Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясенең үзәгендә сугышка кадәр формалашып килгән сыйфатлар тора: бу чор поэзиясенә дә нигездә халыкчанлык,югары патриотизм,ялкынлы хис һәм романтик дәртлелек хас.Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан,ут эчендә,дошман пулялары астында татар совет поэзиясе яңа баскычка күтәрелде.Бу,барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә, гражданнар сугышы чорында да, утызынчы елларда да күрелмәгән гаять зур поэтик көч белән яңгыравында иде. Төп конфликт булып яктылык һәм караңгылык, яшәү белән үлем арасындагы, фашизм һәм социализм көчләре арасындагы каршылык күтәрелде.Поэзиянең халыкка якынаюы да шушы шартлар белән бәйләнгән.Яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителгән бу чорда күпмилләтле совет әдәбияты үзенең бөтен сулышы белән яшәү ягында торды,тормышны,киләчәкне яклады.Бу чор поэзиясендә сурәтләнгән герой-утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты,Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын да кызганмаган, “Үзең турында уйлама,илең турында уйла” дип фикер йөрткән каһарман иде.Аның йөрәге туган халкына һәм иленә,кешелек культурасына,яктылыкка,тормышка мәхәббәт хисләре белән тулы.Ул караңгылыкны, коллыкны, фашизмны дошман күрә.Бу кеше татар совет поэзиясендә дә тулы канлы булып,бай рухи дөньясы белән сурәтләнде.Сугышның баштагы чорында поэтик әсәрләр нигездә публицистик характерда булып,совет халкын дошманга каршы бердәм көрәшкә күтәрелергә чакырдылар.1942 ел урталарыннан поэзиядә фронт вакыйгаларының,окоп тормышының җанлы гәүдәләнеше зур урын ала.1943 ел урталарыннан,совет гаскәрләре бөтен фронт буйлап дошманны кууга күчкәч,поэзиядә дә үзгәреш барлыкка килә.Поэзия совет гаскәрләренең һөҗүм итеп баруын,дошман кулы астында калган җирләребезне азат итү мотивын,ә соңрак-җиңүле рәвештә дошманны үз җирендә кыйнавын чагылдырды,сугыш елларының соңгы этабында совет халкының җиңү тантанасын җырлады.Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтен дөнья халыкларының йөрәгенә барып иреште.Күпләр яу кырында башын салды,бөек Совет иле белән бергә аларның җырлары да җиңеп чыкты,дистәләгән еллар үтсә дә әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.Фашист илбасарлары башлап җибәргән сугыш татар совет поэзиясенең бу чордагы беренче әсәрләрендә үк илебезнең тыныч тормышына каршы куеп гәүдәләндерелде.Сугыш башланган вакытларда язылган шигырьләрдә сугышка кадәрге тыныч тормыш бакчаларда ал чәчәк аткан вакыт белән чагыштырыла,фашизмның җирдәге иң нәфис,иң тыныч күренешләргә һөҗүм итүе ачып салына.Сугышның беренче чоры әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе-совет кешесенең дошманга каршы күтәрелгәндә ант бирүен гәүдәләндерү.Бу тема бөтен совет әдәбиятының Ватан язмышы хәл ителгән җитди чорда иң югары,патриотик тойгылар белән яшәвен,сулавын күрсәтүче көзге иде.Сугышның беренче көннәрендә үк поэзия изге Ватан язмышы өчен зур җаваплылык тойгысы белән сугарылды.Татар поэзиясендә бу чорда күзәтелгән әдәби процесс тугандаш халыклар поэзиясенең күпчелеге белән уртак.Аларда да изге сугышка күтәрелергә,гомереңне биреп булса да ватаныбызны саклап калырга чакыру мотивы үзәктә тора.Саубуллашу һәм ант,тыл белән фронтның бердәмлеген күрсәтү,фашизмга чиксез нәфрәт һәм ачу,гадел үч алырга өндәү-сугышның беренче айларындагы совет халыклары поэзиясендә уртак темалар.Явыз дошманны тар-мар итү өчен изге сугышка чакыру 1941 елның көзенә фронт вакыйгаларын фашистларның җинаятьләрен һәм сугышның җанлы эпизодларын күрсәткән шигырьләр белән тулылана бара.Фронтта сугыш вакыйгаларының үзгәрүе поэзиянең тематикасына да,аһәңенә дә йогынты ясый.Тематикадагы мондый үзгәрү процессы 1942 елның язына кадәр дәвам итә.Шуның белән бергә, поэзиядәге мондый үзгәрешләр әле яңа тематиканы үзләштерү юнәлешендә генә бармый.Заман белән бергә,мөһим сыйфат үзгәреше-шигърият үсеше бара.Шагыйрьләр яңа темаларга хас яңа форма эзлиләр,үзләренә таләпчәнлекне күтәрәләр.Әсәрнең укучыга барып җитүе,үтемле булуы-шагыйрьләрне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең беренчесе.Поэзиядә 1942 елның язында күзәтелә торган мондый сыйфатлар аеруча көчле булып Ф.Кәрим һәм М.Җәлил иҗатында чагылды.Алар сугыш чоры тудырган хисләрнең һәр вакыйга һәм һәр ай саен тирәнәя,көчәя баруын,әйтерсең лә,түкми-чәчми шигырьгә күчереп баралар. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әдәбиятта документ, тарихи факт, конкрет биографиянең роле һаман арта барды, татар прозасында сугыштан соңгы беренче елларда ук күренгән документаль-художестволылык юнәлеше көчәйгәннән-көчәйде.Татар язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте- халык батырлыгының бер күренеше.Герой-шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш,Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка язучылар һәм шагыйрьләр Ватаныбыз өчен гомерләрен бирделәр.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясе.
Эшне башкарды:Шәрифуллин Камил Марат улы
11 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы Ямалеева Әлфия Казыйм кызы
Әлмәт 2018
Эчтәлек
1.Кереш.
2.Төп өлеше.
Беренче бүлек. Муса Җәлил . Сугыш чоры иҗаты
Икенче бүлек. Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы .
3. Йомгаклау
4. Кулланылган әдәбият.
Кереш
Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясенең үзәгендә сугышка кадәр формалашып килгән сыйфатлар тора: бу чор поэзиясенә дә нигездә халыкчанлык,югары патриотизм,ялкынлы хис һәм романтик дәртлелек хас.Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан,ут эчендә,дошман пулялары астында татар совет поэзиясе яңа баскычка күтәрелде.Бу,барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә, гражданнар сугышы чорында да,утызынчы елларда да күрелмәгән гаять зур поэтик көч белән яңгыравында иде.Патриотик хисләрнең алгы планга чыгуы поэзияне утызынчы елларда яшәп килгән гомум-риториклыктан арындырып, җанлы, предметлы итте.Сугыш чорында поэзиянең сурәтләү объекты да үзгәрде.Бу хәл поэзиянең үзәгенә тормышчан һәм гаять кискен конфликт куюны таләп итә иде. Төп конфликт булып яктылык һәм караңгылык, яшәү белән үлем арасындагы, фашизм һәм социализм көчләре арасындагы каршылык күтәрелде.Поэзиянең халыкка якынаюы да шушы шартлар белән бәйләнгән.Яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителгән бу чорда күпмилләтле совет әдәбияты үзенең бөтен сулышы белән яшәү ягында торды,тормышны,киләчәкне яклады.Бу чор поэзиясендә сурәтләнгән герой-утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты,Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын да кызганмаган, “Үзең турында уйлама,илең турында уйла” дип фикер йөрткән каһарман иде.Аның йөрәге туган халкына һәм иленә,кешелек культурасына,яктылыкка,тормышка мәхәббәт хисләре белән тулы.Ул караңгылыкны,коллыкны,фашизмны дошман күрә.Бу кеше татар совет поэзиясендә дә тулы канлы булып,бай рухи дөньясы белән сурәтләнде.Сугышның баштагы чорында поэтик әсәрләр нигездә публицистик характерда булып,совет халкын дошманга каршы бердәм көрәшкә күтәрелергә чакырдылар.1942 ел урталарыннан поэзиядә фронт вакыйгаларының,окоп тормышының җанлы гәүдәләнеше зур урын ала.1943 ел урталарыннан,совет гаскәрләре бөтен фронт буйлап дошманны кууга күчкәч,поэзиядә дә үзгәреш барлыкка килә.Поэзия совет гаскәрләренең һөҗүм итеп баруын,дошман кулы астында калган җирләребезне азат итү мотивын,ә соңрак-җиңүле рәвештә дошманны үз җирендә кыйнавын чагылдырды,сугыш елларының соңгы этабында совет халкының җиңү тантанасын җырлады.Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтен дөнья халыкларының йөрәгенә барып иреште.Күпләр яу кырында башын салды,бөек Совет иле белән бергә аларның җырлары да җиңеп чыкты,дистәләгән еллар үтсә дә әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.Фашист илбасарлары башлап җибәргән сугыш татар совет поэзиясенең бу чордагы беренче әсәрләрендә үк илебезнең тыныч тормышына каршы куеп гәүдәләндерелде.Сугыш башланган вакытларда язылган шигырьләрдә сугышка кадәрге тыныч тормыш бакчаларда ал чәчәк аткан вакыт белән чагыштырыла,фашизмның җирдәге иң нәфис,иң тыныч күренешләргә һөҗүм итүе ачып салына.Сугышның беренче чоры әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе-совет кешесенең дошманга каршы күтәрелгәндә ант бирүен гәүдәләндерү.Бу тема бөтен совет әдәбиятының Ватан язмышы хәл ителгән җитди чорда иң югары,патриотик тойгылар белән яшәвен,сулавын күрсәтүче көзге иде.Сугышның беренче көннәрендә үк поэзия изге Ватан язмышы өчен зур җаваплылык тойгысы белән сугарылды.Татар поэзиясендә бу чорда күзәтелгән әдәби процесс тугандаш халыклар поэзиясенең күпчелеге белән уртак.Аларда да изге сугышка күтәрелергә,гомереңне биреп булса да ватаныбызны саклап калырга чакыру мотивы үзәктә тора.Саубуллашу һәм ант,тыл белән фронтның бердәмлеген күрсәтү,фашизмга чиксез нәфрәт һәм ачу,гадел үч алырга өндәү-сугышның беренче айларындагы совет халыклары поэзиясендә уртак темалар.Явыз дошманны тар-мар итү өчен изге сугышка чакыру 1941 елның көзенә фронт вакыйгаларын фашистларның җинаятьләрен һәм сугышның җанлы эпизодларын күрсәткән шигырьләр белән тулылана бара.Фронтта сугыш вакыйгаларының үзгәрүе поэзиянең тематикасына да,аһәңенә дә йогынты ясый.Тематикадагы мондый үзгәрү процессы 1942 елның язына кадәр дәвам итә.Шуның белән бергә, поэзиядәге мондый үзгәрешләр әле яңа тематиканы үзләштерү юнәлешендә генә бармый.Заман белән бергә,мөһим сыйфат үзгәреше-шигърият үсеше бара.Шагыйрьләр яңа темаларга хас яңа форма эзлиләр,үзләренә таләпчәнлекне күтәрәләр.Әсәрнең укучыга барып җитүе,үтемле булуы-шагыйрьләрне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең беренчесе.Поэзиядә 1942 елның язында күзәтелә торган мондый сыйфатлар аеруча көчле булып Ф.Кәрим һәм М.Җәлил иҗатында чагылды.Алар сугыш чоры тудырган хисләрнең һәр вакыйга һәм һәр ай саен тирәнәя,көчәя баруын,әйтерсең лә,түкми-чәчми шигырьгә күчереп баралар.
Муса Җәлил . Сугыш чоры иҗаты.
Бөек Ватан сугышы Җәлил иҗатында үзе бер этап буларак аерылып тора.Дөрес,бу чор үзендә әллә ни күп вакытны эченә алмый(1941,июнь-1945,август).Әмма ул шагыйрь кичергән тормыш вакыйгаларының халык һәм ил язмышы белән турыдан-туры бәйле булулары белән вакытның һәм вакыйгы-хәлләрнең тарихи мәгънәлелеген,сәнгатьчә тыгызлыгын бик нык көчәйтеп җибәрә.Шагыйрь алдына куелган бурычны Җәлил тирән аңлап эш итә.Ул халыкны изге көрәшкә чакыра,бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди.Аларда совет халкының җиңүенә ышаныч яңгырый. Шагыйрь “котырынган этнең безнең корыч сафка таш маңгаен бәреп ярачагына” нык ышана.Сурәтләү чараларының бирелешендә дә үзенчәлек бар: тойгыга тәэсир итә торган,фашистларга каршы нәфрәт хисен ачыктан-ачык әйтә торган,нык ачуланган вакытта кулланылган эпитетлар,метафоралар сайлана.Фашистлар ,мәсәлән,”котырган эт”, “бирән”, “мисез Гитлер” дип аталалар.Сугыш барышында халык батырлыгы һәм аның героик рухы фронтта ныграк ачылган саен,шушы рух Җәлил шигъриятендә дә сәнгатьчә тирәнәя бара. Чакыру-лозунг рухындагы шигырьләрдән шагыйрь уйлану-кичереш планындагы публицистик шигырьләргә,сугышчыларның батырлыгын күрсәткән тасвирый шигырьләргә күчә. Әлеге күчешне “Окоптан хат”(1941) шигырендә дә ачык күрергә мөмкин.Ул сугышчы шагыйрьнең тылдагы дусына җавап хаты рәвешендә язылган.Сугыш башлангач ук иҗат ителгән шигырьләрендә күренеп калган рухи тетрәүне тора-бара сабыр акыллылык һәм йөрәк аша кичерү алыштыра. Җәлилнең фронтта иҗат иткән лирик- публицистик шигырьләре патриот шагыйрьнең ут эченнән җибәргән,окоп тормышын,сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатлары булып кабул ителде.Алар сугышчының туган илен саклап соңгы сулышынача көрәшергә биргән шигъри анты булып яңгырадылар.Фашист тоткынлыгында туган шигырьләре,җырлары,балладалары шушы антның шагыйрьгә нинди көтелмәгән авыр шартларда үтәргә туры килүе турында сөйлиләр.
“Моабит дәфтәрләре”-шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч,алар шул исем белән атала башлый. Бу исем хәзер ныклы урнашып китте, һәм дөнья укучыларына да шагыйрьнең әсирлектә һәм тоткынлыкта язганнары “ Моабит дәфтәрләре” дип мәгълүм булды. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында укучыларга иң элек шушы шигырьләр сөйләде. Бу дәфтәрләргә шагыйрьнең төрле халәттә һәм әсирлекнең төрле шартларында иҗат иткән әсәрләре теркәлгән.Шул шартларга бәйле рәвештә аларның мотивлары да, темалары да үзгәрә тора. Дәфтәрнең беренче битләрендә-1942 ел белән билгеләнгән шигырьләрдә- шагыйрьнең концентрацион лагерьларда кичергән фаҗигале,аяныч тормышы сурәтләнә.Бу чорда да Җәлил шигъри сүзне көчле рухи корал итә. Шигырьләре әсирләрдә фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли,көрәшкә дәрт-көч уята. Дәфтәрләргә теркәлгән шигырьләрнең байтагы,яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң-1943 елның августыннан соң иҗат ителгән:
Мин беләм:бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым соңгасы....
Әмма шагыйрь ялгыша. “Соңгы җыр” төрмәдә язылган шигырьләрнең иң соңгысы булмый. Кыйналу-газаплану да,үлем карары игълан ителү дә аның рухын сындыра алмый. “Таш капчык” эчендә тоткын булса да фашистлар аның рухын богаулый алмыйлар.Ул көчле рухы,мәгърур поэзиясе белән төрмәдә дә азат кеше булып кала .Мөмкинлек тууга,төрле кәгазь кисәкләреннән дәфтәрләр ясап,шунда үзенең ярсу хисләрен,фашистларны гаепләү акты булып яңгыраган фикерләрен терки. Туган илгә Җәлилнең ике дәфтәре кайтты. Шигырьләренең язылу тарихлары гаҗәпләндергән кебек,бу ике дәфтәрнең язмышы да гаять гыйбрәтле. Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләренең беренче дәфтәре катлаулы юллар аша Казанга 1946 елда кайтып җитә.Дәфтәрне Җәлилләр утырган төрмәдән 1944 елның февралендә алып чыгалар,Франциягә аны Габбас Шәрипов алып килә. Франциядәге Ле-пюи лагерендагы татар әсирләре кулына килеп эләккән ул шигырьләр югалмый. Аларны әсир Нигъмәт Терегулов Каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизанкасы Мария Дубизага сакларга тапшыра. Шигырьләр сугыш тәмамланганчы аның өендә саклана. 1946 елда туган иленә кайтырга мөмкинлек тугач, Нигъмәт Терегулов үзе белән бергә Җәлил һәм Алиш шигырьләрен дә алып кайта һәм Татарстан Язучылар союзына тапшыра. Икенче дәфтәре дә катлаулы һәм авыр юл үтә.Анысын фашизмны дошман күрүче Бельгия патриотлары саклап кала.Җәлил бу дәфтәрен үзе белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманска Берлиндагы Моабит төрмәсендә, үзен судка җибәрүдән ярты ай гына элек тапшыра.Тиммерманс ул шигырьләрне саклый һәм үз әйберләре белән бергә әнисенә- Бельгиягә җибәрә.Аңа үз өенә исән-сау кайтырга насыйп була һәм ул,камердаш дустының васыятен үтәп,дәфтәрне 1947 елда Брюссельдәге Совет илчелеге аша СССР Язучылар союзына җибәрә. Шулай итеп ,төрле ил,төрле милләт халыкларының ярдәме белән Җәлилнең ике дәфтәргә теркәлгән 94 шигыре туган иленә кайтып җитә. Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән әсәрләре, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Җәлил шигырьләр әсирләр кулдан-кулга күчереп йөрткәннәр, ятлаганнар. Исән калган җәлилчеләр шагыйрьнең кайбер әсәрләрен хәтерләрендә саклап алып кайтканнар. Шулай да Җәлилнең тоткынлыкта язган байтак әсәрләре билгеле түгел әле. Аларны эзләү дәвам итә.Сугышка кадәрге иҗатында һәм фронт лирикасында ирешелгән казанышлар “Моабит дәфтәрләре”ндә тагын да үстерелде,баетылды. Сугыш эчендә кеше,солдат һәм әдип буларак олы сынау үтүе,зур фаҗига кичерүе,искиткеч шартларда рухи көрәш алып баруы шагыйрьнең сәнгатьчә осталыгын да үстерә,фикерен дә үткенәйтә,шигъри хисләрен дә яңа биеклеккә күтәрә. “Моабит дәфтәрләре”нең сәнгатьчә байлыгы-шагыйрь характерының ныклыгы һәм шагыйрьнең рухи байлыгы белән аерылгысыз бәйле.Аларда шагыйрьнең нык характеры,фаҗигале,әмма гаҗәеп кешелекле бай рухи дөньясы ачыла.Үз тормышында батырлык белән фаҗигалелек бер-берсе белән кушылган кебек ,аның шигырьләрендә дә фаҗигалелек батырлык рухы белән аерылмас бердәмлектә яши. “Тау елгасы”(1943) шигырендә ташларга сикерә-сикерә аккан елга турында языла һәм елганың үзеннән түбәндәгечә сөйләтелә:
Мин котлыйм кояшны,
Мин хурлыйм җир астын.
Шуңарга мин ярсу,
Шуңарга мин шашкын.
Бу күренеш шагыйрьнең үз характерына бик тә туры килә.Фашист тоткынлыгында коллык газапларын татыган шагыйрьнең “елларча җыйналган нәфрәт һәм дәрте”,озак җир астында яткан елганың ярсуы шикелле,ташып чыга. Җәлил “Кошчык”(1942)шигырендә фашистлар кулына тоткын булып эләккән,аяк-куллары богауланган, әмма рухы ирекле калган шагыйрь-көрәшче образын сурәтләде. “Катыйльгә”, “Дуска”, “Батырлык турында”(1943) кебек лирик шигырьләрендә дә шагыйрьнең көрәш рухы белән сугарылган образы,батырлык фәлсәфәсе ачыла. Бу шигырьләрнең күп юллары хикмәтле сүз,афоризм булып яңгырый. “Бүреләр” исемле(1943) шигырьнең нигезендә,кешеләр үзләренең вәхшилекләре белән хәтта ерткыч хайваннардан да уздыралар,дигән фикер ята. Бу фикерне шагыйрь канлы сугыш кырын тасвирлау һәм шунда ике ерткычны- бүреләрне һәм кешеләрне-очраштыру,аларның яралыга мөнәсәбәте аша күрсәтә. “Таш капчык” шигырендә үлем “фабрикасы” кешеләрне он иткән тегермән итеп гәүдәләндерелә.“Сакчы” шигырендә “коллык, вәхшәт, үлем ялчысы” тоткыннарның йөрәген чукыган козгын образында гомумиләштерелә:
Тоткыннарның йөрәк итен чукып
Үтә аның козгын тормышы.
Аңа икмәк- кан һәм күз яшьләре,
Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы.
“Вәхшәт”(1943)шигырендә дә шагыйрь фашистларның кешелексезлеген бөтен вәхшилеге белән күрсәтә. Алар тарафыннан үлемгә хөкем ителгәннәр арасында сабый бала да бар:
Ул сарыла шашкан анасына,
Нәни күңеле сизә,күрәсең!
-Аталар бит,әнием,яшер мине,
Әнием,бәгърем,килми үләсем!
Ана баланы үзләренә төбәлгән мылтык көпшәсенә каршы тота,чөнки ул аның тере килеш җиргә күмелүен теләми.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып,сарылып.
Җәлил вәхшәтне тарихның,кешелекнең олы фаҗигасе итеп күрә,һәр шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан чакыру белән тәмамлый.Фашистлар вәхшилеген күргән Җир-ананың яшь түгүен дә, кояшның үксез балаларны “соңгы кабат кысып суырып үбүләрен дә” шагыйрь “үзем күрдем,үз күзләрем белән” дип яза,һәм артабан да “үзем күрдем” дигән сүзләр рефрен буларак кабатланып киләләр. Бу- шартлы алым,әмма ул вәхшилекнең коточкыч булуын эмоциональ тәэсирле итеп күрсәтү өчен кирәк. “Моабит дәфтәрләре”ндәге лирик герой да –тормыш эченнән килгән,тормышчанлыгы белән олы һәм мәһабәт булган герой.Авыр сынау шартларында Җәлилнең гади җир кешесенә-совет кешесенә хас кешелекле сыйфатлары мул булып ачылып китә.Вакыты белән аны сагыш хисләре биләп ала.Вакыты белән күз яшьләре дә күренә.Кайчагында ул ярсу,кайвакытта тыныч,уйчан, сабыр. Үз хәленең аянычлы язмышын уйлап әрни,сызлана.Вакыты белән күңеле киләчәккә омтыла,татлы хыялларга бирелә,сугыштан соңгы тыныч көннәрне күз алдына китерә. Шагыйрь сүзләре-хакыйкать сүзләре. Шагыйрь сүзләргә үзенең йөрәк җылысын ,җан серләрен күчерә,үз җанының автобиографиясен яза.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән шигырьләре үзенең һәм көрәштәшләренең фаҗигале язмышын документаль чыганакларга караганда да төгәлрәк һәм тулырак итеп сөйләп бирделәр. “ Моабит дәфтәрләре”- җан документы булганы өчен күп барьерларны үтә алды,туган иленә кайтты,адресатларына иреште.Җәлил Ватаныннан,халкыннан аерылу сагышын ялыктыргыч бикле тормыш эчендә яшәүдән,ирексезлек,тарлыктан туган рухи газаплануларын тирән кичергән.Ул фашистларның тел белән аңлатып бирә алмаслык вәхшилекләрен үз күзе белән күргән.
Татымадым элек мин һичкайчан
Мондый көчле,мондый әрнешле
Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,
Мәхәббәтне,үчне,сагышны!-( “Авыру сызмалары”,1942)
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә М.Җәлилнең мәхәббәт лирикасы тагын да үсеп, баеп китте. “Моабит дәфтәрләре”ндә Җәлилнең мәхәббәт турындагы шигырьләре үзе бер тематик төркем тәшкил итә. Шагыйрь иң җылы,иң тирән хисләрен сөйгәненә багышлый.Аның өчен мәхәббәт- кешене яшәргә һәм җиңәргә омтылдыручы иң изге хисләрнең берсе.
Мин моңарчы синең көтү белән
Көчле булдым сугыш кырында,
Синең сөю серле тылсым булып
Саклап килде йөргән юлымда.
Сөйгәненә ул мәхәббәтнең олы көченә ышанырга,еллар буе хаты килмәсә дә, өметен өзмичә көтәргә куша. Мәхәббәт тормышны ямьләндерә, кешене көчле итә, ди шагыйрь. Шушы фикерне ул “Дару”, “Кылыч”(1942), “Терелү” кебек шигырьләрендә дә, “Сөю”, “Күлмәк”(1943), “Назлы сөяркә”(1944) кебек балладаларында да үткәрә... “Күлмәк”шигырендә Дилбәр фронттагы егетенә бүләккә күлмәк кайый. Кинәт аңа егетенең батырларча үлүен хәбәр итәләр. Кыз үзе чиккән зәңгәр күлмәкне егетенә кидерүне үтенә:
Тыңладылар аны.Сөйгән кызның
Сүзе чындыр кебек күренде.
Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә
Кидерделәр...
Егет терелде.
“Буран”(1943) шигырендә инде үзенең яшьлек юлында очраган бер истәлекле вакыйганы-салкын буранда юл табалмый адашкач,бер авыл йортына кереп җылынулары һәм шунда болыт арасыннан көлгән ай күк балкып чыккан бер сылу кыз-матурлык белән очрашуларын һәм вакыт үзенең йөрәгендә “утлы-җилле буран”кузгалуын моңлы сагыш хисе белән искә төшерә:
Калды инде ерак серле өем
Калын болытларга яшеренеп,
Калды инде татлы хыял булып
Тил буранда тиле яшьлегем.
Туңдырса да тәнне,кыздырса да
Адаштырып кырда,урамда-
Тын тормыштан,дуслар ,мең мәртәбә
Күңеллерәк икән буранда.
Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса индеүлгән”,-дисәләр,
Син ышанма,бәгърем!Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс,сине сөйсәләр.( “Ышанма”,1943)
Моабит төрмәсендә бер камерада утырган Тиммерманс Җәлилнең тормыш иптәшен һәм баласын сагынып еш искә алуы турында сөйли.Фронттан язган хатларында да, Моабит шигырьләрендә дә Җәлил нечкә күңелле ата буларак күз алдына килә. Баласын сагыну хисе төрмәдә тагы да көчәеп, үлемгә якынайган саен үткенәеп китә Менә үлемгә хөкем ителгән әсир.Ул үз бурычын үтәгән. Күз яшьләре дә кипкән. Аның хәзер бөтен кайгысы-баласында.
Төрмә тып-тын,моңсу караш белән
Күктән карый тулган ай гына.
Ә ул мескен,балам-йөрәк парәм
Ятим үсә,диеп кайгыра.( “Мәхкүм”,1943.)
“Төрмәдә төш”(1943) шигырендә дә Җәлил аталарга хас гадилеге һәм кешечә табигыйлеге белән күренә. Атаның һәм ананың сөю хисендә, балаларның ата-аналарны хөрмәтләвендә, яратуында шагыйрь торыш дәвамлылыгын, яшәү тулылыгын һәм татлылыгын күрсәтү белән бергә,шушы ике буын арасындагы мәхәббәт тойгысын да ил һәм халык язмышы белән тыгыз бәйләнештә сурәтли. “ Ана бәйрәме”(1943) балладасында Җәлил кешелекле,батыр рухлы ана образын сурәтләде,ана хисләренә дан җырлады. Шагыйрь батыр уллар үстергән Анага, ил иминлеге өчен олы кайгылар кичерә алган, Ватан шатлыгы белән терелә алган олы йөрәкле Анага дан җырлый.
Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы .
Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты ,ялкынлы йөрәге, саф хисләре һәм какшамас рухы белән Муса Җәлилгә бик якын. Ялкынланып яшәү һәм иҗат итү теләге белән янган шагыйрь яу кырында ятып калганда аңа бары 36 яшь иде. Ф.Кәрим үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлады. Бу гади бер өмет кенә түгел,совет кешесенең хаклыгын,көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч иде.1945 елның февраленә кадәр Ф.Кәрим сугыш кырларында дошманга каршы көрәште, Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр араны батыр солдат, җиңүче булып үтте. Ф.Кәрим үзенең иҗат эшен һөнәр итеп кенә карамый, зур эш, халык өчен башкарылган мактаулы хезмәт итеп карый.Ул, фронтның авыр шартларына карамастан, сигез поэма , ике повесть, бер пьеса һәм йөз егермегә якын шигырь иҗат итә.1941-1942 елларда язылган “Гөлсем” исемле поэмасында Ф.Кәрим фашистларның вәхши йөзләрен фаш итә һәм совет илендә тәрбияләнеп үскән яшь хатын Гөлсемнең гитлерчылар каршында тезләнеп калмавын, партизаннар белән бәйләнешкә кереп, дошманнан каты үч алу юлына басуын күрсәтә. “Гөлсем” поэмасы фашистларның канечкеч вәхшилеген һәм безнең ил кешесенең алардан рухи өстенлеген тетрәндергеч күренешләрдә ача. Татар кешесенең матурлыгы, физик камиллеге, акыл үткерлеге күптән расланган. Донбасс шахтеры хатыны дә үзенең эчке һәм тышкы матурлыгы белән сурәтләнгән. Аның озын толымы-милли күркәмлегенең аерылмас билгесе .Сабый баласын өзелеп сөюе, зенитчы ирен сагынып өзгәләнүе аның эчке матурлыгын тагын да затлы итә.Әмма матурлык белән янәшә бу җирдә фашист дигән ерткычлар да бар. Алар, гомерләрен озайту өчен, баланың канын актык тамчысына кадәр суыртып алалар һәм сабыйның тәнен дә үзләренең яраланган урыннарына күчереп утырту өчен кискәлиләр.Тап-таза йөргән баласының әнә шулай үтерелүенә шаһит булу- ана өчен күтәрә алмаслык газап, кайгы-хәсрәт.
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
-Бик беләсең килсә, менә шул-
Яра ямау өчен, баланың
Бераз тиресен турап аламын.
Шушы дүртюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Әлеге поэмадагы вакыйгалар фашист-йорткычларының чын йөзен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:
Сыны гына түгел, сулышы да,
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.
Фашист- ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә- балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Фашист Гөлсемнең матур чәч толымын да кисеп ташлый. Бу инде мөселман хатын-кызын мәсхәрәләүнең иң явыз төре. Нәфрәтнең дә бер чиге була, ул хис дошман белән көрәштә хатын-кызны да арысландай көчле итә. Гөлсемнең киселгән чәч толымы белән фашист офицерын буып үтерүе күптән көтелгән финал булып кабул ителә.Бу кадәр чиктән ашкан явызлыклар өчен бирелгән җәза шуңа бәрабәр булырга тиеш.Матурлык билгесе булган чәч толымы тиешле шартларда җәза коралы булып та әверелә ала.
Бу толымы хәзер көч аңа,
Җиңүенә Гөлсем ышанып
Селки-селки буа дошманын,-
Улы ,улы өчен үч ала.
Поэма партизаннарның авылны фашистлардан азат итүләре белән төгәлләнә. “Өмет йолдызы”(1944) әйтерсең лә “Гөлсем” әсәренең дәвамы.Һөҗүм итеп килүче безнең армия белорус авылын азат итә.Өйләрнең күбесе янып беткән.Фашистлар авыл халкын бер сарайга җыеп бикләгәннәр.Ләкин бинаны яндырырга өлгерми калганнар,бикашыгыч рәвештә табан ялтыратырга туры килгән үзләренә.Сарайга ябылудан бер кыз гына котылып калган,ул азат итүче солдатларны әлеге сарай янына алып килә,авылдашларын шушы зинданны ачып чыгаруларын үтенә.
Гүя аның калку күкрәгенә
Килеп кунган өмет йолдызы;
Каршыбызда тора бәхет көтеп
Күзе талган белорус кызы.
Лирик геройның уйлары ярдәмендә вакыйгаларны тирән бәяләү, кешеләрнең фаҗига белән бәхет янәшәсендә халәтләре психологик дөреслек белән бирелгән.Безнең солдатлар ишекне ваткач, куркышудан почмакка сырышкан халыкка инде шушы мизгелдә аларның ирекле булуын әйтергә бик кирәк,ләкин:
Ә кыз һаман хисләр ташкынында
Әйтә алмый сүзен...Күзенә
Тулган яше кайнар эзен сала
Аның сула язган йөзенә
Ф. Кәрим, вакыйгалар чынлыгыннан тыш, кешеләрнең эчке халәтен бик нечкә төсмерләр белән сурәтләп бирүнең дә остасы. “Тимер һәм тимерче” балладасында (1942) тасвирланган вакыйга укучыны сугыш кырына алып китә. Ихтимал, бу – сугышның гадәти бер күренешедер. Саттар исемле солдат немец танкы белән очраша һәм шушы тартышта җиңеп чыга. Бер карасаң, көчләр бөтенләй тигез түгел. Фашист тимергә төренгән, бронялы танк эчендә утыра, кулында җен кебек көчле машина, көпшәсеннән ут яудырып бара.Татар солдаты Саттар исә шушы тимер тавына ялгызы каршы чыга. Дөрес, ул сугышка кадәр авылда тимерче булып эшләгән. Ләкин, тимерче булса да, аның тәне тимердән түгел бит. Автор Саттарның тимерче булуын очраклы гына ассызыкламый. Бу аның тыныч чактагы һөнәре генә түгел, бәлки рух ныклыгын, ихтияр көчен дә күрсәтә. Тагын шунысы мөһим: тимерче буларак, ул тимер тавы-танкның “йомшак” якларын да белә булыр. Тимерче Саттар белән танк күзгә-күз капма-каршы калалар. Әлбәттә, Саттар бу тирәлектә бердәнбер солдат түгел. Бар аның иптәшләре. Әмма танкка иң якыны ул.Димәк, аның язмышын хәл итү бу очракта Саттар өстенә төшә.
Танк килә – кара тәреле,
Улап килә Саттар янына;
Тимерчеме тимер тавына,
Таумы тимерчегә бәрелер?
Бик киеренке халәт барлыкка килә. Хәзер кем-кемне мәсьәләсе хәл ителә. Якында гына яткан берәү түзми, артка таба йөгерә. Ләкин Саттар андый куркаклардан түгел. Дөрес, Саттарда да курку бар.Тик “берәү” дигән кешенең куркуы белән Саттар “куркуы” арасында җир белән күк аермасы.
Яшереп булмый,курка тимерче:
“Ычкынмасын кулдан бу “үлем”,
Үзем үлсәм,бәхил бул,илем”,-
Дип тимерче җыйный бар көчен.
Ул үлем алып килүче фашист танкының, кулдан ычкынып, алга үтеп китүеннән курка.Шулай да автор аны гадәттән тыш кеше тиеп сурәтләү юлыннан китми, чөнки Саттар мәңгелек суы эчкән кеше түгел.Ул үзенең үлү мөмкинлеге турында да уйлап ала,рух ныклыгын җыя,туплый.Игътибар итегез: ул хәтәр мизгелдә илгә мөрәҗәгать итә,бәхиллекне иленнән сорый.Баллада каһарманының тимерче булуының әсәр тукымасы өчен тагын бер әһәмияте бар: ул,сугыш кораллары рәвешендәге тимерләрне эретеп,халыкларга иксез-чиксез хәсрәтләр китерүче илбасарларның үзләрен авызлыкларга яраклы әйберләр ясар.
Танк ватыкларын сандалга
Салыр бу көн безнең тимерче
Чүкеч үтә йөртеп бар көчен,
Богау ясар һәрбер вандалга.
Шулай итеп, шагыйрь үзе сурәтләгәннәргә бик уңышлы нәтиҗә ясый,нәкъ кирәк урында нокта куя.“Партизан хатыны “(1943) да шушы ук темага багышланган.1942 елның ноябрь һәм декабрь айларында шагыйрь, бик күп еллар аерылып торганнан соң,үзенә аз таныш булган әдәби төргә- прозага мөрәҗәгать итә. Ике ай эчендә Ф.Кәрим “Разведчик язмалары” повестен язып бетерә. Шунсы характерлы: автор бу әсәрендә дә чор өчен иң мөһим булган проблемаларны үзәккә куя. Повестьта сугышның дәһшәтле сулышы, батыр совет сугышчыларының җанлы портретлары уңышлы күрсәтелә. Разведчиклар, төрле кыенлыклар җиңеп, үз бурычларын үтиләр һәм дошман тылыннан кирәкле мәгълүматлар алып кайталар. Кырысрак, ләкин ышандырырлык буяулар белән эш итә белгән Ф.Кәрим проза өлкәсендә яңа уңышка ирешә.1944 елны ул солдат дуслыгын , төрле милләтләрдән җыелган совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеген уңышлы чагылдырган икенче күләмле әсәрен- “Язгы төндә” повестен тәмамлый, “Шакир Шигаев “ исемле пьесасын иҗат итә.
Ф.Кәрим иҗатына гомуми бәя җиреп,шуны әйтергә кирәк: ул, үзе кулланган җанрларның тулы мөмкинлеген файдаланып,сугыш кырындагы кешенең кичерешләрен, башыннан үткәннәрен килер буыннарга ихлас дөреслек белән сурәтләп калдыра алды.
Йомгак.
Татар поэзиясенең башка вәкилләре дә солдат тормышының күп якларын шигъри сурәтләделәр.Ул әсәрләргә карап татар солдаты үткән фронт юлларын гаять ачык күз алдына китерергә мөмкин.Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә-алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен,гади сугышчы өчен кирәк икәнен,аның бөтен йөрәк белән әйтелгән чын иптәшләрчә сүз булырга тиешлеген төшенәләр.Поэзиянең эстетик функциясен аңлауда бердәмлек татар поэзиясенең сугыш елларындагы гомуми күтәрелешенә нигез булып тора.Сугыш еллары татар поэзиясе үзенең тирән тамырлары белән татар халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына тоташа.Гасырлар буе рус һәм башка халыклар белән бергә яшәгән һәм бергә азатлык өчен көрәшләрдә катнашкан татар халкы Бөек Ватан сугышы елларында үзенең батыр һәм фидакяр халык икәнен бик ачык раслады.Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар,солдатның күңел түрендә сакланган уй һәм хисләрен дә,аның дошманга каршы көрәштә үзен ничек тотуын да бөтен йөрәкләре белән сизделәр,күңел күзләре белән күрделәр.Шуңа күрә солдат йөрәгендәге моңны һәм сагынуны да,шатлык һәм җорлыкны да,кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә шагыйрьләр тулы канлы итеп гәүдәләндерәләр.Поэзиядә шагыйрь һәм солдат әнә шулай берләште.Поэзиябезнең бу этаптагы әсәрләрендә татар халкының хис һәм фикер байлыгы күренә,Ватан язмышы өчен ярсып типкән олы йөрәгенең тибеше тоела.Шушында инде татар поэзиясенең югары идеялелеге чагыла.Татар совет шагыйрьләре дә явыз дошманга каршы көрәшчеләр сафында булдылар,ут-ялкынлы солдат юлларын намус белән үттеләр.Татар поэзиясе сугышта үзенең күп солдатларын югалтты,шагыйрьләр сафы сирәгәйде.Ләкин ул сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты совет кешеләренең иң матур һәм күркәм сыйфатларын, батырлыгын, какшамас характерын сурәтләде. Дөньяны фашист илбасарларыннан чистарту өчен сугышучы совет солдаты әдәбиятның үзәк героена әверелде һәм үзенең бөтен мәһабәтлеге белән күтәрелде.
Кулланылган әдәбият:
8. Яхин А.Г.,Зәкиев М.З. Татар әдәбияты тарихы 5 том, Казан,
Татарстан китап нәшрияты, 1989.

Валентин Берестов. Аист и соловей

Кактусы из сада камней

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью

Попробуем на вкус солёность моря?

Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари