В помощь ученику

Калимуллина Резеда Рафкатовна

Материал поможет преодолеть ученикам трудности в обучении

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hatlar.docx14.43 КБ

Предварительный просмотр:

Ял көннәрне үткәрү турында

Якшәмбе – ял көне.Без атнага бер көн ял итәбез.Ял көнендә мин музыка тыңлыйм, телевизор карыйм, компьютерда уйныйм, теленфоннан сөйләшәм. Ял вакытында мин саф һавада йөрим, спорт белән шөгыльләнәм.

Без дусларыбыз белән “Планета Фитнес”комплексында тренажерларда шөгыльләнәбез , бассейнда йөзәргә яратабыз.

 Җәен мин су коенам, урманга барам, велосипедта йөрим, сәяхәт итәм. Кышын мин чаңгыда, тимераякта шуам.

Ял көннәремне күңелле һәм файдалы үткәрәм.

Спорт турында

Соңгы елларда Татарстанда бик күп спорт комплекслары төзелде, спорт мәйданчыклары барлыкка килде.

Казан – студентларның 2013нче елдагы Бөтендөнья Универсиадасы башкаласы. Бу уйңайдан шәһәрдә заманча спорт корылмалары сафка басты: “Ак бүре”, “Ак барс”, “Ватан”, “Бустан”,”Форвард”, “Зилант”.

Спорт белән шөгыльләнү өчен , хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Спорт сарайларында төрле секцияләр эшли. Хәзерге заманда көнчыгыш спорт төрләре дә бик популяр. Димәк, җаның ни тели, шуның белән шөгыльләнергә мөмкин.

Футбол

Безнең өйдән ерак түгел футбол кыры бар. Анда һәр көнне футболчылар ярышка әзерләнәләр. Алар анда футбол уйныйлар, физик күнегүләр ясыйлар. Без дә кырга еш барабыз һәм командаларның уеннарын карыйбыз.Яраткан командалар өчен җан атабыз.

Уеннар төрлечә тәмамлана. Кайбер көннәрдә командалар арасындаисәп тигез була, ә кайвакыт бер команда икенчсен җиңә. Җиңүчеләр бик шатланалар. Спорт безгә көч бирә, кәефебезне күтәрә.

Кышкы спорт төрләре

Кышкы спорт төрләренә хоккей, чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуу, фигуралы шуу керә. Әлбәттә, хәзер кышкы спорт төрләре белән җәй көннәрендә дә шөгыльләнергә мөмкин, чөнки спорт сарайларында ясалма боз бар.

Кышын чаңгыда йөрү бик файдалы. Мин үзем чана шуарга яратам. Без дусларыбыз белән тауга барабыз һәм анда чана шуабыз. Бу тауда. балалар һәрвакыт күп була. Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк