"Уйный-уйный өйрәнәбез"
методическая разработка

ФАЙЗУЛЛИНА РУШАНИЯ ЮСУПОВНА

Из опыта работы воспитателя по обучению татарскому и русскому языкам

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap.doc285.5 КБ

Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА

Мәктәпкәчә яшьтә шәхеснең иң мөһим сыйфатлары формулаша.Бу чорда милли мәдәниятебезнең нигезен салу, шул нигездә барлыкка килгән төп әхлакый сыйфатлар аша балаларның дөньяга карашын, милли үз-аңын үстерү проблемасы педагоглар алдында гыны түгел, ә гаилә, ата-анага да мөһим бурычлар йөкли. Үз теле, милләте, аның тарихына битараф булмаган халкыбыз мәдәнияте белән горурланучы һәм башка халыклар мәдәнияте белән тирән кызыксынучы педагог, шәхес буларак төзелгән программа кичектергесез, һичшиксез милли тәрбия юнәлешендә үз урынын табар чөнки ул бүгенге көн таләпләренә җавап бирә.

Ата-ананың әхлаксызлыгы, телне бозып сөйләшүе, тарихны, мәдәниятне белмәве, гомумән максатсыз, омтылышсыз яшәче гаиләләр, аларның тәрбия күрмәгән балалары безнең арада, без яши торган җәмгыяттә - бу проблеманың асылы.

Югарыда яктыртылган проблемадан чыгып программаның төп максаты булып үсеп килүче яшь буынны, ягъни мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре, төрле Һөнәрләре, нәфис сынлы сәнгате, матур әдәбият әсәрләре, халыкның балалар фольклоры, музей бүлмәсендәге экспонатлар ярдәмендә, аларны әдәпле, әхлаклы, зәвыклы, тирән белемле, мәдәниятле, иҗади итеп тәрбияләү тора.

Халкыбызның берничә гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыгын балаларга тапшыру педагогларның изге бурычы.

Әлбәттә, бу педагогик эшчәнлекне башкару тәрбиячедән зур җаваплылык, баланың физик, психологик үзенчзлекләрен белеп, аңа индивидуаль якын килүне, күп эзләнүләр, иҗади, кызыклы, мавыктыргыч алымнар, алдынгы педагогик тәҗрибә үрнәкләрен кулланып эшләвен сорый.

Ата-бабалырыбызның һөнәрләре, тарихы белән таныштыру, балаларны шәхес буларак үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Бала танып-белеп, өйрәнеп үзенең ата-анасын, халкын, милләтен, телен ихтирам итәргә өйрәнә, аның милли мирасын, тарихын, рухи һәм матди байлыгын сакларга омтыла.

Программаның мөһим бурычы, балаларга туган тел, туган йорт, гаилә, туган як, туган ил төшенчәләре бирү, горурлык хисләре, мәхәббәт тәрбияләү.

Программада ана, ак әби темасы да аерым урын алып тора. Ананың гаиләдә, бала тәрбияләүдә дәрәҗәсе бүгенге көннең актуаль, ягъни җитди мәсәләләренең берсе. Бу, үз чиратында балалар бакчасынның гаилә, мәктәп белән үзара тыгыз бәйләнешен дәвам итү, үстерү, ныгыту. Дәвамчанлыклы тормышка ашыруга шартлар тудыру.

Программаның актуальлеге:

- хәзерге чорда, ягъни бүгенге көндә яңа шартларда, җәмгыяттә иктисади һәм социаль үзгәрешләр барганда, балаларны халыкның милли рухи хәзинәләре, мәдәнияте белән таныштыру, аларның тирә-юньне танып белүен активлаштыру, яңалыкка, үсешкә омтылуларына булышлык күрсәтү;

- милли үзаңлы һәм рухи яктан бай, мәдәниятле, киң кырлы шәхес формалыштыру;

- шәхси сыйфатларын, омтылышларын, психологиясен өйрәнеп балага индивидуаль якын килү;

- тәрбия һәм өйрәтү эшендә, милли мәдәният хәзинәләреннән мак-сатчан нәтиҗәле файдалану зарур.

Бу программа 4 елга исәпләнеп, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балалар өчен төзелде. Айга 4 шөгыль уздыру каралган.

Программада һәр яшь төркеменә тематик план бирелгән . Темалаларның күбесе һәр төркемдә кабатлана. Алар, төп методик принципка таянып, гадидән катлаулыга бару нәтиҗәсендә үзләштерелә. Бу балаларның фикер эшчәнлеген системага сала, бирелгән мәгълүмат, баланың күңеленә кереп кала. Шөгыльнең максатларында да бу эзлеклелек саклана.

Шөгыль 3-4 өлештән тора. Беренче өлештә - телне белү, музейда булган көнкүреш әйберләре белән якыннан танышу, аларның үткәне һәм хәзерге чорда әхәмиятен чагыштырып күрсәтү;

  • милли, дини бәйрәмнәр турында төшенчә, балаларга аңлаешлы мәгълүмәт бирү;
  • халкыбызның йорт - җире, кием-салымы, яшәү рәвеше, һөнәрчелеге турында төшенчә бирү;
  • ак әби, ана образлары аша халкыбызның әдәп-әхлак, чиста, пакъ, хезмәт сөючән кунакчылылык сыйфатларын күрсәтү;
  • авыл, шәһәребез Түбән Кама башкалабыз Казан, Сөембикә- ханбикә, Мәскәү каласы, Болгар иле- бу атамаларның, исемнәрнең тарихын, әһәмиятен балаларга җиткерү;
  • күренекле шәхеслар рәссам Әхсән Фәтхетдинов, шагыйрь Рәзил Вәлиев тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;
  • “Сөйкемле бала”, бәйге - бәйрәме ул нинди бәйрәм ни өчен кирәк балаларның һәръяклы үсешенә сәләтен ачуга кызыксыну омтылыш уяту.

 

Икенче өлештә - халык авыз иҗаты җәүһәрләре, балалар фольклоры, шагыйрьләребез әсәрләре, уеннар белән таныштыру аларны яттан өйрәнү сәнгатьле сөйләмне үстерү. Халкыбызның сөйләме бай, үткен, тапкыр, җыр - моңга оста икәнен балаларга җиткерү;

Өченче өлештә - рәсем әвәләү, ябыштыру, чигү кебек гамәли эш күнекмәләрен үзләштерү; халкыбыз бизәкләре белән танышу, бармак уеннары өйрәнү тора.

“Музей - рухи чыганак” программасы эчтәлеге белән гөмумкешелек, гөмумхалык, этнокультура кыйммәтләрен чагылдыра.

Программа белем системасын бербөтен итеп формалаштыруга; дөньяны танып-белү, өйрәтү, тәрбия эшен тормышка ашыруга сәләмәтлекне саклауга һәм ныгытуга психик интеллектуаль физик үсешкә юнәлдерелгән.

“Музей - рухи чыганак” программасы кулланышта булган программалардан үзәнчәлекле буларак, балаларда сөйләм үстерү, уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан тыш, белү әйберләренең исеменнән кала, аларның тарихи үзенчекләрен бүгенге тормыш белән бәйләнешен теге яки бу вакыйганың җәмгыяттәге урынын төшендерү, иҗатка омтылыш уяту, үз-аңын үстерү тора.

Шөгыльләрнең катнаш төрдә булуы да, баланың физик һәм психик халәтендәге киеренкелекне җиңеләйтә. Бала шөгылнең беренче өлешендә танып-белергә өйрәнә, икенче өлешендә җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйный өченче өлештә гамәли эш, рәсем ясый әвәли ябыштыра, кисә, чигә.

Программадагы предмет-ара бәйләнешнең тыгыз булуы аның үзенчелекле ягын күрсәтә. Эшчәнлек төрле булганда гына баланың кызыксынучалыгы үсә, шөгыльдә дә арымый, киресенчә, активлык күрсәтә.

Тәкъдим ителәсе программа балаларның эзлекле рәвештә, һәрвакыт предмет-ара бәйләнештә булуына юнәлдерелгән. Тәрбиячегә, төркемдә, милли почмакта, музей бүлмәсендә, татар теленә өйрәтү бүлмәсендә дә балалар белән төрле формадагы эшчәнлек оештыру өчен тиешле әсбаплар булырга тиеш.

Предмет-ара тирәлекнең бай, эчтәлекле куллану өчен уңайлы булуы балаларның экспонатларны куллары белән тотып күреп танып – белүе, ясап караулары, җырлы-биюле уеннар уйнау - бу программаның үзенчәлеге дип әйтәсе килә.

Мисал, бала эчтәлекле уен уйный бишек янында җыр көйләп “бала” йоклата.

Бу чараның балага тәэсире искиткеч-ул тормыш тәҗрибәсе ала, педагог ничә төрле тәрбия бурычын башкара. Димәк бу программаны кулланырга теләүче тәрбиячеләрнең, бакча хезмәткәләренең беренче эше итеп предмет-ара тирәлек, ягъни музей бүлмәсе оештыру бурычы тора, икенче педагогның иҗади эшчәнлеге сорала.

Әлбәттә, программа төзү барышында күп кенә өйрәтүче педагогик эшчәнлектә кулланылышта булган хезмәтләр, методик әсбаплар белән танышырга, аларны анализларга, җентекләп өйрәнергә туры килде.

Бу программа башкалардан үзенчәлекле буларак халкыбыз тарихын, милли мәдәниятен танып-белү, үстерү, өйрәтү, музей экспонатлары, күрсәтмә материал, экскурсия уен-шөгыль, бәйгеләр, бәйрәмнәр кебек эш формалары һәм чаралары аша шөгыльләрдә, режим вакытларында да тормышка ашырыла. Шөгыльне музей бүлмәсендә гына уздыру төп шарт түгел . Татар теле бүлмәләрендә, саф һавада төркемдә, милли почмакларда музыка залында оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар бакчаларында “Музей –рухи чыганак” программасы буенча өйрәтү- тәрбия барышында нәтиҗәле эш өчен фәнни гыйлми китаплар, матур әдәбият әсәрләре, күренекле шәхесләр иҗатын һәм тормышын яктырткан китаплар,методик әсбаплар, күрсәтмә материал, уенчыклар, техник чаралар, рәсем кисеп ябыштыру әвәләү чигү өчен үрнәкләр макетлар булуы предмет-ара эшчәнлекне тулыландыручы мөһим элементлар.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, педагоглар!

Без бер максат бер юнәлеш аша халкыбыз мирасын балаларга аларның әти-әниләренә җиткергәндә генә киләчәгебез өметле, әдәпле, әхлаклы, югары мәдәниятле булыр дип ышанып калам.

Халкыбыз рухи үсеш дәрәҗәсе белән дөнъя мәдәнияте югарылыгына күтәрелсен.

  • җимеш.

Халык өчен игелекле эшләр башкаруны мактау күп кенә әкиятләрнең дә эчтәлеге салынган. “Өч ул”, “Шүрәле”,”Хәйлзкәр адәм” һ.б. Әкиятләрнен топ капарманнары – хезмәт иясе вәкилләре. Алар акыллы зирәк тапкыр һәм көчле итеп бирелгәнәр һәм хезмәт соючәнлекләре аркасында һәрнәрсәдән өстән булалар.

Татар гаиләсенең ин күркәм сыйфатларынын берсе-өлкәннәргә ихтирам ата-анага олы хермәт туган-тумача җиде буын кардәшеру белән тыгыз аралашып ярдәмләшеп яшәү. Бу сыйфатлар нигезендә тирән эчтәлекле эхлакый нормал татар милләте өчен әһәмиятле таләпләр формалашкан: ата-ананы өлкәннәрне хөрмәтләү – фарыз олыларны олылау-фарыз, җиде бабайны белү – фарыз туганнарың белән аралашмау хурлык.

Гаиләдә ана - ин изге ин олы шәхес. Халкыбыз педагогикасында ана булу ин югары дәрәңә санала, ана культы тәрбияләү күздә тотыла. Ана мәхәббәте – бердәнбер тугрылыклы игелекле бер нинди тәләпләр куймый торган гаҗэеп зирәк чиксез һәм керсез мәхәббәт.

Балаларга эхлак тәрбиясе бирүдә халык гасырлары буе яшәп килгән узара мөгәлләмәне чагылдырган нормалага таянган. Халкыбызга эхлак тәрбиясендә балаларның өлкәнәргә ихтирам итә белән яманлыкны бутартырмау үзара мөнәсәбәткә хөрмәт ялагайлык һәм ясалмалылык кебек сыйфатларны аера белү кешене чөлган алган тирәлекнең йөгынтысы астында бара. Өлкәннәр яштән үк зурларны ихтирам итмәгән баланы үскәч үзенәдә шундый караш буласын аңлатып торганнар. Моңа ышандыру өчен тормыш тәҗрибәсен тупланган әкиятләрне мәзәкләрне файдаланганнар.

 Балалар көчкенәдән гаделлеккә остылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Эгәр дә өлкәннәр боларның киресен эшләсе балаларның да шуларны кабатлаы табигый күренеш. Кешегә карата нинди монәсәбәттә булсан, үзеңәдә шундый монәсәбәт булыр.

Эхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү начар эшләүдән кисәтү нәрсәнен яхшы нәрсәнең начар эш икәнлеген белерлеек итеп тәрбияләп үстерү була.

Халыкның матурлыклы сөюе үзенең рухи байлыгына хәзинә итеп каравы аны кадерләп саклавы үстерә һәм һәр төрле формада буыннан – буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисе уята.

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ТӘРБИЯ МИРАСЫ

Әти-әниләр өчен консультация

Безнең халкыбызның тәрбия мирасы бик бай. Тәрбия чарысы буларак халкыбызның рухи байлыгын өйрәнү, безнең кичектергесез бурычыбыз. Менә шушы бурычларны тормышка ашыруда балара бакчаларына кирәкле юнәлеш бирелгән. Балалар бакчасы өчен төзелгән программага гына күз салыйк. (Татар балалар бакчасы өчен программа” Казан, 1990). Аның төзелү принципы бик кызыклы: баларны группадан группага (елдан елга) бер юнәмештә үстерү мөмкиллеген күздә тоту. Мәсәлән Һәр группада тирә-юнь туган як табигать үсемлекләр һәм хайваннар доньясы ел фасыллары хезмәт һәм профессияләр шәхес һәм характер сыйфатлары бакча һәм башкалар белән таныштыру шул процесста балаларның сөйләмен сөйләмдә авазлар культурасын үстерү билгеле инде кешелек сыйфатларын камилләштерә бару шәхес формалаштыруалга сөрелә яшь үзенчелегенә туры килеп торган әдәбият исемлеге тәкъдим ителә.

Программада материалның болай урнаштырылуы балаларның усем процессын исәптә тотуны да балаларның гомуми үсем дәрәҗәсен алдагы эшләрне конкрет итеп планнаштыруныда җиңелләйтә. Күрсәтелган юнәмешләрдә балалар фолклорыннан бала-чага уеннары сайларга һәм өйрәнүгә бу әшнең эзлекле системасын С.Т.Исмәгыйлованың “Туган тел-очар канат” “Гөлбакчада туган тел” кулларының әһәмияте искиткеч зур. Бу китапның беренчесе 4 яшьлекләр ә икечесе 5 яшьлекләр белән эшләү өчен төзелгән. Әйтик уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар ел әйләнәсендә табигаттә булып торган үзгәрешләр торындагы белимнәр күзалларын киңәйтеп дәвам итәләр. Мәсәләнь көз көнендә салкыная салкын яңгыр сибәли, көннәр кыскара һава болытлы җилле чәчәк үлеәннәр саргая шиңә кибә чери коела кошлар җылы якларга оча һ.б. Шул ук вакытта көзге кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәр: “Көзге көн бала кебек, әле көлә, әле елый”, табышмаклар, сынамышлар: “Сентябрь аяз булса кыш салкын булыр”, “Агач яфрак көймый кар яумый”, китерелә аларның әһәмиятенә асылына төшенелә Башка ел фасылларына карата да балалар зиһене яңадан яңа үрнәкләр белән бер рәттән халык аваз иҗаты әсәрләре ярдәмендә фәнни белемнәрнең нигезләре белән танышылар табигать күренешләренә хас үзенчекләрен төшенәләр.

Әлбәттә шөгыльдә алган белемнәрне (мәкаль табышмак, сынамыш җырлы-биюле уеннарны әкиятләрне һ.б.) башка төр эшчәнлектә (музыка шөгыле, рәсем әвәләү, кул хезмәте һ.б.) я булмаса режим вакытларында һәрвакыт эзлекле рәвештә ныгыту зарури. Чөнки шөгылдә 1-2 тапкыр әйтеп узган табышмак я мәкал баланың хәтерендә калмый. Димәк эшнең нәтиҗәсе дә юк дигән сүз. Әле тәҗрибәмнән чыгып менә мондый алымнар турында әйтеп үтәсем килә. Шөгылне башлаганда истә калдыру максатыннан чыгып оештыру өлемендә тиз темпта махсус күнегүләр белән башларга кирәк. Бу алым балаларга бик охшый. Эйтик менә мондый сораулар:

  • тылсымлы сүзләр
  • ел фасыллары әйт
  • һава торышы ничек
  • көз турында нинди табышмаклар беләсең
  • сентябр аена кагылышлы сынамышларны искә төшерәбез
  • табышмакның яки мәкалнең мин башын ә сез ахырын әйтеп бетерегез
  • яфрак нишли? (оча, төшә, үсә, кибә, чери, селкенә, һ.б.)
  • кар нинди?
  • Төрле сүзле дидактик уеннар

Ә дәрес ахырына “шатлык агачы” тутырыла. Бала җавап бирә һәм 1 яфракны алып агачка элә. Бу балаларны кызыксындыра. Кич, әти-әниләр килгәч балаларны озатканда мондый сөйләшү була. “Алсу, әниеңә әйт әле син нинди мәкал беләсең, яки бүген өйрәндең? “Өегезгә кайткач әбиеңә әтиеңә һ.б. әйтеп күрсәт.” Икенче көнне иртән бала белән тагын әңгәмә яки дидактик уен үткәрелә. Тора-бара ел дәвамында балалар үзләренең сөйләмнәрендә бер- берсе белән аралашканда бигрәктә хезмәт турындагы әхләк көнкүреш мәкалләрен еш кулланалар : “Кем эшләми шул ашамый”, “Хезмәт төбе-хөрмәт” һ.б. Шулай ук ял минутларында төрле кичәләрдә халкыбызның җырлы-биюле түгәрәк һәм рәт уеннары балалар бик яратып уйнылар. Аларның күнелләре күтәреңге чонки бер үк вакытта җырлыйларда бииләрдә. Бу уеенар вакытында бер бала да читтә калмый. Балалар уен барышылда хезмәт соючен халкыбызның ял итү традициясе дә танышлар.

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә аны саклап калуда тәрбиячеләрнең роле бик зур. Тәрбияе балаларны ныклап үз телендә сөйләшергә өйрәтү вазифасын күңел биреп яратып башкарырга тиеш.

Мәглүм булганча сөйләәшү очен сөйләүне аңлау белән бергә авазларны күнегелмәгән иҗекләрдән торган сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнергә телне күнектерергә кирәк. Мондый күннекмәләрнне ясле-бакчаларда татар теле һәм сөйләм үстерү дәресләрендә бирергә була.Бакчаларда ана телен өйрәнүгә атнага 3 дөрес бирелә, әлбәтттә яш үзенчәлекләрен иска алып. Бу дәресләрдә генә сөйләм күнәкмәсе биреп өлгерү мөмкин түгел. Шуңа күрә тәрбиячеләр телне өйрәнгәндә төрле мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалалырга тырышалар.

Мәсәлән телне өйрәнгәндә шигыр өйрәнү иң уңышлы алымдыр. Хәтергә алу үзләштерү мөмкинлеге төрле балада төрлечә. Берсендә күрү яки ишетү хәтере нык үсем алганбулса, икенчеләрдә логик яки механик хәтер өстәнлек итә. Балалар белән шигыр өйрәнү ролләргә бүлеп тә алып барырга мөмкин.

Шигырләрне сәхнәштерү телне өйрәтүдә эчтәлекә төшенүдә истә калдыруда искиткеч үтемле алым. Бу уен барышында бер бала да читтә калмый. Аларның шигыргә кызыксынулары уйнап сөйләп карау теләкләре арта. Уенда маскалар, тәрле атрибутлар күрү алар белән уйнау балаларга образга керергә ярдәм итә, хәтерләрен сөйләмнәрен сүз байлыкларын артыра һәм бала шигырне яттан тизрәк теләп өйрәнә.

Балалар белән шигырне сәхншләштергәндә үзеңнең нинди алымнар куллануыңны алдам уйларга кирәк. Бу һәр тәрбияченең үз фантазиясе бәйле. Эчтәлегенә карап шигырне сөйләү тоның дөрес билгеләү бик мөһим. Бала шигырне әчтәлегенә карап ятларга шатланасы урында шатлана кызганасы урында кызгана белергә сүзләрне аңлап истә калдырырга һәм кирәк вакытта сөйләмдә дөрес кулланырга тиеш.

Балалар бакчасында Тукй шигырләрен өйрәнү мөһим рол уйный. Белгәнебезчә . Г.Тукай зур җаваплык белән балалар өчен иҗат иткән нәниләр әдәбиятен үстерү өстендә эшләгән. аның шигырләре балалар фолклоры кебек гади һәм күпкырлы. Г.Тукай әсәрләре туган телне илне ярату халкыбызны хөрмәт итү эш сөю кебек хисләр белән сугарылган һәм алар зур тәрбияле көчкә ия.

Балалар табигатне зур кызыксыну белән күзәтәләр һәрнәрсәне капшап хәттә кабып тәмен татып карыйлар һәм үзләренчә тасвирлыйлар. Ләкин күренешләргә предметларга дөрес бәя бирү өчен аларның тәҗрибәсе җитеп бетми. Мондый күренеш бигрәк тә безнең шәһәр балаларына хас. Чөнки алар табигат белән азрак аралаша . Шуның өчен тәрбияче балаларның табигат турындагы белемнәрен баету туган телдә сөйләмнәрен үстерү тирәнәйтү максатында тематик әсәрләндән файдалана. Г.Тукай чын балалар шагыйре буларак табигат күренешләре балалар аңларлык итеп тасвирлый, аларда табигаттәге матурлыкка камиллеккә мәхәбәт хисе уята, аңа сакчыл караш тәрбияли.

Шул максаттан чыгып Г.Тукайның “Туган тел”, “Туган аыл”, “Елның дүрт фасылы”, “Җир йөкысы” шигырләрен балалар бәйрәм кичәләрендә яттан сөйләргә яраталар.

Тәрбияче баларны йорт хайваннары һәм кырый хайваннары белән таныштырганда Тукайныә “Кызыклы шәкерт”, “Безнең гаилә”, “Шаян песи” кебек әсәрләре мөрәҗагәт итә.

Менә шушы кыска шигри юллар аларның белемен тулыландыра тирәнәйтә, сөйләм телен баета. Бу әсәрләрне сәхнәлештергәндә балалар бик зур кызыксыну белән уйнылар. Тукайның бу шигырләре җиңел язылган, шаян булулары белән дә балалар күңелен яулый.

Шулай итеп балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай әсәрләрен куллану телебезне өйрәнүдә баетуда балаларны тәрбияләүдә гаят зур урын алып тора. Бөек шагыйр Наҗар Нәҗми болай дип язган:

Туган җирең - идел буе

Һәр телнең бар туган иле

Туган җирең кебек назлы

Җырлый моңлы татар теле.

Чынлап та безнең туган телебезгә моң кушылган. Шул моңлы балалар күңеленә салу, безнең изге бурыч!

СӨМБЕЛӘ

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме

Җиһазлау: яшелчә битлекләре, яшелчәләр, кәрзиннәр, чигелгән солге, икмәк, яшел яулык.

Сүзлек эше: кыйгак – кыйгак, икмәк, яшелчәләр, Уңыш бабай.

Эзерлек эше: Саф һавада коз турында сөйләшү, Әти – әниләргә бәйрәм турында аңлату эшләре алып бару: шигырләрне ятлау, җырның сүзләрен өйрәнү.

Бәйрәмнең максаты:

- Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру

- Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү

- Балаларны көзге күренешләр, яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итү, яшелчәләрнең исемнәрен истә калдыру

- Көз турында алган белемнәрен гомумиләштерү, ныгыту

- Игътибарлылыкны арттыру

- Балаларга ипинең әһәияте турында төшенчә бирүне дәвам итү

- Аның нинди юллар белән өстәлгә килүен сөйләү

- Икмәккә сак караш һәм игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү

- Игенче хезмәте турында белемнәрен баету

- Татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, ялкаулыкның бездә элек-электән кимчелек, начар сыйфат булуын мәкальләр аша аңлату

- Халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү

- Уеннарда дус-тату уйнау, оешканлык, уен кагыйдәләрен үти белүләренә ирешү

- Балаларда күңел күтәренкелеге, татарча җырларга, шигырләрне яттан сөйли белүләренә ирешү

Алып баручы:

Хәерле көн, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген «Сөмбелә» бәйрәменә җыелдык. Уңыш җыю эшләре тәмамлангач, уңыш амбар-келәтләргә кергәч, безнең әби - бабаларыбыз «Сөмбелә» бәйрәме үткәргәннәр, ул көнне алар мул итеп сый - ризык әзерләгәннәр, камыр ашлары пешереп кунак чакырганнар. Бәйрәм түрендә хуҗабикә алтын – сары толымлы Сөмбелә булган. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан. Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачырбыз.

Шигырьләр:

1 нче бала

«Көз» (Мәрзия Фәйзуллина язган.)

Менә көз килде

Салкынча җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

Бездәге кошлар

Көньякка ките.

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

2 нче бала

«Көз»  (Кави Нәҗми язган)

Утте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка – көньякка.

Җыр

«Көз» (М. Андерьянова сүз., көе.)

  1. Сары яфрак белн

        Безнең бакча тулган

        Кояш та елмаймый

        Белмим, нәрсә булган.

  1. Салкын җилләр исә

        Тәрәзәгә чиртә

        Сап – сары яфраклар

        Җиргә очып төшә.

(Музыкага Сөмбелә керә. Исәнләшә)

Исәнмесез, исәнмесез,

Нәни дуслар, кунаклар!

Ишетелде шат тавышлар

Тартты мине бу яклар.

Балалар: 

Исәнме, Сөмбелә,

Рәхим ит, Сөмбелә!

Сөмбелә:  Мин көз кызы, мин Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык, сәламәтлек телим,

Кем очраса юлымда.

Күкреп үсте игеннәрем,

Яшелчәләрем мулдан

Алма, балан, миләшләрем,

Чикләвекләр дә унган.

Алып баручы:  Рәхмәт сиңа, көз – Сөмбелә,

Синен барлыгын өчен.

Тормыш чыганагы булган

Барлык байлыгын өчен.

Тирә якны төрле төскә

Бигрәк матур бизәден.

Яңгырлар да бик кирәкле,

Суык булса түзәрбез.

Балалар, карагыз әле, көз – Сөмбелә безгә нинди матур яфраклар Алып килгән, әйдәгез яфраклар белән биеп алабыз.

(Яфраклар биюе.) Балалар урындыкларга утыралар.

Алып баручы:  И, балалар, күрегез, урамда әнә көз!

Балалар: Әйе,әйе, күрәбез, көз икәнең беләбез!

Алып баручы:  Я, әйтегез, сөйләгез, ничек килә икән көз.

Балалар: (хәрәкәтләр ясыйлар):

Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә селкенделәр.

Тик безгә күңелле көз –

Без бакчага йөрибез!

Сөмбелә:  Әйдәгез, балалар, бергәләп «Көз һәм балалар» уеның уйныйбыз.

«Көз һәм балалар» җыры. (Г.Гәрәева көе һәм сүзләре.)

Балалар:  Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинендә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар, помидор һәм алмалар.

Балалар:  Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинендә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар, Җылы-суык көннәр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинендә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл, алтын матур төсләр бар .

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинендә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә уеннар, бар тагын табышмаклар.

Сөмбелә: Балалар, минем кәрзинемдә табышмаклар бар,

Җавап бирә белерсез микән!

  1. Ормый, сукмый, үзе кеше елата. (суган)
  2. Ашка салсан тәм кертә, борынга керсә төчкертә. (борыч)
  3. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (кәбестә)
  4. Үзе кып-кызыл, баллы, тәмле,күлмәге ямь-яшел. (кабрыз)

Ә монысын әйтә алмассыз дип уйлыйм:

  1. Үзе түгәрәк, үзе тәмле, бар нәрсәдән кадерле. (икмәк)

Булдырдыгыз, балалар, бик зирәк икәнсез!

Бер кыз икмәкне кулына тотып уртага чыга:

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә,

Шуннаң китә өстәлгә,

Безгә күп көч өстәргә.

Ипи балса табында

Булдырам мин барын да!

Алып баручы: Балалар, ә сез беләсезме икмәкне кем үстерә?

Балалар: Игенче.

Алып баручы: Ә икмәкне кем пешерә?

Балалар: Әниләр, әбиләр, апалар.

Алып баручы икмәк турында сөйли, шигырь сөйли.

«Мәкаль әйтеш» уены. Балалар урыннарында утыралар. Тәрбияче берәүнен кулына төйнәлгән кулъяулык бирә.

Тәрбияче: Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнен беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез азагын әйтегез.

Ыргытучы: Ни чәчсән…

Яулык алган бала:…Шуны урырсын.

Ыргытучы: Кем эшләми …

Яулык алган бала:…Шул ашамый.

Ыргытучы: Эшләп үлмәссен…

Яулык алган бала: …Чирләп  үлерсең.

Ыргытучы: Җәй эшләсән…

Яулык алган бала:…Кыш ашарсын.

Ыргытучы: Эш беткәч…

Яулык алган бала:…Уйнарга ярый.

Ыргытучы: Аерылганны аю ашар…

Яулык алган бала:…Бүленгәнне бүре ашар.

Ыргытучы: Калган эшкә…

Яулык алган бала:…Кар ява.

Җыр  «Көзге моң» М.Андерьянова көе һәм сүзләре.

  1. Салкын булып көз җилләре

Исә башлады.

Торналар һәм кыр казлары

Китә башлады.

Кыйгак-кыйгак,  кыйгак-кыйгак,

Китә башлады.

  1. Алар китсә җылы якка

Монсу була дип.

Яңгыр елый алар китсә

Монсу була дип.

Тып-тып, тып-тып,

Монсу була дип.

Сөмбелә мактый һәм  күмәк биюгә чакыра.

Күмәк бию.

Бию тәмамлануга, ишек шакыган тавыш ишетелә – Уңыш бабай керә.

Исәнләшә.

Уңыш бабай: Балалар, сез мине таныйсызмы?

Балалар: Таныйбыз, Уңыш бабай.

Алып баручы: Балалар, Уңыш бабай нишли, кайда эшли?

Балалар: Уңыш бабай бакчада җир казый, тырмалый, су сибә, яшелчәләр үстерә.

Уңыш бабай: Рәхмәт, балалар, минем эшемне күрәсез икән. Ә сез үзегез бакчада эшләргә булышасызмы?

Балалар: Булышабаз.

Уңыш бабай: Ә мин сезгә күңелле уен да Алып килдем. Менә яшелчәләр  (идәнгә сибә). Кем күбрәк җыяр икән? ( күзне яулык белән бәйләү).

«Кем тизрәк?» уены.

Алып баручы: Уңыш бабай, минем дә бер уеным бар әле. Хәзер колакларыгызгы шыпырт кына яшелчә исемнәрен әйтәм. Ныклап тынлагыз. Исеме чыккан «яшелчә» уртага чыгып,  бер әйләнеп, чүгәләп алыр. Башладык.

- Мин сезнең авылның яшелчә бакчасына барган идем. Анда кабак, кишер, бәрәнге, кыяр, чөгендер …. үсә икән. Исемен ишетми калган балага җаза бирелә (шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра, бер аякта сикерә, һ.б.)

Балалар тезелеп басалар, Алып баручы аларның башларына яшелчә битлекләре кигезә. Балалар нинди битлек кисә, шуңа багышлап шигырь сөйли.

Кабак: Карагыз әле бергенә

Менә миңа кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәттә тугыз табакка.

Кишер белән кыяр бергә:

Кишер дә бик күп булды,

Кыяр да бездә унды.

Бәрәнге: Ә бәрәнге, бәрәнге,

Бәрәнгене күр әле,

Сап-сары бәрәнге белән

Тирән базыбыз тулды.

Кәбестә: Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур,

Мәсәлән, мин – кәбестә.

Помидор: Уңыш бабай, тукта әле,

Менә мине тынла әле.

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешмәде,

Мине караучы малай

Аның исеме Рамай,

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Уңыш бабай: Ай-һай, Рамай, уңмаган малай! Балалар, сезнең арагызда андый балалар юкмы?

Балалар: Юк, Уңыш бабай.

Алып баручы: Уңыш бабай, безнең балалар уйный да, эшли дә беләләр.

Без хәзер «Безнең бакча» уеның уйнап алабыз.

Уен «Безнең бакча».

Бар безнең бер бакча

Анда бер кишер үсә.

Менә шундый зурлыкта,

Менә шундый киңлектә.

Син, кишер, монда ашык,

Син уртага йөгреп чык,

Ә аннаң соңлама,

Кәрзингә ояла.

Без өйгә кайтабыз

Йок машинасында.

Капканы ачып куй,

Кыпдан мул уңыш кайта!

Алып баручы: Балалар, без биибездә, җырлыйбызда, әйдәгез әле, Уңыш бабай белән Сөмбеләне биергә чакырыйк.

Уңыш бабай белән Сөмбелә биюе.

Алып баручы: Уңыш бабай, без татар халык уеннарын да бик яратып уйныйбыз. Син дә яшьлегенә кайтып киләрсен.

Уңыш бабай: Рәхмәт, кызым!

Алып баручы: Балалар, әйдәгез санамыш белән чыккан балага «яшел яулык» бирәбез.

Уен «Яшел яулык».

Кулъяулыгым яшел-яшел,

Яшел чирәм астында    

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшнең артына.

Санамыш: 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10

Байлар кия төлке тун.

Төлке туңның бәясе

Йөздә кырык сигез сум.

Сөмбелә: Бәйрәмегез ямьле үтте,

Өстәлегез бай булып,

Яңа елның унышыннаң

Сезгә күчтәнәч булсын!

 (Кәрзин белән алмалар бирә).

Балалар басалар һәм «Күңелле балачак» җырын җырлыйлар.

(И.Шәмсетдинов музыкасы, Г.Латыйп сүзләре).

1. Кояш керә тәрәзәдән

Нурлары җем-җем итә.

Күңелле безнең балачак

Безне киләчәк көтә.

Әйе, шул, шулай шул,

Безне киләчәк көтә.

2. Якты бакча залларында

Яңгырый безнең аваз

Күңелле безнең балачак

Тормышыбыз мәңге яз.

Әйе, шул, шулай шул,

Тормышыбыз мәңге яз.

  1. Урманнар, таулар, болыннар,

Чакыра безне алга.

Күңелле безнең балачак

Безнең киләчәк алда.

Әйе, шул, шулай шул,

Безнең киләчәк алда.

Музыка астында балалар чыгып китәләр. Бәйрәм тәмам.

НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД!

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат: балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итеп, аларда борыңгы гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Балаларның табигать турында белемнәрен ныгыту.

Залда үткәрелә: уртада яз кызы – Нәүрүзбикә, як-якта каеннар, кошлар рәсеме.

Плакат: Хуш киләсен, Нәүрүз!

Нәүрүз мобәрәкбад!

Катнашучылар:

Алып баручы, балалар, Кара карга, аю, куяннар, Кыш бабай, Нәүрүз, Табигать патшасы, төлке, Түтәй, Шүрәле.

Костюмнар: балалар өчен милли киемнәр, карга костюмы, аю, куян маскалары, Кыш бабай, Нәүрүз костюмнары, гөмбәләр, чәчәкләр.

Бәйрәм баручы:

Алып баручы:

        Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, безнең көннәргә әйләнеп кайта башаладылар. Көннәң төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең бабайларыьыз, әбиләребез  язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрең Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар.

Җыр «Тал песие».

  1. Тәрәз аша каралә

Тышта ап-ак кар әле

Тал песие чәчәкле

Алтын көмеш бизәкле

  1. Кояшның шаян нуры

Карый аңа туп-туры

Әле тышта яз түгел

Каян килгән мондый гөл

  1. Тәрәз аша кара әле

Суык көннәр бар әле

Ә тал песие көлә

Димәк  инде яз килә.

1 нче бала: Карагыз әле, дуслар,

Кара карга очып бара.

Сез беләсезме, дуслар,

Ул да бик сөйләшәла.

Карга: Мин карга: карр-карр,

Канатымда хатым бар.

Буең җитсә, тартып ал!

2 нче бала: Укымый да бедәбез бит

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

Карга: Хәбәр бирәм яз турында. Әй! Арыдым – арыдым, эшем бик күп. Яз җиткәнен бөтен дөньяга әйтәсем бар. Иң беренче аюкаемны уятыйм әле! Әй! Аю дус! Уян әле!

Аю: Нәрсә булды? Нигә уятасың мине тәмле йокымнаң !?

Карга: Кыш бете, Аюкай, урман буйлап яз килә!

Аю: Рәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым, тизрәк бал җыярга кирәк.

Карга: Хәзер куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.

Куян: Нәрсә булды, Каракай?

Карга: Кыш бете, куянкай. Урман буйлап яз килә!

Куян: Рәхмәт! Куянкайлар, килегез, бергәләшеп биибез!

Алып баручы: Урман буйлап яз килә,

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китә.

«Куяннар биюе» башкарыла.

3 нче бала: Яз килә ! Яз килә!

Сыерчыклар килә!

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә!

4 нче бала: Бик күнелле тышта!

Кар эри, боз китә.

 Чабышып йөриләр

Малайлар бер читтә.

Җыр «Яз». Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балаларым, улларым, кызларым! Карлар очырып, салкын җилләр белән мин тагын сезнең яңга килдем. Нәрсә булды сезгә, балалар? Мине көтмәгән идегез мени? Шатланмыйсыз, шигырьләр сөйләмисез, миңа багышлап җырлар да җырламыйсыз, биимисез? Әйдәгез Инде, мине куандырыгыз бераз.

Алып баручы: Балалар, Кыш бабайның күңеле булсын, аңа багышлап бер җыр җырлап күрсәтик.

Җыр «Һай, Кыш бабай!»

Кыш бабай:

Менә рәхмәт, балалар! Шундый рәхәт, күңелле булып ките.

(Ишектә Нәүрүз күренә)

Нәүрүз (Кыш бабайны күрмичә):

Исәнмесез, дусларым!

Дусларым – якыннарым!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз килә яшәреп,

Яшәреп тә теш ярып.

Дуслар, мине көткәнсез,

Табак- савыт бирәм сез?

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка  кабак кирәк!

Күмәчен дә кызганмагыз,

Картаймагыз, сызланмагыз!

Нәүрүз, Кыш бабайны күреп, аптырап кала.

Нәүрүз: Кыш бабай! Син түгелме соң бу? Нишләп йөрисен монда?

Кыш бабай: Нишләп йөри, дип… Кунакка килдем! Балалар мине сагынып көткәнгә, яратканга килдем! Ә син нишләп йөрисең монда, чәчәкләр күтәреп?

Нәүрүз: И, Кыш бабай, синең вакытың узды ич инде. Сиңа икенче кышка чаклы китәргә вакыт. Хәзер язның чираты, ул хәзер хөкем сөрә җирдә! Карлар эри, сулар ага, кошлар кайта җылы яклардан. Бар инде, Кыш бабай, кит, өенә кайт!

Кыш бабай: Ничек инде «вакытың үтте»? ничек «яз килә»? ничек  «өйнә кайт»? Әле минем китәсем дә, бирешәсем дә килми! Әйдә, без синең белән көч сынашып карыйбыз! Кайсыбыз җинә – шул монда кала. Ә кем җиңелә, үпкәләштән булмасын!

1 нче шартым.

Менә кашык, менә күкәй.

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам

Кашыкка йомырка салып йөгерү ярышы уздырыла.

2 нче шартым:

Менә минем чанам. Икебез ике якка йөгерәбез, кем беренче килеп утыра.

Кыш бабай:

Инде хәзер 3 нче шартымны тыңла:

Бие-бие, чибәркәй,

Мине узалмассың син!

Син яшь, мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин!

Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр. Кыш бабай хәлдән таеп, егыла.

Кыш бабай: Юк, мин китмим, әле минем көчем бар!

Нәүрүз: Балалар, нишлибез инде хәзер? Дөреслекне ачыклар өчен әллә Табигать патшасына мөрәҗәгать итикме? Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.

Балалар (барысы бергә): Ау-у-у! Табигать патшасы!!!

Табигать патшасы: Кем мине чакырды? Нәрсә булды?

Кыш бабай: Менә, патшам, мине куып җибәрмәкче булалар. Ә минем китәсем килми. Кемнең хокукы бар калырга, ә кемнең юк – әйтеп бирче.

Табигать патшасы: Әһә! Менә нидә икән хикмәт. Ярый, алайса, тыңлагыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларга җавап бирегез. Кайсыгызның вакыты икәнең белербез!

  1. Тама-тама таш яра.(тамчы)
  2. Борынсыз чыпчык боз тишә. (тамчы)
  3. Яз килсә – киенә, көз килсә – чишенә.(агач)
  4. Ак сыер торып киткән, кара сыер ятып калган.(кыш китеп яз килү)

Табигать патшасы: Балалар, Карагыз әле, табигатьтә нинди үзгәрешләр бар, нинди ел фасылына туры килә алар? Кышкамы яки язгамы?

Балалар: Яз көненә, яз фасылына!

Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Бала: Салкын кышны яз җиңде,

Моңы барчагыз күрде.

Кулны-кулга тотынып,

Без бәйрәм итик инде!

 

Җыр «Яз»

 

 

Кыш бабай: Нәүрүз, кызым, мин хәзер китим инде. Киткәнче мин сиңа үземнең тылсымлы таягымны тапшырам. Кышын мин Аның белән агачларны бескә төрендерсәм, син аларны яфракка күмәрсең. Мин җирләрне, урман- кырларны кар белән капласам, синя шел чирәмгә, чәчәкләргә күмәрсең. Елгаларны бозга катырсам – син чылтыратып чишмәләрне, елгаларны агызырсың. Табигатьтә хакимлек итүне тапшырам!

Кыш бабай китә. Балалар аңы озатып калалар.

Нәүрүз: Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын!

Җыр «Нәүрүз һәм балалар» (Г.Гәраева көе һәм сүзләре).

Нәүрүз:

  1. Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз язны да.

  1. Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләр табигатьне

Саклагыз сез аларны.

Балалар: Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,

Телибез изге теләк!

1 нче бала: Нәүрүз килде, яз бцлды,

Яңгыр яуды, яз булды,

Яз балса да саз булды,

Нәүрүз мөбарәкбад!

2 нче бала: Әгәр булмаса акчагыз,

Йөзегез кызартмагыз.

Ни булса да бирегез –

Нәүрүз мөбарәкбад!

3 нче бала: Әгәр булса көнегез,

Бардыр сезнең оныгыз,

Саван булыр, бирегез –

Нәүрүз мөбарәкбад!

4 нче бала: Бардыр сезнең маегыз,

Яки бардыр балыгыз.

Барын бергә куегыз –

Нәүрүз мөбарәкбад!

5 нче бала: Ач ишегең,  керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Түтәй: Хуш киләсен, Нәүрүз!

Бирим әле сезгә күкәй,

Май бирим, күмәч, калач,

Бәйрәм көнендә шатланып,

Рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

Балалар: Рәхмәт, түтәй, әйдә безнең белән бәйрәмгә!

Нәүрүз: Бәйрәмне дәвам итәбез. Инде бер биеп алыйк.

«Парлы бию» (Бию тәмамланганнан соң, урман ягыннан Шүрәле керә)

Шүрәле: Туктагыз, әле, туктагыз. Нишләп мине Нәүрүз бәйрәменә  чакырмадыгыз?

Түтәй: Нәрсә бар, Шүрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасын?

Шүрәле: Мин берүзем урманда калганмын, барлык урман җәннекләре Нәүрүз бәйрәменә киткәннәр.  Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан. (Шүрәле үпкәләп, әйләнеп баса).

Нәүрүз (Шүрәленең аркасыннаң сыйпап): Ярый, ярый, Шүрәле, гафу ит мине. Әйдә әле, үпкәләп торма, син бит бик матур итеп бии беләсең, бер бие әле.

«Шүрәле биюе».

Түтәй: Әй булдырдың да инде, Шүрәле!

Шүрәле: Кара әле, онытып торам икән, минем әбием – өлкән Шүрәле – бүген сезнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме икәнен әйтте. (коймаклар бирә). Яз бәйрәме белән котлыйм сезне, балалар! Менә сезгә күчтәнәч!

Түтәй: Ай, рәхмәт сиңа, Шүрәле! Өлкән Шүрәлегә дә бик зур рәхмәтебезне тапшыр.

Шүрәле: Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Мине башка балалар бакчасында көтәләр. Сау булыгыз, балалар! (чыгып китә).

Уеннар:

«Кәрия-Зәкәрия»

«Түбәтәй»

«Чума үрдәк, чума каз»

Нәүрүз: Балалар, әйдәгез әле, бу серле гөмбәне ачып карыйк. Нәрсә бар икән аның эчендә? Менә нинди тәмле кәнфитләр! (Түтәй  тарата.)

Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!

САБАН ТУЕ – ХЕЗМӘТ ТУЕ!

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме

Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла.

Балалар милли киемнәрдән. Уртага өч бала чыга.

1 нче бала: Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә,

Килегез, дуслар кунака:

Сабантуй бүген бездә!

2 нче бала: Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебездә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

3 нче бала: Сабантуйга әзерләнәм,

Һәркөң иртән йөгерәм.

Көч артсын дип гер күтәрәм,

Бар эшкә дә өлгерәм.

Көрәшәсем килә минем,

Сөлге тотып кулыма.

Әти әйтә, батыр буллу

Килешер, дип, улыма.

«Сабантуй җыры» (М.Садри сүзләре, татар халык көе).

Балалар бергә башкаралар.

1. Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.

2. Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һә су буйлары,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Ямьле Сабан туйлары!

Алып баручы: Бүген бездә Сабантуй –

Эшләреңнән барын куй!

Тизрәк йөгер мәйданга,

Бәйрәм башлана инде!

Бәйрәм башланыр алдыннаң сүзне бакча мөдире С.С. Гариповага бирелә.

Алып баручы: Җыр – биюсез бер бәйрәм дә

Узмый, шуны белегез!

Балаларыбыз бик булганнар,

Концерт карап китегез!

Бию «Солдатка бүләк».

Алып баручы: Җырлык әле, жырлыйк әле,

Сабан туй бәйрәмендә.

Җырның ертыгы юк диләр,

Бирерсең бүләген дә.

Сезнең өчен Иванов Максим «Рәхмәт сезгә» җырын башкара. Рәхим итеп тыңлагыз.

Алып баручы: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марийлар,

Башкорт һәм руслар без!

Ширшикова Ксюша башкаруында җыр. (рус телендә).

Бию «Өч егет».

Алып баручы: Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслар булса яшәү дә күңелле,

Уңай була хербер эшең дә.

Бакчабыз хезмәткәре А.Н.Иванова башкаруында «Кәтүк түти» Җырын тыңлагыз. Керәшен халык җыры.

Алып баручы: Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын,

Биибез дә җырлыйбыз!

«Сабан туе» җыры белән бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Кушымта: 

Без җырлыйбыз Сабантуйда

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

 Күбәләкләр безнең белән

 Уйныйлар әйлән-бәйлән.

 Сабантуй – күбәләкләр һәм

 Кошлар өчен дә  бәйрәм.

Кушымта:

Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.

Кушымта:…

Алып баручы: Әби-бабаларыбыз борын-борыннан Сабантуй  бәйрә-мнәрендә күп төрле түгәрәк уеннары, җырлы-биюле уеннар уйнарга яратканнар. Әйдәгез, бездә, түгәрәккә басып, бер җырлап-уйнап алыйк.

Уеннар:

«Кәрия-Зәкәрия»

«Түбәтәй»

«Чума үрдәк, чума каз»

Алып баручы: Чәчәккә күмелгән тугайлар,

Июньнең матур көнендә,

Болынның иң матур җиренә

Килегез Сабантуй күрергә!

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебездә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

 Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмгә Тимерша белән Батырша килгән. Әйдәгез кул чабып каршы алабыз. (Тимерша белән Батырша керәләр).

Алып баручы: Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе

Булмаган да күп була.

Аркан тартышу белән башлана.

Алып баручы:

1. Кемнәр өлгер, кемнәр җитез,

Минем Янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып,

Капчык киеп чабышып!

(Капчык киеп чабышу).

Икегезгә ике капчык,

Ягез әле тотыгыз.

Сабан туенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз!

2. Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам.

Чөнки менә бу чүлмәкне

Күз бәйләп тә вата алам!

(Чүлмәк вату).

3. Кашык кабып йөгерәм дип

Мактанырга ашыкма.

Ә син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка!

(Күкәй салып йөгерү).

Сабантуй –сабантуй!

Уйнап-көлеп, җырлар сайрап.

Гөрләп килә Сабантуй!

4. Менә сиңа сулы чилә,

Көянтә их иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан  кил,

Егыла гына күрмә!

(Көянтә белән йөгерү).

5. Икегезгә ике капчык

Ягез әле тотыгыз!

Сабан туенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз!

(Капчык белән сугышу).

6. Бүләк кисү.

7. Тупларны эзлә.

8. Малайлар алып килгәннәр

    Иң  җитез юртакларны.

    Үзләре дә сынатмыйлар

    Читтә торсын атлары.

9. Халкыбызның йөзек кашы булып бездә көрәш санала. Көрәшчеләр, мәйданга рәхим итегез! Сабантуй! Сабантуй батырын бүләк көтә. Сабан туенда гына була гаҗәп ярышлар!

Ат чабышы, чүлмәк ватыш,

Җыр ярышы, аркан тартыш,

Иң кызыгы, иң кызыгы –

Көрәш барышы!

Алып баручы: Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп, көлеп кенә!

Сандугачкай, сайра- сайра,

Котлап җәйге таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә.

Сөлге чигәм асыл Җепләр белән,

Йөрәк хисен салып бу Җырга.

Насыйп булса иде бу бүләгем

Майданнарда Җиңгән батырга.

Җыр «Кояшлы балачак».

Алып баручы: Бәйрәмнең иң зур бүләге – Әтәч кемгә эләгер икән?

Әби: (коймак Алып чыга, тарата).

Менә, дуслар,  көтеп алган Сабан туйлары да тәмам. Тагын бер елга сау булыгыз! Сабан туе! Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын! Саубулыгыз! Котлы булсын Сабан туйлары! Ә хәзер барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!

ЯРЫШ УЕННАРЫ

Капчык уиеп йөгерү (Бег в мешках)

        Ребята влезают в мешки, к верхним краям которых пришиты лямки (как у сарафана). Все становятся в одну шеренгу. По сигналу начинают бег на перегонки на заранее установленную дистанцию.(40-60 м.)

Кашыкка йомырка салып йөгерү (Бег с яйцом)

        Бег с яйцом в ложке. Каждый участник состязания берет в рот ложку, в которую кладут яйцо. Все становятся в одну шеренгу. По сигналу начинают бег на перегонки (50-100 м.). уронивший яйцо выбывает из игры. Побеждает тот, кто первым достиг финиша.

Суллы чиләкләр белән йөгерү (Бег с ведрами воды)

        Участвуют в основном девочки. Они берут коромысла с ведрами, заполненными водой. Все становятся в одну шеренгу. По сигналу начинают бег на заранее установленную дистанцию (50-75  м.). выигрывает та девочка, которая раньше всех достигнет финиша и донесет воды больше, чем остальные. Такая же игра проводится без коромысла.

Өч аякта йөгерү (Бег на трех ногах)

      Соревнующихся разбивают на пары, в каждой паре правую ногу стоящего слева связывают с левой ногой стоящего справа. После этого начинают бег на 50-120 м. Игра требует от участников согласованных действий.  Та пара, которая закончит дистанцию первой – побеждает.

Әтәч йөгерүе (Бег петухов)

        Ироки захватывают левой рукой левую ногу за область голеностопного сустава, становятся в один ряд и по сигналу начинают бег до отмеченного места. Выигрывает тот, кто добежит первым.

Кәнгерә йөгерүе (Бег кенгуру)

Дети зажимают в коленях теннисный мяч, брусочек или спичечную коробку. Руки кладут на колени. Все становятся в одну шеренгу. По сигналу начинают бег большими шагами или прыжками до условленного места. Кто пробежит расстояние первым, тот выигрывает.

Аркан тартышу (Перетягивание аркана)

Двое участников надевают на плечи петли аркана и становятся на четвереньки спиной друг к другу. По сигналу они ползут в противоположную сторону, стараясь перетянуть друг-друга за определенную черту. Не разрешается хвататься за траву и вставать на ноги.

Бау тарту (Перетягивание каната)

Игроки делятся на две равные команды и располагаются в колоннах друг против друга. Во главе каждой команды первым стоит наиболее сильный ребенок. Играющие обеих команд берутся за веревку и по команде тянут её, стараясь перетянуть противников за черту на свою сторону.

Куыклар белән сугышу (Бой в слепую)

Участники игры разбиваются на две команды и разводятся на противоположные стороны майдана. Им завязывают глаза и каждому дают по одному надутому шару или надувному мячу. Команды должны отличаться друг от друга цветом повязок или ещё какой-нибудь яркой повязкой. По команде противники двигаются навстречу друг к другу и столкнувшись начинают битву шарами. Игра вызывает всеобщий смех.

Түгәрәктән этеп чыгару (Выталкивание из круга)

Для игры нужно начертить круг диаметром 6-8 метров. Двое играющих становятся в центр круга. Каждый берется за край шеста (3-4 м.) и стремится вытолкнуть другого из круга.

Капчык сугышы (Бой с мешками на бревне)

Баганага менү (Лазание на столб)

СТИХИ К САБАНТУЮ

***

Сабантуй – веселый праздник,

Мы справляем каждый год.

Каждый год на этот праздник

Собирается народ.

Приезжают из аулов,

Что раскинулись окрест,

Из Казани, из Челнов,

И  еще из многих мест.

Тут и бабушки и мамы,

Тут и дедушки, и папы,

Даже наш Акбай, щенок,

Дома уседеть не мог.

Видно музыка сегодня

Никому скучать не даст.

Все кругом поют и пляшут,

Каждый – кто  во что горазд.

В молодой зеленой роще

Солнечным мюньским днём

Были мы на Сабантуе

И расскажем вам о нём.

Столько съехалось народу,

Сколько взрослых и детей!

Запрягли наверно сразу

Всех на свете лошадей!

Шест

Чтобы на него залезть

Много каши надо съесть.

Наверху висят сапожки –

Ну, ещё, ещё немножко…

Подтянись, ну подтянись!

Эх! И опять сползаешь вниз.

Не сдавайся, молодец,

Есть и у шеста конец!

Борьба

Ну а ты – настоящий батыр?

Если да, айда на майдан!

Полотенца за пояс друг другу

И давай плясать по кругу!

Бег в мешках

Прыжок! Прыжок!

Поскакал мешок,

И другой мешок,

И ещё мешок, и ещё…

И давай прыг-скок!

И давай прыг-скок!

Кто быстрей? – интересно!

Выходи дружок

Проглотись мешок,

Полезай в мешок

Может быть твой мешок

Самый резвый?

ТУКАЙ ЯШИ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

Тәрбиячеләр белән үткәрү

Катнашалар: Алып баручы, Ана, Апуш, Тукай, Шәрифә карчык, Кояш, Күбәләк, Шүрәле, Кәҗә һәм Сарык, Шәүлә, Су анасы.

Сәхнә. Пәрдә ябык. Пәрдә алдында авыл өе күренеше. Сөлгеләр эленгән. Идәнгә Җәймә Җәелгән. Уң якта алып баручы баскан. «Тәфтиләү» көе яңгырый.

Алып баручы: Ишеттем мин кичә: берәү Җырлый.

Чын безнеңчә матур, милли көй.

Башка килә уйлар төрле – төрле,

Әллә нинди зарлы – моңлы көй…

Татар күңеле ниләр сизгәнен өзеп – өзеп кенә әйтеп бирә торган милли көйләребез белән рухланып иҗат иткән бөек Тукаебызның Гомере бик кыска, ә язмышы бик аяныч, тормышы исә мәңгелек була.

Пәрдә алдына, бала күтәреп,  Ана чыга. Ул милли киемнәрдән «Бишек җырын» башкара, һәм көйли-көйли чыгып китә.

Алып баручы: Атасы Мөхәммәтгариф – Кушлавыч авылы мулласы – кечкенә Габдуллага биш ай булганда ук үлеп китә. Бераз вакыт узгач, анасы күрше Сасна авылына кияүгә чыга.  Мәмдүдә бәгырь кисәген – кечкенә сабыен – Шәрифә исемле ялгыз карчыкка калдырырга мәҗбүр була. Ятимлек… Кимсетүләр… Рәнҗүләр…

Апуш чыга. Яланаяк. Үзе туңа, үзе калтырый.

Апуш: Мин кыш көннәрендә төнлә ялянаяк, күлмәкчән килеш тышка чыгам икән дә, бераздан, өйгә кермәкче булам, ишеккә киләм икән. Мин ишекне ача алмыйм дә, ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән…

Шәрифә карчык чыга. Таякка таянган, бик ачулы. Этә-төртә Габдулланы Алып кереп китә.

Шәрифә карчык: Кадалмассың әле, килмешәк!

Алып баручы: Әнисе озакламый Апушны үз янына алдыра, ләкин бик каты авырып, үлеп китә. Апушның кыска вакытлы куаныч – шатлыклары зур хәсрәт, олы кайгы белән алышына.

Апуш чыга. Сәхнә буйлап, елый-елый ялвара.

Апуш: Әнкәйне кайтарыгыз! Әнкәйне бирегез!

Шомлы музыка. Пауза.

Алып баручы: Ятим Баланы Өчилегә – әнисенең әтисенә кайтарып җибәрәләр. Алты күгәрчен бер чәүкә булганга, Апушка артык кашык итеп карыйлар. Иркәләүче, назлаучы юк. Назга сусаган бала бу гаиләгә дә сыймый.

Боегып кына Апуш чыга. Кулында китаплар. Аякларын бөкләп җәймәгә утыра. Китаплар карый. Җиңелчә көй яңгырый. Сәхнәгә Кояш килеп керә.

Кояш: И сабый, әйдә тышка,

Ташла дәресең, күңел ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман;

Чыкчы  тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

Кояш Апушны җитәкләп ала. Шулчак пәрдә ачылып китә. Анда урман күренеше. Бер якта тау. Артыннан кояш күтәрелә. Агачлар арасына Шүрәле поскан. Тау итәгендә Кәҗә белән Сарык  йоклап ята. Чәчәкләр янына Күбәләк чүгәләгән. Кошлар тавышы яңгырый. Икенче якта – басма. Анда Су анасы утыра. Кулында – алтын тарак. Җиңелчә көй уйный. Кояш Күбәләкне уята. Үзе чыгып китә.

Апуш: Әйт, әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Күбәләк (җырлый): Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Анда бик рәхәт ич,

Әйдә син урманга.

Кызганам мин сине,

Гел боек булганга.

Күбәләк Баланы җитәкләп ала. Алар урман буйлап сәяхәткә китәләр. Кинәт шомлы музыка яңгырый. Бармакларын селкеткәләп, Шүрәле Апуш янына килә.

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, Апуш син,

Мин карак угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бик үк тугъры  түгел.

Бик күп газаплпр күрдең син,

И сабый, ятим бала.

Киләчәгең якты булыр синең,

Мин шуны  теләп калам.

Шүрәле Апушны аркасыннан сөеп озатып кала. Үзе чыга. Сәяхәтчеләргә Су анасы очрый.

Су анасы: Су анасы мин, менә шушы

Минем алтын тарак.

Гел шулай утырам,

Сине уйлап, чәчем тарап.

Син үскәч тә әле безне

Төшләрендә күрерсең.

Халкының күңел байлыгын,

Зирәклеген белерсең.

Су анасы чыга. Кәҗә белән Сарык бала янына киләләр. Капчыкларын көчкә сөйриләр.

Кәҗә: Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз -  аларның

Булганы юктыр гомер.

Сарык: (капчыктан китап алып): Син әле үс һәм укы күп,

Шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар

Күп нәрсәнең ялганын.

Музыка яңгырый. Әкрен генә пәрдә ябыла. Пауза.

Алып баручы: Ярлыларны, кыерсытылганнарны яклап, тигезлек һәм гаделлек өчен баһадирларча көрәшкә күтәреләчәк. Зур Тукай әнә шундый тормыш сукмаклары үтә. Инде халыкның  сөекле шагыре булып җиткәч, Тукай остазларын үзе сайлап ала. Әкиятләре, җырлары белән бала чактан күңелендә калган халкы турында, Пушкин һәм Лермонтов хакында олылап шигырьләр яза.

Вальс көе ишетелә. Әйләнә-әйләнә, Туташ керә. Кулында ак һәм зәңгәр чәчәкләр.

Алып баручы: Тукай мәхәббәттә үкенечле, оялчан лирик.

Шигырь сөйли-сөйли, Тукай керә.

Тукай: Әммә ләззәтле дәсоң яшерен газап, яшерен яну!

Бар микән, белмим, моны миннән бүтән аңлаучы?

Туташ зәңгәр чәчәкләрне Тукайга суза.

Тукай: Гаҗәп матур! Нәкъ мин яраткан төс. Зәңгәр төс. Зәңгәр чәчәк. Зәңгәрнең дә иң нефисе – зәңгәрсу төсе. Бәгыремә, каныма якын иң матур чәчәк. Бу чәчәккә карасам, авыру чагым булса – савыгам. Кайгылы чагым булса – күңелем күтәрелә. Илһамсыз кайгырып йөргәндә – иҗат дәртем уяна. Рәхмәт сиңа, зәңгәр чәчәкләр өчен!

Туташ (ак чәчәкне алып): Гаҗәп бер гүзәллек! Ак чәчәк – минем сөйгән чәчәгем. Аклык ул – пакълек галәмәте. Ак чәчәк – иң нәфис, иң саф чәчәк. Чәчәкле җәйне сөйсәм дә, ап-ак карлы кышны яратам. Күзләрне камаштырырлык ап-ак кар өстенә карасаң, эреп югаласың. Бер нинди башка төс юк. Берни күренми. Ап-ак бушлык. Бу чәчәк – минем иманым, минем саф хисләрем билгесе. Хисләр билгесе итеп, адәмнәр сүзләр уйлап тапканнар. Хисләр билгесе итеп, шигерь язганнар. Хисләр билгесе итеп, музыка, җыр чыгарганнар…

Вальс көе көчәя. Туташ белән Тукай вальс әйләнәләр. Туташ кереп китә. Тукай өстәл артына утырып, шигырь яза.

Алып баручы: Мәхәббәткә, яшьлеккә, тормышка гашыйк Тукайны язмыш тагын сынау алдына куя. Бөек шагырь авырый башлый. Авыруын, үзенең хәлен җиңеләйтү өчен, ул шигырьләр яза. Яза, яза.. Тик…

Шомлы музыка. Ишек шакыган тавыш килә. Шәүлә керә.

Шәүлә: Син үлемгә хөкем ителгән инде. Мин табиблар белән сөйләштем. Синең соңгы сәгатьләрең, Тукай.

Тукай: Мин үләсемне табибларга кадәр дә, сиңа чаклы да яхшы белә идем. Син мине үлем белән куркыта алмыйсың. Әгәр мине милләт илтифат итеп искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Кыйналып – сугылып бетмәгән

Шигьри динем, исән бул!

Изелеп – кырылып үлмәгән

Татар халкым, исән бул!

Музыка. Катнашучылар барысы да сәхнәгә чыга. Тукай Апушны җитәкләп, алга килә.

Тукай: Сөй гомерне, сөй халыкны,

Сөй халыкның дөньясын.

Без үләрбез, билгеле,

Тик үкенечкә калмасын!

«Тукай маршы». Ул көчәйгәннән – көчәя бара. Тәмам.  

ТҮБӘТӘЙ ҺӘМ КАЛФАКНЫ БИЗИБЕЗ

Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты

Максат:

а) Татар халкының гамәли сәнгате белән таныштурыны дәвам итү бизәкләрне танып аларның урнашуын сөйләргә өйрәтү өслектә ориентлашу алымнарын ныгыту;

б) балаларның төрле төс белән кулланып (яшел, кызыл, зәнгәр, сары) түбәтәй һәм калфакны бизәргә өйрәтү шулай ук дулкунлы сызыктаҗ һәм нокта алымнарын кулланып бизәүләрен булдыру;

в) балаларда горурлык, пөхтәлек, мөстәкыйлек, шөгыльгә кызыкачну тәрбияләү балаларның өстәл артында дөрес утыруларына игтибар итү.

Методлар һәм алымнар:

Күрсәтү, әнгәмә сораулар тикшерү үткәрү, уен алымы, пассив хәрәкәт һавада хәрәкәт күрсәтү, вариатив үрнәкләр уен формасында анализлау искә төшерү, индивидуал эш алып бару.

Алдан эшләнгән эш:

Куляулыкны бизәү альбомнар, кирәкле материалларны әзерләү үрнәкләрне ясап кую балалар санынча альбом битләрен ачык төсләргә буяу (ал, зәнгәр су, саргылт).

Сүзлек өстендә әш :

Ләлә чәчәге, яфрактылсымлы дулкынкалфак, түбәтәйбил - бау.

Материаллар:

Мольберт, күргәзмә,түбәтәй, калфак;

Балалар өчен: пумалалар, акварел, салфеткалар, банкалар су белән, подставкалар, киселгән альбом битләре (түгәрәк ярым овал) формасында татар халкының милли хатын-кыз һәм ир-егетләр киеме.

Шөгельнең планы:

  1. Сәнгат турында әнгәмә
  2. Әш барышын планнаштыру, алымнарын күрсәтү
  3. Күнекмәләр ясау
  4. Балаларның мөстәкыйл рәвештә әшләве.
  5. Балалар белән бергә анализ үткәрү

Шөгыль барышы:

1.

  • Балалар без бүген рәсем шөгылльендә татар милле киемнәре турында сөйләшербез, баш киемнәрен бизәргә өйрәнербез.
  • Шөгельдә актив катнашып утырган, әдәпле булган балалар шөгелдән бүләк белән китәрләр.
  • Кичә мин әбиемнең сандыгын ачтымда андагы киемнәрнең матурлыгына сокланып туя алмыйча сезгә күрсәтим диеп киеп килдем.

  • Балалар карагыз әле минем өстемдә нинди киемнәр күрәсез? (күлмәк, калфак, читек, камзол)
  • Әйе матур күлмәк бизәлгән калфак, алтын җеп белән чигелгән камзол, төрле төсле кисәкләрдән тегелгән читек.
  • Ә нинди төсләр белән чигелгән?
  • Бизәкле рәсемнәрне рәссамнар нинди төсләр кулланып ясаганнар? (яшел кызыл, зәңгәр)
  • Калфакта нинди төсләр? (кызыл, зәңгәр)
  • Кулмәктә нинди төсләр күрәсез? Әйт әле Ләйлә?
  • Ә нинди бизәкләр чәчәкләр күрәсез? (Тюлпан ләлә)
  • Әйе матур ләлә кыңгырау чәчәге, тылсымлы дулкын бик дөрес.
  • Балалар рәсамнар табигәттә шушы чәчәкләрне күреп киемнәргә бизәк итеп керткәннәр.
  • Болры кызлар киемнәре булган ә менә монда карагыз әле, монысы ир-егетләр киеме.
  • Нинди киемнәр күрәсез? (түбәтәй, күлмәк камзол, билбау, читек)
  • Түбәтәйдә нинди төсләр белән бизәкләр ясалган?
  • Татар халкы һәр бәйрәмгә шушы киемнәрен киеп чыга терган.    

Бәрхетләрдән тегелгән,             Ука белән чигелгән.               Нәкышләре көмешләргә,           Алтыннарга күмелгән.              Балкып тора бу киемнәр            Әнҗе бөртекләр бизи.                

Алар монда чуя килгән              Чын әкият иленнән.

  • Бүген без сезнең белән түбәтәй һәм калфакларны матур төсләр бизәкләр белән бизибез. Малалайлар сез калфак, кызлар –түбәтәй бизисез. Соңыннан аларны бер-беребезгә бүләк итәбез. Шуңа күрә балалар бик пөхтә итеп бүләккә дип эшләгез.

2.

  • Менә бу калфакка карагыз әле нинди бизәкләр күрәсез нинди төсләр? (дулкын сызык-зәңгәр төстә ләлә чәчәге – кызыл)
  • Әйе ә ләлә чәчәге ничә таҗлы? (өч)
  • Тагын нинди бизәкләр күрәсез? (Нокталар, яфраклар)
  • Ә түбәтәйдә нинди бизәкләр бар?
  • Чәчәкләр ничек урнашкан? (уңга, суңга, өскә, аска)
  • Бик дөрес игтибар белән карагыз ясап күрсәтим.
  • Пумаланың тимерле җиренә бер бармак куярлык урын калдырам, суга манчыйм буяуны пумаланың очына йомшак итеп җыям.
  • Менә мондый таңлар ясыйм бу ләлә чәчәге була инде
  • Кил әле Илдус син тагын бер таҗ куеп кара булдырды.
  • Тагын нәрсә ясарбыз? (Сабак, яфрак)
  • Сабак, яфрак нинди төстә була балалар? (яшел)
  • Чык эле Миләүшә, яфрак ясап кара әле.
  • Хәзер пумаланы юам һәм икенче төс алам. Кем нокталар куя менә шулай итеп пумаланың өчы белән генә?
  • Илсур булдырды.
  • Ә түбәтәйгә нинди бизәкләр ясарбыз микән?
  • Хәзер кирәкле төсне алам һәм түбәтәйнең башта уң ягына аннары сул ягына астына һәм өстенә чәчәкләр ясыйм.
  • Кем өскә чәчәкләр ясап карый?
  • Хәзер мин аны дулкын сызык белән теташтырам ул чәчәкнең сабагы була.
  • Дулкын сызыклы пумаланың очы белән генә үткерәм.
  • Ә уртасын буш калдырам анда үзегез теләгән бизәкне төшерерсез яме балалар.
  • Хәзер пумалаларны алабыз һәм һавада ясап карыйбыз.
  • Дулкын сызык сызабыз, нокталар төртеп карыйк әле- менә шулай.
  • Хәзер бастык әйдәгез балалар кулларны өскә күтәрдек һәм агачлар кебек тирбәнәбез, күзләрне йомдык, күз алдыгызга китерегез әле нинди матур була сез ясаган безәкләр күз алдыгызга нинди төсләр килә.
  • Күзләрне ачтык. Марсел син нинди төс кулланасың? (яшел кы-зыл) - бик яхшы.
  • Ә син Ләйсән?
  • Ярый бик әйбәт.
  • Хәзер урыннарга утырдык җайлап аркалар төз, аяклар урында иелмибез.

3.

- Пумалаларны алдык эшли башлыйбыз.

4.

- Балалар эшләрегез беттеме кемннәрнеке беткән кырыйга алып куегыз - кибә торсын.

  • Эшләрегез кипкән арада без сезнең белән “Миңлебай” уены уйнап алырбыз. Чыгыгыз әле монда.
  • Түгәрәккә бастык, Айрат Миңлебай булсын.

Бергә: Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез Миңлебай,

Син нишләсәң ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Миңлебай: Бер болай, бер болай

 Я кыланыгыз шулай

Бергә: Бер болай бер болай

Миңа эшләү бик унай.

Ал чия төпләрендә

Гөл чия төпләрендә

Сулар сибеп үстерәбез

Тәрәзә төпләрендә.

  • Я әйдәгез хәзер тыныч кына урыннарга барып утырабыз.

5.

  • Безнең эшләр киткән инде балалар. Матурмы? (Әйе)
  • Әйе бик матур, әйдәгез кызлар чыгыгыз әле монда сайлап алыгыз әле үзегезгә калфаклар- болар сезгә малайлардан бүләк.
  • Син нигә бу калфакны сайладың?
  • Анда нинди бизәкләр бар?
  • Пөхтә итеп ясаганмы?
  • Сиңа охшадымы бу калфак?
  • Ни өчен охшады син ничек уйлысың ?
  • Төрле төсләр кулланган
  • Бизәкләрне ңзу уйлап тапкан
  • Бик матур калфак булган.
  • Кем ясады бу калфакны ?
  • Рамиләгә рәхмәт әйтеп утырырга кирәк . Бик матур ясаган.
  • Минем янга малайлар чыга.
  • Ягез үзегезгә түбәтәй сайлагыз әле.
  • Ни өчен бу түбәтәй сиңа охшады?
  • Нинди чәчәкләр?
  • Чәчәкләрне матур итеп урнаштырган.
  • Сиңа үзең сайлап алган түбәтәй охшадымы? Ни өчен? (матур дулкын сызыклар)
  • Пөхтә эшләнгән.
  • Балалар меңә безнең шөгыль шуның белән тәмамланып килә. Сез шатмы мондый бүләкләргә?! Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ООД в средней группе с использованием элементов УМК по обучению детей татарскому языку "Уйный-уйный саныйбыз"

Вашему вниманию предоставлено ООД в средней группе  с использованием УМК по обучению детей тарскому языку в средней группе. Занятие направлено не только на развитие коммуникативных навыков , но и...

Конспект НОД в старшей группе по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

Конспект занятия по обучению русскоязычных детей татарскому языку в старшей группе....

Сценарий викторины «Уйный-уйный өйрәнәбез»

для детей подготовительных групп...

"УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ" проекты (5-6яшь)

"УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ" проекты (5-6яшь)  Максат:Үзараһәмзурларбеләнкөндәлектормыштататарчааралашугачыгу.  Бурычлар:1. Сүзбайлыгынарттыру, сөйләмкүнекмәләреформалаштыру.2. Гадисораула...

Игровая деятельность по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

УМК "Говорим по-татарски" в средней группе "Алсу кунакка килде"...

" Уйный - уйный үсәбез" проектындагы темаларга кыска шигырьләр

Короткие стихи к проекту " Уйный - уйный үсәбез" для  старшей группы....

Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”.

“Минем өем” проекты буенча белем  бирү эшчәнлек конспекты (уртанчылар төркеме)Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”....