Яңа ел
план-конспект

Яңа ел

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alyp_baruchy.docx29.39 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел

Алып баручы:Хәерле көн кадерлебалалар,хөрмәтлеукытучылар,мөхтәрәмәти-әниләр,килгәнкунаклар ! Сезнең барыгызны да якынлашып килүчеЯңа елбәйрәмебеләнтәбрикитәбез ! Сезгә ныклы сәламәтлек , шатлык , гаилә бәхете телибез .Дөньялар имин,өстәлләр мул булсын.

1. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

2. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

3.Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул

4. Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар

А.б. Яңа елда һәммә йөрәк, күңел сафлана,

        Ә бездә яңа, серле әкият башлана.

Ак яулык ябынган ана чыга:

Ана: Емеля, Емеля, утынга барып кайтчы?

Емеля: Барасым килми, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля,  бәлкем су алып  кайтырсың?

Емеля: Вакытым юк, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля, боткаң суына

Емеля сикереп тора.Ботканың юклыгын күреп башын кашый.

Емеля:

Эх, әни, шундый матур төшне күреп бетерергә бирмәдең.( Суга китә)

Коедан чуртан балыгын тартып чыгара.

Чуртан: Емеля, җибәр мине , мин синең һәммә теләгеңне үтәрмен.

Син бары тик әйт: “Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча”,-дип.

(Емеля чуртанны җибәрә)

Емеля: Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, чиләкләрем үзегез өйгә кайтыгыз

(Бию көе яңгырый .Ике бала килеп чиләкләрне күтәреп кайтып китә, Емеля кулын кесәсенә тыгып, артларыннан биеп бара .)

Емеля: Я, нинди теләк теләргә инде. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча, минем тирәмдә матур-матур кызларның биеп йөрүен телим.

“Зонтиклар ” биюе

Емеля: Ну рәхмәт , чуртан. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча

 инде минем балалар бакчасының чыршы бәйрәмен дә күрәсем килә.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме

Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.

Җыр”Каршылыйк дуслар бергәләп”

Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз,      

Яңа ел таңы атты.

 Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

 

Ап-ак карларга уралып

Син киләсен Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле,

Булсын безнең яңа юл

Бар табигать ап-ак кардан

Яшел юрган ябына,

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Бизәкләрең тагын да

Матуррак балкысын,            

Сәйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын.

 Ап-ак кар яуган

Урам агарган

Чыршы бәйрәмгә            

Килде урманнан.

Бар табигатъ ап-ак кардан
Калын юрган ябына.
Э без килдек бергэлэшеп
Яшел чыршы янына.
 Без жыйналдык буген монда
Яна ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Жыр жырлап эйлэнергэ.

Җыр”

   Биек матур чыршы кертеп
  Утыртты бүлмәбезгә.

               Чыршы әйләнәсендә
    Әйдә, биибез бергә.

    Яңа елны каршылау
   Бигрәк күңелле безгә.

Бию: Ледяные ладошки”

Исәнме,чыршы,исәнме !

Яңа ел килеп җитте.

  Күңелле чыршы бәйрәмен

  Балалар күптән көтте.

Синкилдең бүген киенеп,

Бизәнеп,матурланып.

 Безгә-нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып

Җыр”

А.Б. :Кыш бабай күренми әле.Адашып йөриме әллә?Әйдәгез әле,тагын чакырыйк

Балалар : Кыш бабай ! Кыш бабай ! (Кыш бабайга охшашкиемнәркиепУбырлыкерә).

Убырлы : Мине чакырдыгызмы сез?

Балалар : Кыш бабайга охшамаган.

УБ.:Нишләп мин Кыш бабай булмыйм ди.Менәсакалым,менәчапаным,менәтаягым.

А.Б. : Я,синең чын Кыш бабай икәнлегеңә ышаныйк әле (табышмак әйтә) :

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

УБ. : Кыш бабагыз инде.

А.Б. : Утта янмый,суда батмый.

УБ.:Хуҗа Насретдин

А.Б. :Канатсызоча,аяксызчаба,Тыштаөелә,өйдәҗәелә.

УБ.: Убырлы.

А.Б. : Белдек,белдек.Бу бернинди лә Кыш бабайтүгел.Бу – Убырлы. (ЧыршыартыннанШүрәлечыга).

(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)

Убырлы Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!

Алып баручы. Исәнмесез. сез кем?

Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.

Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.

Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,

Аның янында гел булган куркак куян җырчы…

Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.

 (Җыр “Кар кызы Аксылукай”)

. Алып баручы: Балалар,бәйрәмебез күптән башланса да, нигәдер Кыш бабай белән Карчәчәк күренмиләр ич әле. Әйдәгез бергәләп  чакырабыз.

Бергә: Кыш бабай, Карчәчәк

Килегез тизрәк.

А.б.  Кыш бабай ишетмәде ахры, һаман килми.Әйдәгез тагын бер чакырыйк Кыш бабайны.

Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!

Фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

Алып баручы.Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.

Балалар. Рәхим итегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!

Кыш бабай:

Исәнмесез балалар, исәнмесез әниләр,

 Исәнмесез әбиләр, бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп                                                                                                                                             Озынюлларүттем мин,                                                                                                                                                Сезгә килеп җиттем мин.                                                                                                                                             Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

 Елык елык килеп яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз!

Котлы булсын Яңа ел!

(“Кыш бабай” җыры башкарыла)

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп алыйк әле, күрсәтик әле Кыш бабайга үзебезнең җитезлекне.

 Бию Белая метелица

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, яле үзең белән таныштыр  балаларны.

Карчәчәк. Кар-буранда тудым мин,                                     Мин биимен, җырлыймын,

Кар биләүдә үстем мин,                                  Буран уйнап торганда.

Кар биләүләрдә үстем мин,                                    Биеп аргач, ял итәрмен

Кар суларын эчтем мин.                                  Чыршы үскән урманда.

Карлы-бозлы күлмәгем,                                   Мин салкыннан курыкмыйм,

Капрон челтәр итәгем.                                    Мин кар-буран яратам.

Ап-ак, ап-ак кар чәчәкләр                                    Кар бөртеге таратам.

Алып баручы.

Рәхмәт, сөекле Кар кызы!

Яңа ел котлы булсын!

Яңа ел котлы булсын!

 Күңелегез шатлык белән тулсын.

 Өстәлегез ризыклы булсын!

Кар кызы.Дусларым, мин сезнең янга ялгыз гына килмәдем. Бәйрәмгә кунак итеп Кар бөртекләрен дә чакырдым. Алар сезгә бүләк итеп бию алып килделәр. Рәхим итегез!

Кар бөртекләре биюе

( Мин сезгә мамыклар бирәм кем аны һавада озаграк өреп торыр икән?)

Алып баручы.  Кыш бабай. Кил әле менә монда, утыр, ял ит.   балаларыбыз  

 үзләренең биюләрен биеп күрсәтерләр.

Шундый матур бәйрәмне

 Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

 Бер биеп алыйк әле.

Бию татар халык

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

А.Б. : Кыш бабай,сез юлдан килеп арыгансыздыр,ял итеп алыгыз . Безнең җыр ,биюләрне карап алыгыз(Концерт номерлары).

Кыш бабай, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай      

Сакал – мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан.

 Илназ җыр”

Бүләкләр алып килгән

Бүреген кыңгыр кигән

Әйлән –бәйлән уйната        

Биетә һәм җырлата

 Бию”Матрешки”

Безгә конфетлар бирә

Үзе елмая – көлә

Кыш бабай безгә тагын

Яңа ел алып килә.                  

 Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

 Елмаеп ул эндәшә

Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм көнендә

Булсын сезгә котлавым.

 Бию Девушки фабричные

Яңа ,яңа,яңа ел

Бүген шундый яңа ул!        

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

 Ландыш,Илназ җырлы бию “Круто”

Дуслар белән җыелдык

Бергә шундый күп булдык.    

Әйлән-әйлән уйнарга

Кулны –кулга тотындык

Моряк биюе

Кар кызы:Күпме илләр гиздек,күп мәктәпләрдә булдык,ә шулай да сезнең кебек уңган,булган,тырыш балаларныочратмадык.Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

А.Б. : Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап,

Әнә биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әйдәгез,Кыш бабай белән Кар кызын биетәбез. (Бииләр).

Кышбабай.

И, рәхмәт, балалар! Сөендердегез мине.

Ак сакалым ак булмыш,

Картлыгым да хак булмыш;

Әмма күңелем яшь минем,

Җир җимертеп яшимен.

            Бер биеп китми йөрәк түзми, балалар.

К.Б. : Ярый кызым,Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады,юлга чыккандыр.

Кар кызы :Уй-фикергә хаклык төяп,

Теләкләргәпакълектөяп

Кил синбезгә , Яңа ел !

  А.Б. : Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

(Музыка астында ЯҢА ЕЛ керә).

Яңа ел : Исәнмесез кадерле дуслар !

 Минем кебек яңа гына туган яшьиптәшләр

Һәм күпне күргән өлкәннәр.

Сезгә Яңа бәхетләр,яңа шатлыклар алып килдем.

К.Б. : Алай булса рәхим ит,Яңа ел ! Әле кайчан гына мин дә шулай япь-яшь булып килеп кергән идем . Мине дә шулай шатлана - шатлана каршы алганнар иде.Яңа ел,барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Әзерләде : Абдуллина З.Г.