Бөтенроссия "Илһам - 2018" бәйгесе призеры.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.75 КБ |
КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ ӘГӘР КҮРМӘСӘ...
Таң вакыты иде, кошлар сайрый
Назлы жилләр аны иркәли.
Табигатьне тагын сафландырып
Салмак кына янгыр сибәли.
Ә ул тоя барсын: дөнья матур.
Курмәсә дә, үзе жиһанны.
Шуңадырмы каргамый ул бер дә
Язмыш биргән авыр сынауны.
Караңгыда туды, караңгыда үсте,
Карангыда... ләкин сулмады
Тик күңелгә, эчке хисләренә,
Каралырга ул юл куймады.
Якты булды анын йөрәге гел.
Ташып торды ихлас уйлары.
Җырлый иде күңеле тулган чакта,
Үзәк өзә иде моңнары
Сукыр күздән яшьләр чыкмый диләр,
Юк, хак тугел, ул да елады.
Тормыш җиле күпме сындырса да,
Бирешмәде бер дә , чыдады.
Мин түзмәдем берчак, килеп аңа
Кыюлыгым җитеп сорадым:
“Син иптәшем, әйтче, моның кадәр
Яшәү көчен каян соң алдың?”
Елмайды да, аннан әйтеп куйды:
“Яшим ахыргача, сүнмәсәм...
Сез әйтегез нигә сезгә күзләр
Күңел матурлыгын курмәсә?
Мин беләмен, сез күрәсез барсын,
Тик тормышның начарлыкларын.
Күрмисез шул... мин сукыр да күргән
Бу дөньяның матур якларын.
Күзләрегез томаланган сезнең,
Байлык, дәрәҗәдер уегыз.
Минем кебекләрне дә күрмисез,
Сез тормыштан күптән туйдыгыз...
Сез елаган чакта юк кайгыдан,
Мин сәбәпсез сөенеп утырам.
Шуның белән бәхетледер дә мин,
Күңел күзем белән ачылам.”
Сорадым мин:” Әгәр бер көн генә
Күрү бәхетен сиңа бирсәләр..?”
Әйтте иптәш :
“Юк, мин ачмас идем күзләремне.
Кирәк тугел андый сиртмәләр.
Мин теләмим зур тап төшерергә,
Нәфесемне тыя алмыйча
Булыр идем мин дә бәхетсез җан,
Күңелемә урын тапмыйча.
Ә син иптәш, әйдә, җавап бир соң,
Әгәр фикеремә күнмәсәң.
Нигә кирәк сезгә матур күзләр,
Күңел матурлыгын күрмәсәң?
Җавап юк иде шул бу сорауга...
Тамагыма төер утырды.
Бер мизгелгә йомдым күзләремне,
Тик, нәфесем кире ачтырды.
Күңел күзе аша тоймыйбыз шул
Гамәлләрнең изге , акларын.
Чыннан да бит, нигә күзләребез
Күрә һәрчак начар якларын?
Гыйнвар, 2016
АК ЧӘЧӘКЛӘР ЯВА ДӨНЬЯГА...
Мин сукмактан барам эзләр салып.
Яратам кузәтеп барырга,
Күрәм:
Такташ шигырендәчә салмак кына
Ак чәчәкләр ява дөньяга.
Алар гүя очып йөриләр дә
Урын табалмаган булалар
Ә аннары, шаян бу бөртекләр
Чәчләремә килеп куналар.
Матурлыкны күрмәгәннәр бик күп.
Андыйлар чит кебек тоела.
Сез карагыз:
Такташ шигырендәчә,
Йолдызлары күктән коела.
Беренче кар ява. Беренче кар...
Сафлык белән гүя күмелгән
Таң кояшы белән ялтырыйлар....
Гуяки, йолдызлар сибелгән.
Юк, бу карлар минем эзләр белән
Икенче көн эреп бетәрләр,
Торырлар да жиһанны матурлап,
Ихлас уйлар белән китәрләр,
Таң нурлары бөен яктылыгын
Бу матур дөньяга сибәрләр.
Мин сукмактан барам эзләр салып
Яратам күзәтеп барырга
Күрәм:
Такташ шигырендәчә матур булып,
Ак чәчәкләр ява дөньяга...
Гыйнвар, 2016
ӨМЕТНЕ ӨЗӘРГӘ ЯРАМЫЙ...
Ул әтисен фронтка озатты.
Моңсуланган яшьле күзләре.
Әминәгә җиде генә, ләкин
Олылырча җитди йөзләре
Бу кечкенә кызчык яхшы аңлый,
Илгә явыз дошман кергәнен.
Әтисенең илне коткарырга
Корал тотып яуга киткәнен.
Әтисе дошманны юк итәр дә,
Аннан кайтыр кызы янына.
Шундый өмет белән иртә саен,
Карый ул басулар ягына.
Һәр иртә Әминәне әнисе
Фронт өчен эшкә уята,
Ә үзе һаман да кызчыгын:
“Әтиең кайтыр”,- дип юата.
Белсә дә кара хат килгәнен -
Әминә кечкенә, аңламый.
Ышана әткәсе кайтуын,
Өметне өзәргә ярамый!
Май, 2015
ӘТКӘЕМ КАЙТКАНДЫР...
(Әлеге шигыремне дәү әнием тыл ветераны Сафина Миннегамбәрия Вәлиәхмәт кызы сөйләгәннәрдән яздым)
Кырык бернең ямьле җәе иде
Кошлар сайрап, кояш көлгән чак
Онытылмас йөрәк яралары,
Сугыш урлап алган балачак...
8 яшьлек кыз бала идем мин
Тик күрмәдем балачакның ямен
Эштә үтте безнең һәр көнебез
Татымадым икмәңнең дә тәмен
Авылыбыз белән бәхет эзләп
Киттек бик тә ерак жирләргә
Финляндия матур да сон, ләкин
Житми безнең туган илләргә
Поездга утырдык җыйнаулашып
Каеннар да калды артта елап.
Күрәсең, нәрсәдер сизенәләр
Озаттылар алар безне шаулап.
Чит жирләргә барып кердек , шунда
Сагынып күнелем дә минем тулды
Шул каеннарымны уйлап бардым
Тамагымда каты тоер калды
Анда бар да башкачарак икән
Зур абзарлар тора , зур йортлар
Сарайлар да анда балкып тора,
Биек, биек икән баскычлар.
2
Кызу җәй... печән вакыты...
Халык китте эшләргә
Тик язмаган икән безгә
Читтә тыныч яшәргә
Листовкаларын ташлады
Самолеттан фашистлар
Шул ук көнне безгә килде
Командир һәм солдатлар
“Әгәр тагын ташласалар,
Китерегез безгә”,- диде.
“Ышанмагыз сез аларга,
Сүзләре ялган!”- диде
Икенче көн иртә белән
Әткәем өйгә керде.
Җыеп куйган листовканы
Илтергә әзерләнде.
Шунда бер абзый торды да,
“Мин барыйм әле”,- диде
Солдатлар күреп кайтырга
Теләге дә бар иде.
Тик кайтмады киткән җирдән
Баскан ялгыш минага
Сугышның үзен күрергә
Язгандыр инде миңа.
Финляндия илендә без
Унбиш көн генә тордык
Әткәем калды сугышта,
Аны елап озаттык
Командирны да билгеләп
Алып киттеләр безне
Сират күперен кичкән сыман,
Чыктык ике күперне
Күпме авылдашым үлде
Каһәр суккан күпердә
Бу хәлдән соң төзәлмәслек
Яра калды күңелдә.
Бер атна ат итен ашап
Урманда яшәп яттык
Ниһаять, командирыбыз
Юл өчен карта тапты.
Ленинградка без юл тоттык
Шул карта ярдәмендә
Юл авыр булса да түздек.
Курыктык һәммәбез дә
Бик куркыныч иде анда,
Көндез бару ярамый,
Самолетлар килеп тора
Фашистлар бомба ташлый...
Шулай кача поса гына
Җиттек без таш шәһәргә
Халкы мәрхәмәтле иде
Ашау бирделәр безгә
Күрәселәр алда булган...
Приказ бирде командир:
Себергә безне илтергә...
Кайда калды туган җир?
Күземнән шунда яшь тамды
Сагынып авылымны
Бер Аллах узе беләдер
Ничек ялварганымны.
Озак тормый йөгереп килде
Бик шатланып командир
Татарстанга кайтабыз!
Алда көтә безне туган жир!
3
Шулай киттек Нева елгасына
Баржага барыбыз төялдек.
Ярый әле бомба ташлаганчы,
Тизрәк кузгалырга өлгердек
Тик арттагы баржа өлгермәде
Шартлады ул немец бомбасыннан
Ишеттем мин шунда кешеләрдән
“Нева елгасы гел тора каннан!”
Анда үлде безнең авылдашлар,
Югалтулар күпме кичердек?
Ничек кенә авыр булса да без
Ике айда кайтып җиттек, түздек...
Сугышны мин шулай каршыладым...
Булдым мин сугышның эчендә
Сөйләп бетереп булмас аны мәңге
Яра булып калыр күңелемдә..
“Жиңү көнен хәтерлимсең?”,- диләр,
Соң аны буламы онытып ?
Кәлҗимәдән кайтып бара идем
Зур киндер капчыкны мин асып
Бара иде шунда кыр юлыннан
Җырлашып һәм биеп апалар
Ә үзләре: “Сугыш бетте”,- диеп
Сөенешеп көлеп кычкыралар.
Үзләре елыйлар бу шатлыктан
Мине күтәрәләр, сөяләр.
“Тыныч тормышыбыз кайтты инде,
Фашизмны җиңдек”,-дияләр
Мин дә сөенәм, уйлыйм эчтән генә
Әткәем дә өйгә кайткандыр
Чәй әчеп ул утырадыр инде
Күчтәнәчләр безгә алгандыр.
Кайтмады шул, әткәй белән бергә
Абыем да калды сугышта
Сугыш алып килде зур югалту
Зур кайгылар, борчу, сагыш та...
Сугыш алды безнең балачакны
Эшләдек без тылда интегеп
Үстек шулай үгез җигеп кырдан
Һәм “Әти” сүзенә тилмереп...
70 ел да үтте, 70 ел да...
Акты күпме сулар, гомерләр
Тик шулай да, бу дәһшәтле еллар
Онытылырга тиеш түгелләр!
Март, 2015
ДУСЛЫК ШИГЫРЕ
Татарстан олугъ төбәк
Канлы гасырлар кичкән
Милләтемнең горурлыгы
Безнең буынга күчкән.
Бөек Агыйдел елгасы
Шаһит булган барсына
Күпер узган елга аша
Милләтләр дуслыгына.
Бер ярында татар яши
Актаныш кешеләре
Хезмәтенә тугъры калган
Тырыш, уң эшчеләре.
Агыйделнең аръягында
Яшидер ут күршеләр
Борынгыдан ук башкортлар
Безне туган күрделәр.
Ике милләт бердәм булып
Яши бирә бүген дә
Ни җитә соң бердәмлеккә
Дуслыкка, җир йөзендә?
Гыйнвар, 2016
ШИГЫРЬЛӘРНЕ АКТАНЫШТАГЫ “СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГУМАНИТАР ГИМНАЗИЯ-ИНТЕРНАТ”НЫҢ
X КЛАСС УКУЧЫСЫ САФИНА АЙЗӘРӘ ЯЗДЫ

Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками

Рождественский венок

Груз обид

Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"

Две лягушки