Дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Хакимова Ләйсән Саһман кызы

Дәрес эшкәртмәсе.Габдулла Тукай «Җәйге таң хәтирәсе»  шигыре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Габдулла Тукай «Җәйге таң хәтирәсе»  шигыре.

Максат:

1. Г.Тукайның «Җәйге таң хәтирәсе» шигырен өйрәнү;

 Г.Тукайның иҗаты, биографиясе белән танышу;

 2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, китап укуга кызыксыну уяту.

3.Шигырьдә табигать матурлыгын күрә белү.

Җиһазлау:Дәреслек.Р.Х. Ягъфәрова. Уку китабы.-Казан,2009. Г.Тукай иҗатына слайд, интерактив такта, дәфтәр, компьютер, биремле слайдлар, веб- камера.

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Балаларны шәхси эшчәнлеккә әзерләү

Укытучы: - Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз! Сезнең кәефегез ничек? Кояшчыклар( смайликлар) аша күрсәтегез әле. Өстәл өстендә ике төрле кояшчык. Берсе көләч йөзле, ә икенчесе моңсу.

Укучылар: - Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе –  “Туган тел”.

Бүген без татар халкының бөек  язучысы турында сөйләшәчәкбез. Кем соң ул? Кроссвордны чишеп белик.

 2. Кроссворд чишү.

– Нинди сүз килеп чыкты?

– Тукай!

-Кем ул Тукай? 

-Нинди әсәрләрен беләсез?

- Габдулла Тукай турында белешмә.

Рефлекция. Кем турында сөйләштек? Нәрсәләр белдегез?

3. «Җәйге таң хәтирәсе» шигыре белән танышу. Аудиоязманы тыңлау.

- Авыр сүзләр белән эш.

- Җөмләләр төзү.

- Сурәтләргә туры килгән юлларны табыгыз.

 Рефлекция. Димәк шигырь нәрсә турында?

4. «Җәйге таң хәтирәсе» шигырен сәнгатьле укырга әзерләү. Парлап пышылдап уку. Сәнгатьле уку.

Рефлекция. Димәк, укучылар сез нинди эш башкардыгыз? Сезгә буэш авыр булдымы?

5. Йомгаклау.

Рефлекция.Бүген дәрестә кем турында сөйләштек? Нинди шигырен укыдык? Ә сез үзегез нинди әсәрләрен белә идегез? Укучылар хәзер кәефегез ничек, буш кояшчыкларга үзегез йөзләр ясагыз.

6. Өй эше:

-1.Җәй турында шигырьләр сайлап ал һәм сәнгатьле укырга әзерлә.

- 2. Җәй турында шигырьләр сайлап ал һәм яттан сөйләргә әзерлә.

- 3. Үзең җәй турында шигырь язып кара.

7. «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.



Предварительный просмотр:

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр.

Максатлар:

- җөмләнең баш кисәкләре  турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;

- теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту;

- укучыларда бер-берсенә ярдәмчел булу сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау: Татар теле.4кл.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Казан, 2014 интерактив такта, дәфтәр, компьютер, биремле слайдлар, веб- камера.

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Балаларны шәхси эшчәнлеккә әзерләү

Укытучы: - Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз!

Укучылар:

- Башланып китте дәрес,

Без матур утырабыз.

Дүртле, бишле билгеләрен

Без көн дә арттырабыз.

  1. Укытучы:- Укучылар! Кәефегез ничек?

Укучылар: -Яхшы!

Укытучы:- Ә тышта бүген нинди матур көн! Нинди ел мизгеле?

Укучылар: - Яз җитте!

Укытучы:- Мин дә сезгә яз турында шигырь алып килдем, ләкин ул гади шигырь түгел, ә тылсымлы. Әйдәгез укып үтәбез!

(слайд)

Бозлар, кояш, яз сүзләре белән  җөмләләр төзиләр.

- Бу шигырьдә нинди татар хәрефләре кергән сүзләр күрдегез?

Укучы:- Көлә, һәм, күңелле.

Укытучы:- Нинди хәрефләр?

Укучы:- Әә, Үү, Өө, ң

Укытучы:- Шушы хәрефләргә башланган нинди сүзләрне беләсез?

Укучы- Әни, әти, үрнәк, өй……

Укытучы: - Хәзер әйдәгез шигырьне хор белән укып үтәбез.

Нәтиҗә. Димәк, укучылар, без нәрсә турында сөйләштек? Укучылар сез нәрсәләрне искә төшердегез?

Үзбәя бирегез.

  1. Өй эшен тикшерү. Веб- камера аша бер укучының дшфтшре укыла.

Нәтиҗә. Димәк, укучылар, сез нәрсә белдегез?

Үзбәя бирү.

  1. Шигырьгә кире кайтабыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куегыз.

Кузгалды- нишләде?

Елмая- нишли?

Көлә- нишли?

Атлады- нишләде?

Бу сүзләр җөмләдә нәрсәгә кирәк?

Нәтиҗә. Димәк, укучылар, без нинди тема бүген үтәчәкбез?

Үзбәя бирегез.

4.Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр.

Нәтиҗә. Укучылар! Хәбәрләр нинди сорауларга җавап бирә?

5.325 нче күнегү. Бер җөмләгә бер укучы чыгып такта янында. Хәбәрләр астына ике сызык сызабыз.

Нәтиҗә. Укучылар! Сез нәрсә эшләдегез? Хәбәрләр астына ничә сызык сыздыгыз?

Үзбәя бирегез.

6. Физминутка.

7. Карточкалар белән эшләү. Мәгънәсе буенча туры килгән сүзләрне табып яз.

Яңгыр       Оча

Эт               Ява

Дәрес         Өрә

Песи          Башлана                      

Кош           Мияулый

- Парлар белән алмашып тикшерегез.

Яңгыр       ява

Эт               өрә

Дәрес         башлана

Песи          мияулый                      

Кош           оча

-  Шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Нәтиҗә. Димәк укучылар сез нәрсә эшләдегез?

Үзбәя бирегез.

9. Йомгаклау. Рефлекция. Димәк, укучылар, бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Сез нәрсәләр эшләдегез? Бу дәрескә тиклем нәрсәләр турында белә идегез? Ә нәрсәләр эшләве авыр булды?

Бөтен дәрескә үзбәя бирегез.

8. Өй эше:328 нче күнегү, 134 нче бит.

1.Рәсемгә карагыз, 5 җөмлә төзегез.

2.Рәсемгә карагыз, хикәя төзегез, исем бирегез.



Предварительный просмотр:

Тема: Р.Хафизова.”Песнәк” хикәясе.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Төп максатлар: 

1) Роза Хафизованың “ Песнәк”хикәясе белән  таныштыру, аның  буенча фикер алышу,  анализ ясау күнекмәләрен булдыру.                      

 2) Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

 3) Кыш һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү,кошларга кышын булышу, җимлекләр ясау кирәклеген аңлату; төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрестә кулланылган материал    

1. Күрсәтү материалы:

1) белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр;

2)язучының портреты,  тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат; 3)уку эшчәнлеген оештыру буенча план;  

4) белемнәрен тигезләү буенча рәсемнәр, схемалар, төрле кошлар тавышы;

2. Тарату материалы:

1) уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр;

2)укучыларның белемнәрен беренче тапкыр ныгыту өчен биремнәр

3) белемнәрен тикшерү буенча карточкалар;

4) өй эшен бирү өчен таблица.

Дәрес барышы.

 1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Хәлләрегез ничек? Яхшымы? Хәефләрегез ничек соң? Минем дә бүген кәфем бик яхшы, чөнки шундый матур, шук һәм зирәк кызлар һәм малайлар белән дәресне алып барачакмын. Ә исемем минем, Ләйсән Сагмановна булам.

2.Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.

- Укучылар! Урамга карагыз әле, тышта нинди ел мизгеле?

- Кышның ничәнче ае?

-  Сезгә кыш ошыймы?

- Ә сезгә нәрсәсе белән кыш ошый? Кыш көне нәрсәләр эшләргә яратасыз?

- Укучылар! Ә нәрсәләргә кыш көне бик авыр микән?

- Дөрес, кошларга! Ә ни өчен?

- Кыш көне безнең якларда калган кошларга бик авыр, аларга суык, ашарга табуы кыен.

- Мин өй эше итеп сезгә кошлар рәсемнәре эшләп алып килергә кушкан идем. Әйдәгез әле шуларны карап үтәбез һәм ике төркемгә бүлеп тактага элеп куябыз. Кошларның исемнәрен искә төшереп үтәрбез.

 - Кошларны ничә төркемгә бүлеп карап була?( кышлаучы, күчмә)

 -Безнең якта кыш үткәргән кошларны ничек дип атыйлар?(кышлаучы)

- Ә җылы якларга очып китүче кошларны?(күчмә)

- Башкортстанда ничә төрле кош бар? Беләсезме?(300 ләп)

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.

- Ә менә бүген кышлаучы кошларның кайсысы турында укып үтәчәкбез? Моның өчен тактага игътибар итегез. 

Песнәк шакый тәрәзәдән,

Әйтер сүзе бар сыман.

Тышка чыксам, минем белән

Бергәләп уйнар сыман.

- Димәк, без сезнең белән нинди кош турында сөйләшербез?

- Тагын дәрестә нәрсәләр эшләрбез? (“Песнәк” хикәясен укырбыз, песнәкләр турында сөйләшербез, төп геройлар белән танышырбыз, кыш көне аларга ярдәм күрсәтү)

- Сез үзегез песнәк турында нәрсәләр беләсез?

( 1.Песнәк - бездә кышлаучы кош. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта. 2.Кышын алар бергә җыелып кеше яшәгән җиргә күченеп киләләр. 3.Алар киндер, көнбагыш, кабак орлыгын, туңмай, ит кисәген  аеруча яраталар.4. Әлеге көн безнең якта кышлаучы кошларны каршылау көне булып санала. 5.Песнәкләр көненең нигезендә рус халык бәйрәме Зиновий- синичник  ята,ул шулай дип безнең якларда кышлаучы кошларның яклаучысы изге Зиновий истәлегенә аталган.)

- Кем язган? Язучының портретына карап нәрсә әйтә аласыз? Игътибар экранга.

4. Сүзлек өстендә эш. Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була? (аңлатмалы сүзлекләрдән, тәрҗемә сүзлекләреннән, укытучы аркылы, интернеттан)

Түш- грудь ,     яңак-щека   ,    сәрви агачы- акация

5. Хикәяне уку.

- Хикәянең төп геройлары кемнәр?

- Идрис белән песнәк. Бик дөрес.

- Сезнеңчә, песнәк нинди?Язучы песнәкне ничек сурәтли? Песнәкнең тышкы кыяфәтен күрсәткән өлешен табып укыгыз

Хикәядән юлларны табып уку.

6. Белем һәм күнекмәләрен ныгыту.

 Парлап эш.(Таблицаны тутыру). Тактада эш.

Песнәк нинди?

Песнәкнең түше..., койрыгы..., яңаклары..., башына... кигән кебек, күзләре ... охшаган.

7. Төркемнәрдә эш.

- Укучылар, Идрис песнәккә ничек ярдәм иткән?( Китаптан уку)

- Укучылар, сез кошларга ничек ярдәм итәсез? (Җөмләләр төзү)

Кошлар безнең  дусларыбыз. Кошларга ярдәм итәргә кирәк. Кошларга оялар, җимлекләр ясарга кирәк.

- Безнең шәһәрдә сәламәтлек сукмагында җимлекләр күргәнегез бармы?

8.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.

- Сез бу дәрескә кадәр нәрсә белә идегез?( Күчмә, кышлаучы кошлар, исемнәрен)

- Бүген нәрсәләр белдегез?( Р.Хафизованың “Песнәк” хикәясен, песнәкләрне кыш көне ашатырга, ни өчен песнәкләр кирәк).

- Киләчәктә нәрсәләр белер идегез? (Кошлар турында мәкаль- әйтемнәр табарга, табышмаклар,тирә- якны өйрәнү дәресеннән – песнәксыманнарның гаиләсен белергә)

9.Өй эше.

  • 1.Хикәяне укырга.
  • 2.”Кошлар- безнең дусларыбыз” исемле хикәя төзергә.
  • 3.Кошлар турында мәкаль- әйтемнәр табарга.

Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

-Хуш киләсез , кошкайлар,

Сайрагыз көнен – төнен.

Кайда ошый ?

Сайлагыз,

Җир – сулар бик киң безнең.

-Дәрес бетте.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз!