сочинение
творческая работа учащихся (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тукай безнең күңелләрдә.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буена әбкәм хикәят сөйләгән.
Бу күренекле шигырь юллары кемнеке дисезме? Моны белмәгән , ишетмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен.Әлбәттә, сүз татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында.Бармы икән аның моңлы җырларын җырламаган, сихри шигырьләрен яттан белмәгән бала?.Минем дә татар әдәбиятында иң яраткан язучым-Тукай.Мин татар әдәбияты дәресләрен түсемсезлек белән көтеп алам.Бигрәк тә шагыйребезнең әсәрләрен укыган вакытта.
Бу исемне ишетү белән күңелдә төрле хисләр туа.Дөньяда hәр кеше үз бәхете белән туа диләр.Безнең шагыйребезнең исә язмышы бик ачы була.Шушы язмышның ачы җилләре аны сагалап йөри, артыннан калмый.Әни назын да татый алмый, аның кочагына сыена да алмый бит ул.Бик яшьли ятим кала.Шушы җил аны төрле якларга илтә.Артык»бала» булып йөрергә кала.Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үзенең барган юлыннан туры бара, артка чигенми.Бик туры сүзле була.Икейөзләнү, корыга мактану, ялганлауны белми.Мондый эшләрне күрә алмаган.Сүзе hәм үзе бик сабыр.Кеше алдында узен бик оста тота торган булган.Ул тормышыннан бервакытта да зарланмаган.
Якты дөньядан безнең Тукаебыз бик тиз китеп бара.Аңа бары тик егерме җиде генә яшь була.Кеше гөмеренең яңа чәчәк ата башлаган чагы гына бит, яшисе дә яшисе иде.Шуңа карамастан ул безгә бик күп әсәрләр, шигырьләр, җырлар калдырып китте.Үзенең әсәрләрендә безне акыллы, тыйнак, сабыр, мәрхәмәтле , гадел булырга өйрәтте.Табигатьне, анда булган бетен тереклекне яратырга өнди.
Нинди генә чорлар килсә дә, иҗтимагый идеаллар нинди генә якка үзгәрсә дә,үз милләтенә чын күңелдән хезмәт иткән шәхесләр онытылмый. Тукай безнең йөрәкләрдә hавадагы сүнмәс бер олы йолдыз булып кала.Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч. Без татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә аның әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карыйбыз, шигырьләрен сәхнәләштерәбез .Аның иҗаты-мәңгелек.Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без-Тукай оныклары.Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул-бөек шагыйрь! Ул халык рухында яшәгән,яши hәм hәрвакыт яшәр дип уйлыйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сочинение на Всероссийский конкурс школьных сочинений "Моя семья" в номинации "Моя семья в истории страны" на тему: "Династия хлеборобов"
Сочинение победило на муниципальном и региональном этапах Всероссийского конкурса школьных сочинений....
Сочинение-рассуждение как вид творческого задания ЕГЭ. Виды аргументов в сочинении-рассуждении при подготовке к ЕГЭ
подготовить к написанию сочинения по заданию, сформулированному в демонстрационном варианте ЕГЭ по русскому языку (часть С); раскрыть содержание понятия «аргумент»: что надо понимать под жизненн...
Методическая разработка по русскому языку (10 класс) по теме: Сочинение на ЕГЭ. Упражнения для подготовки к написанию сочинения- рассуждения по предложенному тексту.
Данный материал представляет 10 заданий к предложенному тексту. Задания помогают сформулировать проблему, прокомментировать её, выявить авторскую позицию. Кроме того, необходимо прямую речь перевести ...

Сочинение – описание натюрморта по картине Н.М.Баранова «Рябиновые грозди» как подготовительный этап к сочинению по воображению.
Урок подготовки к сочинению-описанию натюрморта по картине владимирского художника Н. М. Барановасодержит работу спонятием "натюрморт", художественным текстом(отрывком из книги В. А. Солоухина "...

Подготовка к ГИА, Сочинение : «Наша речь – важнейшая часть не только нашего поведения, но и нашей личности, нашей души, ума» и сочинение "Язык и общество" (по выражению Джонатана Свифта)
Сочинения дляучащихся 9 классов по данным выражениям....

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.
Данные сочинения предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....

