"Куян кызы"
план-конспект занятия на тему
Предварительный просмотр:
"Куян кызы"
1бала: Борын-борын заманда матур бер урманда яшәгән ди куяннар гаиләсе: Ана Куян, Куян Кызы . Алар бик тату яшәгәннәр һәм бер-берсен бик яратканнар.
Ана Куян: Балакаем, җан кисәгем, мин сина бүләкләр алып кайттым.
Куян Кызы: Кишерме?
Ана Куян: Юк
Куян Кызы: Яңа матур күлмәкме?
Ана Куян: Юк. алар сездә тулып яталар.
Куян Кызы. : Нәрсә соң? Табалмыйбыз. Әйт, әнкәй! Әйт! Күрсәт әнкәй!
Куян Ана: (сумкадан итекләрне ала, күрсәтә) Менә сина киез итекләр. Тышта салкын, аякларын өшемәсен.
Куян Кызы. : Ура! Ура! Яңа итекләр! (тиз кия дә шатлыктан бии башлый).
Куян Кызы: Нинди матур итекләр! Ә үзләре ап-пак, чиста.
(Бала әнисе янына йөгереп килә, убеп ала).
Куян Кызы: Рәхмәт, әнкәй! Рәхмәт!
Куян Ана: Җылы тәнендә тузсын! (Баласын кочаклап сөя).
Куян Кызы: Әни! Бу итекләрне яңартып аласы килә. Дусларга күрсәтергә кирәк, урманда әз генә йөреп керием әле.
Куян Ана: Ярар кызым
Автор: Шулай итеп, Куян Кызы урамга чыгып китте. Анда инде дуслары көтеп торганнар: Бүрекәй, Төлкекәй, Тиенкәй.
(Бераз йогереп уйнагач куян Кызы итектэн туя хэм салып яшереп куя.)
Куян Кызы: Юк, кимим мин бу итекләрне. Рәхәтләнеп уйнап та булмый. Хәзер мин бу итекләрне яшерәм, берсе дә табалмас.
(Яланаяк урамга уйнарга чыгып китэ.)
Куян Ана: Кызым, син кая барасың?
Куян Кызы: Уйнарга чыгам.
Куян Ана: (башын тота) Яланаякмы?! Итекләрең бар ич! Ки әле хәзер үк!
Куян Кызы: Алар белән уйнарга уңайсыз. Йөгерә дә алмыйм, кача да алмыйм.
Куян Ана: Кимәсәң-чыкмыйсын! Тышта салкын, салкын җил дә исә.
Куян Кызы: Ә мин аларны каядыр куйдым. Оныттым.
.(Итекләрен яшерә һәм тиз генә урманга чыгып китә.).
Автор: Әнисе кидерә, ә Куян Кызы сала. Әнисе кидерә, ә Куян Кызы сала. Боз өстеннән дә, кар өстеннән дә яланаяк йөгерә. Бер көн йөгергән, ике көн йөгергән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
Куян Кызы: Әни! Әни! (елый) Минем аякларым бик авырта.
Куян Ана: (диванга утырта, аякларын карый, җәлли) Әй, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич.
Тиенкәй: (тәрәзәгә шакый) Әй, Куянкай, әйдә уйнарга. Сине генә көтәбез.
Куян Ана: Ул авырый.
Тиенкэй: Ни булган аңа?
Куян Кызы: Аякларым бик авырта.
Тиенкәй: Безнең урманда табиб бар. Аның исеме Айболит.
Ана Куян: Ул кайда яши?
Тиенкәй: Хәзер саесканны чакырам. Ул белә, (тәрәзәне ачып чакыра) Саескан түтәй! Кил әле монда!
Саескан: Нәрсә кирәк? Барысын да беләм. Барысын да сөйлим.
Ана Куян: Безгә Айболит кирәк. Син юлны беләсеңме?
Саескан: Беләм! Беләм! Әйдәгез киттек!
(Җәнлекләр Куян Кызын күтәреп алалар һәм Айболитка алып китәләр).
Автор: Ә доктор Айболитның эше бик күп. Аңа төрле җәнлекләр килгәннәр.
Айболит: Кем керә?
(Монда чират Менә Куян Малаен алып керәләр)
Айболит: (куянны күрә) Бәләкәй балаларны чиратсыз карыйм мин. Сөйләгез әле, ни булган.
Тиенкәй: Аның аяклары авырта.
Ул кар өстеннән яланаяк йөгергән. итекләрен яшергән.
Куян Кызы: Бүтән алай эшләмим.
(Табиб зур банкадан май ала, куянның аягына сөртә).
Айболит: Салкын көннәрдә җылы киен! Олыларны тыңла! Ә менә сиңа күчтәнәч! (Кишер бирә).
Куян Кызы: Рәхмәт сезгә доктор Айболит.
Куян Ана: Рәхмәт! Рәхмәт сезгэ доктор Айболит.
Айболит: Сау булыгыз!
Куян Кызы: Рәхмәт энием.Мин бутэн беркайчанда яланаяк йогермэм. Энием гафу ит,мин хэрвакыт синен сузенне тынлармын
Автор: Өч көн үтте. Куяннын аягы төзәлгән. Ул хәзер киез итеген бер дә салмый икән.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Куян кызы
Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...
Куян кызы
Театрализованная деятельность в средней группе....

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"
В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ
«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ, Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

