"Аюда кунакта"
методическая разработка по музыке (младшая группа) на тему

Бу  - кечкенәләр төркемендә үткәрү өчен чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizkulturadan_shogyl.docx21.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «Аюда кунакта»

Физкультура шөгыленнән ачык чара

(II кечкенәләр тѳркеме)

Максат:

-Сәламәт яшәү рәвеше турында балаларга  башлангыч белем бирү;

-Культура, гигиена күнекмәләрен ныгыту.

-Бер-берсенә карата уӊай мѳнәсәбәт, ярдәм итү теләге үстерү.

Барышы:  Тәрбияче балалар белән  залга үтә. (Тыныч кына кѳй яӊгырый)

Тәрбияче:  Карагыз әле балалар безгә буген кунак апалар килгән.

Музыкаль сәләмләшү.

Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез (баш кагалар)

Хәерле иртә, исәнмесез (кул болгыйлар)

Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез (баш кагалар)

Барыгызга сәлам, исәнмесез. Җавап (кул чабалар)

Тәрбияче: Молодцы. Бүген балалар аю малае шалтыратып безне кунакка чакырды, барабызмы? Кайда яши әле ул аю?

Балалар: Урманда!

Тәрбияче: Дѳрес.  Менә   бу тылсымлы юл аю ѳенә алып бара. Әйдәгез әле тезелеп басыгыз әле бер-бер артлы. Әзерме? Кузгалдык. (Тәрбияче балалар белән бергә юл буенча бара)

(юл, ясалма чирәм, гимнастик скамейка, пластмасс коврик, дугалы  тактадан  тора)

Балалар скамейка аша чыккач, үрдәкләр йѳзеп  йѳргән күл күрә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле нинди матур күл. Ничек кычкыралар әле алар? Нинди тѳстә алар? Без үрдәкләр булып бии беләбез, әйдәгез биеп күрсәтик.

Үрдәкләр биюе

- Балалар  карагыз әле монда болында кѳтүдә кемнәр бар?

Балалар җавабы.

- Әйдәгез, ничек кычкыра әле ул сыер?

Сулыш гимнастикасы

Күрсәтү һәм аӊлату: Сулыш алабыз, чыгарганда бармакны борныга куеп  «му-му» әйтәбез балалар аю кѳтеп арып беткәндер инде.

Гѳмбәләр җыю

-Балалар без гѳмбә җыйдык. Куллар пычрак, нишлибез инде хәзер? Кулны нишләтергә кирәк?

Әйдәгез нинди  матур елга ага кулларны юабыз һәм салфеткага сѳртәбез. Салфетканы алабыз пакетка салабыз, урманны чүпләргә ярамый.

Тәрбияче:

-Менә без аю ѳе янына килеп җиттек (тук-тук)

Аю малае чыга.

-Исәнме аю.

-Безне ник чакырдыӊ син аю?

Аю:

-Минем күзләрем авырта, аякларым ара, гел йоклыйсым гына килеп тора.

Тәрбияче:

- Аю малае, син бит әле йокыдан уянмагансыӊ? Балалар, әйдәгез әле аю малаена сѳйлик йокыдан торгач нишлибез без?  

Хәрәкәтле уен. сүзле.

Безнеӊ йокы килми.

Без иртән иртә уяндыкк.

(урында атлыйбыз)

Күтәрелдек, аяк очларына.

Йокы бездән качсын әле.

(Башны селкибез)

Башны  җиӊел генә.

Йѳгерәбез урында

(урында йѳгерү)

Юынырга килдек.

 

Юындык,  чайкандык, тешләрне чистарттык, чәчләрне рәтләдек.

Кулны йодрыклап ѳстән аска ике тапкыр тѳшерәбез.

Безнеӊ йокы килми.

Күӊелле итеп уйныйк.

«Пружина» кунегу,куллар билдә

Тәрбияче: Балалар аю  малае без ѳйрәткәннәрне онытмасын  ѳчен мин аӊа бүләкләр әзерләдем.

(серле капчыктан теш пастасы, теш щёткасы, таракны аюга бүләк итәләр)

Тәрбияче: Ә куллар авыртмасын ѳчен  безнеӊ балалар массаж туплар белән чыныктыралар, әйдәгез аю малаен ѳйрәтәбез. Бер тупны  аӊа бүләк итеп калдырабыз.

Тәрбияче: Аякларын авырмасын ѳчен менә  серле келәмбез бар.

(серле келәм  аша йѳриләр, аю да алар белән йѳри)

Аю: Рәхмәт сезгә балалар, кѳн саен сез ѳйрәткәннәрне эшләрмен. Менә хәзер үк миӊа яхшы булып китте, уйныйсым да килә. Әйдәгез, уйнап алыйк.

Уен: «Аю белән урманда»

Аю: Балалар сез нинди җитез, кыю, кѳчле дә икәнсез. Миӊа сезнеӊ белән күӊелле дә соӊ. Менә минем күчтәнәчләрем сезгә (кәрзин белән алма бирә)

Тәрбияче: Рәхмәт әйтәбез аю малаена да кайтырга вакыт.

Балалар аю белән саубуллашалар да юл буенча кире кайтып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....