Материалга мәктәпнең тарихы язылган
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 53.66 КБ |
Туган мәктәбем, аның тарихы, укытучылары
Кеше тормышының истәлекләргә бай, һәрвакыт сагынып сөйли торган бер мизгеле ул - мәктәп еллары. Күпме язмышларны олы тормыш юлына аяк бастырган мәктәп үзе, гүя, баласын олы юлга озаткан ана кебек, шуларны сабыр гына күзәтеп тора.
Карап торышка чагыштырмача яңа булса да, Олы Битаман урта мәктәбе тарихы ерак елларга барып тоташа.
Октябрь революциясенә кадәр Зур Битаман авылында балалар укыту өчен мәктәп булмый. Авылда мулла һәм аның хатыны абыстай үз өйләрендә балаларны укырга, язарга өйрәткәннәр һәм дин сабагы биргәннәр. Октябрь революциясе булгач, мәктәп диннән аерыла һәм балаларга фән нигезләрен укыта башлыйлар.
Авылда фән нигезләрен укыту өчен беренче тапкыр дәүләт тарафыннан 1919 нчы елның көзендә мәктәп ачыла.
Зур Битаман авылына беренче укытучы булып Гараева Гөлҗиһан килә. Гөлҗиһан апа 1924 елларга кадәр эшли, хәзер исән түгел, олы яшькә җитеп вафат булды.
Беренче елларда укыту буш калган крестьян йортларында алып барыла. 1925 елда авыл уртасында мәктәп бинасы салына.
Хәзерге вакытта ул урында авыл советы бинасы тора.
Авылга беренче штатлы укытучылар кайта башлый. Беренчеләрдән булып югары белемле татар теле һәм әдәбият укытучысы Курамшина Фатыйма кайтуы билгеле. Ул биредә 1925 нче елдан 1953 нче елга кадәр эшли. Тырыш, намуслы хезмәте өчен ул Ленин ордены белән бүләкләнә. 1975 елда Казан шәһәрендә үлә. Зур Битаман авылы зиратына алып кайтып җирләнә.
1930 нчы елдан башлап мәктәп «Зур Битаман башлангыч мәктәбе» дип йөртелә башлый. Башлангыч мәктәпнең мөдире итеп Курамшин Сафа билгеләнә. Шушы елларда беренче тапкыр пионер отрядлары төзелә.
1931 нче елда мәктәп бишьеллык булып үзгәрә. Аңа ШКМ (школа
колхозной молодёжи) дип исем бирәләр. Мәктәп мөдире булып Миндаров Таһир, укытучылар булып Курамшин Сафа һәм Фатыйма, Фатыйманың сеңлесе Сабирова Асия эшлиләр.
1933-1934 уку елында мәктәп җидееллыкка әйләнә. Аны ТБУМ, ягъни тулы булмаган урта мәктәп дип атыйлар. Бу мәктәпне беренче бетереп чыгучылар арасында безнең авылдашлардан Хайруллина Нәгыймә, Зайнуллина Әминә, Вафина Нәфисә, Гыйлаҗева Әминә һәм башкалар була.
1935 нче елда кулакларның конфискацияләнгән йортларыннан авыл кырыендагы елга буенда дүрт бүлмәле мәктәп салына. Шул ук вакытта мәктәп өчен җиде бүлмәле яңа бинага нигез салына башлый.
1935 нче елда яңа мәктәпкә башлангыч класс укытучылары булып Сәгъдиева Гарифә, Хафизова София, математика укытучысы Гайнуллин Сәләх килә.
Хафизова София беренче елны 50 бала укыткан. Китапханәче булып та эшләгән. Сугыш вакытында фронтка җибәрергә дип, җылы киемнәр җыйган. Колхозчылар арасында агитатор эшен алып барган. Сыер савучыларның көндәлек эшләрен яктыртып, газеталар чыгарган.
Җәй көннәрендә 150 бала белән, басуда башак, борчак, бәрәңге җыйганнар.
Гайнуллин Сәләх 1935 елдан 1942 елга кадәр мәктәпкә физика һәм математика фәннәре укыта, завуч булып та эшли. 1942 елның февралендә ул Бөек Ватан сугышына китә. 1944 елның февралендә Белоруссиянең Витебск шәһәре тирәсендә геройларча һәлак була. 1936
1936-37 елларда мәктәп директоры булып, Курамшин Сафа эшли.
1937 нче елда аны Мөхлисов Мәхмүт алмаштыра. 1942 елга кадәр эшли.
1938 елда Зур Битаман тулы булмаган урта мәктәбендә укытучы булып Сафин Тәүфикъ Cафа эшли башлый. Озак еллар буе балалар тәрбияләүдә куйган хезмәтләре өчен ул 1949 елда «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.
1939 елда Зур Битаман мәктәбе урта мәктәп булып оеша.
Урта мәктәп булып ике генә ел эшләп кала, чөнки 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Ир укытучылар сугышка китү сәбәпле, мәктәп инде урта мәктәп булып эшен дәвам итә алмый, җидееллык еллык булып кала. Бик авыр еллар башлана. Күп кенә гаиләләрдә балалар мәктәптә укуларын дәвам итә алмыйлар, колхозда эшли башлыйлар.
Ватанны саклау өчен фронтка киткән ир укытучылар: Гайнуллин Сәләх, Ибраһимов Фатых, Гайфуллин Хәбри, Шакиров Гариф, Сафин Тәүфыйкъ, Митрофанов, Крылов Артем, Сафиуллин Гомәр, Петрянов. Аларның күбесе сугыш кырларында ятып кала... Мәңгелек дан аларга!
Авылда калган укытучыларның да тормышлары авыр булган. Хезмәт хакы аз, заем туләргә кирәк, эш күп, фронт өчен киемнәр жыю, колхозчылар арасында агитатор булып эшләү, стена газеталары чыгару, фронт хәлләре белән таныштыру һ.б.
Балаларны бәрәңге чүбе утарга алып чыгу, башак жыю, борчак жыю, бәрәңге эшләрен оештыру. Балаларның ашарларына юк, мәктәп суык, ягарга юк. Ләкин шуңа да карамастан күп кенә укучылар тырышып «4» һәм «5» билгеләренә укыйлар. Мәсәлән, Ибраһимова Йолдыз югары партия мәктәбен бетереп, партком секретаре Валиуллин Ф, Сафин Нәркиз, Ибрагимов Иңгел, Исанбаев Изиль, Ситдикова Рәхилә, Гайнуллина Флёралар укытучылар булып эшлиләр.
1947 нче елның сентябрендә мәктәпнең директорлык вазыйфасын Гимадиев Госман кабул итеп ала.
Бу елларны мәктәпкә завуч һәм география укытучысы булып Халитов Гомәр, рус теленнән укытучы Жуков Алексей Александрович, башлангыч класс укытучылары Халитова Гасимә, Кадимов Бари, математик Гасимова Хава, физкультурадан Хамидуллин Сөнгать, өлкән пионервожатый Гимадиева Зәйнәп һәм башкалар киләләр.
1949 нчы елның мартында СССР Верховный Совет Президиумы Указы белән Зур Битаман җидееллык мәктәп укытучылары арасыннан озак еллар буе нәтиҗәле эшләүләре өчен медальләр белән бүләкләнәләр:
Курамшина Фатыйма «Ленин ордены»,
Хафизова Сафия «Почет билгесе» ордены,
Халитова Гасимә «Почет билгесе» ордены,
Сафин Тәүфикъ «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнәләр.
1949 нчы елда мәктәпкә тарих укытучысы Максудова Нәзифә килә һәм 10 ел бездә эшләп, 1959 нчы елда китә.
1951 нче елдан мәктәп директоры, немец телен укыта. 1964 елда лаеклы ялга китә
Гайфуллин Газиз Гайфулла улы
35 ел укыту дәверендә Газиз абыйны укучылары һәм хезмәттәшләре бары яхшы яктан гына искә алалар. Җәмәгать эшләре алып бару белән беррәттән, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Алар укытучылар коллективы белән спектакльләр куялар, авылларга йөриләр.
1949 нчы елда Исәнбаев Изил башлангыч сыйныфларда, 1961 нчы елда тарих укыта башлый.
1951 -1989 елларда физика һәм математикадан Низамиева (Гайнуллина) Флера Сәләх кызы белем бирә.
1951 нче елны Абдрахманов Фәрит Фатхрахман улы физика һәм математика фәннәрен укыта. 1961 елдан завуч, 1972 елдан мәктәп директоры. Нәтиҗәле эше өчен, мәктәпнең Почет китабына кертелә. “100 лет со дня рождения В.И. Ленина” медале,1968 елда "Халык мәгарифе отличнигы” билгесе,1984 елны “Хезмәт ветераны” медале тапшырыла.
1951-56 нчы елларда рус теле укытучысы булып Мыльникова Нина Григорьевна эшли.
1953 елдан – 61нче елга кадәр татар теле укытучысы һәм завуч вазыйфасын Валиуллина Мөнҗия башкара.
1952-67 нче елларда физкультура дәресләрен Шәйхаттаров Әнвәр Шәйхаттарович алып бара.
1954 нче елдан мәктәп яны тәҗрибә участогы эшли башлый. Мәктәп яны участогын башлап җибәрүче укытучылардан Сафин Тәүфикъ була. Участокны оештыруда биология укытучылары Минневәлиева Сәрия, Максудова Нәзифә, Абдюханов Хөсәен һәм Сафин Нәркис тә катнашалар.
Ситдикова Мөкәррәмә 1954-55 нче елларда башлангыч сыйныф укытучысы.
Калимуллина (Шакирҗанова) Зөлхәбирә Абдулловна 1954 - 1991 елларда башлангыч сыйныфларны укыта.
Нәтиҗәле эше өчен Почет һәм мактау грамоталары, «К 100 летию со дня рождения В.И.Ленина», «За доблестный труд» һәм 1983 нче елда «Ветеран труда» медальләре белән бүләкләнә.
1956 нчы елдан рус теле укытучысы булып Насыбуллина Фая Мухаметҗановна хезмәт куя.
Абдрахманова Фәнзия Мингараевна 1956 елда Кече Битаман башлангыч мәктәбендә укыта башлый, 1971 елда аның мөдире була.
1977 -1991 елларда Зур Битаман мәктәбенә күчерелә. РОНОның Почет грамотасы
белән бүләкләнә.1983 елда “Ветеран труда” медале бирелә.
1956 нчы елларда мәктәптә беренче ел хезмәт дәресләре укытыла башлый. Бу елларда хезмәт дәресләрен Сәхипов Ибраһим алып бара.
1957 нче елдан башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибраһимова (Степанова) Гәүһәрия. 1960 нчы елда аңа «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исем бирелә.
1958 -1990 елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Исанбаева Әминә Әминовна укыта.
«Мин эшләгән дәвердә мәктәп тормышында сагынып искә алырлык һәм мәктәп коллективының хәтерендә озак сакланырлык вакыйгалар һәм мероприятиеләр аз булмады. Шулардан: мәктәпнең 50 еллык юбилее, ел саен үткәрелә торган смотр концертлары, союздаш республикаларга багышланган фестивальләр уздыра идек. Өч милләт мәктәпе укучыларының очрашулары, предмет атналыклары, укучылар концерты белән авыллар саен уздырыла торган ата-аналар җыелышлары һәм бәйрәмнәре, ветераннар һәм хезмәт алдынгылар белән очрашулар, кичәләр, түгәрәкләр эшләренең йомгаклары күңелле хәтирәләр булып искә төшәләр. Ул елларда мәктәптә укучылар һәм укытучылар саны күпкә артты. 1970 нче еллар башында мәктәптә 600 дән артык укучы, ә укытучылар саны-35 иде»- дип искә ала Исанбаева.
1958 - 1982 нче елларда математика укытучысы Сафина Сөмбелә Маликовна 1971 нче елда мәктәпнең Почет китабына һәм 1979 нчы елда РОНО һәм РК профсоюзы Почет китабына кертелә. 1983 нче елда «Хезмәт ветераны» дигән медаль белән белән бүләкләнә.
1959 нчы елдан мәктәп сигезьеллыкка үзгәртелә. Сигезьеллык мәктәптә директор булып Камалов Ленар Касимович эшли башлый. Ул 1970 нче елга кадәр эшли.
Шул ук елда Камалова Резедә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый.
1960 -70 нче елларда татар теле укытучысы Абдюханова Зөләйха Сәләхетдиновна татар теле укытучысы, ә Абдюханов Хөсәен Фаттахович география, биология укытучысы булып эшлиләр.
1960 - 79 нчы елларда хезмәт дәресләрен Галиуллин Шөгаеп Галиуллович алып бара.
1960 нчы елдан Халитова Клара Гумеровна хезмәт, рус теленнән укыта.
1962 - 63 нче уку елынан мәктәптә биология укытучысы - Сафин Нәркис Тәүфыкъ улы. Ул 1982 елга кадәр эшли.
1962 нче ел. Сафина Дания Ярулловна рус теле дәресләрен алып бара башлый. Ул мәктәптә 2001 нче елга кадәр эшли. 1967 нче елдан безнең мәктәптә математика, 1981 нче елдан башлангыч сыйныфларны укыта. 1983 нче елда « Хезмәт ветераны» дигән медаль белән бүләкләнә.
1962 - 1970 нче елларда рус теле укытучысы Яруллина Фәүзия эшли.
1965 нче елның сентябрендә башлангыч сыйныф укытучысы Загидуллина (Шигапова) Рәмзия Әдһәмовна хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. 1968 нче елдан 1970 елга кадәр мәктәпнең делопризводителе булып эшли.
1971-1972 нче уку елыннан 1976 нчы елга кадәр яңадан башлангыч классларда укыта. 1976 - 79 нчы елга кадәр Бикнарат башлангыч мәктәбендә эшли.
1985 нче елдан башлап мәктәпнең китапханәчесе.
2005 елда лаеклы ялга чыга.
1965 - 1966 нчы уку елында Зур Битаман сигезьеллык мәктәбе Зур Битаман урта мәктәбе дип узгәртелә.
9 нчы сыйныфка Көек, Каракүл, Кодаш кебек авыллардан да укучылар килә. 1965 нче елны – 60 урынлы таш мастерской салына.
1966 нчы елның җәендә мәктәп һәм колхоз каршында хезмәт пионер лагере эшли башлый.
Лагерь Бикнарат авылы янында урнаша. Анда пионерлар ялны яшелчә бакчасында яшелчәләр үстерү белән бергә кушалар.
1967 нче елны 25 урынлы интернат салына.
1966-68 нче елларда физика - математика укытучысы булып Латыпова Фина Мухаметовна эшли.
1967 -1995 елларда Сафин Рөстәм Тәүфыйкович химия фәнен укыта.
1967 нче елда Карнаева (Гайфуллина) Гөлфия Газизовна рус теленнән һәм әдәбиятыннан укыта башлый.
1967 - 68 нче елларда укытучылар өчен ике бүлмәле йорт- квартира салына.
1969 ел. Физкультура укытучысы булып Борханов Камил Әмирович хезмәт куя.
1980 елны авыл советы рәисе итеп күчерелә. 1982 елны кабат мәктәпкә килә, башлангыч хәрби хәзерлек (НВП) һәм авл хуҗалыгы практикасы дәресләрен укыта башлый. Соңрак тарих, хокук нигезләреннән укыта, җыр дәресләрен алып бара.
1969 - 71 нче елларда Мишкина Клара физкультура дәресләрен укыта.
1969 нчы елны Билалова Данилә Әмин кызы килә. 1961 елда КДПИ тәмамлап, Зур Кавал мәктәбенә математика укытырга җибәрелә. 1969 елда гаилә хәле буенча, Зур Битаман урта мәктәбенә күчерелә.1972 нче елдан завуч булып эшли. Нәтиҗәле эше өчен, Дания Әминовнага “Халык мәгарифе отличнигы” значогы тапшырыла. 1983 нче елда мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен “Почет билгесе” ордены бирелә. «Победитель социального соревнования 1977- 79 нчы елда» дигән медаль, 1983 нче елны «Ветеран Труда» дигән медальләр белән бүләкләнә. 2000 елда “Татарстан республикасының атказанган мәктәп укытучысы” исеменә лаек була. 1993 елдан Дания Әминовна лаеклы ялда булса да, 1994 – 2003 елларда мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Бүгенге көндә дә математика фәнен укыта.
1970 - 2004 елларда Хидиятуллина Наҗия Вәлиулловна башлангыч сыйныфларга Бикнарат башлангыч мәктәбендә белем бирә.
1970 елда башлангыч сыйныф укытучысы Борханова Диләрә. 1981 елдан ул китапханәче булып эшли
1970 - 1989 нчы елларда Хамидуллина Разыя Җамалиевна химия , биология фәннәрен укыта, мәктәп яны тәҗрибә участогында балалар белән эшли. 1983 нче елда «Хезмәт ветераны» дигән медаль белән бүләкләнә.1989 нчы елны лаеклы ялга чыга.
1970 нче елдан -2000 елга кадәр
Маликова Рахилә Абдулловна география укытучысы.
1983 нче елны «Ветеран Труда» медале белән бүләкләнә.
1996 – 98 елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлый.
2000 елда лаеклы ялга чыга.
1970 – 2005 елларда Маликов Нияз Маликович физика, астрономия, алгебра, геометрия фәннәрен укыта. Күп кенә грамоталар белән бүләкләнә.
1970 – 1989 нчы елларда рус теле һәм әдәбияты укытучысы, организатор булып Гимадиева Ләлә Нәгыймовна эшли.
Гимадиев Марс Мубаракович 1970 - 1988 нче елларда тарих фәнен укыта.
1970 – 2006 нчы елларда Галәвиева Филсинә Хайрулловна - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
11971 – 2006 елларда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен Абдуллина Илгизә Хәнифовна алып бара. Киң эрудицияле, нык белемле яшь укытучы тиз арада коллектив алдында зур авторитет казана. Ул озак еллар мәктәптә һәм район күләмендә рус теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып эшли. Мәктәп һәм РОНОның почет грамоталары белән бүләкләнә. Аңа зур педагогик эшчәнлеге өчен “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә.
1971 елдан Шагиева Фәния Миннуловна тарих укытучысы булып эшли.
Гайфуллина Миләүшә Фазыловна немец теле укытырга килә. 1976 – 1978 нче уку елында рус телен укыта, 1976 нче елдан өлкән пионервожатый, 1984 елда организатор,
1993 елдан укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
1971 - 1985 нче елларда интернат мөдире һәм тәрбияче Тухватуллина Лимуза Абдулловна була. 1985 елдан 1997 елга кадәр озайтылган көн төркемендә тәрбияче.
1985 – 1986 уку елында 2 катлы яңа мәктәп бинасы ачыла.
1988-89 елларда Нәҗметдинов Марат Надыйрович физкультура дәресләрен алып бара.
1989 елдан хәзерге көнгә кадәр делопроизводитель, сәркатип булып Хакимуллина Илгизә Йосыф кызы эшли.
1991 елны өлкән пионервожатый булып Багавиева Рәмзия Габдуллаҗановна эшли башлый.
1993 елдан татар теле һәм әдәбияты укыта. 2000 елдан 2013 нче елга кадәр тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
1991 елдан башлангыч сыйныф укытучылары булып Хәлиуллина Раузалия Рәисовна һәм Багавиева Нурания Сәлимовна хезмәт юлларын башлап җибәрәләр.
1992 нче елдан - физик тәрбия һәм ОБЖ укытучысы Сабит Фоат Габделхәевич эшли.
1993 - 2006 елларда Гиниятуллин Альберт Әнвәр улы тормыш иминлеге дәресләрен алып бара.
1994 елдан Абдуллина Илсия Илгизовна хезмәт укытучысы , 2003 елдан рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара.
1995 - 2006 елларда Хакимуллин Марат Фердинант улы тарих һәм хокук белеме дәресләре укыта.
1995 елдан химия, биология укытучысы, мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе булып Зиннатуллина Светлана Аркадьевна эшли.
Ибрагимова Әлфия Рәфикъ кызы 1997 елның 15 августыннан Ювас башлангыч мәктәбендә мөдир һәм укытучы, 2010 - 2012 нче елларда Зур Битаман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.
Төхфатуллина Гөлнар Равил кызы 1997 елдан озынайтылган көн төркеме җитәкчесе. 2000 - 2010 елларда һәм 2012 елдан укыту эшләре буенча директор урынбасары. 2001 елдан география фәнен укыта.
1997 елдан башлангыч сыйныф укытучысы Шәрифҗанова Гөлүзә Минкатифовна эшли.
1999 елда Абдрахманов Фаил Фәритович КДПУ тәмамлап, математика, информатика укытучысы буларак туган мәктәбенә кайта. 2003 - 2012 елларда директор вазыйфаларын башкара.
1999 елдан хезмәт укытучысы булып Маликов Илдар Нияз улы эшли. Сынлы сәнгать, технология дәресләрен алып бара.
2000 – 2007 елларда Замалиева Фәридә Юнусовна география фәнен укыта, педагог – оештыручы вазыйфасын үти.
2000 елдан башлангыч сыйныф укытучысы - Сафина Гөлгенә Нурьязовна.
2001 елдан Мулекова Алсу Фәритовна технология фәнен укыта, 2008 елдан педагог – оештыручы, 2010 елдан мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе. 2013 нче елдан – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Багавиева Фәнзия Рафаэлевна 2001 елдан озынайтылган көн төркеме җитәкчесе булып эшли башлый, 2006 елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2002 - 2008 елларда Багавиева Ләйлә Камилевна инглиз телен укыта.
2005-2006 уку елыннан Загидуллина Рамилә Камилевна китапханәче булып эшли башлый. Соңрак сәнгать дәресләре алып бара.
Кадыйрова Айгөл Булатовна 2003 елда КДПУ тәмамлый. 2005 елның декабрь аеннан
инглиз теле укытучысы булып эшли башлый.
2006 елдан, Бикнарат башлангыч мәктәбендә укытканнан соң, Мухаметзянова Эльмира Габдулловна урта, соңрак сыйныфларда математиканы өйрәтә.
2006 - 2012 елларда Файзрахманова Эльмира Радиковна рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара, 2010 елдан укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
2007 - 2008 уку елыннан, 2002 елдан Кече Битаман башлангыч мәктәбендә эшләгәннән соң, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллина Ләйлә Нәкыйповна эшли башлый.
Камалиева Гөлнара Рифкатовна 2006 -2010 елларда информатика фәнен укыта.
2010 -2011 уку елыннан Хизбуллин Руслан Әхмәтович математика, информатика, физика укытучысы, Хизбуллина Рәзинә Равилевна инглиз теле укытучысы булып эшли башлыйлар.
2011-2012 уку елының февраль аеннан мәктәпне Мөхәрлямов Фәрит Габделхаевич җитәкли башлый, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып бара.
Мухтарова Гөлфия Мубаракшевна 1995 - 2011елларда Кече Битаман мәктәбендә
башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Ибрагимова Фирдисә Гомәровна, 1995 - 2012 елларда Кече Битаман башлангыч мәктәбе мөдире. 2012-13 уку елыннан Зур Битаман башлангыч сыйныф укытучысы, 2013 нче елдан – рус теле укытучысы, 2016 нчы елдан – укыту эшләре буенча директор урынбасары.
2010 -2011 уку елында кадет сыйныфы ачыла, 2014-2015 нче уку елында “Мирас” хәрби- патриотик клубы оеша.
Мәктәп хезмәткәрләре
Дәминов Наил Җантаһирович – 1987 елдан завхоз, 2014 нче елдан мәктәпнең автобус йөртүчесе.
1988 – 1989 уку елында Габдрахманова Диләрә Мидехатовна пионервожатый булып эшли башлый, бүгенге көндә техник хезмәткәр;
Шәрипова Нурия Рәфкатовна1992 елдан эшли башлый;
Дәминова Гөлсинә Әкрәмовна 2001 елдан техник хезмәткәр;
Идрисова Резеда Хайрулловна 2003 елдан организатор, 2005 елдан техник хезмәткәр;
Галимзянова Мәдинә Әнвәровна 2005 елдан техник хезмәткәр булып эшли башлый, 2016-2017 нче уку елыннан – завхоз вазыйфасын үти.
Бүгенге көнебез.
Хәзерге мәктәп бинасы 1985 нче елда төзелә.Тиешле җиһазлар белән тәэмин ителеп, дәресләр аерым кабинетларда укытыла башлый.
Бүгенге көндә мәктәптә 55 укучы белем ала. Балаларга 20 укытучы белем бирә. Мәктәп белән Мөхәрләмов Фәрит Габделхәй улы җитәкчелек итә.
Уку бүлмәләре заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Ныклы белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган. Мәктәпнең укытучылар коллективы барысы да югары педагогик белемле, һөнәри дәрәҗәләрен даими күтәреп торучы кадрлардан тупланган.
Укытучылар коллективы инновацион укыту программаларын үзләштереп, яңа педагогик технологияләрне өйрәнеп, аларны гамәлдә кулланалар.Укытучының эш нәтиҗәсе бер генә көндә күренми.Укучыларның фән олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә катнашулары, призлы урыннар алуы укытучының хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Соңгы елларда ЕГЭ нәтиҗәләре мәктәпнең эшчәнлегенә бәя бирүче төп күрсәткеч.
Төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар да бар : Сафина Тәнзилә (1998 ел),Мухаметзянова Алсу,Гарифуллина Дилбәр,Файзрахманова Айгөл (2001 ел),Файзрахманов Раил (2004 ел),Садыкова Әлфия(2007 ел),Зиннатуллина Ләйсән, Сабирова Эльза (2009 ел), Файзрахманов Фәннүр (2014 ел). Бу – мәктәп өчен зур горурлык! Укытучылар балаларга төрле юнәлештә тәрбия бирәләр. Укучыларның сәламәтлекләре турында кайгыртып, ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә бар. Мәктәп янында хоккей тартмасы булдырылды. Физкультура дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытларда укучылар биредә хоккей уйнап, тимераякта шуып, вакытларын файдалы итеп үткәрәләр. Милли көрәш, чаңгы ярышлары, эстфеталар инде традициягә керде. Һәр елны атаклы көрәшче якташыбыз Шәйдулла Хайруллин истәлегенә көрәш бәйгесе уздырыла.Укучыларыбыз арасында да көрәш белән кызыксынучылар шактый. 11 нче сыйныфта укучы Габдрахманов Фирдүс милли көрәш буенча 1997 нче елгы яшүсмерләр арасында 60 кг авырлыкта Татарстан һәм Россия беренчелегенә ия булды
Безнең мәктәптә әхлак һәм хезмәт тәрбиясе беренче урында тора. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз – әхлаклы кеше була алмый. Менә шуның өчен дә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәт тәрбиясе тәшкил итә.
Хезмәт тәрбиясе юнәлешендә мәктәпкә нинди генә яңалыклар кертелмәсен, алар бер максатка – Җир-анага, туган туфракка, авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган һөнәрләргә тирән мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелә. Бүген җәмгыятьтә бара торган яңалыклар авыл мәктәбе алдына яңа проблемалар куйды: ничек итеп җирнең чын хуҗаларын әзерләргә, авыл хуҗалыгында эшләүче эшмәкәрләрнең яңа буынын формалаштырырга?
Әлеге проблемаларны хәл итү,барыннан да элек, традицион формада алып барыла: мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру, укучыларны хезмәт бригадасы эшчәнлегенә җәлеп итү, дәресләрдә һәм класстан тыш эшләр аша балаларга хезмәт тәрбиясе бирү. Соңгы елларда мәктәп яны участокларын үстерү-киңәйтүгә зур игътибар бирелә.Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки нәкъ биредә укучыларга хезмәт, экологик һәм эстетик тәрбия бирү, дәресләрдә алынган белемнәрне гамәли яктан тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге – коллективыбыз горурлыгы. Мөлекова Алсу Фәрит кызы җитәкчелегендә биредә җиләк-җимеш бакчасы, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, су кертелгән, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Тәҗрибә бакчасыннан җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенең еллык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә җитә. Бу урында ашханә эшчәнлеген дә әйтеп үтми булмый.
Биредә һәркөнне кайнар аш, камыр ашлары пешә. Укучылар үстергән яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар, салатлар атналык рационны тәшкил итә. Димәк, укучылар ел буена үз хезмәт нәтиҗәләренең тәмен татуга ирешәләр. Укучыларның яхшы укулары, сау- сәламәт булулары ничек туклануга да бәйле бит. Бу яктан без бәхетле! Тырыш, чиста – пөхтә пешекчеләр Минаева Сәвия, Гәрәева Эльмира - үз эшләренең осталары.
2013-2014 нче уку елында үз көчебез белән мәктәп янында теплица булдыру бәхетенә ирештек. Бу зур эштә “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында спонсорлар, әти-әниләр ярдәм итте. Тырышлык бушка китмәде,сөенечле нәтиҗәсен дә күрдек. Шушы теплицада укучылар кыяр, помидор,борыч, чәчәк үсентеләре үстерәләр. Бу киләчәктә аларга һөнәр сайлауга, Җир-Анага карата мәрхәмәтле булуга, җир белән дөрес эшләү технологиясен үзләштерүгә төпле нигез булып тора.
Бу урында шушы мәктәпне тәмамлап, хәзерге вакытта да мәктәп турында кайгыртып яшәүче укучыларыбызны әйтеп узу урынлы булыр. Төрле елларда тәмамлаган Әхмәтгалиев Зиннур, Хакимуллин Самат, Хакимуллин Азат, Валиуллин Айрат, Сафин Әнәс мәктәп тормышына матди яктан булышлык күрсәтәләр.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы бизнесы зур темплар белән үсә барган заманда, крестьян – фермер хуҗалыкларын оештыру ихтыяҗы килеп туды. Андый хуҗалыклар безнең районда да бар. Димәк, укучыларыбыз мәктәпне тәмамлаганнан соң, алган тәҗрибәләренә таянып, әлеге эшне курыкмыйча башлап җибәрерләр дип ышанабыз. Мәктәп яны тәҗрибә участогында, теплицада үстерелгән уңышларны сатып, мәктәпкә 20 мең сумлык табыш керде. Бу акчалар мәктәпнең материаль базасын ныгыту өчен тотылды.
Дәрестән тыш вакытны файдалы үткәрү максатыннан мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Спорт, фольклор, курчак театры, туган якны өйрәнү түгәрәкләрендә укучылар вакытларын нәтиҗәле үткәрәләр.Физик тәрбия укытучысы Фоат Сабитов җитәкчелегендәге спорт түгәрәгенә йөреп укучылар сәламәтлекләрен дә ныгыталар, төрле ярышларга да әзерләнәләр.
Район, республика, Россия күләмендә оештырылган төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә укучылар да, укытучылар да теләп катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Һәр елны Чаллы шәһәрендә уздырыла торган “Сәхнә көзгесе” республикакүләм балалар театр фестивалендә укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Багавиева Фәнзия Рафаэль кызы җитәкчелегендә 2010-2011 нче уку елында I, 2012-2013 нче уку елында III, 2013-2014 нче уку елында II урынны алып кайттылар.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен,йолаларын саклау, яңарту максатыннан мәктәптә фольклор түгәрәге оештырылды. Багавиева Нурания җитәкләгән түгәрәккә йөрүче егетләр һәм кызлар район күләмендә оештырылган “Ватан” фестивалендә беренче урынны алдылар.
Ә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары бик кызыксынып курчак театры серләренә өйрәнәләр. Мөхәрләмова Рәсимә апалары белән берлектә курчакларга җан кертәләр. Кызыклы күренешләре белән төрле бәйрәмнәрдә, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясыйлар.
Озак еллардан бирле мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Бирегә тупланган экспонатлар балаларны үткәннәр белән бәйли.Халкыбызның тормыш-көнкүреше, йолалары, һөнәрләре турында сөйли.Музей җитәкчесе Фирдисә Ибраһимова һәм 8 нче сыйныф укучылары мәктәпкә килгән кунакларны музей тормышы белән якыннан таныштыралар. Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә музейның сугыш белән бәйле тарихын яңарту өстендә эш алып барылды.
Мәктәп еллары һәркемнең күңелендә якты бер истәлек булып кала. Еллар үтү белән кеше укыган мәктәбен сагынып искә алса, мәктәп тә үзендә укып чыккан балаларын онытмый. Алар мәктәп тарихына кереп калалар. Эшләү дәверендә мәктәптә кемнәр генә укымаган. Алар һәркайсы бу тормышта үз юлларын табып, үз кыйблаларын билгеләгәннәр. Кемдер үз язмышын шәһәр белән бәйләсә, кемдер Туган ягында калуны максат итеп куя.
Элек-электән авыл тормышының күмәк хуҗалык белән бәйле булуы һәркемгә мәгълүм. Ул яшәү чыганагы булган. Бүгенге көндә мәктәп күмәк хуҗалык белән тыгыз элемтәдә тора. Хуҗалык рәисе Вахитов Шәүкәт Җәүдәт улы - зур тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече. Ул җитәкләгән “Битаман” ширкате безнең мәктәбебезгә һәрдаим ярдәм кулын суза. Моның өчен аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Без дә, үз чиратыбызда хуҗалык эшләрендә кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Эшсезлек арта барган бу авыр заманда эш урыннарын саклап, авыл хуҗалыгына һөнәрләренә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү – җитәкченең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, тормышта зур уңышларга ирешкән , горурланып “Алар безнең мәктәптә укыган!” – дип әйтерлек кешеләребез дә бар. Үзебезнең мәктәпне тәмамлап, авылда калып, зур уңышларга ирешкән, үз юлларын тапкан укучыларыбыз турында язмый мөмкин түгел. Галиев Дамир, Кәлимуллин Дамир, Ахмадуллин Рамил, Кадыйров Данил алдынгы механизаторлар буларак күп санлы мактау кәгазе ияләре.Терлекчелектә күп еллар буе алдынгылыкны бирми эшләүче Сабирҗанова Радисә шулай ук безнең мәктәпне тәмамлаган укучы.Иң яхшы белгеч гранты ияләре Загидуллин Марат,Халиуллин Фәнис,Файзрахманов Гомәр,Шигапов Азат, Галәвиева Мәрьям сайлаган һөнәрләренә тугры калып, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертәләр.
Шундый тырыш, булдыклы, уңган укучылар тәрбияләп чыгаруыбыз белән без чиксез горурланабыз һәм алар белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торабыз. Корбанов Рафис Харис улы, Зиннур Хөснияр – инде танылган шәхесләр. Алар шушы мәктәптә укып, үзләренә тормыш тәҗрибәсе алганнар, беренче тапкыр каләм тибрәткәннәр. Аларның иҗаты укучыларыбызга яхшы таныш. Әсәрләрен яратып укыйлар, аларның шигырьләренә язылган җырларны җыр дәресләрендә өйрәнәләр, әкиятләрен сәхнәләштерәләр. Димәк ,алар һаман безнең арада.
Әлеге укучыларыбызны мәктәпкә чакырып, һөнәр сайларга җыенган укучыларыбыз белән очрашулар, әңгәмәләр оештырабыз. Бу – хезмәт тәрбиясенә өйрәтүнең бер формасы.
Шул ук вакытта без “Ашыт урман хуҗалыгы” дәүләт казна оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр елны безнең укучыларыбыз тирә-юньне яшелләндерү максатыннан зур эш башкаралар. Агач утырту – безнең мәктәп алдына куелган зур бурыч. Без бик теләп әйләнә-тирәне меңәрләгән яшь үсентеләр белән тулыландырабыз. Шулай эшләгәндә генә һәр бала табигатькә карата сакчыл карашта булыр дигән өмет белән яшибез.
Еллар үтә,буыннар алмашынып тора.Киләчәктә тагын шундый күренекле кешеләр чыкмас дип әйтеп булмый.Һәр бала бер хәзинә, аны бары ача белергә генә кирәк. Ә моның өчен ныклы белем алу мәҗбүри.
2014 нче елның көзендә мәктәбебез ачылуга 95 ел булды. Бу зур вакыйга.Укучыларга, укытучыларга, ветеран - укытучыларга, гомерләрен мәктәп белән бәйләгән хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре әйтмәү мөмкин түгел.Мәктәбебезнең алга таба да яшәвен,төрле өлкәләрдә уңышларга ирешүен телибез!

Ворона

Будьте как солнце!

Неньютоновская жидкость

Юрий Алексеевич Гагарин

Три коробки с орехами