Соңгы кыңгырау
план-конспект
Предварительный просмотр:
Сау бул,башлангычым!
Укытучы сүзе.Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш—саубуллашу иртәсенә җыелдык. Әйе , алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр.
Бездә бүген зур бәйрәм. Балачакны озату, башлангыч мәктәп белән саубуллашу бәйрәме. 4 ел элек мин шушы укучыларны мәктәп бусагасыннан каршы алган идем. Инде менә саубуллашыр вакыт та җиткән! Шушы 4 ел уку дәверендә без бер гаилә булып яшәдек, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бүген миңа бик ямансу, чөнки нәни бармакларыннан тотып, тәүге хәрефләрне язарга, Әлифбадан хәреф танырга өйрәткән карлыгачларымны очырам. Бүген мин бик бәхетле, чөнки алар Белем иленең тәүге баскычын минем бергә атлап үттеләр. Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!
Әйдәгез, аларны алкышлар белән каршы алыйк
“Саубуллашу вальсы” (С.Сөләйманова шигыре, М.Имашев музыкасы) яңгырый. Кулга – кул тотынышып башлангыч мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары керә. Аларны алкышлар белән каршы алалар.
Укытучы сүзе.Хөрмәтле кунаклар! Иң беренче, сезнең барыгыз исеменнән дә балаларны шушы шатлыклы көннәре белән тәбрик итәсе килә. Кадерле укучылар! Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. “Беренче сентябрь кайчан җитә?” дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Мәктәптә сезне мин—укытучы апагыз каршы алдым, җитәкләп белем иленә алып кердем. Мәктәбебездә тантана,
Чыгарылыш кичәсе.
Шул уңайдан минем дә
Килә котлап китәсе.
4 ел элек ашкынып,
Килеп кердең мәктәпкә,
Кыңгыраулар дәште сине
Һәркөн саен дәрескә.
Үтте еллар,үтте көннәр,
Күз алдында үсеп киләсең,
Ярышларда еш катнашып ,
Җиңүләргә күп ирешәсең.
4ел инде үтеп китте,
Безнең мәктәп-юлбашың,
Аяз көннәр көтсен сине,
Хөзер Ильяс- юлдашың.
Ә хәзер әйдәгез дуслар
Сүзне бирик дүртләргә.
Күптән инде көтә алар
Үз сүзләрен әйтергә.
Җыр:Өйрәтәләр мәктәпләрдә
Тәмамланды тагын уку елы,
Шатлыклы көн бүген мәктәптә. Л
Тыңлаулары соңгы кыңгырауны
Кыен кебек, һәм ул рәхәт тә.
Соңгы кыңгырау чыңнары
Моңга күмә күңелне. И
Тик шулай да бүгенге көн
Шатлыклы һәм күңелле.
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде һәммәбез.
Башлангыч белән хушлашабыз, И
Бүген соңгы көнебез
Сау бул инде, сау бул ,башлангыч,
Тәмамланды иң соңгы дәрес
Яңгырады соңгы кыңгырау И
Күңелләрдә туа мең сорау
Моңсу да соң бу соңгы чыңлау
Җыр: “Сау бул мәктәп”
Өйрәндегез башлангычта
Хәреф танып,саннар язарга,
Кешеләрне Һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Дәресләрдә янып-пешеп
Чиштегез мәсъәләләр.
Әкият,шигыръ укыдыгыз,
Күп әдәби әсәрләр.
Беләбез сезнең арада
Бар җырлар көйләүчеләр.
Такмак әйтеп биючеләр
Һәм шигыръ сөйләүчеләр.
Озатабыз сезне бүген
5 нче класс иленә.
Юлда авырлыклар булса,
Тырыш, уйлан, иренмә. Д.
Безгә үрнәк булырлык итеп
Сез укырга тиешле.
Фәннәрдән алган билгеләр
Һәрвакыт булсын бишле.
Миннән бәләкәй булгансың,
Син мәктәпкә килгәндә.
Кара ничек зур үскәнсең И.
Бишенчегә күчкәндә.
Бишенчегә күчкәч тә син,
Гел акыллы булып кал.
Сәламәт һәм бәхетле бул,
“4”ле һәм”5”леләр ал.
Сау булыгыз,малайлар!
Сау булыгыз,абыйлар! З
Сезнең арттан куып җитәрбез без,
Тик салыгыз безгә ак юллар.
Җыр: “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
Бусагадан атлап керү белән
Әлифбадан хәреф өйрәндем
Укытучым, дуслар каршы алды
Мәктәп булды минем терәгем И
Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул, башлангычыбыз
Һәм мондагы бик кадерле,
Беренче укытучыбыз.
Саубуллашу бигрәк моңсу икән,
Бүгенгәчә аны белмәдек. И
Шат яшәдек укытучыбыз,
Кырыс йөзегезне күрмәдек.
Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез дус һәм тату булып,
Яшәгез!-дип шулай гел бергә.
Ашханәбездә эшли
Бик уңган Гөлнур апабыз
Тәмле итеп пешкән ашлар белән,
Көн дә без сыйланабыз. И
Мәктәбебез , клаcсыбыз чиста булсын өчен
Тырыш хезмәт куя Гөлнур апабыз,
Һәм чын күңелдән без аңа
Бик зур рәхмәт әйтәбез.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп,
Якты нурлар бөркелә. И
Бүген безнең укытучыбызга
Рәхмәт әйтәсе килә:
Безгә белем биргән өчен,
Кадерләп үстергән өчен,
Назлы карашыгыз өчен,
Дөрес тәрбиягез өчен,
Икенче әни булган өчен,
Барысы, барысы,барысы өчен,
Рәхмәт ,сезгә,укытучым.
Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табый сүзләрен И
менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң гүзәлен
Балалар, сез башта миңа «Имтихан « тапшырачаксыз. Шуннан соң мин сезгә махсус таныклыклар, дипломнар бирермен. Таныклык алган бала гына 5нче сыйныфка күчә ала.
Сезне мәктәп нәрсәгә өйрәтте?
Мәкальне дәвам ит. “Үз илем-..........”
Тау башына салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Бу шигырьне кем язган?
Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар?
Нинди кыңгырау чылтырамый?
Елның нинди айлары 28 көнне үз өченә ала?
Җирнең уртасында ни бар?
Шатлык сүзенә синоним тап?
4 ел буе ошатып укыган дәресең?
Таныклыклар, дипломнар тапшару
Укытучы сүзе. Укучылар, 5 нче сыйныфта сезгә һәр фәннән аерым укытучы белем бирә башлаячак. Әмма сезнең янда һәрвакыт шатлыгыгызны арттыручы, борчуларыгызны уртаклашучы сыйныф җитәкчегез булачак, барлык мәсьәләләр белән дә сез аңа мөрәҗәгать итә аласыз.
Алга таба минем сезгә очрарга мөмкин ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләргә тәкъдим итәм:
Өлкән сыйныф малайлары сезне үртәргә тотындылар, ди. Сез нишләр идегез? ( Фикерләр тыңланыла)
Миннән киңәш: Алар сезнең белән шаярып кына сөйләшә, нәрсә әйтсәләр дә, елмаеп кына үтеп китегез. Әләкче булмагыз, алар белән бәхәсләшмәгез.
2. Бүлмәдән - бүлмәгә күчкәндә көндәлекне онытып калдырдыгыз, ди. Әйләнеп килсәгез, 9 сыйныфлар аны актарып утыралар, сорагач та, бирмиләр. Сиңа нишләргә? ( Фикерләр тыңланыла)
Миннән киңәш: Бу очракта аларны бераз оялтып алырга да ярый. Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамаганны мин башлангычта ук өйрәндем, әллә сез аны һаман үзләштермәдегезме? – дигән сорау аларны гаҗәпкә калдырырга мөмкин.
-Алга таба сүз 1 сыйныф укучыларына бирелә, алар да үз сүзләрен әйтергә тели. ( 1 сыйныф укучылары шигырь сөйли, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” дигән җырны башкара)
Уеннар.
- Хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул уен безнең хөрмәтле укытучыларыбыз өчен махсус әзерләнгән. Менә бу шарларны һәркем үзе теләгәнен сайлап ала һәм шартлата, эчендәге сюрпризны алып укый.
Шар эчендә түбәндәге язулар була:
Сезнеңчә, иң яхшы укучы нинди булырга тиеш?
4 сыйныф укучыларын мактагыз.
Ун елдан соң мәктәпне ничек итеп күз алдына китерәсез?
Мәктәп тормышында үзегез белән булган иң кызык вакыйганы сөйләп китүегез сорала.
Укучыларда сезгә иң ошаган сыйфат?
Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен укучылар ашханәгә йөгереп барырга яраталар?
4 сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән котлагыз.
Укучыларның мәктәптәге иң яраткан шөгеле нинди?
- Хәзер бирегә 1 әтине һәм аның баласын чакырабыз. Уен “ Сез балагызны беләсезме?” дип атала. Хәзер ...... сорауларга җавап бирә, ә ..... әтисенең сүзләренең дөреслеген раслап торырга тиеш.
1. Балагызның туган көне кайчан?
2. Тугандагы буе.
3. Хәзерге буе.
4. Тугандагы авырлыгы.
5. Хәзерге авырлыгы.
6. Иң якын дуслары.
7. Иң яраткан телевизион программасы.
8. Иң яраткан җырчысы.
9. Иң яраткан дәресе.
10. Беренче класска барганда аягына нинди аяк киеме кигән иде.
11. Иртән мәктәпкә сәгать ничәдә өйдән чыгып китә?
12. Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
- Алга таба уенда катнашыр өчен ике укучы, бер кыз һәм егет чакырыла. Уен “ Классташыңны беләсеңме?” дип атала. Кыз белән егет бер – берсенә аркаларын терәп басалар. Аларга сораулар бирелә.
1. Аның күзләре нинди?
2. Чәче нинди төстә?
3. Ул нинди кием киергә ярата?
4. Алкасы бармы?
5. Ботинкасы нинди?
6. Аның туган көне кайчан?
7. Аңа ничә яшь?
8. Яраткан шөгыле?
9. Нинди сәләте бар?
10. Нинди фәнне ярата?
11. Еш дәрес калдыра идеме?
- Алдагы уен өчен бер укучыны бирегә чакырабыз. Укучының баш очына язу күтәреп күтәреп күрсәтәләр. Язуны бөтен кеше күрә, ләкин укучы үзе күрми. Язулар төрле булырга мөмкин, мәсәлән, АШХАНӘ, МАТЕМАТИКА , СПОРТЗАЛ. Аңа сораулар бирелә. Ул җавап бирә.
1. Син аны яратасыңмы?
2. Анда ничек барасың? ( Йөгерепме, әллә теләмичә, мәҗбүри генәме?
3. Кайчан син аның турында бик нык уйлый башлыйсың, аһ, тизрәк \арырга иде анда дип?
4. Кем белән барасың?
5. Анда баргач нишлисең?
Танец “Модница”
Җыр”Прощай начальная школа»
Танец «Куклы»
Бию «Ай будет круто»
Татар халык биюе
Песня «4 класс»
Танец «Дружба»
Укытучы.
Ландыш!
Кайчан гына әле кош тоткандай
Ашкынып килгән идең мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште сине һәркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Узып китте 4 ел сизелмичә,
ямансу да бүген, читен дә.
Бәйрәм шатлыгы да әллә ничек
ватылган да төсле,бөтен дә.
Бүген менә зуп-зур кыз булып,
Каршыбызда басып торасың.
“Саубулыгыз, китәм инде диеп”
Безнең белән саубуллашасың.
Хәерле юл диеп, куллар болгап
Сине барыбыз озатып калабыз.
Бөтен эшең һәрчак уңай булсын,
Изге теләктә без калабыз.
Укытучы сүзе. Әле генә шушы Ландыш беренче сыйныфка укырга килгән иде. 4 ел сизелмичә дә үтеп китте. Әгәр балалар тыңлаусыз,тәртипсез булсалар, ничек кенә сизелер иде бу еллар. Балаларыбыз бик тыйнак, бик тәртипле, тыңлаучан, инсафлы, тәүфикълы, бик ягымлы, эшчән булдылар. Моның өчен аларның әти-әниләренә, дөрес тәрбия биргәннәре өчен чын күңелдән тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә.
Укытучы. Кадерле укучыларым! Мин сезне бүгенге зур бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә бары тик уңышлар гына телим. Сау-сәламәт, тәүфикълы, игелекле, бәхетле балалар булып үсегез. Биек үрләр яулагыз, әти-әниегезгә ныклы таяныч булырга тырышыгыз. Туган мәктәбегезне, анда калган тәүге укытучыгызны онытмагыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Минем сезгә дә рәхмәтем зур. Балаларыгызның укуына битараф булмадыгыз. Сыйныф тормышында бик актив булдыгыз. Мәктәп белән һәрвакыт ныклы элемтәдә, гел ярдәм итеп яшәдегез. Алдагы көннәрдә дә балаларыгызның уңышларына, бәхетләренә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә.
УКЫТУЧЫ БӘХЕТЕ
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем - таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? - дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? - дисәләр,
Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Беренче укытучы. Бу сүзләр
Мәңгегә калырлар йөрәктә.
Сагынып гел искә алырбыз
Булсак та без еракта.
Укытучы сүзе. Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре—дүртенче сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең , төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе була.
Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен
Сабырлыгың белән үрнәк син. И
Шатлык белән тулы, куанычлы,
Озын гомер сиңа телимен.
Җыр . Мең яшә,әнкәем. М.Яриева көе, Җ.Тәрҗеманова сүз.
Истәлеккә бүләкләр тапшырыла
Сүзне котлау өчен әти-әниләргә бирәбез.
Хуш мәктәп,китәбез инде
Моңсуланып син калма.
Бездән соңда бусагаңны Илназ
Атласын бик күп бала.
Соңгы кыңгырауның чыңы
Еракка яңгырасын!
Нинди 4ләр булды бу диеп,
Көндәшләр аптырасын.
Ә хәзер вальс әйләнеп
Тәмамлыйк кичәбезне,
Һәр яктан булганнар диеп,
Алырсыз искә безне.
Укучылар башкаруында вальс
Барысы өчен рәхмәт , мәктәп!
Рәхмәт сиңа кара такта! Бергә
Рәхмәт сезгә, әти-әни!
Рәхмәт , Укытучы апа!
“Сау бул,мәктәп” җыры
Укытучы сүзе. Кадерле укучылар! Сезнең өчен бу мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый. Ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмас. Монда алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын. Әти - әниләрегез, туганнарыгыз, укытучыларыгыз һәм бөтен кешелек алдында намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып үсегез.
Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телим.
Кыңгырау шалтырату.
Мәктәбемә озын гомер телим,
Чылтырасын мәңге кыңгырау
Шул тавышка кушылсын тик бары
Шат тавышлар, серле яңгырау.
Әзерләде :Абдуллина З.Г.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...
Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"
Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок" (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.
Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....



