Укучылар иҗаты

Предварительный просмотр:
Мин төш күрдем...
Бер төнне бик кызык төш күрдем. Мин мәктәп директоры, имеш...
Килеп туктадым BMW x5тә, кердем мәктәпкә. Бөтен мәкәп чисталлыктан ялт-йолт килә. Дәресләр сәгать тугызда гына башлана икән. Һәрбер укытучы һәм дә укучы мине бик зурлап: “Исәнмесез, Сәйдәш Рафисович! Хәлләрегез ничек?” – дип каршы ала, имеш. Балалар үзләрен бик тәртипле тоталар. Минем мәктәптә бер “алтын кагыйдә” бар икән: мәктәп формасы таләп ителми. Укучыларга ашханәдә берничә төрле бик тәмле ашлар һәм дә боткалар пешерәләр, имеш. Коридорларда төрле-төрле җиһазлар, тәрәз төпләрендә матур-матур гөлләр. Балаларга бик ошый, алар мине яраталар. Минем тагын аз керемле гаиләләрдән чыккан укучылар өчен, мәктәп янында интернат бар икән. Ул интернатта балаларга кирәкле бөтен уңайлыклар тудырылган, имеш. Укучыларга бик ошый, алар мине яраталар... тәмле төшемне будильник бүлде. Уянгач та, озак вакыт хыялланып яттым... Ә бит чынлап та, миннән бик әйбәт директор чыгар иде)))
Хәммәдиев Сәйдәш, 5нче “А” сыйныф укучысы.

Предварительный просмотр:
Галиева Әдилә ,8Б сыйныфы укучысы
Яратмыйм сугыш сүзен.
Яратмыйм сугыш сүзен,
Әбием дә яратмый.
Аның бабасы сугыштан
Кире әйләнеп кайтмый.
Җиңүләрнең иң зуры дип
Көтеп ала май аен.
Бәлки кабере табылыр дип
Көтә хәбәр көн саен.
Быел аның бабасына
Йөз дә сигез яшь тулган.
Әбиемнең күзләренә
Сагыш яшьләре тулган.
Сугыш сүзен яратмыйм мин,
Әбием дә яратмый.
Яуга киткән ир-егетләр
Кире әйләнеп кайтмый.
Кайтмый калганнарны онытма!
Җиңү көнен бәйрәм итә бүген
Ветераннар,тылда булганнар.
Рәнҗемәсен инде безгә берүк
Зур көрәштән кайтмый калганнар.
Бүләкләнмәс алар беркайчан,
Исемнәрен ташка куйганнар.
Күңелләрдә калыр герой булып
Безнең өчен вафат булганнар.
Җиңү өчен башын салганнарның
Балалары ятим булганнар.
Дога кылып искә алыйк әле
Онытылмасын кайтмый калганнар!



