• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Лаек булсам иде...

Опубликовано Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы вкл 18.05.2019 - 23:01
Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
Автор: 
Шәемова Гөльяр

Иҗат белән яңа гына шөгыльләнә башлаган 5нче класс укучысы Шәемова Гөльярның шигырен тәкъдим итәм. Иҗади уңышлар теләп калам. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл golyar.docx12 КБ

Предварительный просмотр:

ЛАЕК БУЛСАМ ИДЕ...

Яратам, туган ягым,

Саф сулы чишмә ярын,

Матур ул язын, көзен.

Килеп күр менә үзең.

Чакыра мине үре,

Бар кебек олы сере...

Әле җитмәдем менеп,

Бер булыр сыман җиңеп.

Яратам туган якның

Җәйге җиләкле чагын,

Чаңгы-чаналы кышын,

Битне чеметкән тышын.

Гөрләвекле язы да,

Очып кайткан казы да –

Күңелгә бары сыя,

Таба үзенә оя.

Туган як гүзәл, ямьле,

Кешесе белән гамьле.

“Их, лаек булсам иде,”-

Дигән уй миңа килде...

Шәемова Гөльяр, 5 класс


Поделиться:

В Китае испытали "автобус будущего"

Горячо - холодно

Зимовье зверей

Весенняя гроза

Выбери путь