Әлифба бәйрәме.
план-конспект занятия (1 класс)
Хәрефләрне өйрәнеп бетергәннән соң, "Әлифба"бәйрәме үткәрелә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 38.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлифба бәйрәме.
(Зал бәйрәмчә бизәлгән)
Музыка астында 1 нче сыйныф укучылары залга кереп тезелә.
“Белем бәйрәме” көенә биеп чыгу.
Укытучы - Хөрмәтле укучылар, кадерле балалар, кунаклар! Бүген без Әлифба бәйрәменә җыйналдык. Вакыт бик тиз узып китә. Әле кичә генә мәктәп бусагасыннан атлап кергән ул-кызларыгыз инде укый-яза, саный белгән укучылар булдылар.
Балалар чыгышы.
1.Күтәренке куңелле
Бар да көләч , шат бүген.
Күктә кояш елмая
Яшерә алмый шатлыгын.
2 .Җырлыйсы килеп кенә :
Тора бүген минем дә.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
3.Гади бәйрәм түгел бүген ,
Зур уңышлар бәйрәме.
Шуңа күрә җырлап-биеп
Бәйрәм итик әйдә әле.
4. Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме.
Рәхим ит, түрдән уз |
Әлифба бәйрәме.
Әлифба керә
Әлифба:Исәнмесез укытучы апалар һәм әниләр! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин бүген бәйрәмегезгә килдем. Сездә бүген зур бәйрәм икән.Әлифбадагы барлык хәрефләрне дә өйрәнеп бетергәнсез.
Уңышларыгыз белән котлыйм! Сез авырлыклар каршында югалып калмадыгыз.Чөнки янәшәгездә һәрвакыт укытучы апаларыгыз, әти-әниләрегез булды.(Презентация күрсәтү.)
Ә хәзер сезнен белән сәяхәткә чыгарбыз. Күзләрегезне ябабыз. 1 нче
сентябрь иртәсен искә төшерик. Ул конне барыгыз да
шатланышып мәктәпкә килдегез. (Тактада бизәлгән сентябрь сүзе
килеп чыга)
Менә сез нинди булган! Әйдәгез әле шигырьләр белән искә
төшереп үтик.
1.Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Аңарчы көннәр буенча
Бакчада йөри идек.
2.Шатланып мәктәп ишеген
Ачып кердек без.
Белемнең зур көч икәнен Шунда белдек без.
3.Мәктәпкә укырга килдек
Җәен көч туплап.
"Сез беренчеләр" дип дәште
Апабыз зурлап.
4.Беренчеләр һәрвакытта
Иң беренче булалар.
Чөнки алар бик тә тырыш,
Бик тә уңган балалар.
Әлифба Мәктәптә сезне нәрсәгә өйрәтәләр? Җырлап бирмәссез микән?
Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"
Бергә Безне укырга, язарга өйрәткән укытучыларыбызга зур рәхмәт!
Әлифба
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
УКЫТУЧЫ көенә бию.
Әлифба.Сәяхәтебезне дәвам итәрбез.
Мин сокланып бүген баш иямен
Иң гүзәл бер ана каршында.
Тик белмим сүзләрем җитәрме
Аңлатып бирергә барысын да.
Сезнең өчен иң күп көч куючы кешеләр-әниләрегез, әлбәттә.
Җыр: “Әнием”
4кл.1.Беренче тел ачылуга
"Әннә" ди һәрбер бала
Чөнки һәркем күңелендә
Иң кадерлесе -ана.
2.Сабыйлар үсеп җитәләр,
Киңәя канатлары.
Әниләр карап калалар
Ак юллар теләп бары.
-Сау гына булсын җаны. Әниләр сүзе.
“Әнием кадерлем” Әниләр белән бию
Әлифба Сәяхәтебезне дәвам итик әле. “Хәрефләрне эзләп табыйк!”уены.
1. Хәзерлеккә йөрүче балалар хәрефләрне эзләп табалар.
Ә хәрефен эзләп тап.
1 нче сыйныф укучылары шул хәреф кергән сүзләр уйлыйлар
Өлкәннәр Шул хәрефтән башланган яхшы кешенен сыйфатларын әйтергә тиеш.
Әлифба.Ягез әле,нинди сүз яшеренгән, бергә укып карыйк.
Бергә ӘЛИФБА.
Җыр. “ Әлифба”
ӘЛИФБА. Ә хәзер сезнең тапкырлыкны сынап карыйк. Сорауларга кемнәр җавап бирә алыр икән?
1. Кайсы хәрефләрнең баш хәрефләре юк? Ң,ь,ъ.
2.Тавышсыз хәрефләрне әйтегез? ь,ъ
3.Әлифба китабыннан икенче итеп кайсы хәрефне өйрәндегез? ( Ә хәрефе ).
4. Иң соңыннан нинди хәреф өйрәндегез? (ъ билгесе )
5.Татар телендә генә кулланыла торган хәрефләрне атагыз. Ә,ү,ө,ң,җ,һ
6.Мин табышмаклар әйтәм
Сез җавабын табыгыз
а) Һәркөн кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә (Ипи)
б) Җылы якларда яши,
Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)
в) Без-без безелдәп
Кортлар җыялар мине.
Салкын тиеп авыртканда
Дәвалыймын мин сине. (Бал)
г)Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (Каз)
Укытучы.Казлар булып биеп алыйк әле
7. Әлифба китабыннан 1 текстны укып күрсәтегез? ( Укып күрсәтү )
8.Ә хәзер,Әлифбадан 1 шигырьне укып яки яттан әйтеп күрсәтегез.
ӘЛИФБА. Сез бик тапкыр, уңган, булдыклы, тырышлар икән.
Укытучы Ә әниләр минем биремемне үти алырмы?
1.Сыйныфтагы укучыларны алфавит тәртибендә тезеп бастырырга кирәк.
2.Ф битендә нинди рәсемнәр бар иде? Хәтерлисезме?
3.Кайсы әни берәр биттәге шигырьне яттан белә? Яки кайсы бит исегездә калды?
4 ләрнең чыгышы.
1.Бүген мин ӘЛИФБА укыйм,
Әби алган Коръәнен.
Шушы ике китап җыйган
Бу дөньяның бар ямен.
2.Гади китап кына түгел,
ӘЛИФБА ул бер генә.
Аның һәрбер хәрефеннән
Иман нуры бөркелә.
Әлифба. Кадерле дусларым, киләчәктә сез тырышып укыгыз,белемле кешеләр булып үсегез! Туган илебезгә белемле кешеләр кирәк. Менә туган тел дәреслеге дә бездә кунакта.
Туган тел. Исәнмесез! Таныш булыйк мин - туган тел. Бүгенге бәйрәмегезгә мин бик ашыктым.Чөнки сезнең бик тырыш, акыллы булуыгызны Әлифба миңа күптән хәбәр итте.
Әлифба .Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
Туган тел.Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенем белән. ...
Әлифбаны дога итеп
Укыдым күңелемнән.
Балалар Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек бер генә
Җыр.Туган тел”
Әлифба Балалар, алга таба киттек. Юлда мин сезгә бер шигырь сөйлим.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.
Кызыл Калфак. Здравствуйте, дети.
Укучылар Здравствуй, Красная шапочка.
Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?
Ук. Мы про тебя сказку читали.
К.К. А знаете, куда я иду?
Укучылар.
Красная шапочка
Песенку поет.
Красная шапочка
К бабушке идет.
К.К. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собрать ягоды и грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.
1. Назовите названия дней недели на русском языке.
2. Расскажите одну физкультминутку все вместе.
3. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
4. Спойте одну вашу любимую песню.
Җыр “ В лесу родилась ёлочка”
К.К. Спасибо, ребята! Какие вы молодцы! Вы уже читать и писать умеете. Ответили на все вопросы.
Әлифба. Инде бөтен сынауларны да уздык.Әзрәк ял итеп алыйк. Матур итеп татарча биеп алсак та була.
Укытучы.Һәрвакыт шулай тапкыр, зирәк, намуслы булыгыз! Сау – сәламәт булып үсегез! Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын, кадерле укучыларым!
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен,
Һәм үсегез гөлләр шикелле!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....

