Бәйрәм иртәсе "Сау бул , бакча! "
материал (подготовительная группа) на тему

Давлетшина Айгуль Назиповна

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_2018.docx38.6 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, бакчабыз!”2018

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар.

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар бакчасында” җыры башкарыла.

Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә

Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз,

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп,

Ягымлы исәнләшеп.

Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек,

Алар да минем кебек,

Сөенешеп баралар,

Сөенешеп баралар.

Йолдыз Шәрәпова шигыре. “Хуш, бакчабыз!”

1 бала: Мин бакчага килгәндә,   Самир

Кечкенә идем, әле.

-Син бәби түгел,-диде дә,

Эшенә китте әни.

2 бала: Әни артыннан ишеге   Алсу

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

3 бала: Кочак җәеп каршылады   Илмир

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Җыр: ”       Хэерле иртэ           ”

4 бала: Уенчыклар, китаплар күп,  Алсу

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу – гайбәт

5 бала: Без исән-сау үссен диеп,   Самир

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле, орышалар.

6 бала: Әгәр мәктәпкә китмәсәк,  Илмир

Тагын да йөрер идек.

Бакчадагы һәрбер көннең

Кадерен белер идек.

7 бала: Бик күңелсез булса да,   Ильяс

Ярамый сезгә боегырга,

Бүген бит бездә бәйрәм,

Уйныйк-көлик бергәләп.

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар мин сезгә хәзер сораулар бирәм ,ә сез дөрес итеп җавап бирегез.

1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?

2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?

5.Укырга,язарга,җир,табигать,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?

6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?

7.Су анасы әкиятен кем язган?

8.Капма каршы сүзләр әйт.(озын-,таза-,зур-,күп-,көн-,)

Әфәрин балалар,булдырдыгыз.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә,

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

8 бала: Тәмле була шулпалар да, Ислам

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең Резеда апа.

9 бала: Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,  Камиль

Тәмле-татлы төш күреп.

Менә шулай истә калыр

Безнең бакча еллары.

Тәрбияче:Дөрес балалар үстегез бит –

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада әйбәт, тик сезне

Белем илләре көтә.

Кем тизрәк мәктәпкә җыена?”уены

11 бала: Бакча белән саубуллашу көне  Илмир

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны

 Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз

Җыр “Әйлән -бәйлән”.

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар бакчасында сез

Дуслар булып яшәдегез,

Бик күп нәрсәләр белдегез!

Бик күп җырлар өйрәндегез,

Төрле биюләр дә бии беләсез...

Инде менә үсеп җиттегез,

Сау бул, бакча, – диясез!

Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит.

13 бала: Безгә карагач, Зилә

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.

14 бала: Мин дә мәктәпкә барыр идем,  Раяз

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

Әле сиңа ярамый”.

15 бала:Сау булыгыз, якын дуслар Самир

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйм әле.

1)Табышмаклар:

1.Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

2.Акчасыз керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3.Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

5.Магнитлы тактада буталып бирелгән хүрефләрдән русча сүзләр

төзү(Машина,арбуз,дерево,ананас,кукла).

ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем

иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм

5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! Балалар, сезне шушы ничә ел

эчендә тәрбияләгән, өйрәтеп торган, елаган чакта юаткан, тәмле

ашлар белән сыйлаган апаларыгызга рәхмәт әйтер вакыт та

җиткәндер.

16 бала: Сез бирдегез көчегезне   Алсу

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

17 бала: Ничек кенә мактасаң да Илмир

Әз кебек сүзләребез.

Сездән башка, апалар

Мәктәптә без нишләрбез?

Балалар бергә: Апалар сезгә бик зур рәхмәт!

ТӘРБИЯЧЕ:Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз

һәрчак табыла. Сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән.

Әниләрнең котлау сүзе.

“Сау бул бакчам” жыры башкарыла.

ТӘРБИЯЧЕ: Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән

тәмамлыйсым килә.

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик ата-ана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...