• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Творческие работы

Опубликовано Салахова Рамзия Гаптраефовна вкл 06.01.2019 - 20:02
Салахова Рамзия Гаптраефовна
Автор: 
Минневәлиева Регина Айрат кызы

Шигырьләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyrlr.docx13.47 КБ

Предварительный просмотр:

Минем шигырьләрем.

1.   Туган телле, Тукайлы без.

Һәрбер татар күңеленең иң түрендә

Бик кадерләп  саклап йөртә зур шагыйрен.

Кайгырса да, шатланса да укый татар

Алып китап, Тукаеның бер шигырен.

Һәрбер сүзе яшен уктай җанга үтә,

Хиссезләрнең йөрәкләрен хисле итә,

Моңлыларның башларыннан сөеп үтә

Тәкәббернең борынына чиртеп китә.

Менә шундый көчле аның шигырьләре

Тетрәндерә таштай каты бәгырьләрне.

Юа Тукай үткен теле, сүзе белән

Керләнеп лә каткан күңелләрне.

Тукаебыз белән көчле, бөек бит без

Туган телле, хөр Тукайлы татар бит без.

2.     Тукай минем күңелемдә...

Тукай минем күңелемдә

“Туган тел”е  белән.

Кырлай урманында Шүрәлесен

Төшләремдә күрәм.

Таң атканда, Су анасы гүя,

Суга чумып уйный.

Акбаеның башларыннан әнә

Сабый бала сыйпый.

Балаларга нәни Апуш булса,

Өлкәннәргә олы Тукай ул.

Безнең күңелләргә әкиятләр аша

Ак күбәләк булып кунган ул.

 

Күңелләрем тулып моңланганда

Китабыңны алам кулыма.

Халкың өчен яну, аны өзелеп сөю,

Шигыреңнең һәрбер юлында.

Халкым диеп янып яшәгәнсең,

Аңа гына хезмәт иткәнсең,

Кыска гына шушы гомереңне

Яшеннәрдәй яшьнәп үткәнсең.

Туган телем, динем, илем диеп,

Күпме авырлыклар күргәнсең.

Җиргә кояш нурын сипкән чакта

Күңелләрдән мәңге китмәссең.

3. Көз.

Иңнәренә муллык төяп

Килеп җитте җиргә көз.

Бөтерелеп оча яфрак

Агачларны сарган алтын төс.

Тик өрәңге генә көязләнгән,

Кызыл шәлен япкан иңенә

Әнә урман, төрле төстә балкып

Бигрәкләр дә матур күренә.

4.Уйлану.

Үсмер чакка килеп җиттем,

Артта калды балачак.

Уйнап- көлеп йөргән  чаклар

Мәңге истә калачак.

Яшьлегемә таба атлыйм

Артта калыр үсмер чак

“Юләр чагым”,  моңлы чагым

Үткәннәрдә калачак.


Поделиться:

Яблоко

В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое

Невидимое письмо

А теперь — мультфильм

Земля на ладонях. Фантастический рассказ