Региональный компонент
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!
Мин чыгышымны “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган якны өйрәтүдә милли региональ компонент куллану” дигән тема буенча алып барырмын.
Кеше өчен иң матур,иң газиз, иң якын җир аның туган,үскән ягы.Әти- әниеңне сайлап алып булмаган шикелле туган җиреңне сайлый алыштыра алмыйсың.
Торган җирең көмеш булса,туган җирең алтын була.Бу инде җырларга кергән,гыйбәрәгә әйләнгән.Сабаның миңа һәр почмагы якын һәм кадерле.Ул саф сулы чишмәләре дисеңме,Бөрәсе,Йомгалак урманнары дисеңме,кырлар,басулар,аланнар барысыда күз алдында,онытылмас картина булып сакланалар.
Туган якны өйрәнмичә,үткәнне белмичә,хәзерге тормышны аңлап,яңаны төзеп булмый.Чөнки бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше,нәтиҗәсе.
Мин үзем шушы тема буенча эшләгәнлектән балаларны туган якның табигате,гореф- гадәтләре,йолалары,бәйрәмнәре,милли мәдәнияте,хезмәт ияләре,декоратив гамәли сәнгате белән таныштырып барам.Ел әйләнәсендә без Саба буйлап сәяхәт кылдык. Региональ компонент буенча без балалар белән төрле КВН нар,диспутлар,кичәләр оештырабыз.
Хөрмәтле коллегалар хәзер мин сезнең белән КВН уенын үткәреп алмакчы булам.Миңа 10 кеше кирәк. Хәрберегез шушыннан берәр карточка алыгыз.Үзегезнең рәсемнәрегезгә карап туры килгән өстәлләр янына килеп басыгыз.Димәк безнең 2 команда барлыкка килде“Бурундуки” командасы һәм “Лунтики” командасы.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗан бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Әйдәгез әле,шул дәрьянең хәзинәләрен барлыйк.Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик,тапкырлыкта,зирәклектә көч сынашыйк.Туган ягыбызның байлыгына,иркенлегенә,матурлыгына тагын бер кат инаныйк.КВН уенын башлыйбыз!
Музыка уйный
1 тур. Сәламләү.
Сүз командаларга бирелә.Алар үзләре белән таныштыралар,әйдәгез алар белән танышыйк.
2 тур.Сорау-җавап .
1.Без яшәгән районның исеме?(Саба районы)
2.Татарстанның президенты?(Рөстәм Минниханов)
3.Безнең китапханә кем исемен йөртә? (Әбрар Каримуллин)
4.Безнең Сабада ничә чишмә бар? (25 кә якын)
5.Нинди чишмәләр бар безнең Сабада?(Кәли,Егор,Әмәнде,Бәдеркәй,Келтер,Пә- пә,Зөлхәбирә,Сираҗетдин,Нурмый,Әкбәр,Мөхәнәй,Солтан Морат,Оркыя,Газинур,Кәркәнәй,Бака,Хаҗи,Чокыр чишмә Һ.б.
6.Татарстанның флагы нинди төстә?(яшел, ак, кызыл)
ЯШЕЛ ТӨС – нәрсәне аңлата тормыш тере табигать төсе.
АК ТӨС – аклык,сафлык,тынычлык,иминлек төсе.
КЫЗЫЛ ТӨС – кояш,яшен,ут төсе,тормышны дәвам итүе,ут төсе.
7.Татарстан флагын кем төзегән?( Тавил Гыйният улы Хәҗиәхмәтов)
8.Тавил Хаҗиәхмәтовның туган ягы?(Саба районы Йосыф- Алан авылыннан)
9.Ни өчен гербта барс сүрәтләнгән?(Барс- ирек сөюче җанвар,аны иректә үрчетә алмыйсың)
10.Барста нинди орнамент бар?(ләлә чәчәге орнаменты бар).
3 тур. “Нәрсә артык?” уены.
1).Чишмәләр.(Ничек уйлыйсыз,бу рәсемдә бирелгән чишмәләр барысыда безнең Сабада бармы?)
2)Биналар.(Ничек уйлыйсыз,бу биналар безнең Сабада бармы?)
3)Мәчетләр.(Ничек уйлыйсыз бу мәчетләр Сабада бармы?)
4)Урманнар.
4 тур.Калфак һәм алъяпкыч бизәү.(Бу киемнәрдә нинди орнаментлар булырга тиеш).
5 тур Гимн көе яңгырый.
1 командага сорау.Гимнның авторы.(Рөстәм Яхин)
2 командага сорау.Гимн кайчан расланган? (1993ел,14 июль).
Булдырдыгыз хөрмәтле коллегалар.Рәхмәт сезгә.
Ә сүземне районыбыз шагыйрәсе Ильмира Гыймаеваның “Туган ягыма”дип аталган шигыре белән тәмамлыйсым килә(Кошлар сайраган тавыш ишетелә)
Туган ягым,шаулый урманнарың,
Туган ягым,җырлый талларың.
Чишмәләрең сусавымны баса,
Зәңгәр күкне коча тауларың.
Туган ягым,һәр күңелгә дәва –
Үзе бер җыр,үзе мең шатлык...
Яшәр гомерләрнең иң – иңнәрен
Бары синдә,тик синдә таптык.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Формирование экологической культуры дошкольников в условиях интеграции исследовательской, игровой и театрализованной деятельности на основе регионального компонента»
Решение задач активного приобритения детьми навыков экологической культуры-главное направление эксперимента...
из опыта работы по использованию регионального компонента
данный материал предназначен для воспитателей детских садов по примению в работе регионального компонента...
из опыта работы по практическому применению регионального компонента
данная разработка содержит теоритический и практический материал (2 конспекта занятия) по применению регионального компонента (ознакомление с Кубанью)...

Выступление на августовском секционном заседании воспитателей и музыкальных руководителей на тему: " Развитие творческой личности ребенка средствами музыкально- театральной деятельности с использованием национально-регионального компонента"
Выступление на секционном заседании...
значение регионального компонента в ознакомлении детей с историей родного края
Одной из основных задач воспитания дошкольников является воспитание у них любви к Родине,родному краю....
Региональный компонент в дошкольном образовании республики Татарстан
региональный компонент в дошкольном образовании республики Татарстан...
Перспективный план по региональному компоненту и компоненту ДОУ
Перспективный план по региональному компоненту и компоненту ДОУ.Внедрние национального компонента в музыкальном воспитании в соотвествии с требованиями ФГОС....
