“ Айсылуга ярдәм итик” ( “ Карпатшабикәсе” әкияте буенча).
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Зурлар төркемендә аралашу һәм сөйләм үстерү  эшчәнле-ге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karpatshabikse_kiyate_buylap.docx47.06 КБ

Предварительный просмотр:

 Зурлар төркемендә аралашу һәм сөйләм үстерү  эшчәнле-ге:  

“ Айсылуга ярдәм итик” ( “ Карпатшабикәсе” әкияте буенча). 

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру, милли йолалар, символлар, президентлар турындагы  белемнәрен, җылы һәм салкын якта яшәүче хайваннарны аера белү күнекмәләрен  үстерү. Картина буенча сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирү, диалогик сөйләмне үстерү

Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, җәнлекләргә сак караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү. тасвирлау чараларын табып, куллану күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: Җылы һәм салкын якта җәнлекләр, курчак Айсылу, “ Минем Татарстаным” альбомы,

картиналар: “ Куяннар”, “ Кышкы уеннар”, туп, шкатулка, хат, 3 фишка.

                                   

                                                      Эшчәнлек барышы:

Балалар, карагыз әле безгә хат  ташучы бик матур шкатулка калдырып киткән. Бу гади шкатулка түгел, ә тылсымлы шкатулка. Эчендә нидер селкенә ачып карыйк әле. Нәрсә бар икән анда? Монда ниндидер язулар бар. Кызык нәрсә микән бу берсен укып карыйк әле.

“ Байлар Сабасының “ Әллүки” балалар бакчасының зурлар төркеме балаларына минем бик зур үтенечем бар.Мине урамда чана шуганда Карпатшабикәсе җил белән очыртып алып китте. Аның патшалыгында бик салкын, бөтен җир боздан, хәтта миңа дигән уенчыклар да боздан. Миңа монда  бик күңелсез. Тизрәк туган ягыма, дусларым янына кайтасым килә,- дигәч карпатшабикәсе болай дип җавап бирде: әгәр дә синең дусларың минем барлык биремнәремне дә үтәсәләр, дөрес итепҗавап бирсәләр, мин сиңа кире өеңә кайтырга рөхсәт бирәчәкмен диде. Дусларым, зинһар ярдәм итегез. Минем бик тә кайтасым килә”.

Балалар, Айсылуга ярдәм итәбезме? Сез аның кайтуын телисезме? Алайса беренче биремне укып карыйк әле:

“ Белгәнегезчә мин Карпатшабикәсе еракта салкын якта яшим.Монда бик салкын. Бездә дә бик күп төрле хайваннар яшиләр. Мин аларны сезгә җибәрәм. Әсез аның нәрсә һәм кайда яшәвен әйткп ике төркемгә бүләргә тиешсез. Дөрес җаваплар өчен фишкалар куярсыз.

1.бирем: “ Бу нәрсә һәм кайда яши?”  - уены. (Җәнлекләрне ике төркемгә бүлү).

Бик дөрес эшләдегез. Менә шуның өчен фишка.

2 бирем: “ Татарстан  турында ниләр беләсез?”

Балалар, мин сезгә бер мәкаль укыйм игътибар белән тыңлагыз әле: « Туган ил ул була бер гнеә, туган илнең кадерен бел генә!”

Туган ил сүзен сез ничек аңлыйсыз? Ул кайдан башлана?

Без кайсы республикада яшибез?

Без нинди районда яшибез? Нинди бакчага йөрибез? Туган ил безнең өчен кайдан башлана? Сабаның главасы кем? Флагы нинди төстә? Нәрсә ясалган? Нинди истәлекле урыннарны беләсез?

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Аның президенты кем? Нинди милли ризыклар, киемнәр беләсез?

Татарстанның гербында нәрсә ясалган?

Әйдәгез, Рияз аның турында шигырь сөйләп күрсәтсен әле:

         “ Ак барс безнең туграбызда

           Саклый ул халкыбызны.

          Зур үрләргә, алга өнди,

           Гүзәл Татарстаныбызны”.

Татарстанның флагы нинди төсләрдән тора? Алар нәрсә аңлата?

Яшел – чирәмнәр, табигать билгесе.

Ак төс – сафлык, тынычлык.

Кызыл – кояш төсе.Флаг турында Азалия сөйләп үтәр:

        “ Туган илнең нуры булып

           Зәңгәр күктә җилферди.

          Яшел, кызыл, ал төсләре

          Күз карашын иркәли”.

Әйе, туган ил ул була бер генә, аны яратырга, аның белән горурланырырга кирәк. Әйдәле, Әдилә туган ил турында шигырь сөйләп күрсәт әле:

      “ Туган илем басу, кырлар,                                  Шушы җирләрдә үтәләр,

         Урманнар, яшел юллар.                                     Балачак елларыбыз.

         Инешләрем, чишмәләрем,                                Шул чакларны зур үскәч                        

         Туганнар, якын дуслар.                                       Сагынып искә алырбыз”.

Инде уйнап та алыйк. Сезнең алда төрле флаглар, герб, президентлар, курчаклар. Сез алар арасыннан мин әйткәнен алып күрсәтергә тиеш буласыз.

Динамик пауза. Россия турында сөйләшкәндә Гөлнур Фартовна рус телендә уен үткәрә.

Икенче өлештә мин сезне бутыйм, ә сез тиз генә дөрес итеп җавап бирерсез. ( флаглар, герблар, президентлар бутап күрсәтелә).  Туп белән уен “ Тиз әйт” ( мозговая атака).

Икенче биремне дә үтәдек. Фишка алдык. Инде өченче биремгә күчик:

3 бирем: “ Куяннар” һәм “ Кышкы уеннар” картинасы буенча сөйләвегезне телим!”      

Табышмакка җавап бирик әле:

               

                 “ Алгы тәпиләре кыска,

                   Чабарга ул бик оста.

                   Соры тунын сала да

                  Ак тунын кия кышка?”

Куяннар ни өчен кыш көне туннарын алмаштыралар?Алар кыш көне нәрсә белән тукланалар?

Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

Рәсемнең алгы өлешендә нәрсә күрәсез?

 Куяннар нишли? Алар ни өчне урманнан чыкканнар?Ни өчен берсе арт аякларына басып гаҗәпләнеп тора?

Арткы өлештә нәрсә күрәсез? Кем картина буенча сөйләргә тели? Бу картина сиңа ошыймы? Аңа нинди исем бирер идең?

Икенче картина буенча эшләү.Бу картинада ниләр күрәсез? Кем сөйләргә тели?  Ул сезгә ошыймы?   Нинди исем бирер идегез?

Булдырдыгыз, балалар. Менә өч фишка булды. Сез берәр тавыш ишетмисезме? Әнә Карпатшабикәсе безнең Айсылуны кайтарган. Аның кулында хаты да бар. Укып карыйк әле нәрсә язды микән безгә: “ Күрәм сез бик акыллы, күп белә торган балалар икәнсез.Минем барлык биремнәремне дә дөрес итеп үтәдегез.Шуның өчен Айсылуны кире кайтарам. Ул сезнең янда калсын. Уңышлар сезгә!”.

                                Эшчәнлек шуның белән тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль.

Йомры икмәк әкияте буенча  ачык шөгыль....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...