Кеше- җирнең гүзәл чәчәге.
классный час (3, 4 класс)

Юсупова Гузалия Индусовна

         “Авылыбызның ак халатлы фәрештәсе” дигән темага проект эшен башлагач , иң беренче “Үскәч, кем булыр идең?”, “Табиб буласым килә” темаларына әңгәмәләр үткәрдек. Әңгәмәләр барышында укучыларга барлык һөнәрләрнең дә кирәкле, яхшы булуы төшендерелде. Ә табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булуы мисаллар өстендә аңлатылды.

       Проект эшебезне дәвам итеп, күңел  күге  һәрчак  аяз  булган һәм үзе дә  дә дөньяның гүзәллеге булып танылган, авылыбызның зур хөрмәткә лаек кешесе Күлле Киме авылы һәм күрше авыл кешеләренең төп дәвалаучысы, ышанычы булган Рәшидә апаның тормыш юлын өйрәндек. Өлкәннәр көнендә Рәшидә апаның өендә булдык. Ул бездә табиб һөнәренә мәхәббәт тәрбияләде.

      Февраль аенда Рәшидә апаны мәктәпкә чакырып, “Кеше – Җирнең гүзәл чәчәге”  дигән темага кичә үткәрдек. Бу кичәдә иң күркәм сыйфатларны үзендә булдырган, авылыбызның ак халатлы фәрештәсе  Рәшидә апа аша балаларда кешене чын кеше итә торган сыйфатлар тәрбияләнде. Балалар Рәшидә апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, концерт номерлары күрсәттеләр. Ахырдан   кулдан эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.

      Май аенда без кабат Рәшидә апада кунакта булдык.  Бу килүебездә без Рәшидә апаның искиткеч матур гөлләр үстерүен, оста бакчачы да  икәнен күреп сокландык.   Ул безгә дә бик матур киңәшләрен бирде, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде.

      Ел дәвамында һәр гаилә Рәшидә апаның тормыш юлын өйрәнде. Аның турында үзләренең язмаларын булдырдылар. Балаларда Рәшидә апа белән чиксез горурлану хисләре тәрбияләнде.

    

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keshe_-_zhirnen_guzl_chchge.doc382.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем мәгариф учреждениесе

Кеше — Җирнең гүзәл чәчәге

(Авылыбызның ак халатлы фәрештәсе Рәшидә апаны чакырып үткәрелгән кичә)

                                                                                                                                         

                                       

Кичәне әзерләүче һәм үткәрүче

башлангыч сыйныф укытучысы

Юсупова Г.И.

                 

                                                       2018-2019 нчы уку елы

Тема. Кеше — Җирнең гүзәл чәчәге.

Максат.  Укучыларда  матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Намуслылык, сабырлык кебек  күркәм  сыйфаталар   тәрбияләү.  Иң күркәм сыйфатларны үзендә булдырган, авылыбызның ак халатлы фәрештәсе  Рәшидә апа аша балаларны чын кеше булырлык итеп тәрбияләү. Табиб һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Тактада — биш таҗлы чәчәк рәсеме. Һәр таҗга «Намус», «Акыл», «Әдәп», «Күңел» яки «Сабыр» дигән сүзләр язылган. Уртада — матур кыз сурәте.

                                                     Эпиграф.

Кеше күңеле бит нәкъ пыяла.

Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән

Саф хисләр дә хәтта югала.

Дәрес  барышы.

I.        Психологик уңай халәт тудыру.Тема һәм максат белән таныштыру.

Укытучы.  Хәерле көн, укучылар!  Без бу тәрбия сәгатендә кешедә   булырга тиешле  намуслылык, әдәплелек, инсафлылык, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләшербез. Әйдәгез, тактадагы рәсемгә карагыз.

Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның бөтенлеге, матурлыгы югалачак. Таҗдагы сүзләрне укыйк та,  бу  рәсемнең ни аңлатуын әйтеп карагыз әле.

Укучы.  Шушы сыйфатларның берсен генә югалтсак та, Кеше затын чын матур, әйбәт дип әйтеп булмас иде. Кешедәге бу күркәм сыйфатларга элек-электән үк зур әһәмият биргәннәр.

 Балалар төрле фикерләр әйтәләр.

Укытучы.  Димәк,  Кеше — Җирнең гүзәл чәчәге.  XIX гасыр шагыйре Мифтахетдин Акмулланың «Кешенең биш асылы» шигырен алыйк (аны укытучы үзе яки укучылар яттан сөйләргә мөмкин).

1        нче укучы.

Кеше өчен иң әүвәл — Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

2        нче укучы.

Икенче иң кыйммәтлесе — Акыл, дигән,

 Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

  1. нче укучы.

Өченче иң кыйммәтлесе — Әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

4        нче укучы.

Дүртенче иң кыйммәтлесе — Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

5        нче укучы.

Бишенче иң кыйммәтлесе — Сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы. Кеше  өчен  иң кирәкле  сыйфатлар нинди икән?

Укучы. Кеше өчен намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык — иң кирәкле сыйфатлар. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр.

 Менә шушы иң матур , күркәм сыйфатларны үзендә булдырган, авылыбызның ин хөрмәтле кешесе бездә бүген кунакта. Рәшидә апаны барыбыз да беләбез, бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Нинди һөнәр иясе булды соң безнең Рәшидә апа?  Дәвалаучы табибә ул. Бүгенге очрашудан сон Рәшидә апага карата булган хөрмәтебез тагын да артыр дип уйлыйм. Арабызда эле Рәшидә апа һөнәрен  сайларга теләүчеләр, аның кебек чын кеше булырга теләүчеләр дә  булыр дип уйлыйм.

Кеше авырмыйча да тора алмый. Авыру һәркемгә дә хас нәрсә. Шул очракта безгә ярдәмгә ак халатлы “фәрештәләр” килә. Бар шундый төр табиблар, йөзендәге елмаюларын күргәч үк, бөтен авыртуларың басылгандай була. Тикмәгә генә алар турында сүз белән дә дәвалыйлар димиләр.  Бу сүзләр нәкъ безнең Рәшидә апабыз турында Ак халатлы табиблар турында күп ишетергә туры килә., бигрәк тә матбугат битләрендә, телевизион тапшыруларда алар турында җылы сүзләр яңгырый.

   Рәшидә апа 1947 елның 22 февралендә Марий Республикасының Шешеңгер авылында туа.  7 классны бик яхшы укып тәмамлый. Кечкенәдән аның хыялы я укытучы, я врач булу. Һәм ул Арча педагогия училищесына укырга барырга уйлый. 8 класс белем алуны мәҗбүри итеп куялар . Рәшидә апа 12 км ераклыктагы күрше рус мәктәбендә белем ала. 8 не бетергәч Казанда медицина училищесында белем ала. 1966 елдан бирле Күлле Киме больницасында эшләде. Аннан сон медпунктта шәфкать туташы булып эшләде.

Рәшидә апа кебек шәфкатьле, миһербанлы, изге кеше дөньяда тагын бармы икән? Сөйкемле йөзле, акыллы, мәрхәмәтле. Кешеләр белән гади итеп сөйләшә. Тәмле телле, йомшак куллы ул.

Кеше сәламәтлеге сагында торучыларга күпме җаваплылык йөкләнә бит. Авыруларның төре ел саен арта бара.

“Авырулар өчен иң кирәге- аңа булган җылы мөнәсәбәт, игътибарлы караш. Авыруларның сәламәтләнүендә Рәшидәнең хезмәте аеруча зур булды. Аның палатага килеп керүе үк кешедә өмет уята иде. Дустанә игътибары һәм ихтирамы авырудагы шик- шөбһәләрне таратырга ярдәм итә иде “ – дип сөйли аның турында хезмәттәше Фәридә апа.

Эйе, күңел күге һәрчак аяз булган һәм үзе дә  дә дөньның гүзәллеге булып танылган кеше ул. Эчкерсезлек һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатлар хас аңа.

Һәр көнне иртәнге сәгатьтән дару исе сеңгән һаваны сулап , авыруларның моңсу йөзләрен күреп, ярдәм сорап караган күз карашларын тою, төн уртасында телефон чылтырау авазына сискәнеп уяну , кабат авыру янына ашыгу... Боларны Рәшидә апа кебек намуслы , сабыр, акыллы кешеләр генә булдыра ала. Күлле Киме авылы , башка күрше авыл кешеләренең төп дәвалаучысы, ышанычы булды ул.

Рәшидә апаның гаиләсе дә авылда үрнәк. Кызлары, кияүләре аны хөрмәт итеп яшиләр. Аның киңәшеннән башка бер эшкә дә тотынмыйлар. Рәшидә апаның бер кызы Лилия апагыз да әнисе һөнәрен сайлады.  Ә Ләйлә апагыз укытучы һөнәрен сайлады. Кияүләре дә берсеннән берсе булган кешеләр.

Рәшидә апаларда мин үзем гел булам. Һәрвакытта якты, чырайлы, кунакчы, ярдәмчел, кешелекле. Ачулы була белми ул. Күршесе Луиза апа аның турында:” Искиткеч кеше ул безнең Рәшидә. Нинди йомыш белән генә керсәң дә ярдәм итә. Хәтта сыер бозаулаганда да, хайваннар авырганда да ярдәм сорап керәбез аның янына “ – ди ул.

Рәшидә апа оста пешекче дә, тегүче дә, бакчачы да. Үстергән яшелчәләреннән нинди генә салатлар ясамый ул. Нинди генә чәчәкләр үсми аның бакчасында! Ә бит бу хезмәтләр барысы да зур тырышлык, сабырлык сорый.

     

      Һөнәр сайлау  кеше өчен иң җаваплы һәм иң авыр эшләрнең берсе. Кеше үзенең булачак һөнәре турында кечкенәдән үк уйлый башлый. Аның турында хыяллана, аны үз тормышында максат итеп куя.

Әйе, “Мин табиб булыр идем дигән уй һәрберебезнең балачакта күңеленә кереп калгандыр. Мөгаен, һәрбер кеше иңнәренә ак халат салып, кешеләрне терелтеп йөрүләрен күз алдына китереп үскәндер. Ләкин, үсә төшкәч, бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә җаваплы булганын аңлыйсың һәм “Әллә башка һөнәр сайларга микән” дигән шикле уйлар уйларга мәҗбүр буласың. Минемчә, теләгең булса, бу һөнәр алдында булган җаваплылык та, бу һөнәрнең авырлыгы да киртә булып тора алмыйдыр.

       Әгәр син сабырлык, мәрхәмәтлелек сыйфатларына ия икәнсең, димәк синең табиб булырга хакың бар. Әйе, чын “Ак канатлы фәрештә” исеменә лаек булыр өчен, медицина өлкәсендә кулланыла торган терминнарны яхшы белү генә түгел, ә нәкъ менә табигать биргән мөмкинчелекләреңне дә тиешле куллана белергә кирәктер. Миңа калса, чын табиб булу ул  тумыштан килгән сәләт.

       Табибларны яшәү билгесе дип билгеләр идем мин. Нәкъ менә алар ярдәмендә без үзебезне таза, сәламәт хис итәбез һәм, әлбәттә, әлеге һөнәр вәкилләре  могҗизалар тудыра алырдай илаһи затлар. Миллионлаган кешелер язмышын хәл итеп, һәрбер гаиләгә бәхет алып килердәй фәрештәләр алар.

      Табиб... Әлеге сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Ягымлы караш, эчкерсез-саф һәм һәрвакыт ярдәмгә килүче күңел. Назлы кулларында күпме кешенең гомере хәл ителә, меңәрләгән җаннарга яңадан яшәү дәрте уятучы, бәхет китерүче илаһи затлар...Ул безнең табибларыбыз. Алар бит безнең яшәү маягы, караңгы төнне яктыртучы йолдызлар, болытлы көнне аяз итүче кояш.   Табиб  дөньяда иң кирәкле дәрәҗәле, шул ук вакытта иң җаваплы, тынгысыз һөнәр иясе. Чөнки аның кулында – кеше гомере. Ак халатка һәм дәрәҗәсенә кызыгып кына бу һөнәрне сайларга теләүчеләр бик нык ялгышалар, әлбәттә. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен табибка бөтен барлыгын, белемен, һөнәри осталыгын, еш кына ял вакытын да авыруны аякка бастыруга багышларга туры килә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда табиб төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авыру янына ашыга. 

       Шуңа күрә, һөнәрләрне сайлаганда, игътибарлы булсак иде, бигрәк тә басымны табиб һөнәренә ясар идем мин. Бу һөнәрнең дәрәҗәсенә генә кызыгып, бу өлкәдә эшләү ул, минемчә, бик зур хата. Әгәр син тиешенчә һәм вакытында ярдәм күрсәтә алмыйсың икән нигә эшләргә? Бу бит авырып ятучыны гына авыр хәлдә калдыру түгел, ә нәкъ менә чын мәгънәсендә дә “Ак халатлы фәрештәләр” исеменә лаек булганнарга тап төшерү. Борынгылар да, “Һөнәр кием түгел, ошамаса салып атып булмый” – диеп шуны күздә тотып әйткәннәрдер инде.

                                                   Йомгаклау

         “Авылыбызның ак халатлы фәрештәсе” дигән темага проект эшен башлагач , иң беренче “Үскәч, кем булыр идең?”, “Табиб буласым килә” темаларына әңгәмәләр үткәрдек. Әңгәмәләр барышында укучыларга барлык һөнәрләрнең дә кирәкле, яхшы булуы төшендерелде. Ә табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булуы мисаллар өстендә аңлатылды.

       Проект эшебезне дәвам итеп, күңел  күге  һәрчак  аяз  булган һәм үзе дә  дә дөньяның гүзәллеге булып танылган, авылыбызның зур хөрмәткә лаек кешесе Күлле Киме авылы һәм күрше авыл кешеләренең төп дәвалаучысы, ышанычы булган Рәшидә апаның тормыш юлын өйрәндек. Өлкәннәр көнендә Рәшидә апаның өендә булдык. Ул бездә табиб һөнәренә мәхәббәт тәрбияләде.

      Февраль аенда Рәшидә апаны мәктәпкә чакырып, “Кеше – Җирнең гүзәл чәчәге”  дигән темага кичә үткәрдек. Бу кичәдә иң күркәм сыйфатларны үзендә булдырган, авылыбызның ак халатлы фәрештәсе  Рәшидә апа аша балаларда кешене чын кеше итә торган сыйфатлар тәрбияләнде. Балалар Рәшидә апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, концерт номерлары күрсәттеләр. Ахырдан   кулдан эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.

      Май аенда без кабат Рәшидә апада кунакта булдык.  Бу килүебездә без Рәшидә апаның искиткеч матур гөлләр үстерүен, оста бакчачы да  икәнен күреп сокландык.   Ул безгә дә бик матур киңәшләрен бирде, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде.

      Ел дәвамында һәр гаилә Рәшидә апаның тормыш юлын өйрәнде. Аның турында үзләренең язмаларын булдырдылар. Балаларда Рәшидә апа белән чиксез горурлану хисләре тәрбияләнде. 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Җирнең сурәте, карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1

“Җирнең сурәте,  карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Экологик иминлек, 3 класс; Җирнең салкын һәм җылы районнары, 3 класс

Әйләнә - тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе, 1,3 класслар...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

Экологик кичә "Җирнең гүзәллеге безнең кулларда".

Тәрбия сәгатенең максаты :Укучыларда әйләнә -тирә мохиткә,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү....

Җиңү килде җирне нурга күмеп

Патриот-үзенең туган җирен,хапкын ,илен,Ватанын сөюче,шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган төрле батырлыклар эшләүче кеше.Патриотизм-үз илеңә,халкыңа,туган табигатькә,милли традицияләргә,мил...

Икенче сыйныф укучысы Гарипов Таһирнең фәнни-эзләнү проекты

Фәнни -эзләнү проект:«Кристаллар дөньясы»...