«Ничек үзендә ышаныч арттырырга»

Ногуманова Алина Икрамовна
Соңгы чорда яшүсмерләр арасында суицид очракларының ешаюы җаннарны телгәли.
Әле алда бөтен гомер, хыяллар, матур-бәхетле, өмет тулы киләчәк, максатлар, шуңа ирешүгә бар тырышлыгын салып, гүзәл яшьлегенең тәмен-ямен белеп яшисе генә бу чорда... үсмернең үз теләге белән дөньядан китүенә күңел ышанмый, акыл моны аңлаудан баш тарта. Нәрсә мәҗбүр итә соң дәртләнеп яшәр, шашынып сөяр яшькә җитеп кенә килгән балаларны бу адымга барырга?
Мондый бәхетсезлекләрне булдырмау өчен өлкәннәргә нәрсәләргә игътибар итәргә һәм ничек ярдәмгә килергә? Соңгы чорда, кызганычка каршы, үсмерләрнең төрле кризисы хәлләргә каршы тора алу сәләте кимүе күзәтелә һәм кайсы чакта алар үзләре өчен чиксез зур, хәл итә алмастай тоелган проблемаларны... әнә шундый юл белән хәл итәргә ният кыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon radio_5.pdf273.64 КБ

Предварительный просмотр: