Көз бәйрәме.
план-конспект занятия (старшая группа)
Өлкәннәр төркемендә әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән кичә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма
комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”
муниципаль учреждениясе
Көз бәйрәме.
Шәңгәлче авылы “Салават күпере” балалар бакчасы мәктәпкәчә мәгариф муниципаль бюджет учреждериясе катнаш төркем балалары белән әти-әниләр өчен бәйрәм кичәсе.
Үткәрде: Муртазина Л.Р.
2019 ел
Балалар яфраклар тотып көй астына аяк очларында йөгереп керәләр.
Алып баручы:
Килә шаулы,алтын матур көзем.
Оча яфрак,исә көзге җил.
Табигаьнең бигрәк сокландыргыч,
Хуш киләсең,көзем,әйдә кил.
Бала:
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Бала:
Көз килде,үләннәр
Саргайды,шиңде
Сап сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Бала:
Дует, дует ветер
Дует задувает.
Жёлтые листочки
С дерева срывает.
А.Б.
Рәхим итегез
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
Бер биик әйдә.
Бию “Яфраклар.”
Бала:
Ямле кояш,нурлар чәчеп,
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнәчләр
Көз алып килгән безгә.
Бала:
Алтын яфраклар очалар
Безнең башларга тиеп
Саубуллаша кыр казлары
Язын кайтабыз диеп.
Җыр: “Көзге моң”.
А.Б.
Көзге җилләр төрле якка
Яфракларны очырта.
Яле, кем тизрәк аларны
Кәрзиннәргә тутыра?
Уен: “Яфрак җыю.”
(ишектән тәгәрәп “Серле йомгак”керә) .
А.Б. Нәрсә бу?Аның эчендә нидер кыштырдый әле.Монда хат бар икән,әйдәгез укыйк әле.
-Исәнмесез балалар! Мин серле йомгак! Мин сезне үзем белән көзге юлга,бакчалар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез.(йомгак тәгәрәтеп җибәрелә,бакча каршына туктый)
Балалар безне йомгак кайда китереп җиткерде?
Балалар: бакчага
Бала:
Көзге табын – бай табын
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән
Өем-өем өелгән.
Бала:
Алмалары ал төсле
Балкып торган таң төсле
Капсаң эри авызда
Һәр кисәге бал төсле.
Бала:
Әти кебек тырыш көз
Әни кебек юмарт көз
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле,бик шат без.
Бала:
Невелик наш огород,но за то хорош.
Сколько вкусного растет, что не перечтёшь
Моя мама говорит, будет урожай
Лишь копай да борони, чаще поливай!
А.Б. Безгә кунакка кечкенәләр төркеме дә килгән,әйдәгез аларны түргә чакырыйк.
Җырлы уен “Безнең бакча.”
Җыр “Көз.”
Бала:
Кулга кәрзиннәр алабыз
Урманнарга барабыз
Юлда очраган кошларны
Без озата барабыз.
Бала:
Яфракларын коя-коя
Бакчабызга килдек көз.
Алтын сары яфракларны
Кулыбызгы җыйдык без.
Бию: “Кәккүк.”
А.Б.Әйдәгез әле нәни, дуслар бергәләп серле йомгакны тәгәрәтик.Менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге үстергәннәр,җыеп бетерәсе бәрәңге дә күп.Әйдәгез бергәләп , ярышып җыябыз.
Уен: “Кем тизрәк чүпли?”
А.Б. Серле йомгак алга таба тәгәрәде,кая килеп җитте.
Балалар: урманга.
Карагыз әле,урман ялангач калган,яфраклар да җиргә коелган.
Бала:
Туча небо кроет,
Солнце не блестит
Ветер в поле воет
Дождик моросит.
Бала:
Зашумели воды
Быстрого ручья
Птички улители
В теплые края.
Бала:
Осень наступила,
Высохли цветы,
И глядят уныло
Голые кусты
Вянет и желтеет
Травка на лугах,
Только зеленеет
Озим на полях.
Бала:
Миновало лето,
Осень наступила
На полях и в рощах
Пусто и уныло
Птички улители
Стали дни короче,
Солнышко не видно
Темны,темны ночи.
А.Б.
Кәрзиннәрне алабыз
Урманга без барабыз
Барабыз,барабыз
Гөмбә күреп алабыз.
Иеләбез алабыз
Һәм кәрзингә салабыз.
Уен: Гөмбә җыю”.
А.Б. Балалар әйдәгез табышмаклар чишеп алыйк.
1.Катлы катлы булып үсә
Җир өстендә ул нәрсә? (Кәбестә)
2.Йодрык йодрык булып үсә
Алма кебек кызарып пешә,
Ул бик матур
Аны кем әйтер? (помидор)
3.Ул җир астына төшкән
Кып-кызыл булып пешкән,
Ашка тәм һәм төс бирер
Аны кем белер? (чөгендер).
Җыр: Яфрак бәйрәме.”
Бию: “Вальс”.
- Мне нравится (1)
