Казан урамнары буенча.
план-конспект урока на тему
Г.Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрен өйрәнгәннән соң бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенең эшкәртмәсе.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.03 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Казан урамнары буенча.
Максат. 1. Г.Тукай әсәрләрен искә төшерү, Казан шәһәре белән таныштыру.
2. Сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3. Татар халкының тарихына кызыксыну уяту.
Тибы. Катнаш.
Материал. 1. Синицина К.Р. Татарстан һәм татар халкы тарихы:
2 нче кисәк. – Казан: Мәгариф, 1996.
2.Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, мәсәлләр, поэмалар. – Казан, Тат. кит. нәшр., 1996.
3. Халитов Н.Х Архитектура мечетей Казани. – Казань, Тат. кн. издат., 1991.
4. Әмирханов Р. Печән базары. /Сөембикә, 1994, №2/
Җиһазлау. 1. Казан шәһәре картасы.
2. Шәһәр күренешләре төшкән рәсемнәр.
Формасы. Дәрес-сәяхәт.
Предметара бәйләнеш. Әдәбият, тарих, архитектура.
ДӘРЕСНЕҢ ПЛАНЫ
Оештыру.
Исәнләшү.
Уңай психологик халәт булдыру.
Дәреснең максатын аңлату.
Төп өлеш.
Укытучының кереш сүзе.
Казан урамнары буенча сәяхәтне башлау.
а) Казан кремле.
б) КДУ.
в)Әҗем мәчете.
г)Печән базары.
д) Кабан күле.
3. Кроссворд чишү.
Йомгаклау.
Нәтиҗә ясау.
Билгеләр кую.
Өй эше.
Инша язу.
Оештыру.
Исәнмесез, укучылар . Хәерле көн! Утырыгыз.
Укучылар, тактадагы шигырь юлларын укыгыз әле.
“ И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!”
Бу кемнең шигыреннән алынган юллар?
Дөрес, Г. Тукайның “ Пар ат” шигыреннән алынган . Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
Әйе, Казан шәһәре һәм Г. Тукай турында.
Төп өлеш.
Бүген без сезнең белән Казан шәһәре буенча сәяхәт ясарбыз. Бу шәһәрнең матурлыгын, кабатланмаслыгын һәм үзенчәлеген күрербез. Сәяхәтне башлаганчы, ни өчен бу шәһәрне сайлаганны әйтеп үтергә кирәк. Бу шәһәр нәрсә белән башкалардан аерылып тора? ( Татарстанның башкаласы, мәдәни һәм тарихи үзәге.)
Казанда яшәгән татар язучылары һәм шагыйрьләреннән кемнәрне әйтә аласыз?
Әйе, күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр төрле яклардан Казанга күчеп киләләр, чөнки бу шәһәр татар халкының икътисади, мәдәни һәм рухи мәркәзе. Г. Тукай да бу мәшһүр шәһәрдә яшәгән һәм күп кенә шигырьләрен аңа багышлаган. Сез аның “ Пар ат” һәм “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” әсәрләрен өйрәндегез. Бу дәрестә без аның шигырьләрен искә төшерербез һәм яңа шигырьләре белән танышырбыз.
“Пар ат” шигырен тыңлау.
Шулай итеп, Г. Тукай Казан шәһәренә килә һәм 1907 елның көзеннән аның Казан чоры – халкына, Ватанына шигьри сүзен әйтер өчен бирелгән 5 ел да 8 айлык дәвере башлана. Без дә сезнең белән сәяхәтебезне башлыйбыз.
I тукталыш – “Казан кремле”.
Бер укучы “Казан кремле” турында чыгыш ясый. Аннан соң укытучы сораулар бирә.
Укучылар, сез Казан кремле турында нәрсәләр белдегез? Аны кемнәр төзегән?
Кремельнең стеналары нинди? Ни өчен дип уйлыйсыз?
“ Казан вә Казан арты” шигырен уку.
II тукталыш – “ Казан дәүләт университеты”. Казан үзенең университеты, андагы математика, химия мәктәбе белән танылган бөтен Россия империясенең гыйлем үзәкләреннән берсе була. Университетның типографиясе татар һәм Урта Азия – Казакъстан халыклары өчен бик күп уку китаплары, дәреслекләр бастырып бу халыкларны агартуга зур өлеш кертә. Тукайга университет зур тәэсир ясагандыр: монда бит профессор Готвальд, Катановлар һ.б. белән Мәрҗәниләр, Насыйрилар Болгар тарихын, татар фольклорын өйрәнгәннәр.
2 нче укучы КДУ турында чыгыш ясаганнан соң сораулар бирелә.
Университет ничәнче елда ачыла?
Университет нинди стильдә төзелгән?
“ Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан” дип язган
Г. Тукай үзенең “ Пар ат” шигырендә. Ә сез беләсезме соң “азан” белән “намаз” сүзләренең мәгънәсен?
Сәяхәтне дәвам итәбез, III тукталыш – “Әҗем мәчете”.
3нче укучы “Әҗем мәчете” турында чыгыш ясый.
Ә хәзер Г. Тукайның бер әсәреннән өзек тыңлыйбыз, ул нинди әсәрдән ? Нәрсә турында ул?
“ Бер заман бардым Печән базарына –
Иртә белән кайнамакта бу базар:
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.”
Хәзер безнең сәяхәт “ Печән базары...” поэмасы геройлары белән бергә дәвам итәр.
IV тукталыш – “Печән базары”.
4нче укучы “Печән базары” турында чыгыш ясый.
Ни өчен бу базар шулай аталган?
Печән базары янында нинди истәлекле урыннар булган?
“Казан вә Казан арты” шигыреннән өзек укыла һәм сораулар бирелә.
Кабан күле Г.Тукайның нинди әсәрендә телгә алына?
Нәрсәләр белән танылган соң бу күл? Нинди риваятьләр чыгарганнар бу күл турында?
V тукталыш – “Кабан күле”.
2 укучы “Мәрҗани мәчете” һәм “Татар бистәсе” турында чыгыш ясыйлар.
Безнең сәяхәт шушында тәмамлана. Хәзер сезнең нәрсәләр белгәнегезне һәм истә калдырганыгызны тикшерик әле. Моның өчен кроссворд тутырып карыйк.
Кроссворд.
Печән базары мәчетенең архитекторы.
Г. Тукайның “Печән базары ...” поэмасындагы герой.
Ислам динен тотучылар өчен фарыз гамәлләрнең берсе.
КДУның архитекторы.
Төрле риваятьләр чыгарылган кремль манарасы.
Мәчет бинасы өстенә яки янына төзелгән башня, мөәзин аңа менеп азан әйтә.
Мәрҗәни мәчете кемнең акчасына төзелгән?
Мәрҗәни мәчетенең беренче исеме.
Кремль манараларының берсе.
10.Г.Тукайның “Печән базары” поэмасында сурәтләнгән күл.
11. Спас кремлен төзүче останың фамилиясе.
Ә уртада Казандагы Г. Тукай исемен йөрткән урамның элекке исеме.
III.Йомгаклау.
– Шулай итеп, без сезнең белән Казан шәһәре, аның архитектура һәйкәлләре белән таныштык. Сезгә безнең сәяхәт ошадымы?
– Сезгә бигрәк тә нәрсәләр ошады?
Укучыларның активлыгын анализлап билгеләр кую.
IV.Өй эше.
“ Казан – мәшһүр шәһәр” исемле инша язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан тутие (Тетушка из Казани).
Воспоминания Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его рождения ....
Казан университеты темасы буенча биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен карточка)
Казан университеты темасы буенча биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен карточка)...

Казан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Электрон ресурслар ярдәмендә Казан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
И Казан! Серле Казан!
Башкалабыз Казанның тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен
"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий
Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда туган җирне ярат...

Комментарии
К сожалению, при загрузке
К сожалению, при загрузке файла текст конспекта изменился, кроссворд тоже не удалось загрузить.