Математика иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Сабирова Чулпан Ризвановна

Уртанчылар төркемендә математика.

Тема: Математика иленә сәяхәт

Максат:

-геометрик фигуралар турындагы белемнәрне ныгыту: квадрат, овал, өчпочмак, турыпочмаклык; аларның төсен һәм формасын аерырга өйрәтү;

-балаларның предметларның зурлыклары, саннар турындагы белемнәрен ныгыту;

-хәтерне, логик фикерләүне, вак моториканы  үстерү, балаларны активлаштыру, күтәренке кәеф булдыру.

Материал: мольберт, төрле төстәге геометрик фигуралар, рәсемнәр, “ковер-самолет”, слайдлар, уенчык куян, куян маскасы, агач макеты.

Шөгыль барышы

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

-Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

-Исәнмесез, хәерле көн!

-Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

-Әйе.

- Бүген без сезнең белән математика иленә сәяхәткә барырбыз. Бу илдә бик күп  кызыклы шәһәрләр бар икән. Һәр шәһәрдә безне үзенчәлекле биремнәр һәм уеннар көтә. Математика иленә сәяхәткә без “самолет” белән барырбыз. (Тәрбияче “ковер-самолетны” ача, ә анда геометрик фигураларга охшаган тишекләр).

- Абау, балалар, монда тычканнар йөргән, ахры, “ковер-самолетыбызны” тишеп бетергәннәр. Самолетны ямарга кирәк. Әйдәгез аны бергәләп ямыйк. (Подноста әзер геометрик фигуралар. Балалар самолеттагы тишекләргә кирәкле геометрик фигураларны сайлап алалар һәм аларны тиешле урыннарына урнаштыралар.)

-Балалар, нинди геометрик фигураларны сез ямау өчен кулландыгыз, шуларны әйтеп чыгыгыз. (Балаларның җаваплары). Ә хәзер, әйдәгез, самолетка утырабыз һәм минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйбыз. (очкыч тавышы)

Без очабыз – очабыз,

Дөньяларны кочабыз.

Юлда булган авырлыкны,

 Әйбәт кенә узарбыз.

  • Менә, балалар, математика иленә килеп тә җиттек. Без – геометрик

фигуралар шәһәрендә.(слайдта геометрик фигуралар шәһәре) Балалар, карагыз әле, бу шәһәр гел геометрик фигуралардан тора. Нәрсәләр бар соң монда геометрик фигуралардан? (өйләр квадрат, өй түбәсе өчпочмак, тәрәзә квадрат һ.б.) Балалар, геометрик фигуралар нәрсәләре белән аерылалар?( төсләре, формалары, зурлыклары).

  • Балалар, әйдәгез әле, геометрик фигуралар белән уен уйнап алыйк.

Өстәл уены “Геометрик фигураларны аер”(һәр бала өстәлдән бер геометрик фигура ала)

(балалар төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерып күрсәтәләр).

  • Булдырдыгыз, балалар!

(Тәрбияче агач төбендә утырган куянны күреп ала)

  •  Балалар, карагыз әле, агач төбендә нәрсә утыра?
  • Куян.
  • Нәрсә булды, куянкай, нигә син бик күңелсез?
  • Минем балаларымның сөлгеләре һәм шарфлары буталды бит әле, тардан киңәя бару тәртибендә тезә алмыйм. Миңа булышыгыз әле, зинһар өчен.
  • Балалар, булышабызмы,куянкайга.
  • Әйе.

(Балалар, ике командага бүленеп,  сөлгеләрне һәм шарфларны киңәя бару тәртибендә тезәләр).

  •  Рәхмәт сезгә, балалар.
  • Балалар, әйдәгез, куян белән саубуллашыйк та  бергәләп ял итеп алыйк әле. (Физминутка)

(уенның тәртибе мондый: түгәрәккә басабыз, бер бала куян була, ул уртага чүгәләп утыра. Без шигырь сөйләп әйләнәбез, куян булып утырган бала үзенә иптәш таба һәм алар урыннарын алмашалар)

Ак куянга ни булган?

Әллә инде авырган.

Иптәшен дә таба алмый,

Урыннан да тора алмый.

Куян, куян, син сикер! (сикерәләр)

Иптәшең табып китер! (кул чабалар)

  •  Балалар, әйдәгез юлыбызны дәвам итик, “ковер- самолет”ка утырыйк та очыйк. Күзләрне йомдык. (очкыч тавышы)

Без очабыз – очабыз,

Дөньяларны кочабыз.

Юлда булган авырлыкны,

 Әйбәт кенә узарбыз.

  • Балалар, без кая килеп җиттек? (слайдта саннар)
  • Саннар шәһәренә.
  • Әйе, дөрес, бу – саннар шәһәре.
  • Балалар, сез тактада нәрсәләр күрәсез?
  • Аюлар.
  • Аюлар ничәү?
  • Өчәү.
  • Бу аюлар кайсы әкияттән?
  • “Өч аю” әкиятеннән. (слайдта “Өч аю” әкияте)
  • Әйе, бу “Өч аю” әкиятеннән килгән аюлар. Аларга ярдәм итәргә кирәк.

Аларны зурдан кечерәя бару тәртибендә тезәргә кирәк. Ягез, тезеп күрсәтегез әле. (1 бала)

  • Балалар, аюларның тәлинкәләре дә буталган бит әле. Ягез, тәлинкәләрне дөрес итеп тезеп күрсәтегез әле. (1 бала)
  • Балалар, карагыз әле, калаклар да буталган икән! Һәр аюга туры килгән калакны дөрес итеп тезәргә кирәк. (1 бала)
  • Булдырдыгыз, балалар. Инде юлыбызны дәвам итик. Очкычыбызга утырыйк, күзләрне йомыйк. (очкыч тавышы)

Без очабыз – очабыз,

Дөньяларны кочабыз.

Юлда булган авырлыкны,

 Әйбәт кенә узарбыз.

  • Балалар, күзләрегезне ачыгыз, килеп җиттек. Бу – оста куллар шәһәрчеге. (слайдта балалар эшчәнлеге). Балалар, карагыз әле, безгә өстәлдә конверт  калдырганнар. Карыйк әле, конверт эчендә нәрсә бар икән? Конверт эчендә - биремнәр. Әйдәгез,  ике командага бүленеп, шул биремнәрне эшлик. Һәр команда конверт эчендәге геометрик фигуралар белән куян һәм чыршы агачын ясый. (һәр команда биремне үти)
  • Балалар, сезнең куяныгыз нинди төстә?
  • Ак.
  • Балалар, кайсы ел фасылында куян ак була?
  • Кышын.
  • Балалар, ә хәзер елның нинди фасылы?
  • Кыш.
  • Әйе, урамда – кыш.
  • Балалар, санап карагыз әле, куян эшләр өчен сезгә ничә һәм нинди  геометрик фигуралар кирәк булды?  (балаларның җаваплары)
  • Балалар, чыршы нинди төстә?
  • Яшел.
  • Чыршы эшләр өчен ничә һәм нинди геометрик фигуралар кирәк булды?
  • Өч өчпочмак, бер турыпочмаклык  кирәк булды.
  • Булдырдыгыз, балалар, сез бик тапкыр да, бик оста куллар да икәнсез. Төгәл җаваплар да бирдегез. Инде хәзер очкычыбызга утырып,  балалар бакчасына кайтыйк. (очкыч тавышы)

Без очабыз – очабыз,

Дөньяларны кочабыз.

Юлда булган авырлыкны,

 Җиңеп кайтып киләбез.

  • Менә бакчабызга кайтып та җиттек. Балалар, без кайда булдык?
  • Математика илендә.
  • Без нинди яңалыклар белдек?

Безнең шөгылебез тәмам. Сау булыгыз, сәламәт булыгыз, рәхмәт сезгә, балалар.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_matematika.pptx1.28 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

или Город Цифр

Слайд 4

Сказка «Три медведя»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...