Исследовательская деятельность

Калимуллина Резеда Рафкатовна

Исследовательская деятельность

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe.docx67.59 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы муниципаль автономияле гомуми

белем бирү учреждениесе “139 нчы гимназия”

ПРОЕКТ ЭШЕ

РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ

УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП

МИКЪДАР ҺӘМ ТӘРТИП САННАРЫН ӨЙРӘТҮ

Башкарды:

 Кәлимуллина Р.Р беренче кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,Казан шәһәре,Идел Буе районы ГБМБУ “139 нчы гимназия”

Казан  2019

ЭЧТӘЛЕК

Кереш. Дәресләрдә  уен технологияләрен куллануның фәнни һәм гамәли әһәмияте.............................................................................................................3

Төп өлеш. Уен....................................................................................................5

I бүлек.  Уен төрләре........................................................................................6

 II бүлек.  Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә тел уеннары

2.1. Фонетик уеннар...........................................................................................9

2.2.Лексик уеннар..............................................................................................9

2.3. Фразалы уеннар...........................................................................................11

2.4. Грамматик уеннар.......................................................................................12

2.5. Укырга өйрәтү уеннары..............................................................................12

2.6. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары................................................................13

2.8. Катнаш уеннар............................................................................................13

III бүлек.  Дәрестә уен элементлары куллану үрнәкләре.........................14

Йомгаклау.........................................................................................................21

Әдәбият исемлеге.............................................................................................23

КЕРЕШ

Проект эше рус мәктәпләрендә рус балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана. Без рус телле укучыларга татар телен өйрәтүнең уңай юлларының берсен тәкъдим итәргә булдык.

Бала тормышындагы төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (2002), А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре» (1998), И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)» (1994), Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе» (2001), Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр» (1994), С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру» (1998), «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» (2001) диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» (2004), Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәмлек (2015), М.М. Шәкүрова, А.Ф. Юсупов, Д.Х. Хөснетдиновларның “ Татар урта гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укыту методикасы” (2015) хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Проектның  максаты һәм бурычлары. Проект эшебезнең максаты – рус телле укучыларга микъдар һәм тәртип саннарын өйрәтүдә уеннарның әһәмиятен күрсәтү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

–уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;

– тел уеннарын билгеләү;

– төрле тел уеннарын тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗәләр. Без тәкъдим иткән уеннар татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.

Проект эшенең структурасы. Проект  эше кереш, өч бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Проектның фәнни яктан әһәмияте. Рус  төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

        Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: рус балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.

Төп өлеш. УЕН

       Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның  киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин.

    Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар.

    Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.

I бүлек. УЕН ТӨРЛӘРЕ

    “Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән  бөек педагог А.С.Макаренко. Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан, булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа теманы аңлату яки ныгыту, күнегүләр эшләү яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.

   Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.

    Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар.

   Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар.

    Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

    Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

     Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумуку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

Уен  – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай

шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллективизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.

Укучылар  предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Урта  һәм югары мәктәп укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла.

 Уеннарны яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.
Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
    Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.
     Уен фикер эшчәнлеген активлаштыра, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм осталык күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында балаларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Уен җиңүгә кызыксынуны уята, шуңа күрә дә укучы балалар биремнәрне төгәлүтәргә тырышалар, уен кагыйдәләрен саклыйлар.
   Дәрес структурасына хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик-грамматик уеннар, төрле башваткычлар, таблицалар белән эшләүне кертү бик тә уңай була. Боларны куллану механик хәтерләүне , ятлауны инкяр итә.

        Сәяхәт дәресләр укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә Һәм иҗади халәт булдыра; укучы бу төр дәресләрдә фән нигезләрен үзләштерү белән бергә үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.
Табышмак, тизәйткеч һәм башка мавыктыргыч күнегүләр балаларны уйларга өйрәтәләр, фонематик ишетүләрен, сүз сизгерлеген үстерүдә ярдәм итәләр. Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин.

Рус балаларына татар телен өйрәтүдә уен технологиясе куллану бигрәк тә нәтиҗәле. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша.

Яңа материалны аңлату дәресләрендә, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында да уен элементларыннан файдалану отышлы.

II БҮЛЕК. РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ ТЕЛ УЕННАРЫ

2.1.Фонетик уеннар

Татар теленең фонетик системасын үзләштерү өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уртасында специфик татар ө авазын белдерә торган хәреф язылган альбом бите. Бу хәреф белән янәшә исемнәрендә шундый аваз булган саннар ясалган (өч, йөз һ.б.).

Бу «битләр» һәр дәрес башында фонетик һәм лексик зарядка вакытында кулланылырга тиеш. «Битләрне» төзегәч, укытучы фонетик һәм лексик зарядканы болай үткәрә: специфик татар авазын белдерүче хәрефне күрсәтә һәм әйтә. Ә күпмедер вакыттан соң аларны уртача өлгерешле һәм авыр өлгерешле укучылар алмаштырачак, бу вакытта яхшы әзерлекле укучыларга дәреснең бу этабында инде авыррак биремнәр биреләчәк (мәсәлән, бу «бит» буенча җөмләләр уйла һәм яз).

«Кызык телефон»

Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, мең, йөз, унбер һ.б.

«Сүзне әйт»

Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [а]), катнашучылар әлеге аваз булган санны әйтеп ( [алтмыш, алты]), тупны кире кайтаралар.

2.2. Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкдагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайнвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.

«Кар өеме» кебек уеннар бик тә нәтиҗәле булалар. Укучылар түгәрәк өстәл принцибы буенча утыралар, ә өстәл уртасында өйрәнелүче сүзләр һәм әйтелмәләр язылган карточкалар куелган. Бер укучы карточка ала, аны бөтенесенә күрсәтә һәм әлеге сүзне яки әйтелмәне җөмләдә куллана. Чираттагы укучы икенче карточканы ала һәм алдагысы белән логик яктан бәйләнгән тагын бер җөмлә уйлап әйтә.

“Микъдар һәм тәртип саннары” темасын өйрәнгәндә шушы сүз төркеме кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә.

Дәрестә “Мәкальне әйтеп бетер” дигән уен түбәндәгечә уйнала. Укытучы мәкальнең башын әйтә, иң беренче булып кул күтәргән укучы ахырын әйтә һәм бу укучыга жетон бирелә. Иң күп жетонлы укучыга югары билге куела һәм ул икенче дәрескә уенның алып баручысы итеп билгеләнә. Мәсәлән,

“Җиде кат үлчә, /бер кат кис/.

“йөз сум акчаң булганчы, /йөз дустың булсын /

 “Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый. “Кем күбрәк?” уены танып белү сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Мәсәлән, сан кергән әсәрләр исемнәрен кем күбрәк белә? (“Мең дә бер кичә”, “Өч кыз”, “Җиде күгәрчен”, “Җиде кат җир астында”). Бу эшне өй эше итеп биреп җибәрергә дә була. Укучылар төрле темаларга кроссворд, чайнворд, шарадалар төзүне дә яратып башкаралар.

“Хәрефләр эстафетасы”

Нинди дә булса санның һәр хәрефе аерым карточкаларга языла, һәм өстәлгә таратыла. Магнитлар әзерләп куела. Кайсы команда тизрәк җыя шул җиңүче була.

“Сүз яз”

а ) Беренче иҗектә “ и“ , икенчесендә “ е “ хәрефе булган сан яз (ике,җиде).

б ) Беренче иҗектә “ у“ , икенчесендә “ е “ хәрефе булган сан сүзләр яз.

( унсигез, унҗиде...)

в) бер ук хәрефкә башланган һәм шул ук хәрефкә тәмамланган сүз уйла (егерме,кырык)

2.3. Фразалы уеннар

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда саннар чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сан алдагы санның ахыргы хәрефеннән башлана.

«Ватык телефон»

Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сан әйтә. Мәсәлән, җиде. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.Сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б.

2.4. Грамматик уеннар

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Ничә?Күпме?Никадәр?»

Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның микъдары турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу урындык. Бүлмәдә ничә урындыкбар? – Бүлмәдә уналты урындык бар.

“Кайтаваз уены”

Бер үк җөмләне берничә укучыдан кабатлаттыру.

                                                     “Кар өеме уены”

Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти.

“Корректор уены”

Тексттагы хаталарны табу.

“Бу нинди сүз”

Сүзнең беренче һәм соңгы хәрефләре билгеле. Алар арасында язылырга тиешле хәрефләр санынча сызыклар куела. Укучылар схемага туры килгән сүзләрне уйлап әйтәләр. Мәсәлән, у.....з (унтугыз).

2.5. Укырга өйрәтү уеннары

«Сүзләр тап»

Тезмә сан бирелә. Мәсәлән, ике мең уналтынчы. «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: ат, ак, кат, кал, тын, ант һ.б.

2.6. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары

Психологлар Л.С.Выготский, Н.И.Жинкин, И.А.Зимняя, А.А.Леонтьев хезмәтләре тыңлап аңлауның психологик табигатенә, аның башка сөйләм эшчәнлеге төрләре белән бәйләнешенә багышланган.

Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш.

«Диктор»

Укучылар текстны тыңлыйлар, микъдар һәм тәртип саннарын аерып алалар, конспектлар төзиләр (ачыклаучы сүзләрне язып алалар, схемалар сызалар, планнар язалар, таблицалар тутырталар). Шуннан үзләренең язмалары буенча алар «диктор»ның сөйләмен кабаттан «тудыралар».

2.7. Катнаш уеннар

Катнаш уеннар өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга була. Аларны сүзлек диктантлары һәм мөстәкыйль эшләр өчен кулланырга, такта янында ярышлар үткәрергә була.

«Эстафета»

Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага караган сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була. Бу уенны санарга өйрәткәндә дә уйнарга мөмкин. Бердән унга һәм киресенчә – уннан бергә кадәр саный-саный, балалар таякны бер-берсенә тапшыралар

Шулай итеп, тел уеннарының 8 төрен карадык. Алар барысы да рус балаларына микъдар һәм тәртип саннарын өйрәтү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен (фонетик, лексик, грамматик һ.б.) темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

III БҮЛЕК. ДӘРЕСТӘ УЕН ЭЛЕМЕНТЛАРЫ КУЛЛАНУ ҮРНӘКЛӘРЕ

5 сыйныфта “Сан” темасына үткәрелә торган дәрес-сәяхәт үрнәге түбәндәгечә булырга мөмкин. Укытучы укучыларга дәреснең темасын, максатын һәм үзенчәлеген аңлата, сәяхәткә поездга  утырып барачакларын хәбәр итә. Беренче вагон (1 рәт) – купе, анда сорауга иң яхшы җавап бирүче, ягъни, иң кыйммәтле билет алучы, икенче вагонга сорауга яхшы, өченче вагонга сорауга “3” лелек җавап бирүчеләр утыра. Сәяхәт барышында төрле станцияләр очраячагы, алардан кузгалып китү өчен каршылыкларны җиңәргә кирәклеге әйтелә.

   1 станция “Ромашка”

“Ромашка” уены уйнала. Ромашканың һәр таҗына сан сүз төркеменә каралган сорау язылган, җавапларына карап укучылар төрле төстә жетон  алып, вагоннарга утыралар.

2 станция “Табышмак әйтәм- тап”. Табышмакның җавапларын табарга, аларда очраган саннарны дәфтәргә язарга.

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

        Бер агачта ике яфрак. (Колак)

Кечкенә генә сары карт

Кигән киеме тугыз кат. (Суган)

3 станция “Белгечләр”. Аудиобирем. Шигырьне тыңлагыз һәм истә калган саннарны дәфтәрегезгә языгыз.

1 тавык

3 авыл

32 теш

1000 адым

2 аяк

10 чакырым

20 төш

40 уй

100 исәп

      Уф, арыдым!

4 станция. Халык әйтсә, хак әйтә. Дәфтәрләргә сан кергән мәкальләр уйлап язарга.

5 станция “Тел дигән дәрья бар”

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

 Бер алманы бишкә бүлегез,

      Берегез өчен берегез үлегез

Яннарыңа кайтсам сагынып,

Лачын кебек канат кагынып,

Бер ояга икәү сыярбызмы?

Җан түрендә урын табылып

6 станция “Кызыклы грамматика”

Ребусларны чишәргә

6 н, 40 мыш, КЗ, Т 10 лы.

Нәтиҗәләр чыгару. Билгеләр кую.

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә”

I.Максатлар:

1) Фәнни:”Сан” сүз төркеме турында аңлату;

2)Коммуникатив: укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү;

3) Тәрбияви: белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү.

II. Бурычлар:

-“Сан” сүз төркеме турында билгеләмә бирү һәм аның  грамматик үзенчәлекләрен ачыклау;

-саннарның язуда белдерелүе белән танышу;

-мәкальләр аша укучыларда белемгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

III.Принциплар:

1)дидактик принциплар: фәннилек,эзлеклелек,күрсәтмәлелек,теориянең практика белән бәйләнеше,предметара һәм бүлекара бәйләнеш;

2)гомумтеоритик принцип: коммуникатив.

IV.Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү,иҗади характерда.

V.Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, биттә таратылган шигырь белән эшләү, күнегү эшләү, тактадагы мәкальләр белән эшләү, табышмакларга җавап  табу.

VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату.

VII. Җиһазлау:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, З.Х.Маһанова “5  нче сыйныф өчен татар теленнән дәреслек”(75-77 нче битләр), тактадагы материал, биттә таратылган шигырь.

VII.Кулланылган әдәбият:

1.”Мәгариф”, 2003-№10.

2.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, З.Х.Маһанова. 5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәреслек.

                                                   Дәрес барышы.

   Укытучы: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Дәрестә кемнәр юк? Бу оештыру моменты булды. Балалар, без бүген бик кызыклы тема үтәбез, дәрес тә күңелле үтәчәк. Шуңа күрә сезнең актив катнашуыгыз өчен, дәрес ахырында билгеләр куелачак.

    Хәзер сезнең тактага игътибар итүегезне сорыйм.Анда татар мәкале язылган. Мәгънәсен аңлыйсызмы, балалар?

    Укучылар: Юк.        

    Укытучы: “Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бир”. Белгәнегезчә, җиде саны бик тирән мәгънәгә ия. Мәсәлән, күкнең җиденче катында ( на седьмом небе от счастья) , атнада җиде көн. Аеруча татарлар бу санны изгеләштерәләр, әкиятләрендә яратып кулланалар. Бу мәкальнең мәгънәсе җиде  йортның ( халыкның) телен, гореф- гадәтләрен (обычаи) бел һәм шулкадәр яхшы бел, икенче кешеләргә белем бирерлек булсын һәм үз гыйлемең белән икенче кешеләр белән дә бүлеш дигәнне аңлата. Без хәзер XXI гасырда яшибез. Бу – телләр гасыры. Ә кеше иң беренче чиратта башка телләрне белү өчен, үзенең туган , ана телен яхшы белергә тиеш. Аңладыгызмы, балалар?

    Укучылар: Әйе.

   Укытучы: Ә хәзер асларына сызылган сүзләргә сораулар куегыз әле.

   Укучы: Ничә? Күпме?

   Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Ә “ ничә” күпме?” соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?

   Укучылар: Сан сүз төркеме.

   Укытучы: Димәк, укучылар, бүгенге безнең темабыз – “ Сан” сүз төркеме , дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны язып куегыз һәм үтәсе тема - “Сан” сүз төркеме. Китапларыгызны ачып, 194 нче күнегүнең өченче җөмләсен игътибар белән укыгыз. Сан нинди сүз төркемендәге сүзләр белән бәйләнгән икән?

 Укучы:  Ишек, парта сүзләре белән.

Укытучы:Әйе,дөрес.Исемнәр нинди санда килгән? Берлектәме яки күплектәме?

Укучылар: Берлектә.

Укытучы: Димәк, балалар, саннар белән килгән исемнәр һәрвакыт берлектә була. Исегездә калдырыгыз. Ә хәзер бергәләшеп кагыйдә чыгарыйк.

            Укучылар: Ничә? Күпме? Никадәр? Ничаклы? Сорауларына җавап бирүче сүз төркеме сан дип атала. Саннар белән килүче исемнәр берлек санда була.

Укытучы: Молодцы,мин бик шат. Ә хәзер китапның 195 нче күнегүен язмача эшлибез.Мин сезне вариантларга бүләм: беренче, икенче һәм өченче вариант. Аннары тикшерербез. Әзерме сез?

Укытучы: Алсу, җиде саны күпме була?

 Укучы:  Семь.

 Укытучы: Азат, ун саны күпме була?

 Укучы: Десять

             Укытучы: Дөрес. Икенче вариантта егерме җиде саны ничә була?

             Укучы: Двадцать семь  һ.б.

Укытучы: Молодцы, укучылар, бу эшне бик уңышлы башкарып  чыктыгыз. Ә хәзер табышмаклар чишәбез. Кайсыгыз дөрес җавапны табар икән? Ягез әле,тикшерик.

Дүртәү йөгерә,бер-берсен уза алмый.

Укучы: Тәгәрмәчләр.

Укытучы: Ә хәзер логик сорау.

Кешегә җиде тулгач, ул нишли?

Укучы: Сигезенчегә күчә.

Укытучы: Дөрес, балалар. Бу табышмакта сан бармы?

Укучы: Әйе, җиде.

Укытучы: Дөрес! Бер кешенең- алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган.Бу кешенең ничә баласы булган?

            Укучылар: Җиде.

Укытучы:  “Бер кешенең – алты улы”. Бу өлештә саннар бармы? Ниндиләр алар?

Укучылар: Бер, алты.

Укытучы: Ә хәзер икенче төрле кызыклы гына  бер эш эшләп алабыз. Хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, һәрберегезнең үз рәсеме була. Сез анда  ничә редмет, хайван, яшелчә булуына карап, саннар кулланып, җөмләләр язарга тиеш буласыз. Шулай ук предметның билгесен, форма ягыннан, төсе, тәме ягыннан характерларга тиешсез. Мәсәлән: рәсемдә ике агач урындык бар. Рәсемдә тагын нәрсәләр бар, Азат?

Укучы: Рәсемдә алты кара стакан бар.

Укытучы: Илсөяр, рәсемдә ничә ишек бар?

Укучы: Бер ишек бар.

Укытучы: Дөрес, биремне аңладыгызмы укучылар?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Аңлашылмаган сүзләр тактада  язылган. Алинә, синең рәсемдә нәрсәләр бар, нинди җөмлә төзедең?

Укучы: Минем рәсемдә ике кызыл чия, алты тәмле җиләк һәм бер чиркәү бар.

Укытучы: Дөрес, ә синекендә, Айсылу?

Укучы: Минем рәсемдә бер кечкенә бәби, ике кызыл алма, ун файдалы кишер бар.

Укытучы: Бу эшне дә бик уңышлы башкаргансыз, молодцы. Ә хәзер мин сезгә телләр турында бик кызыклы мәгълүмат укып китәм. Сез игъ тибар белән тыңлап, мин әйткән саннарны цифрлар белән дәфтәрегезгә языгыз. Сезгә тикшереп барыр өчен, берегез такта янына чыксын. Кайсыгыз тели, укучылар? Алия, әйдә, чык.

Текст:

Француз галимнәре кешелек дөньясы 5651 телдә сөйләшә дигән нәтиҗәгә килделәр. Полиглотлар (күп тел белүчеләр) арасында иң зур күрсәткечкә Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристиан Раск ирешә. 18 йөз ахыры – 19 йөз башында яшәгән бу галим 230 телдә иркен сөйләшкән. Күп кенә сүзлекләр төзегән.

Укытучы: Хәзер тикшереп чыгыйк. Әйдәгез әле, уен уйнап алыйк! Мин хәзер сезгә бер хәрәкәт күрсәтәм, икенче төрлесен әйтәм. Сез мин әйткәнне эшләргә тиеш. Мәсәлән, мин үзем сезгә кулны аска төшерергә кушам, үзем кулымны өскә күтәрәм. Сез мин әйткәнне эшләгез.Кем ялгыша ,шул монда, минем янга такта янына чыга!

(Өч кешегә кадәр уйнатыла).

 Укытучы: Ә хәзер сез сан сүз төркеме  кергән җырмы, шигырьме, табышмакмы, мәкальме әйтергә тиеш! Шул вакытта без сезне утыртабыз. Үзегез булдыра алмасагыз,берәр иптәшегез булышсын.

Әйдәгез, хәзер белемнәрегезне тикшерер өчен  кечкенә генә эш эшләп алабыз. Сезнең өстәлләрегездә татар халык шагыйре, балалар язучысы, бик кызыклы шигырьләр авторы Шәүкәт Галиевның “Шәвәлигә ничә яш ь” шигыре ята. Сез аны игътибар белән укып саннарның  асларына сызарга тиешсез. Эшләп бетергәч, миңа җыеп тапшырасыз. Берәм-берәм йөрмәс өчен, арттан алга җибәрегез.

               Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен үттек?

Укучылар: Сан.

Укытучы: Сан нинди сорауларга җавап бирә әле?

Укучылар: Ничә? Күпме?

  Укытучы: Азат, саннар белән килгән исем  нинди санда килә? 

              Укучы: Берлек санда.

  Укытучы: Укучылар, теманы барыгыз да аңладыгызмы?

  Укучылар: Әйе.        

    Укытучы: Ә хәзер өй эшләрен көндәлегегезгә языгыз. Автобиография нинди булырга тиеш? Мәсәлән, мин, Фәтхуллина Флюсә, 1968 нче елның 28 нче маенда тудым. 5 айда тешләрем чыккан. Ничәнче айда йөри башлавыгыз, ничәнче айда беренче сүзне әйтүегез, ничә айда балалар бакчасына йөри башлавыгызны – барлык сорауларга җавапны әниегездән сорап автобиографик әсәр язып килегез. Бүген сез миңа барыгыз да ошадыгыз. Барыгыз да актив катнашты дияргә була, кайберләрегез генә бераз оялып утырды. Алар да активрак булса, яхшырак булыр иде. Миңа бүген аеруча Алсуның, Илсөярнең, Азатның дөрес җаваплары ошады. Аларга “5” ле. Сау булыгыз.

ЙОМГАК

Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра.

Проект эшендә рус балаларына микъдар һәм тәртип саннарын өйрәтүдә уен технологиясен куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

– рус балаларына саннарны өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– чит тел буларак татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның роле турында язылган теоретик хезмәтләрнең саны көннән-көн арта бара, алар арасыннан бигрәк тә Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (2002), А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре» (1998), И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)» (1994), Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе» (2001), Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр» (1994), С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру» (1998), «Дидактические условия дифференциации упражнений в прцессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» (2001) диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» (2004), Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәмлек(2015) хезмәтләрен атарга була. Алар уеннарның дәрес үткәрүдә тоткан урыннарын гына күрсәтеп калмыйлар, үзләренең хезмәтләрендә төрле уен төрләренә мисаллар китерәләр;

– уеннарын һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;

– тел уеннарының 8 төре барлыгы ачыкланды. Алар: фонетик («Кызык телефон», «Сүзне әйт» һ.б.), лексик («Кар өеме», «Сүзне тап”, “Мәкальне тап” һ.б.), фразалы («Ватык телефон», «Чылбырлы» һ.б.), грамматик («Ничә?Күпме?Никадәр?» һ.б.), укырга өйрәтү («Әниләр һәм бәбиләр», «Сүзләр тап» һ.б.), тыңлап аңлауга өйрәтү («Диктор»,.), сөйләмгә өйрәтү («Рәсем буенча сөйлә” һ.б.), катнаш уеннар («Эстафета» һ.б.). Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәткәндә уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.

Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Фәнни  хезмәтләр

Татар телендә

  1. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры - XX гасыр). - Казан: "Ихлас", 2012. - 144 б.

Рус  телендә

  1. Айдарова С.Х. Дидактические условия дифференциации упражнений в прцессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку: Дис. канд. пед. наук/ С.Х.Айдарова. – Казань, 2006. – 250с.

Методик  хезмәтләр

                                          Татар телендә

  1. Вәгыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башланыч мәктәптә татар теле методикасы.- Казан. Татарстан китап нәшрияты,1975.
  2. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б.
  3. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттарова. – Казан: Раннур, 2000. – 455б.
  4. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.
  5.  Сафиуллина Ф.С. Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 2001. – 432б.
  6. Харисов Ф.Ф.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.
  7. Хисамова Ф.М., Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр/ Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһанова. – Казан: Мәгариф, 1994. – 79б.
  8. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәмлек/ төз.: – Казан: ТРМҮИ, 2015.
  9. Шәкүрова М.М. Юсупов А.Ф., Хөснетдинов Д.Х. Татар урта гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укыту методикасы / Уку-укыту ярдәмлеге / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Юсупов, Д.Х.Хөснетдинов. - Казан: Казан ун-ты, 2015. - 110 б.
  10. Гайфуллин В.Г. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – № 4. – Б. 7–10.
  11. Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. Укучыларның проект эше белән идарә итү // Мәгариф, 2004. – № 12. – Б. 2–13.
  12. Камаева Р.Б. Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр// Мәгариф, 2014. – №№ 11-12. – Б. 7–10.

Рус телендә

  1. Селевко Г.Н. Современные образовательные технологии.- Москва “Народное образование” , 1998.
  2.  Хайдарова Р.З. Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. – Набережные Челны, 2006. – 200 с. һ.б.
  3. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Татарский язык в русскоязычной аудитории: Пособие для старшеклассников русской школы, учащихся техникумов и училищ, студентов высших учебных заведений/ Под ред. Р.А.Юсупова. – Казань: Магариф, 1995. – 206 с.
  4. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.
  5. Айдарова С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1-3 классы)/ С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36с.
  6. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20с.
  7. Литвинов И.Л. Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)/ И.Л.Литвинов. – Казань: КАРПОЛ, 1994. – 76с.
  8. Харисов Ф.Ф. Обучение татарской устной речи: Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе/ Ф.Ф.Харисов. – Казань: Магариф, 1999. – 175с.
  9. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.
  10. Харисова Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе/ Ч.М.Харисова. – М: Гуманит. изд. центр ВЛАДОС, 2001. – 414с.