Математик уен "жавабын тап"
презентация к уроку по алгебре (7 класс) по теме

Бер уенда өч уенчы катнаша, өч уеннан соң җиңүчеләр көч сынаша. Шулай итеп, классның иң көчле математигы ачыклана. Математикага кызыксыну уятуда бу уенның роле зур булды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon ug.otvet_._1_tur.ppt1.06 МБ
Файл ugaday_otvet.docx508.74 КБ
Office presentation icon ugaday._2_tur.ppt1021.5 КБ
Файл urok.docx23.65 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Моннан15 еллар элек “Угадай ответ ” телевизион  музыкаль уенга ошатып, 7-9 класс укучылары белән мәктәптә “Җавабын тап” уены оештыра башладык. Әле ул вакытта компьютер куллана белмибез, биремнәрне магнитлы тактада урнаштырабыз, җавабын тапканны белдерү өчен сигналга бубен файдаланабыз. Шулай да, укучылар бу уенны бик яраталар, алдан ук бик тырышып әзерләнәләр иде. Бер уенда өч уенчы катнаша, өч уеннан соң җиңүчеләр көч сынаша. Шулай итеп, классның иң көчле математигы ачыклана. Математикага кызыксыну уятуда бу уенның роле зур булды. Һәр елны район олимпиадаларында җиңүче укучыларым була иде. Ул вакытта математика белән кызыксынучы укучыларым- “Җавабын тап” уенчылары математикага бәйле  һөнәрләр сайладылар: араларында математика укытучылары, банкирлар, казначействода эшләүчеләр, экономистлар бар. Соңгы берничә елда район олимпиадаларында җиңүчеләрем булмавының сәбәбе дә- әллә шушы уенның онытылуындамы, дип презентациясен ясарга уйладым. “Математика” газетасында (“Первое сентября” кушымтасы,), “Математика в школе” журналында, “Мәгариф” журналында, һәм башка мәгълумат чараларында күп кенә телевизион уенга ошатып  математикадан класстан тыш чаралар басылып чыкты. Ләкин, нишләптер, мин бу уен буенча куелган язмалар  күрмәдем. Менә шуңа да, бу уенны сезгә тәкъдим итәргә уйладым.

Мамадыш районы Шәдче урта мәктәбенең математика укытучысы Валиуллина Гәлчәчәк Мансуровна

Математика фәне буенча үткәрелә торган класстан тыш чара:

“Җавабын тап” уенының план-конспекты.

Уенның максаты: Укучыларның логик фикерләвен, зирәклеген ачыклау һәм үстерү; белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана алуларын ачыклау; аларда математика фәнен үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Тактада: “Кем тапкыр, кем зирәк – җавап эзлә тизрәк!”, “Зирәкләр – бик кирәкләр!” дигән лозунглар; секундомер, чаң, дәфтәрләр, ручкалар, компьютер презентациясе һ.б.

Алып баручы: Хәерле көн кадерле дуслар һәм мәктәбебезнең иң зирәк иң тапкыр укучылары! Бүген сезне мавыктыргыч ярыш көтә.

Уенның тәртибе белән таныштырып үтәм.

Уенда математиканы иң яхшы белүче 3 укучы катнаша. Алар һәрберсе бер компьютер каршына басалар. Компьютерлар локаль ятьмә белән укытучы компьютерына тоташканнар. Уенның ике турында өч укучы үзара көч сынаша. Өченче турга ике күбрәк очко җыючы гына кала. Өченче турда җиңүче укучы суперуенда катнаша ала.

I тур:Игътибар, уенчылар! Беренче тур презентациясен ачыгыз. Анда сез 4 категориядә биремнәр күрерсез:

1) “Кызыклы математика”;

“Ох, бу алгебра”;

“Тигезләмәләр”;

“Тиз исәплә, тиз уйла”.

 Һәр категорияә төрле бәягә куелган 5 әр мәсьәлә бирелгән. Беренче мәсьәләне кем сайлыйсын,  җирәбә белән беләбез. Кем мәсьәләнең җавабын таба, шул компьютердагы төймәгә баса. Җавап дөрес булса, мәсьәләгә куелган бәяне ала, дөрес булмаса-юк. Дөрес җавап бирмәсә ике чиратны да уенда катнашмыйча үткәреп җибәрергә туры килә.

Беренче турда мондый мәсьәләләр булырга мөмкин (мәсьәләләр уенны үткәргән саен алыштырып торыла)

“Кызыклы математика” категориясендә:

1)5 укучы 5 йомырканы 5 минутта пешерер. 10 укучы 10 йомырканы ничә минутта пешерер? (5);

2) Бер гаиләдә 2 ата, 2 ул, 1 онык. Болар барлыгы ниччә кеше? (3);

3) Бүлмәдә почмак саен бер мәче,

һәр мәченең койрыгында 1 мәче,

 һәр мәченең каршысында өчәр мәче.

 Бүлмәдә барысы ничә мәче?(4);

4) 7 шәм яна иде, берсен сүндерделәр. Ничә шәм калыр?(1).

 “Ох, бу алгебра” категориясендә (биремнәр барысы да  алгебра дәреслегеннән алына):

Иң зур икеурынлы сан белән аның аңа капма-каршы сан аермасын тап (198);

Өч тапкыр кырык һәм бишнең суммасы ничә була? (125 яки 135);

33 санының 33 %ын табыгыз (11);

2012 санының 4 нче дәрәҗәсе нинди цифрга тәмамлана?.

“Тигезләмәләр” категориясендә:

3х + 4 = 7,   18 – 5х = 8,  2х + 4 = 20,  9 – х = 5. Кайсы тигезләмә артык? (өченчесе, чөнки җаваплар: 1, 2, 3, 4 булырга тиеш);

Тигезләмә төзеп мәсьәләне чиш: класста 36 укучы. Малайлар кызларга караганда 2 тапкыр артык. Класста ничә малай һәм ничә кыз?

Билгесез хәрефне әйтегез: 2х – 5 = 1 (р), 2х – 1 = 13 (л), 8 – х = ? Чишү ачкычы: портфель.

“Тиз исәплә, тиз уйла” категориясендә:

Сорау урынындагы санны тап:

5                  2           ?

 7    !    12    8      !     10                 9   !   16    

Саннар рәтен дәвам ит:  7, 9,  16,  25,  41.....

Саннар рәтен дәвам ит:  15,  1,  13,  2,  11,  3,  9 .......

24   (38)  52,            47 (50) 53,               14 (  ?  ) 38.

II  тур:Икенче турда уен шул ук тәртиптә дәвам итә, әмма бу мәсьәләнең бәясе 1 секунд саен 1 баллга арта барыр. Һәр мәсьәләгә 1әр минут вакыт бирелә.

1 нче категория: “Шаян- тапкыр математиклар”

а) Марат белән Азат үзләренең өйләреннән капма-каршы чыгалар. Маратның тизлеге 4 км/сәг., Азатның тизлеге 5 км/сәг. Очрашу вакытында аларның кайсысы мәктәптән ераграк булыр? (бертигез).

б) Вакыт 12 тулып 15 минут. Сәгать уклары арасында нинди почмак ясалыр? (кысынкы).

в) Эт үзеннән 120 м ераклыктагы төлкене куа. Әгәр төлке минутына 320м, эт минутына 300 м үтсә, эт төлкене ничә минуттан соң куып җитәр? (куып җитә алмас).

2 нче категория: “Җир үлчәү турында фән” (геометрик мәсьәләләр)

а) Квадратның ягын 3 тапкыр киметкәч, мәйданы ничек үзгәрер? (мәйданы 9 тапкыр кими);

б) Километр метрдан ничә тапкыр зур?

в) Кайсы сүз артык: өчпочмак, турыпочмаклык, линейка, квадрат? (линейка);

г) Әгәр бирелгән кысынкы почмакның эчендә аның түбәсеннән 2 нур үткәрелсә, ничә почмак төзелер? (6)

3 нче категория:  “Җырлыйк әле!” Бу сан кергән җырны исегезгә төәерегез. Җырлап күрсәтергә дә була, бер юлының булса да сүзләрен әйтсәгез дә була.

а) 1;               б) 2;                   в) 5;                                      г) 7;

4 нче категория:  “Җилдән җитез уйлыйм мин!” (тиз исәпләү серләрен белсәгез, башыгызны тиз эшләтсәгез, әлбәттә, беренче булырсыз)

а)

1

2

3

4

5

А

В

Т

О

Р

3

4

2

1

5

?

б)

Нинди сүз чыгар?

в)   2х – 5 = 1 (А),   2х – 1 = 13 (Т),   8 – х = 3 (?). Сорау билгесенә нинди хәреф куелырга тиеш?  Ачкыч:   К В А Д Р А Т.

г) Саннар рәтен дәвам ит:  7; 9; 16; 25; 41.... (66; 107; 173)

III тур:Уенда 2 генә  укучы кала. Кызганычка каршы, әзрәк очко җыйган укучы уеннан чыгарга тиеш.

Бу турда алып баручы биремнең нәрсә турында икәнен әйтә. Иң күп очко җыйган уенчы җавапны ничә секундтан соң әйтә алачагын билгели. Мәсәлән: “Мин җавапны 7 секундтан соң әйтә алам”,- ди. Икенче уенчы вакытны киметеп, җавап бирү хокукын үзенә ала ала. Шул тәртиптә вакытны 3 секундка кадәр киметергә мөмкин.

1 нче бирем  әкәм-төкәм турында. (уенчылар ңавап бирү хокукы өчен бәхәсләшкәч)

Бирем: 10 м лы баганага әкәм-төкәм менеп килә. Көндез ул 5 м өскә менә, төнлә 4 м аска төшә. Ничә көндә багана башына менеп җитәр? (6)

2 бирем санның дәрәҗәсе турында. 7нең 77 нче дәрәҗәсе + 1 саны 5 кә бүленәме?

3 бирем ялган акча турында. 10 ялган акчаның 1 се ялган акча, анысы җиңелрәк. Тәлинкәле үлчәү ярдәмендә иң киме ничә тапкыр үлчәп ялган акчаны ачыклап була? (2);

4 бирем хәрәкәт турында. Велосипедчы авылга бара. Юлда аңа 3 йөк машинасы, 1 җиңел машина очрый. Авылга барысы ничә машина бара? (бер машина да авылга бармый);

5 бирем вакланмалы сан турында.  Бер санның яртысының яртысы яртыга тигез. Бу нинди сан? (2).

Суперуенга 7 сорау, 3 минут вакыт бирелә.

Тәүлекнең калган өлеше үткән өлешенә караганда 2 тапкыр артык. Хәзер сәгать ничә? (8)

Иң кечкенә өчурынлы сан белән иң зур икеурынлы сан аермасы ничә булыр? (1)

1 нең 3 нче дәрәҗәсенең 3 нче дәрәҗәсе ничә була? (1)

1 пот якынча ничә кг?

Әйләнә озынлыгының аның диаметрына чагыштырмасы нәрсәгә тигез? (П санына);

Квадратның мәйданы 16 квадрат м. Аның ягы күпме? (4 м.)

Ботакта 7 чыпчык утыра иде, аның берсен песи тотты. Ботакта ничә чыпчык калды? (0)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Шаян- тапкыр математиклар” “ Җир үлчәү турында фән” “ Җырлыйк әле!” “ Җилдән җитез уйлыйм мин!” 10 20 30 40 50 10 20 20 20 10 10 30 30 30 40 40 40 50 50 50

Слайд 2

Марат белән Азат үзләренең өйләреннән капма-каршы чыгалар. Маратның тизлеге 4 км/сәг., Азатның тизлеге 5 км/сәг. Очрашу вакытында аларның кайсысы мәктәптән ераграк булыр?

Слайд 3

Винтик белән Шпунтик узыш автомобиле җыйгач, Торопыжка утырып китә һәм 5 минуттан вата. Винтик белән Шпунтик- ка, Торопыжка 1 сәгать йөри алсын өчен ничә автомобиль җыярга кирәк?

Слайд 4

Вакыт 12 тулып 15 минут. Сәгать уклары арасында нинди почмак ясалыр?

Слайд 5

Эт үзеннән 120 м ераклыктагы төлкене куа. Әгәр төлке минутына 320м, эт минутына 300 м үтсә, эт төлкене ничә минуттан соң куып җитәр?

Слайд 6

Трое коротышек вместе выпивают за праздничным столом 6 бутылок сладкой воды, а Сахарин Сахаринович Сиропчик выпивает в 5 раз больше чем другой любой коротышка. Сколько бутылок воды нужно Сиропчику на праздник?

Слайд 7

Квадратның ягын 3 тапкыр киметкәч, мәйданы ничек үзгәрер ?

Слайд 8

Километр метрдан ничә тапкыр зуррак?

Слайд 9

Кайсы сүз артык: өчпочмак, турыпочмаклык, линейка, квадрат?

Слайд 10

Әгәр бирелгән кысынкы почмакның эчендә аның түбәсеннән 2 нур үткәрелсә, ничә почмак төзелер?

Слайд 11

Ягы 1 метр булган кубны ягы 1 әр см булган кубикларга кисеп, бу кубиклардан багана өйделәр. Нинди биеклектә багана килеп чыкты?

Слайд 12

1

Слайд 13

2

Слайд 14

5

Слайд 15

7

Слайд 16

1000000

Слайд 18

2х – 5 = 1 (А), 2х – 1 = 13 (Т), 8 – х = 3 (?). Сорау билгесенә нинди хәреф куелырга тиеш? Ачкыч: К В А Д Р А Т.

Слайд 19

Саннар рәтен дәвам ит: 7; 9; 16; 25; 41....

Слайд 20

В школе для бесенят было 10 учеников. На дом каждому задали совершить по три мелких пакости. Один бесенок не выполнил задание. Сколько мелких пакостей было выполнено бесенятами?



Предварительный просмотр:

6 класста математикадан кабатлау дәресе. Дәреснең формасы- читтән торып сәяхәт.

Тема: Чагыштырмалар һәм пропорцияләр.

Максат:  Чагыштырмалар һәм пропорцияләр темасын комплекслы кабатлау, йомгаклау һәм укучыларның белемнәрен системалаштыру. Халык педагогикасына нигезләнеп, балаларның тәрбиялелеген арттыру.

Укучылар командалап (4әрләп) утыралар. Капитан сайлыйлар. Комрьютерлар  локаль элемтә аша укытучы комрьютеры белән тоташкан. Слайдлар интерактив тактадан күренә, командаларның җавапларын шунда ук күрсәтеп була.

 Эш төре

Укытучы сүзе

Укучыларның эше

Вакыт

1

Оештыру өлеше

1 нче слайдтан бүгенге дәреснең планын укып чыгыгыз

Слайдтан укыйлар:

Өй эшен тикшерү;

Сәяхәткә!Без барыбыз бергә!

Эзләнүләр!

Нәтиҗәләр!

1мин.

2

Өй эшен тикшерү

Җавап бланкларыгызны алыгыз. 2-4 слайдтагы сорауларга дөрес җавапларны табып бланкларда билгеләп чыгыгыз. Җавапларыгызның 80%ы дөрес булса- димәк сез сәяхәткә барырга путевка алдыгыз.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

А

х

х

В

х

Х

х

С

х

Х

х

Д

х

Х

Сорауларны мөстәкыйль укып, җавапларны билгелиләр (сорауларга җавапларны өйдә өйрәнергә бирелгән иде)

5 мин.

3

Максат

Бүген без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәт итәрбез. Мин сезнең белемнәрегезне тикшерермен, ә сез сәяхәт вакытындә нәрсә белән шәгыльләнерсез икән?

-“Чагыштырмалар, прпорцияләр” темасы буенча белемнәребезне ныгыту, кызыклы мәсьәләләр чишәргә өйрәнү.

Слайдтан укыйлар:

“Уйна да көл, укы да бел!

Уйнавын уйна-йомышны да уйла!”

1 мин.

4

Сәяхәт маршрутын билгеләү.

Әйдәгез, барыбыз да барасы маршрутыбызны сызыйк. (сызымнарны тикшереп чыга)

Безнең үтәсе юлыбыз ничә км булыр? Исәпләгез әле.

Өстәлләрдә маршрутның координаталары язылган битләр. Нокталарны билгеләп, бер-бер артлы тоташтыралар. Планнның масштабы: 1:100000000. Сызымда 1см-чынлыкта 100км була. Димәк, безнең үтәсе юлыбыз-150 км.

2

5

Транспорт сайлау

Плакатта язылган тизлекләрне карагыз да, транспорт төрен сайлагыз.

Атның ти злеге-20 км/сәг., автомобилҗ тизлеге- 80 км/сәг, вертоет тизлеге- 300 км/сәг. 30 минутта юлны үтәр өчен без вертолое сайлыйбыз.

1

6.

Старт

Һәр команда үзенең “вертолетына” утыра: подготовиться к полету!

Застегнуть ремни!

Завести маторы!

Физкультминутка: очып китү имитациясе

-есть подготовиться к полету!

-есть застегнуть ремни!

-есть завести маторы!(очып киткән тавыш чыгаралар)

1

7

Ягулык исәпләү

Штурман алдында ягулык запасын күрсәткеч бар. Без 5 км юл үткәндә, 1,5 л ягулык беткән. 150 км юлны үтәр өчен күпме ягулык китәр?  

Исәпләп чыгарып җаваплар таблицасына язып куялар: пропорция төзеп табабыз 150 х 1,5 : 5=45 л.

2

8

Убырлы карчык белән очрашу

Менә без сезнең белән Убырлы карчык өе янына килеп җиттек. Әнә ул үзе дә себеркесе белән очып кайтып килә (экранда). Татар халык әкиятләре буенча без аның яхшы күңелле балаларны яратканын беләбез. “Үги кыз” әкиятен исегезгз төшерегез әле. -Үги кызның саф күңелле, тырыш кыз икәнен белгәч, ул аңа бүләкләр биреп, юлны өйрәтеп өенә кайтарып җибәрә.

-Әбекәйгә ничә % кимегәнен исәпләп бирегез инде.

- Әбекәйнең сезгә тагын мәсьәләләре бар әле. Җавапларын табып таблицага язып куегыз. Мин җавапларыгызны тикшереп командаларга очколар куеп торам.

Укучылар экрандагы Убырлы карчыкны тыңлап торып, ул биргән мәсьәләне чишәләр

(“Минем яныма нинди сөйкемле балалар килгән. Күзләрегездән күреп торам: сезнең барыгызның  да күңелләре чиста. Исегездән чыгармагыз: кыңгыр эш 40 елдан соң да беленә. Без капчыкта ятмый дигән мәкальне дә белә торгансыздыр. Менә, балакайларым, чоланыма җәй көне 5 пот борчак җыеп тараткан идем. Беркөн үлчәп карасам: 2 пот кына калган. Нишләп алай икән ул, балалар? Икенче җиргә 25 пот борчак салган идем, анысы күпме калды икән?)

-Борчак кипкәндә 60 % ы кимегән. Икенчесе 10 пот калган.

(А. 6 батман бәрәңгедән 1 батман крахмал чыкты. Ничә % ы кимегән икән?  В. Минем 10 батман бәрәңгем булса- ничә батман крахмал чыгар иде? С. 2 чиләк сөттән 2 ярым кадак май чыкты. 6 чиләк сөттән ничә кадак май чыгар? Рәхмәт, балалар. Менә бит: надан булып туалар, галим булып үләләр.)

6

9

Туры һәм кире пропорцио нальлекне билгеләү.

-Алга барабыз, уйлап алабыз. Тактада язылган бәйлелекләрнең туры һәм кире пропорциональлекме икәнен билгеләп чыгыгыз. Җавапларның дөреслеген карап командаларга очколар куя.

Укыйлар һәм билгеләп чыгалар:            1. Даими тизлек белән баручы машинаның узган юлы һәм тизлеге арасында. Туры.

2. Бер бәядән алган товар бәһәсе һәм саны арасында.  

6

10

Аю “бабай” белән очрашу

-Укучылар, экранда “аю бабагызны” күрәсезме? Безнең белән ул интернет челтәре аша элемтәгә керде. Мөгаен, аңа безнең ярдәм кирәктер. Тыңлыйк әле аны.

Аю әйткән мәсьәләләрене кыскача тактага язып бара. (чөнки барлык балалар да аңлап бетермәскә мөмкин)

1200 бөртек-170е тишелде,

Тишелеш ничә %.

Тишелеш 100%-1 га җиргә 8ц бодай  кирәк.

25 сутыйга -? ц.

60 ның 51е үсә,

Ничә% үсмәгән?

-Исәнмесез, “аю бабай”? (видеоролик карыйлар):

-Әйбәт кенә әле, балалар. 1 һата 10 һатадан саклый, диләр. Мине әкияттә ничек алдаганнарын хәтерлисезме? Чөгендер чәчтек- миңа яфрагы тиде, бодай чәчтек- миңа тамыры булды. Менә шуннан бирле мин мин бик яхшылап уйлап кына эш итәм. Менә хәзер язга план корып ятам. Киңәшле эш- таркалмас. Шуңа күрә сездән киңәш сорарга булдым.  

1200 бөртек бодай чәчкән идем, шуның 170е тишелеп чыкты. Тишелеш ничә % була? 25 сутыйлы җиремә кәпме бодай орлыгы кирәк булыр икән? Китапта тишелеш 100% булганда 1 га җиргә 8ц бодай чәчәргә кирәк дип язылган.

Минем  бал яратканымны беләсез бит. Ә юкәнеке аеруча тәмле һәм файдалы бал. Узган ел утырткан 60 агачның 51е үсеп киткән.  Ничә %ы үсеп китмәгән?

Рәхмәт, балалар.

6

11

Шүрәле белән очрашу

-Без хәзер бик куе урман өстеннән очабыз. Бик куе булганга монда, җен-пәриләр бар, диләр. Шүрәле, шүрәле, безнең янга кил әле!

“Шүрәлеләр” төшерелгән видеороликны җибәрә.  

Командалар биргәп җавапларны тикшереп чыга.

Шүрәлене тыңлыйлар: “Мин үзем теге кулын кыстырган Шүрәле. Шуннан бирле беркемне дә кытыклаганым юк әле. Хәзер без үзебез дә кешеләр кебек агач кисәбез, өйләр ясыйбыз. Хезмәт төбе-хөрмәт икәнен аңладык инде без. Без букадәр агачны 3 шүрәле булганда 5 көндә кисеп бетерә идек. Хәзер тагын 2 шүрәле өстәлде. Ничә көндә кисеп бетерә алырбыз икән?

-Менә бит, беләге юан берне егар, белеме булган- меңне.”

6

12

Су анасы белән очрашу

-Алда бик матур түп-түгәрәк күл күренә. Әйдәгез, шунда туктап, ял итеп алыйк.

Су анасы төшерелгән видеороликны җибәрә.  

Җавапларны тикшереп чыга.

Тыңлыйлар: “Су анасы булам мин. Кешеләр күлемне пычратып бетерәләр инде. Шуңа күрә күл тирәли ятьмә үреп куярга булдым. Күлнең кыл уртасыннан кырыена кадәр булыр 5 аршин. Күлемне уратып алырга ничә аршин ятьмә кирәк булыр икән?”

6

13

Нәтиҗәләр

-Менә без сәяхәттән кайтып та җиттек. Нәтиҗәләр ясыйк, очколар саныйк, билгеләр куейк.

Командаларда киңәшләшеп үзләренә билгеләр куялар. Дәрестә эшләп барган дәфтәрләрен укытучыга җыеп бирәләр.

1

14

Өй эше

-Прцентка 3 мәсьәлә төзеп килергә. Әкият тәзесәгез- бигрәк тә яхшы.

Мактау сүзләре әйтә.

Көндәлекләренә  язып куялар. Алган билгеләрен көндәлекләренә куеп, укытучыга кул куйдырырна җыеп бирәләр.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-исследование по математике в 6 классе « Здоровьесберегающие задачи математики. Роль математики в борьбе с курением»

Этот урок посвящен  научному исследованию. Одной из самых актуальных проблем современности является увеличение курящих людей, особенно школьников. Какова роль математики в борьбе с курением....

Рабочая программа по математике в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по математики 5-9 классы. Математика 5 класс: И.И.Зубарева, А.

Рабочая программа разработана  на один учебный год:   в основу программы положены педагогические и дидактические принципы (личностно ориентированные; культурно ориентированные; деятельно...

Программа курса "Математика 5, 6 класс" (к учебникам Математика 5, Математика 6, авт. Зубарева И. И., Мордкович А.Г.)

Программа по математике для преподавания предмета в 5 и 6 классах по учебникам Зубаревой И. И., Мордковича А. Г. содержит пояснительную записку, в которой отражены: учебно-методическое сопровождение п...

Авторская программа элективного курса по математике Практикум по математике: математика в задачах

Элективный курс "Математика в задачах" рассчитан на учащихся 11 классов общеобразовательных классов, имеющих слабую математическую подготовку при решении задач. ...

Обобщающий урок по математике в 5 классе."Математика в мире животных и животные в математике"

Данный урок сопровождается показом презентации. Презентация  используется в качестве иллюстрации к уроку математики в 5 классе при повторении курса математики.Цели: развитие вычислительных навыко...