Кавказның Кара диңгез буе – субтропик зона (4 класс)
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) на тему
Фән : | Әйләнә-тирә дөнья | Вакыты: |
|
Тема : | Кавказның Кара диңгез буе – субтропик зона
| ||
Максат: | 1)укучыларны субтропик зонаның табигый шартлары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру; 2)географик карта, өстәмә материаллар белән эшләү осталыкларын, фикерләү, телдән сөйләү күнекмәләрен үстерү; 3)табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
| ||
Бурычлар: | субтропик зонаның табигый шартларын билгеләү; үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын өйрәтү, төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерүгә шартлар булдыру; информацион чыганаклар белән эшләү күнекмәсен үстерү;
| ||
Тип: | Яңа белемнәр бирү дәресе
| ||
Предметара бәйләнеш : | Әдәби уку | ||
Ресурслар: төп, өстәмә | Әйләнә-тирә дөнья, 4 сыйныф, 112-122 битләр | ||
Җиһазлау: | 1. Табигый зоналар картасы 2.Таратма материаллар (тест, билетлар) 3. Ташбака 4. Презентация «Кара диңгез буе – субтропик зона” 5. Видеопроектор, экран | ||
Эш төрләре: | Фронталь, индивидуаль, төркемдә
| ||
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 76.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Фән : | Әйләнә-тирә дөнья | Вакыты: | 20.11.2014 |
Тема : | Кавказның Кара диңгез буе – субтропик зона | ||
Максат: | 1)укучыларны субтропик зонаның табигый шартлары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру; 2)географик карта, өстәмә материаллар белән эшләү осталыкларын, фикерләү, телдән сөйләү күнекмәләрен үстерү; 3)табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. | ||
Бурычлар: | субтропик зонаның табигый шартларын билгеләү; үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын өйрәтү, төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерүгә шартлар булдыру; информацион чыганаклар белән эшләү күнекмәсен үстерү; | ||
Тип: | Яңа белемнәр бирү дәресе | ||
Предметара бәйләнеш : | Әдәби уку | ||
Ресурслар: төп, өстәмә | Әйләнә-тирә дөнья, 4 сыйныф, 112-122 битләр | ||
Җиһазлау: | 1. Табигый зоналар картасы 2.Таратма материаллар (тест, билетлар) 3. Ташбака 4. Презентация «Кара диңгез буе – субтропик зона” 5. Видеопроектор, экран | ||
Эш төрләре: | Фронталь, индивидуаль, төркемдә | ||
Дәреснең этабы, максаты | Укучы эшчәнлеге | Укытучы эшчәнлеге |
I. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру. | -Хәерле иртә, апалар! -Хәерле иртә,алсу таңнарга! -Хәерле иртә, зифа талларга! -Хәерле иртә, зәңгәр суларга! -Хәерле иртә, назлы җилемә! -Хәерле иртә, туган җиремә -Әнием -Тиздән әниләр көне. | 1. Укучылар белән исәнләшү -Хәерле иртә, укучылар! Күрәсезме, бездә бүген күпме кунак апа. Аларга да хәерле иртә телик әле. -Рәхмәт, утырыгыз. 2. Уңай психологик халәт булдыру -Балалар, без бүген ерак сәяхәткә барырбыз. Бу гади сәяхәт түгел.Бүгенге сәяхәт-дәресебез белән без бер кешебезне сөендерергә тиеш. Түбәндәге шигъри юлларны тыңлап киткәч, аның кем икәнен белерсез. Өйдән чыгып киткән чакта Иртән мәктәпкә диеп, Кем ул: -Исән йөр, балам,-диеп, Озатып кала сөеп? Йә кем булсын, кемнең шулай Сүзләре татлы тагын? Шулай ярата белә бит ..........(Әнием) генә бары. -Әйе, безнең һәр дәресебез әниләрне сөендерергә тиеш.Бу көннәрдә бигрәк тә.Чөнки тиздән нинди көн? -Бәйрәм көне истәлеге итеп әниләргә нәрсә бүләк итәр идегез? -Әйдәгез, без әниләргә ерактан тылсымлы чәчәк алып кайтыйк. |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа материал үзләштерүгә әзерлек. | -Транспортка утыру билет өчен кирәк. -Билетларны безгә ташбака алып килгән. -Ул чүлләр зонасында яши?
-Билет сораулары чүлләр зонасына кагылышлы булыр? 1 нче билет 1. Чүлләр нинди мәйдан биләп торалар? а) Россиянең үзәк өлешендә зур мәйдан; б) төньяк диңгез ярларының зур булмаган мәйданны; в) илнең көньяк-көнчыгышында зур булмаган мәйданны. 2. Чүлдә һава торышы нинди? а) озын эссе җәй һәм кыска салкын кыш; б) кыска салкын җәй һәм кырыс озын кыш; 3. Россиянең чүлләре нинди? а) ташлы; б) комлы; в) балчыклы. 2 нче билет 4. Чүлдә явым-төшем буламы? а) күп күләмдә кар һәм яңгыр ява; б) аз күләмдә; в) күп вакыт явым-төшем булмый. 5. Чүлдәге үсемлекләр нинди? а) биек, киң яфраклы; б) кыска, тар яфраклы, тамыр-суганлы; в) кыска, тар яфраклы, озын тамырлы. 6. Чүлдәге хайваннар нинди? а) кечкенә, саклагыч сары төсле, тиз хәрәкәт итүчән, күбрәк төнлә йөриләр; б) зур, тире астында май катламы бар, озын йонлы; в) кыска буйлы кимерүчеләр һәм кошлар. 3 нче билет 7. Чүлдә нинди үсемлекләр үсә? а) Лалә чәчәге,күк җиләк, мүк җиләге; б) дөя чәнечкесе, комлык солысы, джузгун. 8. Чүлдә нинди хайваннар яши? а) корсак, сайгак, ком әрләннәре; б) арыслан, юлбарыс; в) морж, тюлень, аю. 9. Чүлнең экологик проблемалары нинди? а) чиктән тыш сугару, бер көтүлектә озаклап йөрү, браконьерлык; б) боланнарны күп асрау, туфракны нефть белән пычрату, браконьерлык. | -Еракка бару өчен безгә транспорт сайларга кирәк. Нинди транспорт белән барырга була? - Без пароход белән барырбыз. -Теләсә нинди транспортка утыру өчен нәрсә кирәк? -Билетларны безгә нәрсә алып килгән? -Ул кайсы табигый зонада яши? -Димәк, билет сораулары кайсы табигый зонага кагылышлы булыр? Индивидуаль эш. -Рәхим итеп билетларыгызны алыгыз. |
-Климаты, үсемлекләре, хайваннары турында белергә телибез. | -Билетлар кулда, утырдык, күзләрне йомабыз . 1 слайд-диңгез тавышы. - Ә кая барабыз соң? -Безнең илебез территориясендә нинди диңгез бар? -Димәк без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? 2 слайд Кара диңгез буе – субтропик зона -Бүгенге сәяхәт-дәрестә адашмыйча йөрү өчен нәрсәләр белергә теләр идегез? | |
IV. Яңа белемнәр ачу. | Фронталь эш 3 слайд Эш планы 1.Картадан Кавказның Кара диңгез буен табыгыз. 2.Монда субтропик зона, яки субтропиклар урнашкан. 3.Әлеге зонаның размеры буенча башка табигый зоналар белән чагыштырганда аермасы. 4.Бу табигый зона турында карта буенча сөйли аласызмы? 4 слайд Кавказның Кара диңгез буе (Карта) Бу искиткеч зона диңгез ярлары буена урнашкан һәм кечкенә генә территорияне биләп тора. Бер якта-Кавказ таулары, ә икенче якта –Кара диңгез. 5 слайд Кара диңгез ярлары 600 км дан артыграк, шуның 350 км ы Россия территориясенә керә. 6 слайд Монда субтропик зона урнашкан. «суб» (грек.) - «под» - «астында». Субтропиклар – бу территория тропиклар астында.Бу зонаның төп өлеше безнең ил территориясеннән көньяктарак ята,ә монда, Кара диңгез буенда, - кечкенә өлеше генә. 7слайд Бу зона урта пояста, ләкин Төньяк тропикларга тагын да якынрак урнашкан. Димәк , монда кояш туп-туры карый диярлек. Кояш җәй буе диңгезне җылыта, ә кышын диңгез яр буйларын җылы һава белән тәэмин итә. 8 слайд Кавказ таулары диңгез ярлары буена урнашкан. Таулар яр буен төньякның салкын җилләреннән ышыклый. Шуңа күрә монда җәйнең эсселеге уртача , ә кыш җылы. Явым-төшемнәр бик күп. | |
V. Физкультминутка. | Кавказ халкының бию хәрәкәтләрен кабатлыйлар. | 9 слайд (Кавказ музыкасына, Кавказ халкының бию хәрәкәтләрен кабатлау) -Кавказ халкы бик хәрәкәтчән, кызу халык. Без дә әлеге халыкка ияреп биеп алыйк. |
VI. Яңа белемнәр ачуны дәвам итү | Хайваннар дөньясын өйрәнүче галимнәр дип зоологлар атала. Үсемлекләр дөньясын өйрәнүче галимнәр ботаниклар дип атала. Табигатьтә кеше эшчәнлеге тәэсирен өйрәнүче галимнәр экологлар атала. 1 укучы - Әдилә Үсемлекләр (114-115 бит) Үсемлекләр-нең үзенчәлекле аермасы. Кыргый үсемлекләр, культуралы үсемлекләр (җиләк-җимешләр). Җылы яклардан кайтарылган үсемлекләр 2 укучы - Рүзил Хайваннар (116-117 бит) Коры җирдә яшәүчеләр. Бөҗәкләр. Диңгездән тукланып, коры җирдә яшәүчеләр. Диңгездә тереклек итүчеләр. 3 укучы - Эмиль Кара диңгез буенда ял (118-119 бит) Кара диңгез буйлары кешеләр өчен нинди урын ? 2. Экологик проблемалары Ботаниклар чыгышы (11 – 15 слайд) 11 слайд Үсемлекләрнең үзенчәлекле аермасы. Уңай шартлар - җылылык һәм дым — агачларга биек , җылы яратучы үсемлекләргә эре яфраклы, булып үсү мөмкинлеге бирә. 12 слайд Кыргый үсемлекләр Бүк - биеклеге 25-40 м, 500 ел яши. Җимеше (чикләвек) –ашарга яраксыз. 13 слайд Кыргый үсемлекләр Кәстәнә (каштан настоящий) - Бу агач меңьяшәр – 1000 ел яшәргә мөмкин, биеклеге 35 метрга җитә.Җимеше – чикләвек –азык буларак файдаланалар. 14 слайд Җылы яктан кайтарылган үсемлекләр Пальма, 15 слайд Җимешле агачлары Персик, абрикос, инжир, әчтерхан чикләвеге Зоологлар чыгышы (16 – 23 слайд ) 16 слайд Кавказның Кара диңгез буе хайваннар дөньясы Коры җирдә яшәүчеләр 17 слайд Барс, шакал, кәҗәболан, аю, кабан 18 слайд Цикада, Кавказ бызылдавыгы, суфи чикерткә, олеандровый бражник 19 слайд Кавказның Кара диңгез буе хайваннар дөньясы Диңгездән тукланып, коры җирдә яшәүчеләр. 20 слайд Акчарлаклар, бакланнар 21 слайд Кавказның Кара диңгез буе хайваннар дөньясы Диңгездә тереклек итүчеләр 22 слайд Диңгез атчыгы, диңгез энәсе, краб 23 слайд Дельфиннар, медузалар Экологлар чыгышы (24 – 25 слайд) 24 слайд Кара диңгез буе меңләгән кешенең ял итү һәм дәвалану урыны. Биредә күпләгән санаторийлар, ял йортлары, пансионатлар төзелгән. 25 слайд Экологик проблемалар | -Бу якларның хайваннар,үсемлекләр дөньясы белән танышу өчен фәнни төркемнәр төзик. Хайваннар дөньясын өйрәнүче галимнәр кем дип атала? Үсемлекләр дөньясын өйрәнүче галимнәр кем дип атала? Табигатьтә кеше эшчәнлеге тәэсирен өйрәнүче галимнәр ничек атала? -Эзләнүләрне слайд ярдәмендә башкарабыз. 10 слайд Дәреслек белән эш |
VI. Яңа белемнәрне ныгыту. | *Дус булырга *Бер-береңә комачауламаска *Бүлдермәскә *Башкаларның фикерен тыңларга *Үс фикереңне исбатларга Карточка. Төшеп калган сүзләрне яз. Кара диңгез буе .................. зонага керә. Бу – илебезнең иң ............... өлеше. Монда кыш .........., җәйнең эсселеге ................ . Яр буен ............. салкын һәм эссе җилләрдән ышыклап тора. Җәй буе диңгез бик яхшы ........... Кышын да ........... . Җәен диңгез җиле эссене .............. , яр буена яңгырлар .......................... . ...................... , ........................ , ....................... җитәрлек булуы, үсемлекләр, хайваннар дөньясы өчен уңай шартлар тудыра. Монда .................... , .................. агачлар үсә. Бу урынның иң эре хайваннары ........... , ................ , ........... , ............... . Диңгез ярларында ........................ һәм ................. очышын күзәтергә була. Бу гүзәл якларның ....................... , .......................... дөньясын сакларга кирәк. | 26 слайд . Нәтиҗә чыгарыйк Россиядә субтропик зона кайда урнашкан? Бу зона табигатенең үзенчәлекләре нинди? 1.Төркемдә эш -Төркемдә эшләү кагыйдәсен искә төшерик. Карточка бирү |
VII. Рефлексия. Максат: эшләгән эшкә нәтиҗә ясау. | Укучыларның җаваплары | 1.Дәрес эшчәнлегенә анализ -Дәрес ошадымы? Кайсы ягы белән ошады? -Дәрестә иң авыры нәрсә булды? -Кем дәрестән канәгать калды? -Дәреснең башын без әниләр турында сөйләшеп башлаган идек, әйдәгез, әниләр турында сөйләшеп тәмамлыйк та.Сезнең алда смайликлар бар. Бу дәрескә смайликны сайлап, әниләребезгә бер җөмләдән торган теләк әйтеп, тактага урнаштырыйк. -Күрәсезме, безнең чәчәк елмаюдан җыелды.Шушы серле елмайган чәчәкне “5”ле билгесенә әйләндереп әниләребезне сөендерик. 2.Өй эше. 1.”Кавказның Кара диңгез буе - субтропик зона” чыгыш әзерләргә; 2.Әлеге зонаның бер хайваны турында интернет челтәрдән мәгълүмат алырга. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок – игра. Тема: «Природные зоны». 4 класс.
Это урок в виде игры:"Что? Где? Когда?" (Групповая форма работы.)...
Презентация по окружающему миру Природные зоны, 2 класс, 2100
Презентация содержит вспомогательный материал к уроку по окружающему миру "Экосистема", 2 класс, 2100...
Тесты по окружающему миру на тему: "Природные зоны", 4 класс.
Тесты дают возможность проверить свои знания по данной теме....

Животный и растительный мир Краснодарского края. Природные зоны. 4 класс
презентация помогает учителю в интересной форме рассказать учащимся о природных зонах Краснодарского края, растениях и животных...

