• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Фатих Кәримгә ачык хат

Опубликовано Фаттахова Люзия Назировна вкл 12.04.2018 - 19:39
Фаттахова Люзия Назировна
Автор: 
Хабибрахманов Ильдус

Татар халкының күренекле шагыйре Фатих кәримгә ачык хат. Шулай ук ул 2018нче-Волонтерлар елына да багышланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Фатих Кәримгә ачык хат.32.83 КБ

Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе

http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e9/%D0%A4%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%85_%D0%9A%D3%99%D1%80%D0%B8%D0%BC.jpg/225px-%D0%A4%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%85_%D0%9A%D3%99%D1%80%D0%B8%D0%BC.jpg

Фатих Кәримгә

 ачык хат

Әзерләде: 11 нче сыйныф укучысы

 Хабибрахманов  Илдус Илшат улы

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

 Фәттахова Люзия Назир кызы

Бәләбәй, 2018 нче ел

Фатих   Кәримгә  ачык хат

Сәлам Бәләбәйдән!

      Исәнмесез, Фатих абый! Сезгә хат язучы Бәләбәй татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Хәбибрахманов Илдус Илшат улы.

       Без татар гимназиясендә татар әдәбияты дәресендә сезнең тормыш һәм иҗат юлыгыз белән таныштык. Сезнең матур шигырьләрегез йөрәк түрендә тирән урын алды. “Тирән күл”дәге 11 яшьлек малай күңелдә бигрәк тә кызгану хисләре уятты.  Мин “Ак күгәрчен” шигырен сайлап алдым. Фатих абый, бу сез язган Дим буе. Шомыртлы, язгы Дим. Тормыш иптәшегез Кадрияне бик нык сагынгансыз, аның янына ак күгәрчен булып очарга әзерсез. Ул бердәнбер мәхәббәтегез һәм Туган ил белән бәйләнеш.

           Мин бәләкәйдән үк сезнең иҗатыгызны яратып, өйрәнеп үстем.  Җылы җәй көннәрендә су коенып, балык тотып, ямьле Дим буйларында үскәнсез. Сезнең шигырьләрегездә  туган илебезгә, туган халкыбызга карата чиксез ярату чагыла. Гаиләгезгә, сөйгән кызларыгызга язган хатларыгызда аталарча хәстәрлек күренә. Үзегез сугыш кырларында булуга карамастан, хатыныгыз Кадрия апа һәм кызларыгызның хәлләрен белешеп, киңәшләр биреп, хатлар язып торгансыз.

      Ә сугыш бик куркыныч нәрсә булган ул. Явыз дошман беркемне дә аямаган, олыларны да, сабыйларны да җәлләмәгән. Сезнең “Партизан хатыны” дигән поэмагызны күз яшьләрсез укып булмый. Сугыш картларны, хатын-кызларны да җәлләми. “Һөҗүм” шигырегездә сугыш солдатлары дошманны илебездән куып чыгарыр өчен үзләренең гомерләрен  дә кызганмаганнар. Алар акыл һәм хәйлә белән фашисттан үч алганнар. Картлар да, балалар да үзләренчә фашист белән көрәшкәннәр. Бу сезнең күп шигырьләрегездә чагыла: “Үлем уены”, “Яңгыр астында”, “Тирән күл” һ. б

Фатих абый, сезнең иҗатыгызның сихри көче әле бик күп буын балаларын үзенә тартып торачак, киләчәк буында Туган илне ярату, аны саклау хисләре тәрбияләячәк.

        1922-1924 нче  елларда Бәләбәй педагогия техникумында укыгансыз.  Әлеге көннәрдә ул бераз үзгәртелгән инде. Яңача җиһазландырылган. Аның керү өлешендәге стенасына ”Бу уку йортында 1922-1924 нче елларда    Фатих Кәрим укыган” дигән сүзләр язылган   тактаташ куелган. Ә инде татар теле кабинетында сезнең туган йортыгызның 1985 нче елда  төзетелгән макеты саклана. Фатих абый, сезнең шигырьләрегез бик җиңел укыла, эчтәлекле, якын һәм Туган илгә багышланган. Һәр кеше өчен иң кадерлесе- Туган ил. Ул Туган иле өчен янып яшәргә тиеш, дип уйлыйм. Аны матурларга, ямьләргә тиеш. Шигырьләрегез  аша сезнең Туган илне сөюегез һәм бик кадерләвегез чагыла. Сез - Туган илебезнең үрнәк алырлык улы.

“Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

 Гомерең озын була”, - дип язгансыз.

       Әйе, Фатих абый, Сез Туган илне бик яраткансыз, гомерегезне биргәнсез, ул да сезне онытмый. Сезне искә алып, Ает авылында менә ничә ел рәттән инде шигъри кичә оештырыла. Бәләбәйдә бур урамга сезнең исем бирелгән. Ел саен уздырылган  төбәкара “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә иң оста шигырь язучыларга сезнең исемдәге премия бирелә. Сезне, Фатих абый, бар дөнья белә. Ничек дисезме? Сез шигырьләрегезне дәфтәр битенә каләм белән язгансыз. Хәзер сүзләрне компьютерда җыябыз, сайтка урнаштырсаң, теләгән һәр кеше карый, укый ала. Фатих абый, Сезне шатландырасым килә, Сезнең дә сайтыгыз бар, фотосурәтләрегезне, тормыш һәм иҗат юлыгызны сайттан да теләсә кем өйрәнә ала.

                  Рәхмәт, мең рәхмәт Сезгә! Сез сугышта коралыгыз белән генә түгел, иҗатыгыз  белән дә дошманга каршы торгансыз бит.  «Фатих Кәрим  – һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә  кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”-, дип язган Луи Арагон.  Шундый авыр шартларда  да унга якын поэма, баллада, йөзләгән шигырь, ике повесть һәм бер пьеса язарга өлгергәнсез.

       Фатих абый, без сезнең Туган илне яратучы патриот булуыгызга сокланабыз. Сездән бу эшләрдә үрнәк алабыз. Безнең илебездә 2018нче ел-волонтерлар елы дип игълан ителде. Сез яшәгән елларда Тимур командасы булган. Алар авыр язмышлы әби-бабайларга, ятим балаларга ярдәм күрсәткәннәр, тимер-томыр, чүпрәк, хәтта сөяк җыеп, хөкүмәткә тапшырганнар, дип сөйләде миңа әбием. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.

        Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме һәр районда оештырыла. Башкалардан аерылып тору өчен элегрәк кызыл, хәзер инде «Волонтер» дип язылган ак төстәге футболкалардан йөриләр. Аларны район күләмендә үткәрелүче чараларның барысында да диярлек очратырга мөмкин. Гадәттә, кулларында махсус тартмалар, урналар да була. Алар шул рәвешле азкеремле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә акчалата ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Волонтерларны укытып, яңалыкларга өйрәтеп тору өчен 3 ай саен районның яки шәһәрнең  белем бирү үзәгенә җыялар. Бу укуларда катнашу өчен волонтерларның акцияләр үткәрүе һәм аларда актив катнашуы шарт. Аларның эш планнарына елга-күл буйларын чүп-чардан тазарту, авыру кешеләргә,бигрәк тә балаларга операция ясау өчен акча җыю, халыкка мәдәни чаралар оештырып күрсәтү, авыр хәлдәге күп балалалы гаиләләргә кием-салым җыеп бирү, сугыш вакытында югалган солдатларны эзләү  һәм тагын башка бихисап эшләр кертелгән.

        Безнең гимназиябездә дә бу эш күптәннән алып барыла. Һәр ел саен “Күп балалалы гаиләләргә ярдәм ит” акциясе оештырыла. Без, укучылар, укытучылар, өйләребездән кием-салым, уку кирәк-яраклары алып киләбез дә авыр хәлдәге балаларга таратабыз. Язгы  көннәрдә “Саф чишмә” акциясе үткәрелә. Шәһәребезнең күрке булган изге чишмәбезне чүп-чардан тазартып кына калмыйбыз, тирә-ягын матурлауда да катнашабыз. Изге эшләрдән күңелләр рәхәтләнеп, киңәеп киткәндәй була. Гимназиябездә күп еллар зур көч салып эшләгән хезмәт ветераннарына да ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Фәүзия Мәхмүдова, Рәкыя Садри кызы,Зәбирә Хәләф кызы да безнең игътибардан читтә калмый. Хәлләрен белеп, кирәк булса, ярдәм итеп торабыз. Шулай итеп,Фатих абый, хәзерге яшьләрдә дә илне, халыкны ярату хисе бик көчле. Сез бүләк иткән якты, тыныч тормышта изге эшләр белән шөгыльләнү сезнең алда булган бурычыбызны үтәүнең бер кыйпылчыгы булса икән. Сезнең алда бурычны үтәү мөмкин түгел,әлбәттә. Ләкин без тырышырбыз. Илебездә изгелек чәчкә атсын, сугышлар,начарлыклар булмасын өчен барысын да эшләрбез.

Колагымда  һаман сезнең шигырь юллары яңгырый:

Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

        Әйе, үзегез яу кырында батырларча һәлак булсагыз да, иҗатыгыз белән Сез безнең күңелләрдә җыр булып яшисез, безнең буын өчен үрнәк булып торасыз.     Илебезнең күген башка беркайчан да сугыш уты капламасын, әниләребезнең, балаларның күз яше түгелмәсен, дөньялар тыныч торсын иде! Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.Сезгә  лаеклы алмаш булып үсәрбез. Киләчәк буын сезнең белән.  Ярый, хуш булыгыз. Тыныч йоклагыз. Без сезне онытмабыз. Сезнең кебек татар телен, туган илен  җирен, суын, халкын  яратучы, саклаучы, киләчәк буынга тапшыручы булып үсәчәгебезгә һич тә күңелегез шикләнмәсен! Сез  -  безнең хәтердә!

Бәләбәй шәһәре   татар гимназиясенең

11 нче сыйныф укучысы

 Хабибрахманов Илдус Илшат улы.


Поделиться:

Сорняки

Зимняя сказка

Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны

Две лягушки

Убунту: я существую, потому что мы существуем