Презентацияләр
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.4 МБ | |
| 1.01 МБ | |
| 503.33 КБ | |
| 1.86 МБ | |
| 2.65 МБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Г.Ахунов 1925нче елның 18 нче сентябрендә Арча районы Өчиле авылында игенче гаиләсендә туа. 1947 елда – Арча педучилищесен, 1952 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Аннары “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында эшли. 1956-1968 елларда Әлмәттә яши һәм андагы язучыларның җирле оешмасын җитәкли. 1968 елда Казанга кайта һәм Татарстан Язучылар берлеге җаваплы сәркатибе, аннан соң “Казан утлары”ның баш мөхәррире, соңрак Язучылар берлеге идарәсе рәисе вазифаларын башкара.
Әдәбиятка ул “Галләм сорау бирә” дигән хикәясе белән 1951 елда килеп керә. Шуннан соң “Яшьлек яме”, “Канатлар кая илтә”, “Чикләвек төше”, “Ардуан батыр” кебек повестьлар, “Хәзинә”, “Хуҗалар”, “Идел кызы” кебек романнар иҗат итә. М.А.Шолоховның “Тын Дон”ын, Н.Погодинның “Баһадирлар”ын, А.С.Макаренконың “Педагогик поэма”сын татар теленә тәрҗемә итә. 1973 елны Г.Ахунов “Хәзинә” романы һәм “Чикләвек төше” повесте өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елның декабрендә аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелә.
Татарстан АССРны ң Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауретлары. Казан. 1973 ел.
Белорус язычысы Миколо Аврамчик, Гариф Ахунов, адыгей язучысы Исхак Машбаш. Сыктывкар. 1974 ел. Халык моңнары. Гариф Ахунов, Илдар Юзеев. Идел буе дачасы.1984 ел.
Гариф Ахунов “Хәзинә” нәфис фильмының режиссеры Олег Воронцов белән Түбән Камада. 1977 ел. “ Хәзинә” нәфис фильмыннан. Мөнәвәрә ролендә-Жанна Хомукова, Арслан ролендә-Александр Филиппенко.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тормыш юлы Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 елда Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган (Иске Кандал ) авылында мулла гаиләсендә туа . Шагыйрьнең бабалары хәзерге Татарстан АССР Чүпрәле районындагы Каракитә авылыннан булса кирәк . Шәҗәрәләрнең берсендә Кандалый нәселе “Габделҗаббар- Габделмәҗит- Ибнеәмин - Биктимер - Ибраһим - Йосыф ” дип күрсәтелә .
Халык хәтерендә сакланган истәлекләргә караганда, Габделҗәббар урта буйлы, җиңел сөякле, хәрәкәтчән, бик зиһенле, сүзгә тапкыр, үткен, ачы телле, туры сүзне кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була .
Б ашлангыч белемне Габделҗәббар үз атасыннан алган. Соңыннан Чистай якларындагы Мораса , аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган.
Шигырьләрен дә мәдрәсә дә укыганда яза башлый. Ул төрле гади эпиграммалардан һәм кечкенә сатирик шигырьләрдән башлап җибәрә. Мәсәлән, аны мәдрәсәдән куалагач, ул түбәндәге юллар белән җавап кайтара : Кусагыз да һич уфтанмам , Язуымнан да тукталмам , Котылмассыз барыбер сез , Әле болай гына калмам .
Габделҗәббар җыр-бәетләр, мөнәҗәтләр үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза. Шул рәвешле, шагыйрь өйрәнгән чыганакларның берсе −гарәп, фарсы, төрки, телләрендәге әдәбият − классик язма поэзия булса, икенчесе − халыкның үз иҗат чишмәсе − мәкаль-әйтем, образлы гыйбарәләргә бай җанлый сөйләм теле, җырлары, бәетләре. Шулай ук рус, мордва, чуваш халыклары белән аралашып яшәгән һәм аларның телләрендә җиңел үзләштергән.
Башлангыч иҗаты Г. Кандалый – лирик шагыйрь . Шигырьләре: “ Әминәгә ” “ Фатыйма ” “ Бәгыйдә ” “Гөлстанга” Поэмалары: “ Фәрхисорур ” “Сәхипҗамал” “ Бәдыйгә ” “Рисаләи-л-нәсыйхәт” (“Тугры юлга илтүче китап”)
Габделҗаббар Кандалыйның бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Чын Шагыйрь!
Габделҗәббар Кандалый 1860 елның маенда 63 яшендә вафат була , үз авылында җирләнә. Соңгы елларда аның каберенә зур гранит таш куелды. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр...
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !!!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татар телендә 6 килеш Баш килеш Иялек килеше Юнәлеш килеше Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше
Килеш сораулары: Баш килеш Кем? Нәрсә? Иялек килеше Кемнең? Нәрсәнең? Юнәлеш килеше Кемгә? Нәрсәгә? Төшем килеше Кемне? Нәрсәне? Чыгыш килеше Кемнән? Нәрсәдән? Урын-вакыт килеше Кемдә? Нәрсәдә?
Алма, җиләк сүзләренең килеш белән төрләнеше. Баш килеш алма җиләк Иялек килеше алманың җиләкнең Юнәлеш килеше алмага җиләккә Төшем килеше алманы җиләкне Чыгыш килеше алмадан җиләктән Урын-вакыт килеше алмада җиләктә
Китап
Керпе
мәче
Сыер
Тикшерегез Эш эшкә өйрәтә. Калган эшкә кар ява. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. Яхшы кеше эштә беленер. Ялгыз казның тавышы чыкмый. Ялгыз агачны җил сындырыр.
Сүзләргә дөрес кушымчалар өстәгез Б. к. Укучы, урам. И. к. укучы, урам. Ю.к. укучы, урам. Т.к. укучы, урам. Ч.к. укучы, урам. У.-в.к. укучы, урам.
http:// 40306s016.edusite.ru/p21aa1.html http://www.garaj.by/garaj-bibl.html?subaction=showcomments&id=1306858877&archive=&start_from=&ucat=2 & http:// detirisuyut.ru/risunok-egik http://triinochka.ru/tags/%EA%EE%F8%EA%E8 / http:// pierscionkipolskie.pl/cartoon-pictures-of-animals-to-draw&page=6
