Хәзерге татар әдәби телендә киң кулланыла торган сүз ясалу ысулы-сүзләр кушылу ысулы. Бу ысул белән эш иткәндә тамырга- тамыр ялгана. Шул нәтиҗәдә парлы,тезмә, кушма сүзләр барлыкка килә.
Парлы сүзләр, нигезендә,ике тамырны теркәү юлы белән ясалалар.Алар күп очракта тезүле бәйләнештә теркәләләр, ләкин парлы сүзләр арасында ияртү юлы белән барлыкка килгәннәре дә бар: көннән-көн, үзеннән- үзе һ.б. Татар теле белемендә парлы сүзләр бик соң өйрәнелә башланган. Татар теленең беренче грамматикаларында парлы сүзләр турында мәгълүматлар очрамый. Шул чорның төрки телләрне өйрәнүче галимнәре төрки телләрдә кушма сүзләр юк яки бик аз дип исәпләгәннәр. Татар теле белемендә парлы сүзләрне өйрәнүче беренче галим К.Насыйри була. Ул, берничә төргә бүлеп,парлы сүзләр исемлеген төзи. Г.Ибраһимовның 1913 нче елда чыккан “ Татар сарфы” хезмәтендә парлы сүзләр турында белешмә бирелә.Ул аларны “юлдаш сүзләр”(тау-таш,килем-китем,алыш –биреш,ир-ат) һәм “сүз җилеме”(карт-корт) дип атый. 1928 нче елда Г.Алпаров Көнчыгышны өйрәнү институтында ясаган үзенең чыгышында парлы сүзләргә туктала. Галим парлы сүзләрне семантик һәм фонетик яктан классификацияли. Соңрак Ш.Рамазанов, В.Н.Хангилдин, Д.Г.Тумашева, Ф.С.Фәсиев, Ф.Ә.Ганиевләр үз хезмәтләрендә парлы сүзләрне өйрәнүгә зур урын бирәләр. Без үз хезмәтебезне тарыхчы,укытучы,шагыйрә,журналист,язучы С.Сөләймәнова әсәрләрендә очраган парлы сүзләрне барлап,аларны өйрәнүгә багышларбыз. Хезмәтебездә китереләчәк мисаллар шагыйрә,язучы С.Сөләйманованың “Гөлбадран”(Сөләйманова С. Гөлбадран: Повесть,хикәяләр,юлъязмалар.-Казан:Тат.кит.нәш.,1986.-368б) повестеннан һәм “Сабыр канатлары”( Сөләйманова С. Сабыр канатлары.Шигырьләр.-Казан:Тат.кит.нәш.,1981.-384.)шигырьләр җыентыгыннан алынды. Әдәби телебездә, аеруча матур әдәбият телендә һәм фәнни-популяр стильдә парлы сүзләрнең активлашуы күзгә ташлана.Әдәби телебездә якынрак мәгънәле сүзләрне парлап яңа сүз ясау тенденциясе дә күзәтелә.Мәсәлән С.Сөләйманова әсәрләрендә очраган койма-капка, йорт-кура һ.б. без шундыйларга кертер идек. Безнеңчә, яңа сүрәт чаралары кирәк булу сәбәпле бу күренеш яңа чорда шигърияттә күзгә ташлана. Р Фәйзуллин, Р. Гаташ, Р.Хариста аеруча күп булган мондый сурәтләү чаралары шигырьдән прозага, публисцистикага, фәнни-популяр стильга дә күчеп бара. Безнеңчә, С.Сөләйманова үз иҗатында парлы сүзләрне урынлы, уңышлы кулланган. Аның һәр шигырь юлы нечкә хисләрнең сихри бәйләнешләреннән үрелгән. Туган җиргә, ата-анага кайнар мәхәббәтме ул, сөю-сөелү хикмәтләреме, яки, киресенчә тыннарны кысылдырырлык нәфрәтме- барысы да шагыйрә каләменнән энҗе бөртекләрдәй сафлык-нәфислек белән шигырь юлларына ифрат ипле тезелеп бара. С.Сөләйманова үз иҗатына әдәби сүзнең кыйммәтен тоярга тырышкан сабыр, эзләнүчән укучыны тартырга омтыла. Чыннан да,шагыйрәнең һәр әсәре, һәр юлы һәм һәр сүзе җанга шифа бирә. Шагыйрә, журналист, язучы Саҗидә Сөләйманова иҗаты мисалында без хәзерге татар әдәби теленең парлы сүзләргә гаҗәеп бай булуын, парлы сүзләр ясалуның күп төрле ысуллары: синоним сүзләрдән, антоним сүзләрдән, бер сүзгә аваздаш сүзгә икенче сүз килеп яңа сүз ясалу, шулай ук икенчесенең дә лексик мәгънәсе булмыйча да яңа сүз ясау барлыгын күрдек.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 39.55 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа № 25 им. 70-летия нефти Татарстана»
города Альметьевска Республики Татарстан
Тема исследовательской работы:
“Саҗидә Сөләйманова әсәрләрендә парлы сүзләр”
Выполнила: Шакирова Алина Камилевна
учащаяся 11 класса МБОУ СОШ №25
им.70 летия нефти Татарстана
Научный руководитель: Ямалеева Альфия Казимовна
учитель татарского языка и литературы
МБОУ СОШ №25 им.70 летия нефти Татарстана
Альметьевск 2019
Эчтәлек.
2 .Төп өлеш.Компонентларның тотрыклылык дәрәҗәсе.
3. Йомгак.
4 Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Хәзерге татар әдәби телендә киң кулланыла торган сүз ясалу ысулы-сүзләр кушылу ысулы. Бу ысул белән эш иткәндә тамырга- тамыр ялгана. Шул нәтиҗәдә парлы,тезмә, кушма сүзләр барлыкка килә.
Парлы сүзләр, нигезендә,ике тамырны теркәү юлы белән ясалалар.Алар күп очракта тезүле бәйләнештә теркәләләр, ләкин парлы сүзләр арасында ияртү юлы белән барлыкка килгәннәре дә бар: көннән-көн, үзеннән- үзе һ.б. Татар теле белемендә парлы сүзләр бик соң өйрәнелә башланган. Татар теленең беренче грамматикаларында парлы сүзләр турында мәгълүматлар очрамый. Шул чорның төрки телләрне өйрәнүче галимнәре төрки телләрдә кушма сүзләр юк яки бик аз дип исәпләгәннәр. Мәсәлән, И.Гиганов: “...кушма сүзләр татар телендә аз”,-дип яза(Гиганов И. Грамматика татарского языка.С.-Пб.,1801,с45). Татар теле белемендә парлы сүзләрне өйрәнүче беренче галим К.Насыйри була. Ул, берничә төргә бүлеп,парлы сүзләр исемлеген төзи. Г.Ибраһимовның 1913 нче елда чыккан “ Татар сарфы” хезмәтендә парлы сүзләр турында белешмә бирелә.Ул аларны “юлдаш сүзләр”(тау-таш,килем-китем,алыш –биреш,ир-ат) һәм “сүз җилеме”(карт-корт) дип атый. 1928 нче елда Г.Алпаров Көнчыгышны өйрәнү институтында ясаган үзенең чыгышында парлы сүзләргә туктала. Галим парлы сүзләрне семантик һәм фонетик яктан классификацияли. Соңрак Ш.Рамазанов, В.Н.Хангилдин, Д.Г.Тумашева, Ф.С.Фәсиев, Ф.Ә.Ганиевләр үз хезмәтләрендә парлы сүзләрне өйрәнүгә зур урын бирәләр.Без үз хезмәтебезне тарыхчы,укытучы,шагыйрә,журналист,язучы С.Сөләймәнова әсәрләрендә очраган парлы сүзләрне барлап,аларны өйрәнүгә багышларбыз. С.Сөләйманова әдәбият мәйданына илленче еллар урталарында килә.Тирән мәгънәле,табигый яңгырашлы,сәнгатьчә нәфис шигырь-поэмалары һәм җырлары белән тиз арада үзенчәлекле шагыйрә булып таныла.Шигърияттә иҗат эшчәнлеген уңышлы дәвам иттерү белән бергә,җитмешенче еллар башыннан алып,ул проза әсәре яза башлый.Ул әдәбиятның ике тармагында да үзенчәлекле бай мирас калдыра. С.Сөләйманова шигырьләрендә татар кызлары язмышы. Ул чор кызларына сугыш тартып алган ата-баба кайгыртучанлыгы да, абыйлар терәге дә, ирләр ышыгы да калдырылмаган. Ятимлекләр, матди җитенкерәмәүләр, канунсыз тормыш хакыйкате, диннән-телдән яздырылулар алдында кеше булып калу өчен татар кызына шигъри җан ничек иңгән! Бик яман күренешләр арасыннан яктылык күреп алу, явызлардан арынып,үзеңә теләктәшләр табу кешенең өметен арттыра, яшәргә күәт өсти. Илле яше тулар-тулма әҗәл белән ачык яланда көч алыша башлаган шагыйрә якты дөньядагы һәр мизгелнең кадерен белә.1979 нчы елда,С.Сөләйманова үзе Казан хастаханәсендә,икенче операциядән соң дәваланып ятканда, “Гөлбадран” повесте дөнья күрә.Повестьтагы өмет, ныклык, ышыныч кебек сыйфатлар әсәргә авторның үз холкыннан күчкән.Хезмәтебездә китереләчәк мисаллар шагыйрә,язучы С.Сөләйманованың “Гөлбадран”(Сөләйманова С. Гөлбадран: Повесть,хикәяләр,юлъязмалар.-Казан:Тат.кит.нәш.,1986.-368б) повестеннан һәм “Сабыр канатлары”( Сөләйманова С. Сабыр канатлары.Шигырьләр.-Казан:Тат.кит.нәш.,1981.-384.)шигырьләр җыентыгыннан алынды.
Үзләренең лексик-грамматик характеры буенча парлы сүзләрнең компонентлары төрле сүз төркемнәре белән белдерелә.Парлы сүзләр үзләре барлык сүз төркемнәрендә диярлек бар.Татар телендә иң еш очраганы-парлы исемнәр.Әдәби телдә парлы исемнәр ясалышының түбәндәге типлары бар. 1. “Исем+исем” тибы
- Ап-ак зифа буй-сынын
Хәтерләми дә иде,
Язга яшел шәл-яулык
Әзерләми дә иде. (“ Каен себерке”93б)
- Койма-капка, абзар-каралты да ялт итеп тора.( “Гөлбадран” 272 б.)
- Мәктәпкә кергәч, иң бәхетлеләре әби-бабай тәрбиясендә. ( “Гөлбадран” 260 б.)
2. “Баш килештәге исем+ тартым кушымчалы исем” моделе.
- Санаторийда “Фанфан-Тюлпан” дигән француз фильмы караганнар иде,Гыйльфанның килеш-килбәте фильмдагы геройга охшаганлыктан,аңа хатыннар “Фанфан” дигән кушамат бирделәр. ( “Гөлбадран” 243 б.)
- Көянтә- чиләкләре салмак кына чайкалып бара. ( “Гөлбадран” 292 б.)
- Син канатлы-
күз-колагың каплап,
чит бер җисем булып алактың.( “Марина Цветаевага”155 б.)
3.“ Тартым кушымчалы исем+тартым кушымчалы исем”моделе.
- Көн иткән йортым-курам...
Озата гына урам( “Юлларга чыксаң” 66 б.)
- Кар тулган киез итеген көрттән алырга маташкан арада, Бибисаны аягыннан-башыннан ике егет күтәреп алды,өстенә толып ташлады. ( “Гөлбадран” 253 б.)
4. “Берлек сандагы исем+күплек сандгы исем” моделе
- Алар бит дуңгыз карарга ата-бабаларыннан өйрәнмәгәннәр бит,татар кызлары... .( “Гөлбадран” 253 б.)
- Атна-ун көн эчендә булачак хәвеф-хәтәрләрне уздыра алса... ( “Гөлбадран” 260 б.)
- Тал- тирәкләр тагын яфрак ярды
Бөреләрен ачты юкәләр.( “Юллар,уйлар”103 б.)
- Юлларда онтыла
Мәшәкать-борчулар...( “Хәерле сәфәрләр” 76 б.)
2.Исемнәр ясалышының “фигыль+фигыль” тибы.
- Ике атнадан артык инде ул монда төрле яклап тикшерелү-күзәтелү астында.( “Гөлбадран” 232 б.)
- Ул илнең табигать шартларына гына түгел, ашау-эчүенә озаклап күнегү кирәк.( “Гөлбадран” 246 б.)
- Кичәгә бару-бармау хакында Баязит кызыйга шалтыратырга тиеш.( “Гөлбадран” 232 б.)
3.Парлы сыйфатлар хәзерге татар телендә аз. Парлы сыйфатлар ясалышының “исем+исем” тибы.
-Дулкын-дулкын иген кырларыннан
амбарларга күчкән арышлар.( “Көзләр якты быел”143 б.)
-Дус-туганлык хисе кешеләрнең
Күзен ачкан гомер гомергә.( “Җирдәшләр”664 б.)
“Сыйфат+сыйфат” тибы
-Утлы-төтенле калалар, янган далалар аша үтеп, җиңү алып кайткан Баязит бу тынлыктан тиз туйды.( “Гөлбадран” 221 б.)
- Баязит яшелле-күкле тавыш белән кычкырды... .( “Гөлбадран” 224 б.)
- Баш түбәсенә өелгән дулкын-дулкын кара чәче арасында әллә нинди сихерләр бар сыман.( “Гөлбадран” 297 б.)
4.Парлы сыйфатлар ясалышының “фигыль+фигыль” тибы.
-Туып-үскән җирем,эчкән суым,
Сулар һавам-туган як кынам.(“Туган җирем,эчкән суым” 138 б.)
-Пульс сизелер-сизелмәс,кан басымы түбән. ( “Гөлбадран” 233 б.)
- Концерттан соң сәхнә артына кереп, кызлар киенә-чишенә торган бүлмәнең ишеген барып тартты.( “Гөлбадран” 230 б.)
5.Парлы фигыльләр татар телендә “фигыль+фигыль” тибы буенча гына ясала.С.Сөләйманованың әсәрләрендә моңа да мисаллар бар:
- Акрынайтылган хәрәкәт белән кадрны боза-бозуын.( “Гөлбадран” 230 б.)
- Киявең авыз тәме юклыгын сизеп, Кәүсәрия апа ашын мактапмы- мактый. ( “Гөлбадран” 233 б.)
- Соңламый-нитми, якшәмбе көнне килә дә атнаның өченче көнендә генә китә.( “Гөлбадран” 235 б.)
6.Парлы саннар “ сан+сан” тибы буенча ясала.
- Кырык-илле яшьлек бай гарәпләр унбер-унике яшьлек кызларны дүртенче, бишенче хатынлыкка алалар икән ул илдә.( “Гөлбадран” 246 б.)
- Аны чистартуга ике-өч сәгать вакыт узды.( “Гөлбадран” 237 б.)
- Баскан урынында очынып торучы уналты-унҗиде яшьлек кыз-балада нинди хәсрәт, нинди уй дисезме? ( “Гөлбадран” 252 б.)
7.Парлы алмашлыклар ясалуның да берничә тибы бар. “Алмашлык+алмашлык” тибы.
- Тышаудан ычкынган тайлар сыман, болыннан болынга күчеп йөрделәр, ул-бу булмады.( “Гөлбадран” 232 б.)
- Аны-моны сөйләшеп кайттылар да, Бибиса өйләренә кереп китте.( “Гөлбадран” 249 б.)
8.Парлы рәвешләр шулай ук берничә тип буенча ясала. “Исем+исем” тибы.
-Җыелышлар,бәйрәм кичәләре
Ныгыттылар тагын дуслыкны.
Иртә-кичләр бергә.Хәләремә
Вакытларның калдык-постыгы. ( “Укытучы яшьлеге”135 б.)
9. Парлы рәвешләрнең “фигыль+фигыль” тибы берничә модель буенча ясала.
1.Хәл фигыльнең –ып(-еп) формасы+хәл фигыльнең -ып(-еп) формасы” моделе.
- Бармак битләре, уч төпләре кабарып-кабарып чыккан.( “Гөлбадран” 240 б.)
- Бәхеткә шулай килеп-китеп йөрергә калдымы?(96 б.)
2.Хәл фигыльнең –а га,-ый га бетүче формасы+хәл фигыльнең –а га,-ый га бетүче формасы” моделе.
- Иелә-бөгелә
Каршылый арышлар( “Хәерле сәфәрләр” 75б.)
-Кайту белән урынга егылмас, ята-тора йөрер. ( “Гөлбадран” 273 б.)
- Дөреслекнең кайсы шикле,кайсы чын-
Күрә- сыный кояш йөри шушы җирдә.( “Җир әйләнә”182 б.)
3. Хәл фигыльнең –а га бетүче формасы+тамырдан сыйфат” моделе.
Кара-каршы җылышканда Бибиса кунак егетенә керфек сирпеп бер җыр да җырланган иде. ( “Гөлбадран” 251 б.)
4. “Сыйфат фигыльнең барлык формасы+ сыйфат фигыльнең юклык формасы” моделе.
Бергә күрдек япь-яшь бөреләрнең
Кыяр-кыймас керфек кагуын.( “Йөгереп каршы чыксам” 150 б.)
10. Парлы рәвешләр ясалуның “сыйфат+сыйфат” тибы.
- Дәлия алдан, Баязит арттан урман сукмагы буйлап кызу-кызу атлыйлар. ( “Гөлбадран” 232 б.)
- Бер заман көймә тирәсенә сирәк-сирәк чупылдап өстән нидер ява башлады. ( “Гөлбадран” 237 б.)
11.Парлы рәвешләр “рәвеш+рәвеш” тибында да ясала.
- Җәйләүдә сыер имчәге юарга тылы су юклыгын да сөйләде Бибиса,план белән нәтиҗә арасында каршылыкларны да,салкын су белән әштер-өштер генә юылган бидоннарда сөтнең әчүен дә кабат-кабат әйтте. ( “Гөлбадран” 241 б.)
- Сәлам бирде, ары-бире журнал актаргалады да кайтырга чыкты.( “Гөлбадран” 249 б.)
12. Парлы аваз ияртемнәре дә очрый С.Сөләйманова әсәрләрендә.
- Ферма тирәсендә колхоз җитәкчеләре берара тыз-быз килеп торды.( “Гөлбадран” 241 б.)
- Өч- дүрт хатын-кыз, чыр-чу килеп, яр өстенә менеп китте( “Гөлбадран” 237 б.)
- Гаиләлеләр исә, учак тирәсендә шау-гөр килеп, аш-су хәстәренә кереште. ( “Гөлбадран” 262 б.)
- Яңа елны паркта, җем-җем килгән чыршы янында, урам халкы белән бергә каршылады. ( “Гөлбадран” 232 б.)
- Җәйләүдә сыер имчәге юарга тылы су юклыгын да сөйләде Бибиса,план белән нәтиҗә арасында каршылыкларны да,салкын су белән әштер-өштер генә юылган бидоннарда сөтнең әчүен дә кабат-кабат әйтте. ( “Гөлбадран” 241 б.)
Парлы сүзләр компонентлары арасында түбәндәге мөнәсәбәтләр була.
1.Парлы сүзләрнең компонентлары узара синоним яки якын мәгънәле була:
- Бала-чага сизмәгәнгә салышынып йөрсә дә, барын да күрә, күңеленә җыя ул, тормыш вырлыгын анасының күз карашыннан тоя. ( “Гөлбадран” 252 б.)
- Исән-имин кайтса ярый ла,шул чаклы газаплар кичергәннән соң... ( “Гөлбадран” 233 б.)
- Шау-шудан, уен-көлкедән автобусның түбәсе кубарга тора. ( “Гөлбадран” 260 б.)
- Гаиләлеләр исә,учак тирәсендә шау-гөр килеп, аш-су хәстәренә кереште. ( “Гөлбадран” 262 б.)
2.Антоним сүзләрдән торган парлы сүзләр:
- Кайту белән урынга егылмас, ята-тора йөрер. ( “Гөлбадран” 273 б.)
- Чынлы-ялганмы алар турында хирургия бүлегендә төрле сүзләр йөри. ( “Гөлбадран” 223 б.)
- Мәктәпкә кергәч, иң бәхетлеләре әби-бабай тәрбиясендә. ( “Гөлбадран” 260 б.)
- Мөдир сәхнә остасы сүзенең уенын-чынын аера алмыйчарак,бервакыт дәшми торды. ( “Гөлбадран” 236 б.)
3.Парлы сүз эчендәге компонентлар “Бөтеннең өлеше” мәгънәсен белдерә.
- Утлы-төтенле калалар,янган далалар аша үтеп,җиңү алып кайткан Баязит бу тынлыктан тиз туйды. ( “Гөлбадран” 221 б.)
- Көл-күмергә калып янар өчен...( “Учак” 181 б.)
4.Парлы сүзләрнең компонентлары бер-берсенә якын, бер үк күренеш яки предметларга бәйле төшенчәләрне белдерәләр:
- Озын толымлы кыз белән юка гәүдәле ир-егетнең очрашып сөйләшүен, чәчкә бирешеп-алышуын да күзәтүче булды шул. ( “Гөлбадран” 241 б.)
- Өч- дүрт хатын-кыз,чыр-чу килеп,яр өстенә менеп китте( “Гөлбадран” 237б.)
- Алар бит дуңгыз карарга ата-бабаларыннан өйрәнмәгәннәр татар кызлары... ( “Гөлбадран” 240 б.)
5.Парлы сүзләр компонентларының лексик-семантик мәгънәләре тулысынча тәңгәл килә,ягъни парлы сүз бер үк сүз кабатлану юлы белән ясала:
- Яңа елны паркта, җем-җем килгән чыршы янында, урам халкы белән бергә каршылады. ( “Гөлбадран” 232 б.)
-Чишмә ага чылтыр-чылтыр
Җырлый-җырлый:чындыр,чындыр.( “Бер генә гомер аз икән” 169 б.)
-Дулкын-дулкын иген кырларыннан
амбарларга күчкән арышлар.( “Көзләр якты быел”143 б.)
- Дәлия алдан,Баязит арттан урман сукмагы буйлап кызу-кызу атлыйлар. ( “Гөлбадран” 232 б.)
- Бер заман көймә тирәсенә сирәк-сирәк чупылдап өстән нидер ява башлады. ( “Гөлбадран” 237 б.)
- Хыял,максат,бәхет турында озын-озын лекцияләрең бер читтә торсын.( “Гөлбадран” 237 б.)
6. Парлы сүзнең беренче компоненты реаль мәгънәле сүз,ә икенче компонентның реаль мәгънәсе юк. Икенче кисәк бары тик җыю мәгънәсен генә белдерә.
- Санаторийда “Фанфан-Тюлпан” дигән француз фильмы караганнар иде,Гыйльфанның килеш-килбәте фильмдагы геройга охшаганлыктан,аңа хатыннар “Фанфан” дигән кушамат бирделәр. ( “Гөлбадран” 243 б.)
- Койма-капка,абзар-каралты да ялт итеп тора. ( “Гөлбадран” 272 б.)
- Йорт-кураны карт әнисе белән тол апасына калдырып,янә җиңеп кайтырга вәгъдә биреп,юлга чыкты. ( “Гөлбадран” 222 б.)
- Җыелышлар,бәйрәм кичәләре
Ныгыттылар тагын дуслыкны.
Иртә-кичләр бергә.Хәләремә
Вакытларның калдык-постыгы. ( “Укытучы яшьлеге”135 б.)
7.Парлы сүзнең беренче компоненты реаль мәгънәле сүз, ә икенче компонент бары тик билгесезлек төсмере генә өсти.
- Эзләп табарлар да Баязитны аерып китәрләр кебек,кеше-кара очраса, читкәрәк качу ягын карый. ( “Гөлбадран” 222 б.)
- Соңламый-нитми якшәмбе көнне килә дә атнаның өченче көнендә генә китә. ( “Гөлбадран” 235 б.)
- Аннары милициядә безнең кода тиешле кеше дә эшли әле, фәлән-фәләновны беләсездер. ( “Гөлбадран” 254 б.)
Йомгаклау.
Шагыйрә, журналист, язучы Саҗидә Сөләйманова иҗаты мисалында без хәзерге татар әдәби теленең парлы сүзләргә гаҗәеп бай булуын, парлы сүзләр ясалуның күп төрле ысуллары: синоним сүзләрдән, антоним сүзләрдән, бер сүзгә аваздаш сүзгә икенче сүз килеп яңа сүз ясалу, шулай ук икенчесенең дә лексик мәгънәсе булмыйча да яңа сүз ясау барлыгын күрдек.
Әдәби телебездә, аеруча матур әдәбият телендә һәм фәнни-популяр стильдә парлы сүзләрнең активлашуы күзгә ташлана.Әдәби телебездә якынрак мәгънәле сүзләрне парлап яңа сүз ясау тенденциясе дә күзәтелә.Мәсәлән С.Сөләйманова әсәрләрендә очраган койма-капка, йорт-кура һ.б. без шундыйларга кертер идек. Безнеңчә, яңа сүрәт чаралары кирәк булу сәбәпле бу күренеш яңа чорда шигърияттә күзгә ташлана. Р Фәйзуллин, Р. Гаташ, Р.Хариста аеруча күп булган мондый сурәтләү чаралары шигырьдән прозага, публисцистикага, фәнни-популяр стильга дә күчеп бара. Безнеңчә, С.Сөләйманова үз иҗатында парлы сүзләрне урынлы, уңышлы кулланган. Аның һәр шигырь юлы нечкә хисләрнең сихри бәйләнешләреннән үрелгән. Туган җиргә, ата-анага кайнар мәхәббәтме ул, сөю-сөелү хикмәтләреме, яки, киресенчә тыннарны кысылдырырлык нәфрәтме- барысы да шагыйрә каләменнән энҗе бөртекләрдәй сафлык-нәфислек белән шигырь юлларына ифрат ипле тезелеп бара. С.Сөләйманова үз иҗатына әдәби сүзнең кыйммәтен тоярга тырышкан сабыр, эзләнүчән укучыны тартырга омтыла. Чыннан да,шагыйрәнең һәр әсәре, һәр юлы һәм һәр сүзе җанга шифа бирә. Укыган саен шигырьләрнең авторы кичергән фидакарьлек турында уйланасың. Укыган саен тормыш кадерен белергә, яшәү мәгънәсенә төшенергә ярдәм итә,гомер агышына изге шагыйрәбез кебек шөкерана кылып карарга өйрәнәсең.
...Бу язда да тагын,бу язда да
Шомырт чәчәкләре иснәдем.
Чәчәк алып килгән бу кем?-дисәм
Син икәнсең,тормыш,исәнме.
Әдәбият.
1. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995
2. Ганиев Ф.А. Образование сложных слов в татарском языке.-М. “Наука” 1982
3. Сөләйманова С. Гөлбадран: Повесть, хикәяләр, юлъязмалар. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.-368 б.
4. Сөләйманова С. Сабыр канатлары.Шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.-384 б.
5. Хангилдин В.Н.,Тумашева Д.Г. Татар теле грамматикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1959

Позвольте, я вам помогу

Растрёпанный воробей

Астрономический календарь. Апрель, 2019

Городецкая роспись

Как Снегурочке раскатать тесто?