Материалда Якташыбыз Баруди турында мәгълүматлар бирелгән
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 158.5 КБ |
Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Ләкин кызганыч, барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Без моңа юл куярга тиеш түгел дип саныйм мин.
Казан арты — татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең үзәге. Чыннан да, безнең төбәктән чыккан мәгърифәтче һәм язучылар бик күп. Татар халкының йөзек кашлары булган шәхесләребез Салих Сәйдәшев, Азат Аббасов, Бертуган Максудыйлар, Галимҗан Баруди, Солтан Габәши, Хәй Вахит һәм башкалар Биектау ягы данын еракларга тараттылар. Әлеге исемлек моның белән генә тәмамланмый.
Билгеле булганча, Биектау ягы татар халкын аң-белемле, мәгърифәтле итү өчен күп көч куйган танылган шәхесләргә бик бай, алар турында язылган мәгълүматлар да байтак. Шулай да, әле тиешенчә тикшерелмәгән, бәяләнмәгән шәхесләр дә бар. Шундый танылган кешеләрнең берсе – Галимҗан Баруди -педагог һәм рефарматор, фәлсәфәче, дин белгече. Туган авылымнан булмаса да, районыбыздан чыккан шәхес булуы минем өчен горурлык.
Әлеге эшкә алынып, бераз гына булса да аның эшчәнлеген ачуда өлешемне кертергә уйладым. Тик шунысы да бар: әле күпчелек халыкка билгеле булмаган шәхес турында язу зур җаваплылык сорый.
Күп кенә чыганаклардан билгеле булганча, Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 нче елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә. 7 ел укып, дин гыйлемнәрен, аның өстенә хисап, алгебра, геометрия, медицина, табигать буенча белем ала, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләренә дә сәяхәт ясый.
Галимҗан Баруди – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, сайланып куелган беренче мөфти.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Әлеге мәчет Галиев мәчете була. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Бик тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.
Галиев мәдрәсәсе турында тагын бер мәгълүмат язып узасым килә. Галиев мәчет-мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә. Совет чорында мәчет төрле сынауларны уза, 30 нчы елларда манарасы сүтелә, 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнаша.
1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була.
2015 елның 1 июлендә 2 гасыр элек төзелгән Галиев мәчетенең яңа манарасына ай куелды.
Бүгенге көндә бирегә башкалабыз үзәгендә яшәүче дин кардәшләребез, шәкертләр биш вакыт намаз укырга җыела. Атна дәвамында татар дин әһелләренең, аерым көннәрдә Татарстан мөфтиенең һәм чит ил дин белгечләренең дәресләре үткәрелә.
Шулай ук мәчет мөселман яшьләренең төрле темаларга багышланган сөйләшүләргә җыела торган урыны да, чөнки биредә алар өчен фикер алышу чаралары даими уздырыла.
Галиев мәчете Татарстан мөфтие резиденциясе комплексына керә.
1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә (мәдрәсәне салуга әтисенең ярдәме бик зур була).
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе —1882 елдан алып 1918 елга кадәр яшәгән һәм шул чорда Казан губернасында иң алдынгылардан берсе булган. 36 ел эчендә меңнән артык шәкерткә башлангыч һәм урта белем биргән мәдрәсәне Галимҗан Баруди җитәкли. “Мөхәммәдия”мәдрәсәсе тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсе ягыннан хәзерге университет дәрәҗәсенә якын торган мәдрәсә булган.
Мәдрәсә Русиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә. 1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә.
Г.Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2нче һәм 3нче корылтайлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.
Галимҗан хәзрәт бөтен көчен яңа мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә юнәлтә.
Яшь чагында ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Баруди мәгариф эшенең шул чордагы тормышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә.” Иске мәдрәсәләр,- ди ул, -төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш “. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул "профессор, фәлсәфәчеләр, инженерлар" хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә.
Дин галиме буларак та, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуы белән дә Галимҗан Баруди абруй казана. Ул "Иттифак әл-мөслимин" фиркасының үзәк комитеты әгъзасы була. Яшерен фирка эшендә катнашканы өчен һәм тагын башка "гаепләре" өчен "панисламист" Барудины 1908 елда сөргенгә хөкем итәләр. 1910 елда сөргеннән исән-имин әйләнеп кайтып, ул яңадан барлык көч-куәтен дин вә мәгариф эшенә бирә. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе дә уку-укыту, тәрбия җәһәтеннән 1917 ел инкыйлабын Баруди кабул итә алмый. Шуңа күрә аклар белән Көнбатыш Себергә китәргә мәҗбүр була. Анда да җитди фәнни эшләр белән шөгыльләнә. Казах халкының тарихына, тормыш-көнкүрешенә бәйле мәгълүматлар туплый, татар зыялыларының казахлар арасында аң-белем таратудагы ролен өйрәнә. Галимҗан Баруди 1917 елның маенда Өфедәге Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. Үз вазифасын намус белән башкара. Бөек дин галиме, мәгърифәтче һәм педагогының үлеме дә изге юлда йөргәндә була. 1921 елның декабрендә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм фонды оештыру буенча Мәскәүгә баргач, Баруди шунда вафат була, Казанга алып кайтып җирләнә.
1891-1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күп санда дәреслекләр, ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген бәян иткән һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра. Башта аның китаплары «Г. Пороховой» дигән имза белән чыга. Шул елларда «Пороховой Фатих» дигән җиңелчәк көй телгә кереп, «Пороховой Фатима» кушаматлы бер җилбәзәк ханымның яманаты да чыккач, Галимҗан хәзрәт «Пороховой» дигән яшерен имзасын гарәпчә итеп «Баруди»га (баруд — дары) әйләндерә. Китапларының күпчелеге ул үзе пайчы булып торган «Идрисов-Галиев сәүдә йорты» ширкәтенең 1908 елда ачылган «Милләт» нәшриятында басыла. 1906-1917 елларда Г.Баруди «Әд-дин вәл-әдәб» исемле дини һәм әхлакый журнал чыгара.
Г.Баруди гомере буе Шәрекъ халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган. Дүрт меңнән артык берәмлекне эченә алган бу китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алынып, хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.
Һәр шәхес – үзенчә бөек. Безнең якташыбыз булган Галимҗан Баруди да бу бөеклек әләмен горур күтәреп торучы шәхесебез. Без аның турында беркайчан да онытырга хакыбыз юк, дип саныйм.

В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?

Самый главный и трудный вопрос

Снеговик

Голубая лягушка

Лиса Лариска и белка Ленка