Творческие и исследовательские работы моих учеников
На данной странице будут размещены лучшие исследовательские и творческие работы моих учеников.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 37.81 КБ | |
| 2.14 МБ | |
| 595.5 КБ | |
| 21.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Городская научно-исследовательская конференция школьников и учителей
“Исторические и культурно-нравственные ценности народов РТ” им.Х.Атласи
_________________________________________________________________
Секция: Начало научных исследований
Исследовательская работа
Татар телендә сөйләм культурасы проблемалары
Демидова Дина Ивановна
МАОУ “Гимназия №139- Центр образования”Приволжского района г.Казани
5класс
Научный руководитель:
Калимуллина Р.Р., учитель
первой квалификационной категории
МАОУ “Гимназия №139- Центр образования”Приволжского района г.Казани
Казань -2019
Эчтәлек
Кереш 3бит
Төп өлеш 4 бит
Йомгаклау 8бит
Кулланылган әдәбият 9 бит
Кереш
Кешенең сөйләмендә, көзгедә чагылган кебек, тәрбиясе, мәдәнилеге чагыла. Сөйләм бары тик аерым кагыйдәләргә буйсынган очракта гына матур була. Һәр илнеңү ззаконнары булган кебек, һәр телнең дә үз законнары бар.
Без бит үзебезнең тормышыбызны телдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Сөйләм вакытында бик күп сүзләр арасыннан, теге яки бу фикерне әйтү өчен, кирәклесен сайлап алырга, аны урынлы кулана белергә тиешбез. Дөрес һәм матур итеп сөйли белү - кешенең гомумикультуралылыгының бер билгесе. Моңа ирешү өчен сөйләмеңә игътибар итеп тору, телгә таләпчән була белү кирәк.
Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә өйрәнү материалым булып педагогия фәннәре докторы профессор Г.Г.Габдуллин редакциясендәге “Мәктәп педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Педагогика” китабы, Р.Х.Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” китабы, Р.Фәхреддиннең “Асар”, “Балаларга үгет-нәсихәт” китаплары, интернет материаллары булды. Шулай ук Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗаниләргә багышланган укуларның җыентыкларын өйрәндем.
Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән.
Өйрәнү объекты булып мин 5-9 сыйныф укучыларына бик гади генә 5 сорау бирдем. Алар җавапларын язганнан соң мин аларны системага салдым һәм анализладым. Анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыкланды, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнде, шул нигездә эшнең планы төзелде.
Мин үткәргән тикшерү эшне башкару барышында төрле нәтиҗәләр ясадым һәм алар белән сезне дә таныштырасым килә.
Бирелгән теманың актуальлеген бөтен кешегә билгеле дип уйлыйм, чөнки соңгы вакытта яшьүсмерләр арасында сөйләм культурасы түбән дәрәҗәдә була башлады. Аның сәбәпләре күп.
Төп өлеш
Татар халкының фидакарь шәхесе Гаяз Исхакый, милләт турында борчылып: “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, - ди. Ул беренче чиратта әхлак турында уйларга кирәклеген искәртә.
“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин дөрес тәрбиянең кирәклеген ассызыклап.
Кызганыч, тормышта безгә еш кына сөйләм культурасының бозылу күренешләре белән очрашырга туры килә.
Тормышта яшьләр матур, әдәпле сүзләрне бик сирәк кулланып, күбрәк оятсыз (сүгенү, әрләү сүзләре), әдәпсез сүзләр куллана башладылар. Кайбер укучылар үзләренең сөйләменә бик күп рус теле сүзләрен катнаштыралар яки урынлы-урынсызга чит ил тел сүзләрен кулланалар.
Мондый нәтиҗәләр уйландыра башлады һәм бу күренешне үзгәртү юлларын эзли башладым.
Үткәргән тикшерү шундый нәтиҗә күрсәтте (сорау алынган укучылар арасыннан,%):
- 82 % укучы матур әдәпле сүзләрне белә һәм үзе куллана ( 10 сүз язырга бирелгән иде). Ләкин алар арасында еш очрый торган сүзләр бик гади (исәнмесез, сау булыгыз, акыллы, молодец, бик яхшы,хөрмәтле, тыныч йокы, рәхмәт);
- 18% укучы матур әдәпле сүзләрне аз белә һәм куллана( 4 сүздән артык мисал китерә алмадылар), ләкин алар арасыннан 13 % әдәпсез сүзләр күбрәк белә һәм куллана;
- 91% укучы әдәпсез сүзләрне яхшы белә һәм куллана ( 10 сүз язырга бирелгән иде, алар 10 мисал китергән иделәр). Алар арасында еш очрый торган сүзләр бер темага кагылышлы: ул кешенең аңгыралыгына кагылышлы сүзләр ( җүләр, ахмак,идиот, дуңгыз, хайван).
- 98% укучы үз сөйләмендә сленг сүзләре куллана (телек,училка,предки, комп, домашка, батя, братан).
Татар телендә "оятсыз сүзләр" славян телләренеке белән чагыштырганда күп түгел. Барлык төрки халыкларда алар бер-берсенә охшаган. Бу сүзләр, асылда, берничә роль уйный:
- 1) тискәре эмоцияләр белән көрәшү ( юлы уңмаса, берәр нәрсәгә ачуы килсә, кемдер нахакка рәнҗетсә) ;
- 2) җөмләләрне, сүзләрнебер-берсенә бәйләү чарасы,
- 3) бүтән кешене мыскыллау.
Урыс телендә кайбер әдәби әсәрләрдә дә оятсыз сүзләр кулланыла. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Александр Солженицын әсәрләрендә дә андый сүзләр очрый. Әмма татар әдәбияты өчен бу хас түгел.
Элек татар авылларында сүгенә торган кешеләргә: «Син нишлисең, оятсыз, бер телеңне тыя бел!” - дип тыярга тырышканнар. Ислам дине тарафыннан сүгенүнең гөнаһ икәне билгеле, чөнки һәрбер сүгенү – ул кемнедер кимсетү булып тора. Ә инде кеше хакына керү, аның дәрәҗәсен төшерү вә мыскыллау безнең диндә тыелган. ПәйгамбәрМөхәммәт (с.г.в) әйткән: “Кешеләрне сүгү вә дәрәҗәләрен төшерү – яманлык һәм көферлек гамәле” (СахихМөслим).
РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексына ярашлы (20.1 нче маддә 1 өлеше) җәмәгать урыннарында сүгенеп тору вазгыятькә карап телдән кисәтү ясауга, 500 сумнан алып 1 000 сумга кадәр штрафка яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга китерә. Шуңа күрә күп очракта сүгенү сүзләре махсус әйтемнәр яки төсмерле сүзләр, эвфемизмнар белән алмашына.
Шуңа күрә бүгенге көндә милләт алдында зур бурычлар куела. Шуларның иң әһәмиятлесе – югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Халык педагогикасы – ул тормышта сыналып, буыннан буынга күчеп камилләшкән . Әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар, тәрбиячеләр моңа зур өлеш кертәләр. Милли педагогика яшь буынны тәрбияләү түбәндәгеләрне кертә: ана телен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын, милләтнең тарихын, динен өйрәнү. Югары культуралыкка омтылу, үзеңне кешеләр белән дөрес аралаша белергә күнектерү менә ни өчен кирәк. Җыеп кына әйткәндә, халкыбызның гасырлар буе тупланган авыз иҗатында уңай әхлакый сыйфатлар, рухи матурлык чагыла, алар акыл һәм сөйләм телен үстерүдә алыштыгысыз чара булып тора.
Мин, 5нче сыйныф укучысы, нинди яңалык кертә алырмын дип уйландым.
Минемчә, беренчедән, сыйныф сәгатендә итәгатле сүзләр дигән уен оештырырга булдым. Икенчедән, атнага бер көнне комплиментлар көне үткәрергә. Өченчесе, татар телен пропагандалау нигезендә татарча-төрекчә бер төрле әйтелә торган сүзләрне табу һәм сәяхәтчегә ярдәмгә татарча-төрекчә сүзлек өстендә эш башлау.
Бу турыда татар шагыйре Дәрдмәнд сүзләрен китерү урынлы булыр.
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Үзебезнең сүзлек хәзинәсеннән дөрес файдалана белү- һәркайсыбызның изге бурычы. Татар теленең сүзлек составы бик бай. Сүз бер генә аваздан да, берничә аваздан да торырга мөмкин. Ул үзенә генә хас булган мәгънә белдерә. Аны лексик мәгънә дип атыйлар.
Сүзләрнең мәгънәләре аңлатмалы сүзлекләрдә, сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре фразеологик сүзлекләрдә, дөрес язылышы орфографик сүзлекләрдә бирелә. Кайбер сүзләр бер генә мәгънә белдерә, ә кайбер сүзләр берничә мәгънә белдерә ала. Мәсәлән :
Җөмлә - бер мәгънәле сүз.
Тел - берничә мәгънәле сүз.
Тел – умырткалыкларда авыз куышлыгында тәм тату һәм азык чәйнәргә ярдәм итү өчен,
Кешеләрдә сөйләү өчен дә хезмәт итә торган орган;
тел – җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашуөчен хезмәт итә, һәр халыкта үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар;
тел – гаепләү, әләкләү;
тел – ялкын теле;
тел – стена сәгатьләренең озын саплы түгәрәк пластика рәвешендәге маятнигы;
тел – гармун клавишы;
тел – сугышта дошман серләрен сөйләтү өчен кулга төшерелгән әсир.
Мин татар һәм төрек телендә охшаш яңграулы сүзләрне бер генә мәгънәне искә алып, төзи башладым.
Мисаллар:
Гүзәл – guzel (гүзәл)
Җанлы – canli (җанлы)
Биек – buyuk (бюйюк)
Тар – dar (дар)
Акыллы – akilli (акыллы)
Ачык – acik (ачык)
Суык – soguk (соук) һ.б.
Әлегә сүзлектә сүзләр күп түгел, ләкин татар телен үстерү, аңа хөрмәт тәрбияләү эшен башлап җибәрдем дип уйлыйм.
Без һәрберебез бу дөньяга шушы алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге бар кешене шатландырырга килгәнбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплыйбыз, сөйләмебезне матурлыйбыз һәм без бриллиантларга әйләнәбез, тагын да яктырак ялтырыйбыз. Бриллиантыбыз тоныкланмасын дисәк, без тырышып укырга, тәртипле булырга, дөрес, матур итеп сөйләшергә тиешбез. Алган белемнәрне көндәлек тормышта куллана белергә тиешбез.
Йомгаклау
Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.
Әхлак тәрбиясенең төп урыны- гаилә. Әмма балаларның ата-аналары (үзләре үк әхлак белеменә мохтаҗ кешеләр) тәрбия эшен ничек уңышлы итеп башкарсын инде. Бу эш, күпмедер дәрәҗәдә, балалар бакчасында да алып барыла. Ләкин системалы рәвештә әдәплелеккә өйрәтүне бала мәктәпкә килгән көннән үк башлау бик мөһим.
Тарих, татар теле, әдәбият һәм башка дәресләрдә әдәп-әхлак кагыйдәләрен балага матур әдәбият аша һәм сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар ярдәмендә сеңдерү бик кирәк дип саныйм.
Эшемне тәмамлап, мин шундый нәтиҗәләр ясадым: хәзерге көндә яшьләр арасында әдәпле сүләрне белгән, кулланганнары бар, ләкин ямьсез сүзләрне дә еш кулланалар. Бу күренешне үзгәртү өчен һәр шәхес үз өлешен кертә ала.
Үзен тәрбияле, белемле дип санаган һәр кеше сөйләмендә туган тел сүзләрен генә куллана, чит тел сүзләрен урынсызга файдаланмый. Без дә сөйләмебезгә һәрвакыт игътибарлы булырга тиешбез.
Кеше тел ярдәмендә фикерен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә ала, күп төрле фәннәр үзләштерә, гыйлемен туплый.Туган татар телен белеп, бүтән төрки халыклар белән аралашу хәзерге көндә бик актуаль. Шуңа күрә татарча-төрекчә төзи башлаган сүзлек сәяхәтчеләр бик кирәкле булыр дип уйлыйм.
Чыгышымны Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме в афат булмас, мәңге калыр”
Кулланылган әдәбият
- Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192 бит.
- Габдуллин Г.Г. һ.б. Мәктәп педагогикасы: Педагогия институтлары һәм училищелары студентлары өчен уку ярдәмлеге/Г.Г.Габдуллин, Җ.Г.Нигъмәтов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов; Г.Г.Габдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 1993. – 479 б.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001. – 223 б.
- Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан: РИЦ “Школа” 2004. – 124 б.
Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.III кисәк. - Казан, 2007.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән , ул халык үзе бетә . Гаяз Исхаки
“ Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин. Галимнәр беренче чиратта әхлак турында уйларга кирәклеген искәртә. Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелә.
Бирелгән теманың актуальлеген бөтен кешегә билгеле дип уйлыйм, чөнки соңгы вакытта яшьүсмерләр арасында сөйләм культурасы түбән дәрәҗәдә була башлады. Аның сәбәпләре күп.
Үткәргән тикшерү шундый нәтиҗә күрсәтте (сорау алынган укучылар арасыннан,%): 82 % укучы матур әдәпле сүзләрне белә һәм үзе куллана ( 10 сүз язырга бирелгән иде). Ләкин алар арасында еш очрый торган сүзләр бик гади (исәнмесез, сау булыгыз, акыллы, молодец, бик яхшы,хөрмәтле, тыныч йокы, рәхмәт); 18% укучы матур әдәпле сүзләрне аз белә һәм куллана( 4 сүздән артык мисал китерә алмадылар), ләкин алар арасыннан 13 % әдәпсез сүзләр күбрәк белә һәм куллана;
91% укучы әдәпсез сүзләрне яхшы белә һәм куллана ( 10 сүз язырга бирелгән иде, алар 10 мисал китергән иделәр). Алар арасында еш очрый торган сүзләр бер темага кагылышлы: ул кешенең аңгыралыгына кагылышлы сүзләр ( җүләр, ахмак,идиот, дуңгыз, хайван). 98% укучы үз сөйләмендә сленг сүзләре куллана (телек,училка,предки, комп, домашка, батя, братан).
Мондый нәтиҗәләр уйландыра башлады һәм бу күренешне үзгәртү юлларын эзли башладым
Мин, 5нче сыйныф укучысы, нинди яңалык кертә алырмын дип уйландым . Минемчә, беренчедән, сыйныф сәгатендә итәгатле сүзләр дигән уен оештырырга булдым. Икенчедән, атнага бер көнне комплиментлар көне үткәрергә. Өченчесе, татар телен пропагандалау нигезендә татарча-төрекчә бер төрле әйтелә торган сүзләрне табу һәм сәяхәтчегә ярдәмгә татарча-төрекчә сүзлек өстендә эш башлау.
Мин татар һәм төрек телендә охшаш яңграулы сүзләрне бер генә мәгънәне искә алып, төзи башладым. Гүзәл – guzel (гүзәл) Җанлы – canli (җанлы) Биек – buyuk (бюйюк) Тар – dar (дар) Акыллы – akilli (акыллы) Ачык – acik (ачык) Суык – soguk (соук)
Без һәрберебез бу дөньяга шушы алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге бар кешене шатландырырга килгәнбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплыйбыз, сөйләмебезне матурлыйбыз
Үзен тәрбияле, белемле дип санаган һәр кеше сөйләмендә туган тел сүзләрен генә куллана, чит тел сүзләрен урынсызга файдаланмый. Без дә сөйләмебезгә һәрвакыт игътибарлы булырга тиешбез .
Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр
Иг ь тибарыгыз өчен рәхмәт
Предварительный просмотр:
Выступление.
Бирелгән теманың актуальлеген бөтен кешегә билгеле дип уйлыйм, чөнки соңгы вакытта яшьүсмерләр арасында сөйләм культурасы түбән дәрәҗәдә була башлады. Аның сәбәпләре күп.
Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә өйрәнү материалым булып Г.Г.Габдуллин редакциясендәге “Мәктәп педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Педагогика” китабы, Р.Х.Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” китабы, Р.Фәхреддиннең “Асар”, “Балаларга үгет-нәсихәт” китаплары, интернет материаллары булды. Шулай ук Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗаниләргә багышланган укуларның җыентыкларын өйрәндем.
Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелә.
Өйрәнү объекты булып мин 5-9 сыйныф укучыларына бик гади генә 5 сорау бирдем. Алар җавапларын язганнан соң мин аларны системага салдым һәм анализладым. Анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыкланды, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнде, шул нигездә эшнең планы төзелде.
Мин үткәргән тикшерү эшне башкару барышында төрле нәтиҗәләр ясадым һәм алар белән сезне дә таныштырасым килә.
Татар халкының фидакарь шәхесе Гаяз Исхакый, милләт турында борчылып: “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, - ди. Ул беренче чиратта әхлак турында уйларга кирәклеген искәртә.
“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин дөрес тәрбиянең кирәклеген ассызыклап.
Тормышта яшьләр матур, әдәпле сүзләрне бик сирәк кулланыла.
Кайбер укучылар үзләренең сөйләменә бик күп рус теле сүзләрен катнаштыралар яки урынлы-урынсызга чит ил тел сүзләрен кулланалар.
Мондый нәтиҗәләр уйландыра башлады һәм бу күренешне үзгәртү юлларын эзли башладым.
Үткәргән тикшерү шундый нәтиҗә күрсәтте (сорау алынган укучылар арасыннан,%):
- 82 % укучы матур әдәпле сүзләрне белә һәм үзе куллана ( 10 сүз язырга бирелгән иде). Ләкин алар арасында еш очрый торган сүзләр бик гади (исәнмесез, сау булыгыз, акыллы, молодец, бик яхшы,хөрмәтле, тыныч йокы, рәхмәт);
- 18% укучы матур әдәпле сүзләрне аз белә һәм куллана( 4 сүздән артык мисал китерә алмадылар), ләкин алар арасыннан 13 % әдәпсез сүзләр күбрәк белә һәм куллана;
- 91% укучы әдәпсез сүзләрне яхшы белә һәм куллана ( 10 сүз язырга бирелгән иде, алар 10 мисал китергән иделәр). Алар арасында еш очрый торган сүзләр бер темага кагылышлы: ул кешенең аңгыралыгына кагылышлы сүзләр ( җүләр, ахмак,идиот, дуңгыз, хайван).
- 98% укучы үз сөйләмендә сленг сүзләре куллана (телек,училка,предки, комп, домашка, батя, братан).
РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексына ярашлы (20.1 нче маддә 1 өлеше) җәмәгать урыннарында сүгенеп тору вазгыятькә карап телдән кисәтү ясауга, 500 сумнан алып 1 000 сумга кадәр штрафка яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга китерә
Шуңа күрә күп очракта сүгенү сүзләре махсус әйтемнәр яки төсмерле сүзләр, эвфемизмнар белән алмашына.
Шуңа күрә бүгенге көндә милләт алдында зур бурычлар куела. Шуларның иң әһәмиятлесе – югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Халык педагогикасы – ул тормышта сыналып, буыннан буынга күчеп камилләшкән . Әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар, тәрбиячеләр моңа зур өлеш кертәләр.
Җыеп кына әйткәндә, халкыбызның гасырлар буе тупланган авыз иҗатында уңай әхлакый сыйфатлар, рухи матурлык чагыла, алар акыл һәм сөйләм телен үстерүдә алыштыгысыз чара булып тора.
Мин, 5нче сыйныф укучысы, нинди яңалык кертә алырмын дип уйландым.
Минемчә, беренчедән, сыйныф сәгатендә итәгатле сүзләр дигән уен оештырырга булдым. Икенчедән, атнага бер көнне комплиментлар көне үткәрергә. Өченчесе, татар телен пропагандалау нигезендә татарча-төрекчә бер төрле әйтелә торган сүзләрне табу һәм сәяхәтчегә ярдәмгә татарча-төрекчә сүзлек өстендә эш башлау.
Бу турыда татар шагыйре Дәрдмәнд сүзләрен китерү урынлы булыр.
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Үзебезнең сүзлек хәзинәсеннән дөрес файдалана белү- һәркайсыбызның изге бурычы.
Мин татар һәм төрек телендә охшаш яңграулы сүзләрне бер генә мәгънәне искә алып, төзи башладым.
Мисаллар:
Гүзәл – guzel (гүзәл)
Җанлы – canli (җанлы)
Биек – buyuk (бюйюк)
Тар – dar (дар)
Акыллы – akilli (акыллы)
Ачык – acik (ачык)
Суык – soguk (соук) һ.б.
Әлегә сүзлектә сүзләр күп түгел, ләкин татар телен үстерү, аңа хөрмәт тәрбияләү эшен башлап җибәрдем дип уйлыйм.
Без һәрберебез бу дөньяга шушы алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге бар кешене шатландырырга килгәнбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплыйбыз, сөйләмебезне матурлыйбыз.
Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.
Бу эш, күпмедер дәрәҗәдә, балалар бакчасында да алып барыла. Ләкин системалы рәвештә әдәплелеккә өйрәтүне бала мәктәпкә килгән көннән үк башлау бик мөһим.
Үзен тәрбияле, белемле дип санаган һәр кеше сөйләмендә туган тел сүзләрен генә куллана, чит тел сүзләрен урынсызга файдаланмый. Без дә сөйләмебезгә һәрвакыт игътибарлы булырга тиешбез.
Туган татар телен белеп, бүтән төрки халыклар белән аралашу хәзерге көндә бик актуаль. Шуңа күрә татарча-төрекчә төзи башлаган сүзлек сәяхәтчеләр бик кирәкле булыр дип уйлыйм.
Чыгышымны Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме в афат булмас, мәңге калыр”
