Кемнәрдәндер бу дөньяда
Сузылып якты эз кала.
Кемнәрдәндер бары:
“Эзсез китте”, - дигән сүз кала.
Яшәү һәм яшьнәү. Бу сүзләр икесе ике төшенчә. Әмма шундый гомерләр була – бу дөньяда аз гына яшәп тә, кешеләрнең куңелләрендә бер яшьнәү булып балкып китәдә, йөрәкләрдә мәңгелеккә күкрәү булып эз калдыра.
Хезмәтебезнең актуальлеге хәзерге көндә якташ язучылар иҗаты яшь буынны тәрбияләүдә, аң-белемле итүдә әһәмиятле булуы белән билгеләнә.
Бүгенге көнгә кадәр газета-журналларда язучы турында мәкаләләр бастырыла. Хезмәтебезнең яңалыгы Рәшит Назаровның тормыш юлы һәм иҗаты татар телендә бик аз булуы белән билгеләнә.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты: шагыйрь Рәшит Назаровның иҗатын өйрәнү.
Куелган максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Тикшерү объекты: Рәшит Назаровның тормышы, иҗаты.
Тикшерү предметы: Рәшит Назаровның шигырьләре.
Хезмәтебезнең практик әһәмияте: фәнни-тикшеренү эше барышында тупланган мәгълүматлар татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, 5нче гимназиядә урнашкан этнографик музей эшендә кулланып була.
Тикшерү барышында кулланылган метод һәм алымнар:
Безнең алда туган гипотеза: якташыбыз Рәшит Назаровның иҗаты һәр кешегә якын, бүгенге көндә шигырьләре актуаль.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 348.27 КБ |
Башкортстан Республикасы
Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының
“5 нче санлы гимназия”
Муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Фәнни-тикшеренү эше
Тема: "Язучы, шагыйрь Рәшит Назаровның
тормыш юлы һәм иҗаты"
Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Насырова Аделия
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Кәримова Гөлшат Ильшат кызы
Стәрлетамак, 2019
Кемнәрдәндер бу дөньяда
Сузылып якты эз кала.
Кемнәрдәндер бары:
“Эзсез китте”, - дигән сүз кала.
Яшәү һәм яшьнәү. Бу сүзләр икесе ике төшенчә. Әмма шундый гомерләр була – бу дөньяда аз гына яшәп тә, кешеләрнең куңелләрендә бер яшьнәү булып балкып китәдә, йөрәкләрдә мәңгелеккә күкрәү булып эз калдыра.
Хезмәтебезнең актуальлеге хәзерге көндә якташ язучылар иҗаты яшь буынны тәрбияләүдә, аң-белемле итүдә әһәмиятле булуы белән билгеләнә.
Бүгенге көнгә кадәр газета-журналларда язучы турында мәкаләләр бастырыла. Хезмәтебезнең яңалыгы Рәшит Назаровның тормыш юлы һәм иҗаты татар телендә бик аз булуы белән билгеләнә.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты: шагыйрь Рәшит Назаровның иҗатын өйрәнү.
Куелган максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Тикшерү объекты: Рәшит Назаровның тормышы, иҗаты.
Тикшерү предметы: Рәшит Назаровның шигырьләре.
Хезмәтебезнең практик әһәмияте: фәнни-тикшеренү эше барышында тупланган мәгълүматлар татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, 5нче гимназиядә урнашкан этнографик музей эшендә кулланып була.
Тикшерү барышында кулланылган метод һәм алымнар:
Безнең алда туган гипотеза: якташыбыз Рәшит Назаровның иҗаты һәр кешегә якын, бүгенге көндә шигырьләре актуаль.
I бүлек
I.1. Рәшит Назаровның тормыш юлы
Туган ягыбызның ныклы тамыры - халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Республикабыздан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган! «Башкортостан җире – әдипләр иле». Бу чыннан да шулай! Бик күп язучылар, шагыйрьләрне биргән безнеӊ туган ягыбыз. Шулар арасында республикабызда якты эз калдыручы, Галимҗан Ибрагимов исемендәге беренче премия лауреаты, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты - талантлы шагыйрь Рәшит Назаров.
Рәшит Сәетбаттал улы Назаров Авыргазы районында Өршәк елгасына сыенып утырган Төрембәт авылының ярлы крестьяннары Сәетбаттал белән Фатыйманың сигез бала гаиләсендә 1944 елның 1 ноябрендә туа. Бала чагы ямьле Өршәк буенда үтә. Аның бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Шигырь, хикәяләр язу белән ул мәктәп елларында ук мавыга. Дәресләрен әзерләгәннән соң Рәшит Назаровның бөтен эше әдәби китап уку булган. Көндез дә, кич тә, төнлә дә укый. Кызык урыннарында көлеп җибәрә, йөзе чытылса, кызганыч хәл-вакыйгаларга җиткәнен аңлыйсың. Ул укымый, китап дөньясында йөзә, шунда яши, шатлана, кайгыра, ярата, нәфрәтләнә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли һәм 18 яше тулгач, үзе теләп солдат хезмәтенә китә Хезмәттә дә бер генә көнгә дә кулыннан каләмен төшерми. 1966 елның азагында ул солдат хезмәтенән авырып кайта, айлар буена дәваханада ята һәм гомеренең ахырына кадәр (40 ел буе!) Уфа, Бөре, Благовещен, Ишембай махсус дәваханә-интернат-йортларында җан асрады. Уйлана, сызлана ул, яза да сыза, яза да сыза, минутлар, секундларның санаулы икәнен тоя:
«Ун сигез ел. Бу елларда кайнар каным
Әзме юллар үтте икән тамырында.
Якшы беләм: мин хәзергә үтмәгәнмен
Шушы юлның яртысының яртысын да.»
«Әгәр дә минем бөтендөнья әдәбиятендә иң талантлы 100 кешедән торган исемлекне сорасалар, мин анда Рәшит Назаровны да кертер идем» - ди әдип Риф Мифтахов. Чыннан да, шагыйрь Рәшит Назаров иҗаты безнең республика данын һәм рухын бөтендөнья масштабына тиклем күтә.
II бүлек
II.1. Рәшит Назаровның иҗаты
Язмышына җибәрелгән бары 5-6 ел иҗат гомерендә Рәшит Назаров башкорт әдәбиятенең алтын фондына керерлек әсәрләр тудырган. Әдәбият күгенең якты йолдызы Рәшит Назаров 21 яшендә «Таңны каршылау» исемле тәүге җыентыгын (1965 елда) бастыра. «Кояш юлы буйлап» исемле икенче китабы 1972 елда басылып чыга.
2002 елда 2-томлык әсәрләр җыентыгың 1нче томы басылып чыга. Ул китап өчен аңа Башкортостанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Ә инде 2005 елда җыентыкның икенче томы да дөнья күрә.
Нәрсә турында яза соң талантлы шагыйрь? Шигырьләрнең һәрберсендә тирән мәгънә ята. Унбиш тапкыр укысаң да, яңадан укыйсы килеп тора. Шигырьләр үзенчәлекле образлылыгы, туган тел, җир, ил, Ватан, милләт, дуслык, халкыбыз язмышы, яшәеше турында уйланулар белән игътибарны җәлеп итә:
Илем! Синең зәңгәр киңлектәрдә
Офыкларны ватып очам мин,
Талпынам да алыс күкне кочам,
Күкрәгемә Җирне кысам мин»
- күрәсез, ничек туган илгә сөюен шигырь юллары аша күрсәтә ул.
Ә уйлары һәм хисләре яңа шигырьлар булып дөньяга туа. 1963-1966 елларда «Ана сүзләре» исеме астында булган шигырьлар циклы иҗат ителә. Советлар Союзының халык артисты, композитор Заһир Исмагыйлов шушы шигырьләргә музыка язып, Глинка исемендәге премияга лаек булган. Анын шигырьләре үтәдән-үтә күренмәле ефәк кебек жиңел һәм саф теле белән, глобаль чагыштыру чараларына байлыгы-муллыгы, философик тирәнлеге белән аерылып тора:
Гомеркәем мәңгелекнең
Булса икән бер чәчкәсе,
Шушы чәчкә, йолдыз булып,
Буатларга нур чәчсен!
– бу юлларны укыганда йөрәкнең иң нечкә кылларын өздереп үткәндәй була.
Шагырьнең әсәрләрендә әнисенә, табигатькә сөю яңгырый, туган якның данлыклы тарихын, илаһи матурлыгын һәм ышанычлы киләчәген җырлый…. Ә инде режиссер Гәүһәр Батталова белән оператор Урал Гатауллин төшергән «Йөрәк» дип аталган документаль кинотасма Рәшит Назаровның әсәрләре мәңгегә укучылар күңелендә һәм йөрәгендә булачагын тагын бер тапкыр исбатлый.
Рәшит Назаров – тәбигать баласы. Ул аны бөтен төсләрендә, һәр яңы үзенчәлекләрендә күрә һәм ишетә белә, мең төрле бизәк-буяуларын, хис- тойгы нурларына төреп, кеше күңелләрендә кабыза, тормышка, яшәүгә, бер-береңне сөюгә рухландыра. Дөнъяның һәр куагы, һәр тамчысы — шагыйрь йөрәгендә:
«Җир кадерле миңа!
Анда үскән һәрбер куак җанга сөйкемле.
Һәр бер чәчкә минең йөрәгемә
Тамыр җәеп торган шикелле.»
Р. Назаров, туган төягенең, иленең соклангыч тәбигатен кадерләү һәм җырлау белән бергә, шул җир кешеләренең, якташларының, ватандашларының булмышы һәм язмышы белән яши, шулар турында уйлана, борчыла, уяу булырга чакыра.
Ә “Йөрәк”шигырен күпме генә уҡысак та,ятласак та серле булып кала. Шигриятнең төп матурлыгы әнә шул серлелектә,мәңге төшенеп бетмәслек булуында.
Ертып ачтым күкрәгемне,
Йолкып алдым йөрәгемне
Һәм, йомарлап учларыма,
Иттем аны дусларыма.
Бүгенге көндә Рәшит Назаровның язмалары Өфедәге Тарих, тел һәм әдәбиәт институты архивында саклана.
Рәшит Назаров дөнъядан бик иртә китеп бара. Аның әсәрләре өлкән классларда әдәбият дәресләрендә өйрәнелә.
Үкенечкә каршы, талантлы шагыйрьнең исеме билдәсезлектә кала килгән. Икенче һәм өченче китаплары басылгач (1991 ел, «Йөрәгемне сезгә илтәм»), ике дистә ел үтә . Тик 1993 елда гына Рәшит Назаровны БР Язучылар союзына әгзалыкка кабул итәләр. 1996 елда ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге тәүге премия лауреаты булып китә. 1994 елда талант иясенең «Яшен» исемле тәүге шигырьләр җыентыгы дөнъя күрә. Бу җыентыкка кергән шигырьлар – күңел асылташлары, күңел гәүһәрләре. Алар яшьлек әзәрлекләнүләренә, югалту-табышларына, зәңгәр өмет хыялларына багышланган.
II.2. Анкета нәтиҗәләре.
5 нче гимназия укучыларының табигатькә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү нәтиҗәләре
5 нче гимназия 11 нче сыйныф укучыларының Рәшит Назаров иҗатын белүләрен тикшерергә булдык. Шул исәптән 52 укучыдан сорауларга җавап алынды. Түбәндәге сораулар бирелде:
Кызганычка каршы, кайбер укучылар якташ язучы, шагыйрь Рәшит Назаров иҗаты белән таныш булмаганлыгы ачыкланды.
Анкета сорауларына тулы җавапны кушымтадан карап була.
Йомгаклау
Рәшит Назаров – дөнья әдәбиятендә сокландыргыч күренеш, бөек шагыйрь. Ул – әни һәм тәбигать тудырган бик сирәк талант иясе.
Рәшит Назаровның иҗады, әсәрләренең әһәмияте турында әллә күпме сөйләргә, яңыдан-яңа ачышлар ясарга була. Ә бүген әйтә алабыз: Галимҗан Ибраһимов исемендәге район һәм Салават Юлаев исемендәге премиялар лауреаты, күренекле шәхес Рәшит Назаровның әсәрләре безнең күңелдә мәңге калачак, халкы горурлыгы булып яшиячәк.
Якташ язучының шигырьләрен яхшы беләбез, иҗатын өйрәнәбез. Якташ язучыбыз белән горурланабыз!
Кулланылган әдәбият:
Кушымта

Рисуем осень: поле после сбора урожая

Как нарисовать осеннее дерево акварелью

Астрономический календарь. Февраль, 2019

Карандаши в пакете

Разлука