"Кошлар безнең - дуслар"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыру.Кошларга сак караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_-_beznen_duslar.docx62.29 КБ

Предварительный просмотр:

Кошлар - безнең дуслар

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=410x1024:format=jpg/path/s3ceab4ee39ee2577/image/i2dd979c032a44e30/version/1454246423/image.jpg

 Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке , шатлыклы эмоцияләр тудыру

 

Алдан үткәрелгән  эш:

1. Кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

2. Саф һавада йөргән чакта кошларны күзәтү.

3. Кошлар турында әдәби әсәрләр уку.

4. Бармак уеннары өйрәнү.

5. “Казлар”, “Ябалак” һ.б. “Кошлар”, һ.б.  хәрәкәтле уеннарны оештыру.

Эшчәнлек  барышы:

 Тәрбияче:

Балалар, мин сезне  бүген “Урманга кунакка” алып барам.Барасыгыз киләме?(әйе)Карагыз әле балалар ничек пычрак монда,кемнәрдер пычратып киткәннәр “Җир анабызны”.Әйдәгез ярдәм итик җыештырып алыйк урманны.

(Магнитофон язмасында кош тавышлары ишетелә)Менә күрдегезме,сез җыештырып алгач кошларда матур итеп сайрый башладылар.

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, балалар, сез нинди тавышлар ишетәсез? Әйе, мин дә кош тавышларын ишетәм. Сез ничек уйлыйсыз? Кош тавышларын кайларда ишетергә мөмкин? Әйе, бу матур, сихри тавышларны без болын- тугайларда, урманнарда ишетә алабыз. Кошлар алар бик матур итеп  сайрарга яраталар. Бигрәк тә аларның тавышлары яз җиткәч еш ишетелә башлый. Яз көне әле безнең җылы якка очып киткән кошларыбыз да кире очып кайталар. Шуңа да без язны сагынып көткән кебек алар да язны сагынып көтеп алалар.            

Тәрбияче:

-Балалар хәзер елның кайсы вакыты? (Яз)

-Каян беләбез соң без яз икәнен? Әйдәгез әле язга хас билгеләрне санап китик. (Кояш җылыта, кар эри, урамда җылы, сулар ага, язның беренче чәчәкләре – умырзая чыга, кешеләр җиңел киемнәр кияләр, кошлар кайталар, үзләренә оялар ясыйлар һәм шунда йомырка салалар, шуннан кошчыклар чыга һ.б)

-Нинди кошлар кайта безгә җылы яклардан?(Күчмә)

-Нинди күчмә кошларны беләсез? (Карга, сыерчык, карлыгач. торна, тургай,кыр үрдәкләре,кыр казлары)

Тәрбияче: “Акыллы бала” шигырен укый

 Егылып төшә оясыннан

Сыерчыкның баласы,

Тирәсендә очып йөри,

Бик кайгылы анасы.

Бакчадан кайтып килгәндә

Күрә моны бер бала

Сыерчыкның баласын

Нәни кулына ала

Кечкенә генә булса да

Акыллы була бала

Сыерчыкның баласын

Ояга илтеп сала.

Күрдегезме балалар,нинди акыллы булган бит бу бала.

Балалар әйдәгез агачлар янына тезелешеп утырыйкта уеннар уйнап алыйк әле

 

                                                                     

 Кар – кар – кар

Карга ботка пешергән.

Бабайга да биргән,

Әбигә дә биргән,

Әтигә дә биргән.

Әнигә дә биргән,

Кечкенә бәбигә бирмәгән.

 

 

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барсын чүпләп бетерәм.

 

Сыерчык,сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Тәрбияче.Балалар,кошлар бик файдалы, алар безгә бик кирәк, аларны рәнҗетергә, куарга ярамый.Кош оялары янында кычкырырга,шаулашырга , ояларын туздырырга ярамый.Андагы йомыркаларны, кошчыкларны  кулыңа алып карарга ярамый.Кошлар яшеллек сакчылары. Шуңа күрә аларны саклыйк, яратыйк!

Әйдәгез “Җир анабызны” тыңлыйк,ул безгә нәрсәдер әйтергә тели. (аудиоязмада тәрбияче сөйләгән тавыш ишетелә “Саклыйк табигатьне”)

Балалар хәзер әйдәгез өстәл артына утырыйк әле.Сабабызга  тизрәк җәй килсен диеп,әйдәгез агачларыбызга яфрак ярдырыйк

Рәсем эшчәнлеге(кружок)

Тема: “Агачлар яфрак яра”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дуслар

1-2- нче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе...

"Кошлар-безнең дуслар" темасына шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнгән "Кошлар-безнең дуслар" дигән шөгыль эшкәртмәсе....

"Кошлар-безнең дуслар" презентация

quot;Кошлар-безнең дуслар"дигән презентация...

проект "Кошлар-безнең дуслар"

ПроектТема: “Кошлар – безнең дуслар”II нче кечкенәләр төркемеТема: «Кошлар - безнең дуслар”         Максат: балаларны кышлаучы һәм...

«Кошлар – безнең дуслар»

балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү....

Тема :”Кошлар безнең дуслар”

Туган телдә сөйләшәбез зурлар төркеме ачык шөгыль...