Киреләнми торган бала бармы икән ул?
Киреләнми торган бала бармы икән ул? Шундый балалар була, әйтерсең лә, алар әти-әнисен чыгырыннан чыгарыр өчен махсус киреләнә. Балаларда еш очрый торган бу сыйфатка каршы көрәшергәме? Ничек итеп?
Урамга уйнарга чыгарга җыенабыз. Кызымны мультфильмыннан аерып алу өчен шактый үгетләргә туры килде. Аның, бөдрәләрен уйнаклатып: «Тагын аз гына карыйм да, аһа?» – дигәненә каршы килә алмыйм – шундый матур итеп сорый... Киенә башлагач, озак кына кием сайладык. Җәйге күлмәген табып алган да шуны киеп чыкмакчы була. Урамда декабрь, кыш икәнен ничегрәк итеп аңлаталар соң ул ике яшьлек балага? Урамда салкын, күлмәкчән генә чыксаң, өшисең, аннан соң чирлисең, Маша Аюны кура җиләге белән дәвалаган кебек, сине дә дәвалыйсы була, дим. Бераз гына көйгә килгәндәй була да тагын үзенекен сөйли башлый. Ятып кына торырга туры киләчәк, «врач апа»ны чакырасы була, ул укол кадый, әле хастаханәгә үк алып китәргә мөмкин, дим. «Врач апа»дан куркабыз анысы, тик бу юлы кирелек көчлерәк булып чыкты. Үтми, үз туксаны – туксан. «Күлмәк өстеннән яңа алган кышкы куртканы киям», – ди.
– Алай гына салкын була. Әнә, ишек төбендә песи көтеп тора, киенеп чыкмасаң, Зөлфия белән уйнамыйм ди.
– Кая? Әйтмәде бит.
– Дәү әтисе, син әле генә урамнан кердең, сиңа әйттеме?
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 354.45 КБ |
