"Җөмләнең баш кисәкләре"
план-конспект урока на тему
3нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына дәрес эшкәртмәсе.Дәрес Сингапур уку-укыту структураларын кулланып төзелгән.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.74 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”
Татар теленнән ачык дәрес
Тема:
“Җөмләнең баш кисәкләре”
Үткәрде:
1квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Ярмеева И. М.
Кукмара 2017
Дәрес максаты:
-Җөмләнең баш кисәкләре турында 2нче сыйныфта алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту ;
-Җөмлә төзү һәм җөмләнең баш кисәкләре турындагы белемнәрне арттыру.
-Мөстәкыйль эшләү, логик фикер йөртү, чиста - пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес планы.
I.Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы.
1. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар!
-Барыгызга да хәерле көн , утырыгыз.
Тәрәзәдән безне көз күзәтә,
Кысып сары керфек күзләрен.
Үзе ачкач белем ишекләрен,
Карыйдыр ул дәрес билгеләрен.
Тәрәзәдән караучы көз дә, мин дә сезнең дәрестә бик актив, тырыш булуыгызны, дөрес , төгәл җаваплар бирүегезне көтәбез.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Укучылар, кәефләрегез ничек соң? Әйдәгез әле , бер-берегезгә елмаегыз һәм миңа смайликлар ярдәмендә кәефләрегезне күрсәтегез. Шушы күтәренке кәеф дәрес ахырына кадәр сакланыр дип ышанам.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Төркемдә эш.
-Мин сезгә карточкалар тәкъдим итәм. Аларны укып чыгыгыз әле. Нәрсәләр язылган ул карточкаларда?
-Җөмлә икәнен каян белдегез?
-Дөрес. Ләкин бу җөмләләрнең берәр сүзе төшеп калган. Шул сүзләрне табыгыз.
-Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Алтын .... җитте. ... суытты. Агачларның яфраклары ... . Мәктәпләрдә укулар .... . (көз, көннәр, саргайды, башланды)
-Сүз төркемнәре.
- Ә җөмләдә бу сүзләр ничек атала?
-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
-Нинди җөмлә кисәкләрен беләсез?
-Тема нинди булыр дип уйлыйсыз?
-Дөрес. Без җөмлә кисәкләре белән танышмы әле?
-Әйе,без алар белән икенче сыйныфта танышкан идек. Нәрсә беләсез алар турында?
-Ә ни өчен аларны җөмләнең баш кисәкләре дип атыйлар?
-Ә нәрсә эшләрбез микән дәрестә? Нинди максат куярбыз?
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
- Тактада бирелгән текст белән эшләү. (Чиратлап җөмләләр уку, баш кисәкләрен табу, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен әйтү, хәбәрнең җөмләдәге урынын билгеләү.)
Көзен көннәр кыскара, төннәр озая. Кош-кортлар, барча җәнлекләр кышка әзерләнәләр. Әнә керпе гөмбә җыя. Агачлардан сары яфраклар коела. Күкне соры болытлар каплаган. Салкын җил исә. Озакламый яңгыр явар.
- Укучылар, хикәядә сүз нәрсә турында бара?(көз)
- Әйдәгез, көз турында үзебез уйлап бер җөмлә языйк әле. (Алтын көз җитте.)
- Ия нинди сүз төркеме белән белдерелде? (исем)
- Аның астына ничә сызык сызабыз?
- Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелде?
- Аның астына ничә сызык сызабыз?
Нәтиҗә:
- Ия турында нәрсәләр белдегез? Ия булып килгән исемнәр нинди килештә? Хәбәр турында ниләр белдегез? (...)
- Хәзер менә бу шигырь юлларын укыгыз әле
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
- Ия белән хәбәрне табыгыз, хәбәрнең урынын әйтегез?
- Нинди нәтиҗә ясарга була?
- Хәбәр кайбер очракларда нинди урында да килә ала икән?
- Әйе, аһәңле булсын өчен, кайбер очракта шигырьләрдә хәбәр иядән алда килә.
- Төркемнәрдә эшләү. (финк-райт-раунд робин структурасы)
- Мин сезгә сүзләр тәкъдим итәм. 1 укучы аларны төркемдәге иптәшләренә өләшеп чыга. Сезнең максат: сүзне укырга һәм бер җөмлә уйларга. Аннары җөмләне дәфтәргә язып куярга, ия белән хәбәр астына сызарга. Соңыннан әлеге җөмләләрне тәртип буенча укып, табылган ия белән хәбәрнең дөреслеген тикшерү.
Сүзләр: көз, яфрак, укучы, уйный, ява, сөйли, әни, әби, бабай, эшли, пешерә, тикшерә.
- Нәтиҗә: нәрсә эшләдек?
- Ия нинди сүз төркеме белән белдерелде?
- Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелде? Ул җөмләнең кайсы урынында килде?
- Әлеге эшне ни өчен башкарырга кирәк булды?
- Тэйк оф-тач даун структурасы.
- Балалар, мин кечкенә җөмләләр укыйм һәм я ияне, я хәбәрне кабатлап әйтәм. Ияне кабатласам, басасыз, хәбәргә урыннарда каласыз.
Көз җитте. Көннәр суытты. Кояш саран елмая. Җил исә. Яфраклар оча. Яфраклар коелалар. Яңгырлар ява. Җир йоклый. Җир арыган.
- Тәрҗемә эше. Тактада рус телендә җөмләләр бирелгән.
Падают листья. Началась большая перемена. Дети ходили в лес.
- Җөмләләрне тәрҗемә итеп дәфтәргә язып куегыз. Җөмләнең баш кисәкләре астына сызыгыз.
- Төркемнәрдә фикерләшегез: рус һәм татар җөмләләрендә ия белән хәбәрнең урыны турында нәрсә әйтә аласыз?
- Конерс структурасы.
Мин сезгә карточкалар таратам. Анда я ия, я хәбәр төшеп калган. Сез төшеп калган җөмлә кисәген язасыз да шул җөмлә кисәге язылган почмакка басасыз.
Һәр почмактагы озын чәчле укучы дөрес җавапларны укый.
Урманда кошлар ...... . Мәктәптә ........... башланды. .... җылы оек бәйли. Марат бакчада ............. . Урамда .......... ява. Алтын көз ............ . Мин бүген бишле ........... . Безнең бакчада матур ....... үсә. Төнлә күктә .... балкый. Малайлар күлдә балык ......... . Кызлар җиләк ............... . ....... кышка гөмбә җыя.
- Фрейер моделе. Төркемдә эш.
Җөмләнең баш кисәкләрен яз. | Иянең сораулары: Хәбәрнең сораулары: |
Ия нинди сүз төркеме белән белдерелә? Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә? | Мисал: |
- Модельләштерү. Хәзер, укучылар, әйдәгез инде белгәннәрне, өйрәнгәннәрне модельләштерәбез.
Җөмләнең баш кисәкләре: | Ия | Хәбәр |
Сораулары: | Кем? Нәрсә? | Нишли? Нишләде? Һ.б. |
Нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? | Исем | Фигыль |
- Рефлексия.
- Укучылар, хәзер дәрескә рефлексия яки йомгак ясыйбыз. Бүгенге дәрестә нинди УМ чиштек? Нәрсәләр эшләдек? Ниләр белдек? Төркемнәрдә уйлашыгыз, сөйләшегез. (1минут вакыт бирелә)
- Вакыт чыкты. Кем җавап бирергә тели?
- Белемнәрне модельләштердек һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардык :
- Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. Ия кем? нәрсә? сорауларына, фигыль нишли? нишләде? сорауларына җавап бирә. Ия исем белән, хәбәр фигыль белән белдерелә.
- Укучылар, хәзер һәрбер укучы үзенә гомуми билге чыгара. Сезнең алдыгызда төсле түгәрәкләр. Әгәр дә сез бүгенге дәресне яхшы аңлагансыз, үзегездән канәгать икән, түгәрәккә өндәү билгесе куегыз. Әгәр дә инде сезгә барысы да аңлашылып бетми икән, түгәрәккә сорау билгесе куегыз һәм артына сорауларыгызны языгыз.(үзбәя)
- Чыгу билеты. Сезнең алдыгызда җөмләләр. Ул җөмләләрнең сүзләре буталган. Сезгә җөмләне дөрес итеп язарга һәм җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга кирәк.
- Өй эше.
- Дәрестә барысын да аңлаган, башкаларга да аңлатып бирә алырлык булган укучыларга “Алтын көз килде” дигән темага 800 рублей самэри структурасы буенча 20 сүздән торган хикәя язарга.
- Дәрес материалын аңлаган, ләкин башкаларга аңлата алмаучы укучыларга дәреслектән 22бит, 43нче күнегү.
- Ә инде эш барышында авырлыклар, аңлашылмаган урыннары күп булган укучыларга 22нче бит, 44нче күнегү.
