «4»?

-Ничә «3»? (Тактадагы таблицага язам.)

  1. УМЧ (операциональ башкару этабы)

  1. Нәрсә ул җөмләнең иясе?

Число, сыйныф эше язабыз.

Плакатка язылган шигырь юлларын ачам.

- Балалар, дәфтәрдә эшне без гадәттәгечә матур язу күнегүеннән башларбыз.

Шгырь юллларын хор белән уку.

Күке кычкыра.

Сайрый сыерчык.

Саескан йөри

Һавада очып.

- Балалар, бу шигырь юлларын дәфтәрләрегезгә матур чиста итеп язып куегыз.

-Бу шигырь юлларында ничә жөмлә ?.( 3 )

Беренче жөмләне беренче төркемнән 1 укучы кычкырып укый.

-Нәрсә турында сүз бара? ( төкемнәрдә тикшерү )Күке.Килешәсезме? Соравы нәрсә? Астына сызу. Нинди килештә?

Икенче жөмләне икенче төркемнән 1 укучы укый.

-Нәрсө турында сүз бара? ( төркемнәрдә тикшерү )Сыерчык.Килешәсезме?

Астына сызу.

Өченче жөмлә: (Саескан)

-Балалар, болар нинди жөмлә кисәкләре ?( төркемнәрдә тикшерү ) Ия.

-Килешәсезме ?

-Ә нинди сүз төркеме белдерелгән алар? Нинди килештә?( Исем, б.к. )

-Хәзер, мин Һәм əни сүзләре белән жөмлә төзегез.Бу сүзләр дә ия булсын.

-Әйдəгез, мин сүзе белəн төзегəн жөмлəне дəфтəрезгə языйк.( Мин дүр-

тенче класста укыйм.)

Иягə сызу.

-«Мин» - нинди сорауга җавап бирə?Җөмлəдə нəрсə белдерə? Нинди сүз төркеме? ( төркемнəрдə тикшерү ) Кем? Төп предмет. Алмашлык.

Проекторда чыга.

-Нинди җөмлә кисәге? (төркемнəрдə тикшерү). Ия.

-Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин? ( Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем жавап бирə?

Ия – ул җөмлә кисәге. Җөмләдә кем яки нәрсә турында сүз барганын күр-

сәтә. Ул күбрәк баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелә.

-Килешәсезме?

Проектордаhello_html_3bc85d46.gif

ИЯ

Кабатлау: хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә.

Үзләрендәге дәрес моделенә язу. Проекторда «ия» генә кала.

Үзбәя. «5»,»4»,»3» лəрне таблицага язу. Русчасын əйтү.

  1. Нəрсə ул хəбəр?

-Балалар, сез язган җөмләрдә ия турында нәрсә хәбәр ителә? Беренче җөмләдә күке турында? (Төркемнәрдә тикшерү). Кычкыра.

-Килешәсезме? Кычкыра җөмлəнең нинди кисəге, кем белə?Хәбәр.

- Килешәсезме?

-Әйе, бу хәбәр. Хәбәргә ничек сызабыз? Проекторда чыга.(Күке кычкыра.) (Сызу).

Икенче җөмлəнең хəбəренə сызу.Проекторда чыга.

Өченче җөмлəнең хәбәрен хор белән әйтү, астына сызу. Проекторда чыга.

- Хəзер уен уйнап алырбыз. «Аңла мине» дип атала бу уен. Сүзлек диктанты формасында булыр.

-Мин хəбəр турында аңлатам. Сез төркемнəрдə тикшереп бу хəбəрне табарга тиеш.

1. Кешелəр өчен дə, машиналар өчен дə, хəтта сəгать өчен дə хəбəр. Лəкин кошлар өчен хəбəр булла алмый. (Йөри)

-Кайсы төркем җавап бирергə əзер? Кем җавап бирə? Килешəсезме?

-Дəфтəрлəрегезгə Кызыл юлдан язып куегыз, өтер куегыз.

2. Бу хəбəр шаян –шук малайларга хас. Лəкин чəйнек һəм самаварларга да күчə ала. Кыш көендə җил дə аңа ия булла ала. (Сызгыра)

-Язып куегыз.

3. Һəр балага һəм үсемлеккə хас. (Үсə)

-Язып куегыз.

(4,5 вакытка карап кына)

4. Ат бу хəбəр ярдəмендə авыр йөклəр йөртə, əни мичтəн күмерне алга китерə. Лəкин бу хəбəрнең иясе малайлар булса, бик начар була. (Тарта)

5. Җəй көне бу хəбəр болында булла. Ә ашыккан кешедəн беркайчанда да калмый. Ат та бу хəбəрнең иясе булла. Күп вакытта. Кайвыт аны вакытка карата да кулланабыз. (Чаба)

-Бу хəбəрəлəр: кычкыра, сайрый, йөри,сызгыра, үсə,тарта, чаба - нинди сорауга җавап бирə? (Нишли?)

-Җөмләдә нəрсəне белдерə?( Җөмлә әйтеп яки әйттереп алырга мөмкин: гөл үсə.) Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə? ( Иянең эшен белдерә)

-Нинди сүз төкеме белән белдерелә? ( Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə? ( Нишли? ) Проекторда чыга.

-Ни өчен хәбәр дип атала? ( Төркемнəрдə тикшерү). Хəбəр ия турында хəбəр итə.

-Килешəсезме?

Проекторда чыга. Хəбəрhello_html_m131200b8.gif

-Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə?

-Хəбəр ул ия турында хəбəр итə,күп очракта фигыль белəн белдерелə, күбрәк нишли соравына җавап бирә.

-Килешəсезме? Проекторда чыга.

Кабатлау: хор белəн, бер-берсенə, үз-үзлəренə.

Дəрес моделенə язу: хəбəр.

Үзбəя. Таблицага «5», «4», «3» ләрне язу. Русчасын әйтү.

3. Баш кисəклəр.

«Мозаика» уены.

җылы

ямьле

яз

җитте


күктə

кояш

елмая


урамнарда

челтер-челтер

гөрлəвеклəр

ага


-Барыбыз да такта янына чыгабыз. Һәр укучы 1не карточка ала. Җөмлəлəрне дөрес итеп төзеп укырга (тактага ябыштырырга да була).

-Бу җөмләләр нәрсә турында? (Яз). Проекторда чыга - Рәсем.

Җөмлəлəрне уку, дəфтəрлəргə əйтеп яздыру. Ия белəн хəбəргə, сызу. Чиратлап укып тикшерү:

Җылы ямьле яз җитте. (Проекторда чыга астына сызылганы)

Зәңгәр күктә кояш елмая. (Проекторда чыга астына сызылганы)

Урамнарда челтер-челтер гөрлəвеклəр ага. (Проекторда чыга).

-Хəзер ия белəн хəбəрне төшереп куеп укып карыйк бу җөмлəлəрне. (Уку) Проекторда чыга.

-Бу җөмлəлəр җөмлə булып кала алалармы?(юк) Проекторда.

-Шулай булгач, ия белəн хəбəрне җөмлəнең нинди кисəклəре дип атарбыз?

(Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə?

-Ия белəн хəбəр җөмлəнең баш кисəклəре.

-Килешəсезме?

-Нəтиҗəне кабатлау: хор, бер-берсенə, үз-үзлəренə.

Проекторда: Баш кисəклəреhello_html_7a3ea029.gif

Дəрес моделена язалар: Баш кисəклəре.

Үзбəя. Ничә 5,4,3? Русчасы.

4. Иярчен кисəклəр.(Вакытка карап).

Уен: «Кемнең җөмлəсе матуррак».

-Мин һəр төркемгə Бер үкне ия белəн хəбəрдəн генə торган җөмлəлəр бирəм. Сез бу җөмлəлəрне тулыландырыгыз, матурлагыз. Кайсы төркемнең җөмлəсе матуррак булыр икəн?

(Төркемнəрдə тикшерү)

Чәчәкләр үсә.hello_html_53179ef7.gif

Җөмлəлəрне əйтү.

Иң матур җөмлəне язу. Мəсəлəн,Безнең бакчада матур чәчәкләр үсә.

Ия белəн хəбəргə сызу.

-Без барлык җөмлə кисəклəренə дə сыздыкмы?

-Калган кисəклəр ничек атала? Кем белә? (иярчен)

-Мин биргән җөмлә нинди кисәкләрдән генә тора иде? (Төркемнəрдə тикшерү) Баш кисәкләрдән генә.

- Сез нинди кисəклəр өстәдегез? (Төркемнəрдə тикшерү) Иярчен

кисəклəр.

_Шулай итеп, иярчен кисəклəр җөмләдә нигә кирәк? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Балалар, алар ни өчен иярчен кисəклəр дип аталалар икəн? Алар нинди

кисəклəрне ачыклап киләләр ? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Нинди нəтиҗə ясарга ясарга мөмкин?

(Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем əйтə?

-Иярчен кисəклəр баш кисəклəргə ияреп аларны ачыклап килəлəр.

-Килешəсезме?

Нəтиҗəне кабатлау: хор белəн, бер-берсенə, үз-үзлəренə.

Проекторда чыга.

Үзлəренең дəрес моделенə язалар.

Үзбəя. Ничə 5,4,3? Таблицага язу.

5. Җыйнак җəенке җөмлəлəр.

Китап белəн эш: 62 нче күнегү.

Сул һəм уң яктагы җөмлəлəрне эчтəн уку, чагыштыруга əзерлəнү.

-Сул яктагы җөмлəлəр нинди кисəклəрдəн тора?

-Уң яктагы җөмлəлəр нишлəгəн?

-Бу җөмлəлəр нинди җөмлəлəр?

-Үзегезгə ошаган җəенке җөмлəне дəфтəргə күчереп языгыз, ия белəн хəбəрне сызыгыз.

-Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин?

(Төркемнəрдə тикшерү)

-

җыйнак

Кем җавап бирə.

-Ия белəн хəбəрдəн генə торган җөмлə җыйнак җөмлə дип,

( Проекторда чыга),

җəенке


иярчен кисəклəре дə булган җөмлə җəенке җөмлə дип

атала.(Проекторда чыга)

-Килешəсезме?

Нəтиҗəне кабалтлау: хор, бер-берсенə үз-үзлəренə.

Дəрес моделенə язу (үзлəренең)

Үзбəя. Ничә 5,4,3 – таблицага язу.

III. Рефлексив бəялəү этабы. (ОРЭ)

1. Дəрескə нинди уку мəсьəлəсе куйган идек?

(Җөмлə кисəклəрен өйрəнү)

Әйдəгез, дəрес моделе буенча барысында кабатлыйбыз.

Хор белəн, бер-берсенə, үз-үзлəренə.

2. Дəрескə үзбəя.

3. Өй эше:

1. 66 нчы күнегү биреме буенча.

2. 66 нчы күнегүдəге җəенке җөмлəлəрне җыйнак итеп дəфтəргə язарга.

3. Бүгенге дәрес турындагы фикерләрегезне язып килегез. Дәрестә фикер алышырсыз.

Җыр

  1. Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне тезәргә

Өйрəтəлəр мəктəплəрдə2

Тапкырларга, бүләргә

Нəнилəрне сөяргə,

Өйрəтəлəр мəктəплəрдə2

2. Җөмлəлəрнең кисəклəрен

Дөрес итеп табарга

Өйрəнəбез дəреслəрдə2

Ия белəн хəбəрдəн

Торганын баш кисəкнең

Өйрəнəбез дəреслəрдə2

Өстəмə уеннар.hello_html_3d710d7b.gif

Ак йолдызлы кара песи килмəде

Ия

Хəбəр

Иярчен кисəклəр

1.

3.hello_html_76ecb68.gifhello_html_76ecb68.gif

3.

2

Ашап эчкəч Наҗия урынына ятты.

Көн бүген дə болытлы күренə.

.

Ия

Ия


Хəбəр

Хəбəр


Иярчен кисəклəр

Иярчен кисəклəр


График диктант.

hello_html_38d998ce.gif

дөрес

hello_html_3c84a127.gif

дөрес түгел

1. Кичə кичке якта яңгыр яуган идее.

2. Наҗия балалар бакчасыннан шактый чыланды.

3. Шуңа күрә бүген ул иртән тору белән тәрәзәгә карады.

4. Тик ул йоклый алмады, бик озакка чаклы дустын көтте.

5. Яңгыр Ява шыбыр-шыбыр.

6. Бүген аның песие кайда кунар икән?

hello_html_m57511b23.gifhello_html_3e728abe.gifhello_html_m57511b23.gifhello_html_3e728abe.gifhello_html_3e728abe.gifhello_html_m57511b23.gif

Уен.

+ күрсәтү әгәр җөмлә җыйнак булса.

Төркемнәрдә эшләү.

Әни пешерә. (+)

Әти кино карый. (-)

Ялкау малай. (-)

Укучы яза (+)

Яңгырдан курыкмыйлар. (-)

Балалар курыкмыйлар. (-)

3- күршемә аңлатам , ләкин белешмә материал, ярдәмлек кулланам.

4- тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.

5- эчтән кабатлыйм һәм иптәшләремә аңлата алам.

+ әйе, килешәм.

- юк, килешмим.

Үзбәя.

Эш төре

1

УМК

2

Ия

3

Хəбəр

4

Баш кисəк

5

Иярчен кисəк

6

Җыйнак

җəенке

Дəрес өчен

Билге

3- күршемә аңлатам , ләкин белешмә материал, ярдәмлек кулланам.

4- тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.

5- эчтән кабатлыйм һәм иптәшләремә аңлата алам.

+ әйе, килешәм.

- юк, килешмим.

Үзбәя.

Эш төре

1

УМК

2

Ия

3

Хəбəр

4

Баш кисəк

5

Иярчен кисəк

6

Җыйнак

җəенке

Дəрес өчен

Билге

3- күршемә аңлатам , ләкин белешмә материал, ярдәмлек кулланам.

4- тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.

5- эчтән кабатлыйм һәм иптәшләремә аңлата алам.

+ әйе, килешәм.

- юк, килешмим.

Үзбәя.

Эш төре

1

УМК

2

Ия

3

Хəбəр

4

Баш кисəк

5

Иярчен кисəк

6

Җыйнак

җəенке

Дəрес өчен

Билге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока....

Иярчен ия җөмлә.

Максат: иярчен ия җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен ия җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү; телдән аралашу күн...

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныфлар өчен ( рус төркеме )татар теленнән  аергыч темасына дәрес планы....

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...