Фольклор. Мәкаль һәм Әйтемннәр

Мәкаль һәм Әйтемннәр. Халык авыз иҗаты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon Мәкаль һәм Әйтемннәр1.25 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

а) Бердәмлеккә һәм оешканлыкка бәйле мәкальләр . ” Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “ Аерылган каз тупланган каргага җим булыр”. “ Илнең колагы – илле”, “ Киң кием тузмас, киңәшле ил азмас”, “ Берлек кайда – көч шунда”, “ Берлек барда тереклек бар”, “ Илдә илле сум акчаң булганчы, ике дустың булсын”, “ Боланга ияргән чәчәккә аунар”.

Слайд 3

б) Күренеш белән асыл категориягә караган мәкальләр- әйтемнәр “ Нәрсәнең тышыннан эчен белеп булмый”, “ Тышы гөл кебек, эче көл кебек”, “ Тышын күреп, эченнән бизмә”, “ Еланның тышы йомшак, эче зәһәр” “ Бердә түгел, илдә көч”, “ Ил аткан таш еракка китә”, “ Ил белән этәргәч тау күчкән”, “ Иле бердәмнең көне бердәм”

Слайд 4

Мәкальләрдә кешеләрнең үзара арлашып, ярдәмләшеп яшәүләре мактала, күмәклекнең, бердәмлекнең көче һәм өстенлеге күрсәтелә: “Берлек барда терлек бар”, “Күпчелек кайда, көч шунда”, “Күмәк кулга эш җитмәс”, “Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты”, “Кош канаты белән, кеше дус-иш белән”.

Слайд 5

. “Өйнең яме бала белән”, “ Балалы кеше – бай кеше”, “ Бала – ата-анага алтын багана” “ Кулыңнан эш килмәсә дә, күңелеңдә ниятең булсын”

Слайд 6

Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “ Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, “ Ватан барыннан да газиз”, “ Илнең төтене дә хуш исле”. “ Ил көенгәндә көен, ил сөенгәндә сөен”, “ Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт”, “ Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар”, “ Ир-егетнең яхшысы ил белән”, “ Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә”.

Слайд 7

“ Һөнәре бар кош өстендә көймә йөздерер”, “ Белгән һөнәр иңсәне басмый”, “ Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “ Һөнәрле кол үлмәс”

Слайд 8

“ Белем – белгечлек патшалыктан югары”, “ Белем – байлыкның чиге юк”, “ Алтын дәүләт түгел, гыйлем дәүләт”, “ Патша үз илендә генә патша, галим һәркайда да галим”

Слайд 9

Эчтәлегенә үгет-нәсыйхәт салынган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир.

Слайд 10

Әйтем, мәкаль кебек үк, сөйләмне сәнгатьчә бизәү, эмоциональ көчен арттыру вазифасын үти, аерым очракларда модельләштерү функциясе дә күзәтелә. Әмма мәкальләр туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә кулланыла алса, әйтемнәргә күчерелмә мәгънәлелек кенә хас, шуннан чыгып, аны халык арасында “ читләтеп әйтелгән сүз ” төшенчәсе белән атау да яши.

Слайд 11

Мәкал ь белән әйтемнең аермасы Мәкаль тулы Әйтем тулы бер җөмлә җөмлә булып җитә алмый. Хезмәте каты – җимеше татлы. Ике куян тоту

Слайд 12

Мәкал ь дә ритм, Әйтемдә мәҗбүри рифма бар. түгел. Әйтемнәрне бер сүз белән алышты рып була.

Слайд 13

"Абау алла!" (соклануны я шомлануны белдерә) / "Ай алла!" (нинди.б. көчле хисне белдерә) Авыз ачу. (уразада кич ашау) Авызга алгысыз. (тәмсез (аш) / оятсыз, кабәхәт (сүз)) Авыз да ачтырмау. (сүз дә әйттермичә үзеңчә эшләтү) Авызда ботка пешерү. (сүзен рәтле сөйли алмау) Авыздан сулар килү. (тәмле әйбергә кызыгып) Авыздан өзеп. (үзең ашамыйча) Авыз еру. (елмаю / мыскыллы көлү) Авыз итү. (ашап карау, тәмен тату) Авыз күтәреп калу. (өлештән калу) / Авыз күтәреп сөйләү. (вак нәрсәне телгә алу тур.) Авызлыклап алу. (буйсындыру) Авыз пешкән. (алданылган) Авыз суын корыту. (гел сөйләү)

Слайд 14

Бавырыңа кереп (үтеп). (бик үз булып, сыгып алырдай итеп) Бакча җимеше түгел - акча җимеше. (сатыл алган нәрсә тур.) Бакый бабайга бару. (үлү тур. (хатын-кыз)) Балавыз сыгу. (мышык-мышык елау) Балда-майда йөзү (йөздерү). (тук һәм рәхәт яшәү (яшәтү)) Балта сораганда шөшле тоттыру / Иләк сораганда чиләк тоттыру Балтасы суга төшкән. (кыяфәте бик төшенке) Баскан җирдән ут чыгара. (бик шәпле, дәртле) Басып калу. (эш хакын төрле түләүләр өчен чигерү тур.) Баш бирмәү. (буйсынмау)

Слайд 15

Донъя бетереп. (бөтен җирдән эзләү тур. / бик каты сүгенү, әрләшү, кычкырыну тур.) Донъя бәясе. (бик кыйбат яки кадерле) Донъяга килү. (туу) "Донъядыр ки бу." (гел генә әйбәт булып булмый) Донъя куу. (күп мәшәкатьләр кичү / михнәтләнеп яшәү) Донъя кую. (үлү)

Слайд 16

Егет солтаны. (бик яхшы егет яки ир кеше) Елан аягын кискән. (бик үткен, сизгер, хәйләкәр) Елан мөгезе генә юк. (бар да бар) Елга буе... (озын сүзле нотык яки вәгъдәләр тур.) Елт итеп. (бик җитез) Ерак бабай (әби). (ана яклап бабайның (әбинең) атасы (анасы)) Ертыкка ямау булып (тишеккә тыңгыч булып) йөрү. (кыенлык килгәндә генә кирәкле булу / вак йомышка гына йөртелү) Ерык авыз. (гел көлеп торучы)

Слайд 17

Җан өзгеч. (үзәккә үткеч) Җан өшеткеч. (имәнеч, котсыз) Җеген табу. (күңеленә үтеп керә белү) Җилгә каршы төкерү. (үзеңә зыян китерерлек сүз я эш) "Җилдән туган". (никахсыз туган бала тур.) Җилкәсе калын. (бай, хәлле / ваемсыз) Җил-җил. (җитезлек белән ары-бире) Җимертеп эшләү

Слайд 18

Өрми тешләү. (алдан искәртмичә зыян салу) Өстендә тору. (карап эшләтү) "Әйткән - беткән!" (кабат кайтасы түгел!) Ярылып ята. (аермачык күренә)

Слайд 19

Энәдән дөя ясау Теле барның иле бар. Ашыккан ашка пешкән. Ашыгу – шайтан билгесе. Кем эшләми, шул ашамый.

Слайд 20

Энәдән дөя ясау - әйтем Теле барның иле бар - мәкаль Ашыккан ашка пешкән - мәкаль Ашыгу – шайтан билгесе - әйтем Кем эшләми, шул ашамый - мәкаль

Слайд 21

Эч пошу. Шылт та юк. Чәчрәп тору. Чәчең үрә торырлык. Чәйнәп каптыру. Черем итү. Төпле белем. Тәгәрмәчкә таяк тыгу. Тиресе калын. Сөрән салу. Мәми авыз.

Слайд 22

Эч пошу. (күңел тынгысызлану) Шылт та юк. (тып-тын) Чәчрәп тору. (бик чая, үткен булу) Чәчең үрә торырлык. (бик куркыныч) Чәйнәп каптыру. (бөтенесен әзерләп бирү) Черем итү. (йоклап алу) Төпле белем. (тирән белем һәм конкрет белгечлек) Тәгәрмәчкә таяк тыгу. (комачаулау) Тиресе калын. (бернигә дә исе китми) Сөрән салу. (кычкырып игълан әйтү / каты кычкыру) Мәми авыз . (җебегән, пешмәгән)