Методик эшләнмәләр

Файзрахманова Ландыш Фаилевна

Методические разработки

Скачать:


Предварительный просмотр:

 «Нинди матур татар улы! Куз тимәсен үзенә!» бәйгесе

Максат:  балаларның татар милли ядкарьләр турында                          күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли йолаларына кызыксыну уяту.

Тәрбия бурычы:  балаларда татар булуына горурлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы:  бәйләнешле фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү, җырлау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, татар биюен башкару техникасын камилләшттерү, халык уеннарында җитезлек, түземлек кебек сыйфатларны камилләштерү.

Белем бирү бурычы:  милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлеклүрен әйтә белергә өйрәту, җырларны, биюләрне мөстәкыйль рәвәштә башкарырга булышу.

7 этап:

1. «Үзем турында үзем» (визитка участника + костюм);

2. «Зирәклек»

3. «Сәнгатьтәге осталыгым»         

4. «Бию»

5. «Тапкырга –табышмак»

6. «Тигез итеп кадак кертү»

7. Өй эше «Сыерчык оясы

Кичәнең барышы

1 бала:

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

2 бала:

Туган телем – татар теле,

Бик якын ул минем күңелгә.

Тәмле сүзе, җыр – моңнары  өчен

Онытмам мин аны гомергә.

 

3 бала:

Бергәләшеп яшик, тату булыйк

Татарстан дигән җирләрдә.

Горурланыйк, без бит татар диеп

Аралашыйк татар телендә.

“Туган тел” җыры

4 бала:

Батыр, таза егетләрне

Хөрмәт итә һәр кеше

Без бүгенге бәйге белән

Тәбриклибез һәркемне.

Укытучы: Хәерле көн, исәнмесез, кадерле кунаклар һәм дуслар!

Бүген без сезнең белән «Нинди матур татар улы! Күз тимәсен үзенә»  бәйгесенә җыелдык.

Әлеге бәйге безнен мэктэп бинасында беренче тапкыр үткәрелә.

Бу бэйгедэ татарча рәхәтләнеп сөйләшә ала торган, сәләтле,

батыр егетләр генә катнашып җиңә алалар.

Конкурста 8 малаебыз катнаша. Аларның хезмәтен гадел жюри бәя итәчәк.

                  Батыр, уңган, горур татар егете

                  Сәхнә түрләренә урын алсын

                  Көч сынашу бәйге булып түгел

                  Бәйрәм булып күңелләрдә калсын.

Бүгенге сәхнәдә менә шул иң кыюлары, иң батырлары hәм телебезне иң яхшы белүчеләре  катнаша да инде. Ә инде алар белән якыннан танышу өчен без аларны хәзер  hәммәсен шушы сәхнәгә чакырабыз!

           Хәзер аларга, елмаеп кул чабыйк.

1. Салахутдинов Раян - 2б сыйныф укучысы

2. Шарифуллин Булат - 2в сыйныф укучысы

3. Гилязов Әмир - 2г  сыйныф укучысы

4.  Усманов  Сәид - 3а сыйныф укучысы

5. Насруллин Аяз - 3и  сыйныф укучысы

6. Фазылов Кәрим - 3г сыйныф укучысы

7. Гайнетдинов Аяз -  4в сыйныф укучысы

8. Фәхрөтдинов Рәсул- 4б сыйныф укучысы

Бу бәйге тэүге тапкыр!

Бу бәйгегә дә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга!

Уңышлы сез, зирэкле сез,

Сыналырсыз җыр, моңда.

Яратабыз, алкышларбыз,

Хәер фәтиха бездән!

-Татар малае бәйгесе җиңү көтә бит сездән егетлэр! Егетләребезне тагын бер кат алкышлыйк әле! Инде аларга уңышлар теләп урыннарына озатыйк!

Укытучы: “Татар егете” бэйгесен ачык дип игълан итәбез.

I бәйге. Шулай итеп беренче конкурс - бәйге  «Үзем турында үзем» дип атала. Монда егетләр үзләренең кем булуы, нәрсә яратулары турында кыскача таныштырып китэргэ тиеш булалар.

- Беренче егетебез  Салахутдинов Раян!  Каршы алабыз!  Рәхмәт, Раян!

- Сүзне  Шарифуллин Булатка  бирик! Рәхмәт, Булат!

- Сүзне чираттагы егетебез  Гилязов Әмиргә  бирик! Булдырдың, Әмир!!!  

- Чират  Усманов Сәидтә. Булдырдың, Сәид!

- Сәхнәгә  Насруллин Аязны  чакырабыз! Булдырдың,  Аяз!!!

- Сәхнәгә  Фазылов Кәримне  чакырабыз!!!Рәхмәт, Кәрим!!!

- Сүзне  Гайнетдинов Аязга  бирик!!! Рәхмәт, Аяз!!! Булдырдың!!!

- Сүзне  Фахрутдинов Рәсулгә  бирик! Булдырдың!!!

Укытучы:  Егетләрне тыңлап үттек, бар да матур итеп сөйли! Булдырдыгыз егетләр!

Укытучы: 

              Догалар да белә ул.

               Түбәтәй дә кия ул.

               Очратсагыз урамда

               Әгәр аның кебекне

               Белеп торыгыз яме –

               Бу бит татар егете.

II бәйге “Зирәклек”

Укытучы: Укучы егетләребез үзләре турында шундый шәп иттереп сөйләделәр, сөйләүләренә караганда аларга нинди сорау бирсәң дә җавап бирерләр төсле!

 Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Сезгә 2шәр сорау бирелә, сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк булачак. Сез әзерме? Башлыйбыз!

Сораулар:

1 укучыга

1. Татар халкында язны каршылау бәйрәме.                    (Нәүрүз)

2. Түгәрәк, башка кияләр. Ул нәрсә?                                (Түбәтәй)

2 укучыга

3.Татар халкында жэй башында нинди бәйрәм үткәрелә?                                                                                  (Сабантуй)

4.”Шүрәле” әкиятенең авторы?                                            (Г. Тукай)

3 укучыга

5. Казан кремеле янында кемгә һәйкәл куелган?              (М. Җәлил)       

6. Татарстанда чыга торган популяр журналларны сана?  (Ялкын, Салават купере, Сөембикә, Татарстан, Идел, Мирас һ.б)

                                                 

4 укучыга

7.“Туган тел” җырының сүзләрен кем язган?                      (Г. Тукай)

8. 30 нчы август көнне кешеләр нигә бәйрәм итәләр?                                                                                (Республика көне)

5 укучыга

9. Татарстан Республикасы гербында нинди җәнлек

     сүрәтләнгән.                                                                            (Барс)  

10. Кайсы шәһәрдә вертолетлар җитештерелә?                    (Казан)

6 укучыга

11. Җиңсез, малайлар да, кызлар да күлмәк өстеннән

       кияләр. Ул нәрсә?                                                             (Камзул).

12. Татарстан республикасының башкаласы?                        (Казан)

7укучыга

13. Татар халкында ураза тоту ае ничек атала?                     (Рамазан)

14. Россиянең башкаласы?                                                        (Мәскәү)

8 укучыга

15. Аны билгә бәйлиләр. Ул нәрсә?                                          (Билбау)

16. Баш - башында чуклар, чигелгән, аның өстенә ипи

яисә чәк – чәк куеп зур кунак каршылыйлар. Ул нәрсә?         (Сөлге)

Булдырдыгыз, малайлар.

Җыр “Сандугач-күгәрчен”

III бәйге  «Сәнгатьтәге  осталыгым»  дип атала.

Укытучы:  

                Безнең мәктәп малайлары

                Килгән бүген бәйгегә.

                Татар егетләре алар,

                 Бирешмәсләр беркемгә.

- Егетләр нәрсәгә сәләтле икән!!!! Башладык!!!

Укытучы:  Рәхмәт, егетләр!

IV бәйге «Бию»

Булдыралар бит егетләр - матур итеп сөйлиләр дә, җырлыйлар да!!!

Ә бии беләләр микән алар?

Әйдәгез аларны биетәбез! Кыскасы нәрсә эшли беләләр барсын да күрсәтсеннәр!!!

Бию көе яңгырый_

Укытучы: Башладык!!!!

V бәйге «Тапкырга табышмак» дип атала 

1. Ике туган бер-берсен күрә алмый. (кузлэр)

2. Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (мискин)

3. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. (туган көн)

4. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шулай да аны һәркем ярата. (бәби)

5. Җир өстендә ак мамык. (болыт)

6. Җирдә яшәүчеләр өчен иң кадерле, ягымлы кеше. (әни)

7. Лампа түгел-яктырта, мич түгел-җылыта. (кояш)

8. Теле юк, үзе аңлата. (китап.)

VI бәйге  «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» - безнең алдагы конкурс шулай дип атала. Безнең уйлавыбызча конкурста катнашучы егетләребез кадак, чүкеч, пычкы  һәм башка эш коралларын ишетеп кенә белмиләрдер. Сэхнэгэ чыгып, агачка туры итеп кадак кертеп курсэтэлэр! Әйдәгез, карап карыйк!  Сәхнәгә  беренче уенчыны  чакырабыз. Рәхим итегез.

VII бәйге            Сыерчыктан хэбэр  килгән:

                         «Сезгә кунак булып

                          Киләм, - дигән,- тиздән.

                          Бик сагындым сезне,

                          Якты йөзегезне,

                          Каршы аласыз шул

                             Бик яратып безне!

Бәйгедә катнашучыларга өй эше бирелгән иде. Сыечык оясы ясап алып килергә! Бу эшне ничегрәк үтәп чыктылар икән? Балалар, эшегез белән таныштыра барасыз һәм жюрига тапшырасыз.

Булдырдыгыз!!!

Укытучы: Уеныбыз тәмамланып килә. Инде аңа нәтиҗә ясыйк.

Сүз жюригә бирелә.

(Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбрикләнә)

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм өйрән татар телен!

Укытучы:  Бәйге тәмам.

 Шундый күңелле булды!  Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!

кл

  1

2

3

4

5

6

7

Йомгак

1

Салахутдинов Раян

2

Шәрифуллин Булат

3

Гилязов Әмир

4

Усманов Сәид

5

Нуруллин Аяз

6

Фазылов Кәрим

7

Гайнетдинов Аяз

8

Фәхрөтдинов Расул

Номинацияләр:

  1.  «Гран-при»
  2. «Сәхнә остасы»
  3. «Иң оста сүзле егет»
  4. «Иң кыю егет»
  5.  «Иң тапкыр егет»
  6.  «Тамашачы мәхәббәтен яулаучы малай»
  7.  «Иң тырыш егет»
  8.  «Иң җитез егет»



Предварительный просмотр:

Тема: “Туган  телне укытуда  hәм тәрбия бирүдә дәрестән   тыш чараларның роле”

2 слайд

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга һәм укучыларыбызга төшендерергә тиешбез: даими рәвештә укып, белемебезне күтәреп торганда гына, заманнан артта калмаска мөмкин.

          Безнең асыл максатыбыз укучыны сөйләмгә алып чыгу, аралашырга өйрәтү, “ватып-җимереп” булса да, үз фикерләрен җиткерә белүләренә ирешү булырга тиеш, минемчә.

Татар теле hәм әдәби уку укытуда иң төп проблема – ул балада тел өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, мотив булдыру. Укучыны ничек сөйләмгә, аралашуга алып чыгарга? Алга таба ул бу белемнәрне кайда кулланачак? Башта үзебезгә шушы сорауларга җавап табарга кирәктер, минемчә.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда иҗади эшләргә  зур урын бирү сорала. Алар шактый ук вакытны алса да, укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади потенциалын үстерүдә аеруча зур роль уйный.

3 слайд

Мәсәлән, дәрес вакытында әкиятләр, хикәяләр шигырьләр язу, табышмаклар уйлап чыгару, кроссвордлар, ребуслар ясау – аларны чишү, текстларны анализлау, үзгәртеп сөйләү, үзеңчә дәвам итү, схемалар, таблицалар ясау шактый ук кызыклы эшләр булып тора. Рәсемнәр, иллюстрацияләр ясауны да балалар яраталар.

Шулай ук дәрестән тыш һәм дәрес исәбеннән үткәрелгән проектлар, чаралар балаларның сөйләм телен үстерүдә, туган телгә карата кызыксыну уятуда зур роль уйный. Шул максаттан мәктәбебездә күп төрле әдәби чаралар, бәйрәмнәр, проектлар, конференцияләр оештырылып бара.

4 слайд

Туган телне устерүдә, саклап калуда, рухи байлык туплауда китап уку иң мөһим чара булып тора. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп китапханәсендә “Туган тел көче һәм матурлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  татар теленә кагылышлы әдәбият, сүзлекләр һ б материаллар күрсәтелгән.  “Китап дөньясына сәяхәт” исемле искиткеч җанлы әңәмә оештырылды. Китап бит сүз тәме, матурлык тәме, акыл нәсыйхәт. Укучыларның да шуны аңлап кабул итүе һәм китапка тартылуы - безнең өчен иң зур куаныч.

         5 слайд

Шулай ук мәктәбебездә һәр сыйныф укучылары белән музейга сәяхәт оештырылып барыла. Әлеге сәяхәт барышында балалар татар халкының тарихы белән, төрле экспонатлар белән танышалар. Әлеге сәяхәт укучыларга татар халкының тарихын,  гореф-гадәтләрен, традицияләрен исләренә төшерә, аларны күңелләренә сеңдерә.

6 слайд

Күп төрле мастер класслар, викториналар да үткәрелеп тора.  “Татар халкының милли бизәкләре” дигән иҗади мастер-классы  үткәрелде. Укучылар татар орнаментының төрләре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Татар орнаменты белән кәгазь тәлинкәләрне бизәделәр.

 7 слайд

“Без төрле, әмма без бергә” мастер-классында балалар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар һәм үз милләтеңне генә түгел, башка кешеләрне дә хөрмәт итәргә кирәклеген аңладылар. Эшнең нәтиҗәсе итеп алар төсле салфеткалардан Татарстан һәм Россия флагларын җыйдылар.

8 слайд

“Бөек тел яки туган телем – ышанычлы калкан” исемле викторина булып узды. Бу чара вакытында укучылар үзләренең тел өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр һәм телгә сак караш тәрбияләү - бу чараның девизына әйләнде.

9 слайд

“Син безнең дустыбыз, Туган тел!” дигән чара үткәрелде. Эш барышында балалар татар халык иҗаты, татар халкының милли үзенчәлекләре белән таныштылар, аларның төрле формалары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Чара ахырында “Татар халкыбызның милли киемнәре” дигән мастер-класста катнаштылар.

Әлеге мастер класслар балаларның сөйләм телен үстерү белән бергә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, татар халкының милли үзенчәлекләрен тоярга, аерырга өйрәтә.

10 слайд

Мәктәбебездә татар сыйныфлары да бар. Әлеге сыйныфларда уку-укыту, тәрбия бирү моментлары, гомумән, үзара аралашу да мөмкин кадәр туган телдә алып барыла. Бу сыйныфларда татарча яңа ел бәйрәме һәм әлифба бәйрәмнәре дә татар телендә үткәрелеп бара. Мондый сыйныфларыбыз татар мөһитен сакларга ярдәм итә.

11,12,13 слайд

Укучылар туган тел дәресләреннән тыш, татар телендә сөйләшми диярлек, чөнки мохтаҗлык юк. Шуңа күрә укучыларга дәрестән тыш та туган телдә аралашу, туган телдә нидер исбатлау, үз-үзен күрсәтү мөмкинлекләре тудырырга кирәк. Шул нисбәтле дә, мәктәбебездә төрле милли бәйгеләр оештырыла: “Нинди матур татар улы! Күз тимәсен үзенә!”, “Татар кызы – 2021”, “Озын толым – 2021”. Әлеге бәйгеләрдә укучылар  барлык сынауларны үтеп, үзләренең талантларын, зирәклекләрен күрсәттеләр, саф татар телебездә чыгыш ясадылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Балаларның милли киемнәрдән булуы конкурска ямь өстәде. Мондый бәйгеләрдән соң, катнашып, җиңеп чыккан балаларның күңелләре канатлана, туган телне яхшы белү белән бәйле горурлыклары уяна. Башка күзәтеп утырган укучыларда да соклану, көнләшү хисләре туа һәм алар да туган телне өйрәнүгә ныграк тартыла башлый.

14,15 слайд

Укучыларга туган телне өйрәтүдән тыш, милли тәрбия бирүне һичбервакыт истән чыгарырга ярамый. Халык гореф-гадәтләрен, традицияләрен белмичә туган телне өйрәнеп тә, яратып та булмый. Шуңа күрә, мәктәбебездә ел саен татар милли бәйрәмнәре дә үткәрелеп бара. Быел да “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Укучылар үзләренең талантларын күрсәттеләр, татар телендә җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, “Кашык белән йомырка ташу, “Чиләк белән су ташу”, “Түбәтәй” кебек татар халык уеннарын уйнадылар. Укучылар үз чыгышлары аша татар бәйрәмнәрен белү һәм истә тотуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм иң мөһиме – гореф-гадәтләрне, туган як мәдәниятен сакларга кирәклеген искәрттеләр.

16,17 слайд

Күренекле язучыларны, шагырьләрне белмичә дә туган телне яратып булмый. Әлбәттә, дәресләрдә күренекле язучылар, аларның тормышы, әсәрләре өйрәнелә. Ләкин дәрестән тыш чаралар булмаса, әлеге белемнәребез нигезле булыр идеме икән? Шуңа күрә, күренекле әдипләребезне һәрчак искә алып, аларга багышлап төрле чаралар үткәреп торабыз, туган көннәрен билгеләп үткәндә, әдәби кичәләрне, шигырь уку кичәләрен кызыклы һәм үтемле итеп оештырырга тырышабыз.

 Мәсәлән, 15 февральдә Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан шагыйрьнең әсәрләренә балалар иллюстрацияләреннән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук шагыйрьгә багышлап шигырь конкурсы да булып узды. Әлеге конкурста балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.

18 слайд

19 март көнне бөек татар язучысы Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган “Шигырьле чәй” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар туган ил, әниләр турында шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, туган тел белән бәйле табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм гадәти булмаган рухлану һәм иҗади дәрт белән узды. Хәзер исә алда  безне Тукай айлыгы, туган тел атналыгы көтә

19,20 слайд

Быелгы иң зур тәрбия бирү чарасы итеп 19 февральдә мәктәбебездә узган “Иң зур мирас бер генә: газиз туган тел генә” дип исемләнгән республикакүләм ата-аналар конференциясен санар идем. Әлеге чарада Биектау районыннан 6 гаилә катнашты, алар гаиләдә туган телне саклау серләре, гореф-гадәтләр, милли тәрбия сакланышы белән таныштырды. Әлеге конференциядә туган телне укыту аспектлары да, гаилә һәм мәктәп бердәмлеге нигезләре дә ассызыкланды, гаиләдә төрле тәрбияви ситуацияләр анализланды, мастер-класслар күрсәтелде. Монда инде туган телне саклап калу һәм үстерү юллары нәкъ менә ата-аналар белән бергә анализланды. Мондый конференцияләр киләчәктә дә бик кирәк, чөнки, мәктәптә нинди генә методлар кулланылса да, тәрбия башы – һәрвакыт гаиләдә кала бит.

Үткәрелгән кичәләр, чаралар укучыларны рухи яктан гына баетып калмый, татар халкының гореф-гадәтләре, алардагы иң күркәм сыйфатлар белән таныштыра, милли хисләр культурасы тәрбияләүдә дә булышлык итә. Һәрбер үткәрелгән кичәләр укучыларның сөйләм дәрәҗәсен үстеругә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә дип уйлыйбыз.

Инде чыгышыма нәтиҗә ясыйм. Туган телне без дәрес барышында гына да укытып чыга алабыз кебек, һәм бу чыннан да шулай. Ләкин бу очракта балалар хәреф танып, элементар бер-ике сорауга җавап бирерлек хәлгә килсә дә, бу нәтиҗә булыр иде. Ләкин балада туган телне ярату, аны белергә омтылу, дәрестән тыш та куллану теләге булмаячак. Ә менә дәрестән тыш чараларны еш оештыру нәтиҗәсендә: укучыда үзлектән белем алуга омтылыш арта, креативлык, шәхеснең үзбәясе үсә, уку процессында таләп ителмәгән шәхси сыйфатлар ачыклана һәм үсә (иҗади эшкә осталык, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләт), яңа күнекмәләр булдырыла.

           

     Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Әмма менә шул орлыкларны ничек итеп, нинди ысуллар кулланып чәчәсең, ничек итеп тәрбияләп үстерәсең аның уңышы шуңа бәйле. Минем иң зур теләгебез: әнә шул белем орлыклары, киләчэк тормышыбызда өметле, матур чәчкәгә әйләнсә иде.



Предварительный просмотр:

“ТР Биектау муниципаль районының Г. Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: “Галимҗан Баруди – педагог һәм рефарматор, фәлсәфәче,

дин белгече”

Үткәрде: Кәримуллина М.Г.

2021 ел

Тема: “Галимҗан Баруди – педагог һәм рефарматор, фәлсәфәче, дин белгече”

I - презетация

1857 нче елда Казан губернасына караган Казан өязе, Кавал волосте Кече Кавал авылында туган. Купец гаиләсеннән. Казан һәм Бохара мәдрәсәләрендә белем алган.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзеткән. Беренче мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә зур күләмдә шәкертләр укытып чыгара. Кайбер елларны шәкертләре 1000нән дә арта. 1918 елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 елда элеккеге бинага күчерелә. Хәзерге вакытта Казанда, Г.Тукай урамында урнашкан.

Г. Баруди - мөселман мәктәпләрендәге яңалык өчен чыгыш ясаган кеше. 1907 нче елда хөкүмәткә каршы эшчәнлек өчен кулга алына.

1908 нче елны 2 елга Вологод губерниясенә сөргенгә сөрелә. Аннан соң Берлин, Мәккә, Каһирә, Истанбул һәм башка шәһәрләрдә яши һәм эшчәнлеген алып бара.

Казанның бер мәчетенә имам итеп сайлана.

1917 нче елны аны мөфти итеп сайлыйлар. 1921 нче елда Мәскәүдә вафат була.  

II - фильм

Тема:  Галимджан Баруди – российский татарский ученый богослов, религиозный и общественный деятель, педагог.

I часть - презетация

Галимджан Баруди (1857-1921) – российский татарский ученый богослов, религиозный и общественный деятель, педагог.

Галимджан с юных лет проявлял повышенный интерес и большую способность к учёбе. В 1862 году его отдают в медресе «Касимия», где он проходит ступени начальных, средних и старших классов и одновременно занимается преподавательской деятельностью в старших классах. Уже в юношеском возрасте он начал задумываться над смыслом человеческой жизни, о роли общества, о роли человека в обществе.

Учась в медресе, он занимался самостоятельно, много читал и любил размышлять над прочитанным. Его биограф Юсуф Акчура отмечал, что вся жизнь Баруди состояла из двух принципов: учиться и учить.

1-2 мая 1917 года на Всероссийском съезде мусульман в Москве большинством голосов Динии был избран муфтием. Баруди умер в Москве в 1921 году, в последние месяцы жизни активно участвуя в работе комитета по помощи голодающим Волго-Уральского района.

Му́фтий — высшее духовное лицо у мусульман. Наделён правом выносить решения по религиозно-юридическим вопросам, давать разъяснения по применению шариата. Его решение (фетва)...

II часть - фильм



Предварительный просмотр:

Үткәрде: татар теле укытучысы Илалова Тәнзилә Мансур кызы

21.02.2018

Иң татлы тел-туган тел (халыкара туган тел көненә багышлана)

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап

тора.    Сәхнә түренә “Иң татлы тел-туган тел”  дип язылган.   Залда   “ Теле барның- иле

бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”плакатлары эленгән.

 Г.Тукайның”Туган тел” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрә.

2 нче слайд.         “Иң татлы тел-туган тел” .

Сәхнәгә кичәне алып баручылар  Әдилә белән Азамат чыга.

Әдилә :        Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!

Азамат:         Исәнмесез, дуслар!  Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!

Әдилә:         Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, Азамат?

Азамат:        Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Әдилә:        Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда   1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

Азамат:        Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.

Әдилә:                Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Азамат:        Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, туган телебез.

(Сәхнәгә башлангыч cыйныф укучылары чыга)

1 укучы:   И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...

Әгәр син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне-

Халык исән калган син барга.

Бу дөньяга  күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.

2 укучы:  Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                     Кем аркылы ,ничек белдем мин?

                     Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                     Туган телем - бәгърем,син ул,син!

  3 укучы: Рәхмәт сиңа,рәхмәт,укытучым,

                     Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

                     Син аңлаттың миңа,туган телем,

                     Син өйрәттең миңа һәммәсен.

  4 укучы:  Туган тел ул  ничә гасыр

                     Бездән элек туган тел.

                   Безгә кирәк булачагын

                    Алдан белеп туган тел.

   5 укучы: Туган тел ул тумышыннан

                   Безгә кирәк булган тел.

                    Ызгыш-низаг өчен түгел,

                   Иҗат өчен туган тел.

   6 укучы: Туган тел ул бездән соң да (көй яңгырый башлый)

                   Яшәр өчен туган тел.

                   Бүгенгедән киләчәккә

                   Дәшәр өчен туган тел

“Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый. Амелия җырлый

Әдилә:        Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Безнең мәктәптә җиде_ төрле   милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар.  Һәрберсенең әнисе сөйгән чакта үз телендә такмаклап сөя, үз телендә җырлый, әкиятләр  сөйли. Ата – ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел.

Азамат:        Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр  туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген без аларның  үз телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңларбыз.

Әдилә:         Ә хәзер сәхнәгә рус милләтеннән булган җырчы сандугачыбыз Колпокова Валерия белән чакырабыз.Алар безгә үзләренең туган телләрендә   җыр башкара.

 Катя:        Татарча да яхшы бел,

                     Русча да яхшы бел.

                     Икесе дә безнең өчен

                     Иң кирәкле затлы тел. (Җыр “Небеса”)

Азмагулова:        Үз телемдә шигырь укыйм.

                    Үз телемдә сөйли алам.

                   Туган җирем ,Татарстан,

                  Мин дә синең газиз балаң. 

-Мин - башкорт кызы. Хәзер сезгә үз ана телемдә шигырь сөйлим.( шигырь сөйли).

-Тагын  без сезгә башкорт биюен бүләк итәбез. (башкорт биюе).

Азамат:        Әйткәнебезчә, мәктәбебездә төрле милләт балалары белем ала. Сезнең хозурыгызга шуларның тагын берсен тәкъдим итәбез. Каршы алыгыз: таджик кызы Регина.          

Алина Ахтямова :   Әни кебек газиз күреп,

                 “Туган тел” дип җан атып.

                   Яшик әле дөньясында

                   Туган телне яратып.

                   И минем җандай кадерле,

                   И җылы, тере телем.

                   Кайгылар теле түгел син,

                   Шатлыклар теле бүген.

                   Тик синең ярдәмең белән,

                   Тик синең сүзләр белән.

                   Уйларын йөрәккәемнең

                   Дөньяга әйтә беләм . ( Җыр.  “Әниемә”)

Әдилә:        Тыпырдатып матур итеп,

                    Без татарча биибез.

                   Башкортча да, французча да,

                    Инглизчә дә, төрекчә дә,

                   Гарәпчә дә сөйлибез.

(Сәхнәгә  соңгы мода белән киенгән ике кыз чыга). 

Камилә:        Сез стих матур сөйләр.

                 Можномы сезнең янда остаться?

Асилә: Мы тоже сезгә стих сөйләрбез.    

Азамат:        Ата-анаң татар иде юкса,

                   Бүтән икән синең милләтең.

                   Тумыштан бит гарип түгел идең –

                    Кем ташлады болай имгәтеп?

Әдилә:        Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,

                   Яздырдылар нигә телеңнән?

                   Хәлләреңне беләсеңме үзең,    

 Канәгатьме шушы көнеңнән?

  (Кызлар чиратлашып Вил Казыйхановның “И родной тел” шигырен укыйлар).    

                               И родной тел, и красивый,

                                Мамам, папамның теле.

                                Мог я узнать күп нәрсәне

                                Син родной тел аркылы.

                                Бу языкта коляскада

                                Мамам сказка көйләгән.

                                А затем төннәр буена

                                Бабуля рассказ сөйләгән.

                                А потом ни сәбәптәндер,

                                Өйрәткәннәр рус язык.

                                Якобы тик шушы телдә

                                Алам духовный азык.

                                Почему же нас  детсадта

                                Сиңа өйрәтмәделәр?

                                В школе, когда обучали,

                                Синдә сөйләтмәделәр.

 

                                Говорят, син Мамай теле,

                                Кирәк түгелсең нигде.

                                Без тебя и хлеблар үсә,

                                Нефть табыла везде.

                                Вузга поступать иткәндә

                                Говорят син кирәкми.

                                Дальше-больше жить иткәндә

                                Нужен ли ты, вряд ли.

                                И родной тел, и матур тел,

                                Папам, мамамның теле.

                                Только я их обвиняю

                                Өйрәтмәгәнгә сине.

                       

                                И родной тел, аңлаталар,

                                Можно жить и быть синсез.

                                Мама, папа и бабуля

                                Оставили меня телсез.

  Азамат:        Кем син хәзер, кайсы милләтнеке? –

                      Әмма татар түгел инде син!

                   Үзеңә бер яңа кавем ...

                    Берүк үрчи генә күрмәсен!

Гелназ:

                                И  укучым! Бер хаҗәтсез кайчак

                                телне шундый бозып сөйлисең!

                                Ил колагын хурлап, халкыңның

                                рухын рәнҗетмәмен димисең!

                                Мескенләнмә, бакый гомер килгән

                                тел байлыгын итмә кадерсез.

                                Бер уйласаң, илаһи бит, изге –

                                кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

                                Иренмә син туган телнең

                                асыл байлыкларын ачарга.

                                Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

                                хәзинәңне әзер басарга!

                                Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

                                туган телең үги калмаса.

                                Җаның салып әйткән сүзен

                                синең аша балаң аңласа.

     

                                Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

                                Нинди шатлык картлык көнеңдә -

                                оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

                                матур итеп туган телеңдә!

(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер шигырь”)

(Укучылар чыгышы)

      1 укучы:          Мин татармын...уйлыйсыздыр:

                                Исем алыштыру бик җайлы.

                                Тик мин әле, Болгарымнан башка,

                                Арча бүләк иткән Тукайлы. (Г.Тукай портретына күрсәтә).

  2 укучы:   Мин татармын ... безне бүлгәләргә

                                Үз дигәнчә һәр чор маташты.

                                Тик мин әле, Болгарымнан башка,

                          Тамбов бүләк иткән Такташлы. .(Һ.Такташ портретына күрсәтә).

             3 укучы:   Мин татармын ... Бернинди көч миннән

                                Йолкып ала алмас бу уйны.

                                Мин бит әле, Болгарымнан башка,

                          Пенза бүләк иткән Кутуйлы. .(Г.Кутуй портретына күрсәтә).

            4 укучы:   Мин татармын ... Әйе, миңа җиңел түгел,

                                Бары үзем беләм хәлемне.

                                Тик мин әле Болгарымнан башка

                                Ырынбур биргән  Җәлилле. .(М.Җәлил портретына күрсәтә).

               5 укучы: Һәммәсен бер кул селтәү белән

                                Җиңел генә азат булсаммы?

                                Мин бит әле, тимер “Урал” койган

                          Себер сыендырган Туфанлы. .(Х.Туфан портретына күрсәтә).

(Музыка астында сәхнәгә шарлар күтәргән балалар чыгып тезелә)

                       

Әдилә:        Алтын җыйма, йортлар куйма,

                         Мираска дип балаңа.

                          Иң кадерле мирас итеп,

                          Туган телең бир аңа.

          Азамат:        Онытмагыз, бу дөньяда

                         Иң зур бүләк бер генә -

                          Көмеш чыңлы, талгын моңлы

                          Газиз туган тел генә.

. 

(Хор белән “Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла. Кушымтасын төрле телләрдә

җырлыйлар,җыр ахырында шарлар очыралар).



Предварительный просмотр:

ДОКЛАД

Темасы:  “ТАТАР ТЕЛЕ  ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТӘНКЫЙДИ ФИКЕРЛӘҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ”

  Слайд 1    Бүгенге чыгышны  “Кешегә балык бир, ул бер көн тук була, син аны балык тотарга өйрәт, ул көн дә тук була” дигән мәкаль белән башлыйсы килә. Без укучыларга белем бирәбез. Бүгенге көн мәгарифе безнең алдыбызда дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкуретлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды.

  Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле.

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Докладыбызның темасы  Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану, шуңа күрә сүзебез дә шул турында булачак.

Слайд 2  Без үзебезнең дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен еш кулланабыз. Нәрсә соң ул тәнкыйт? Ә нәрсә ул фикерләү?  Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:  Тәнкыйт ул- кешенең берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү, фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясе үз позицияңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшедне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп. логик фикер йөртә белү сәләте.

Слайд 3   Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора :

  1.  ЭТАП -       Чакыру (кызыксыну уяту, мотивация)
  2. ЭТАП – Аңлау, белү (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа     материалны үзләштерү
  3. ЭТАП _ Рефлексия

Слайд 4 Дәреснең беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, фаразлар агачы, дөрес һәм ялгыш фикерләр һ.б. кулланыла.

         Икенче этапта ми һөҗүме, инсерт, фишбоун, туктап уку, катлаулы һәм гади

сораулар, Блум ромашкасы, плюс – минус , беләм – белергә телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б. алымнар отышлы.

      Өченче этапта исә эссе, синквейн, рафт, борт журналы, фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла.

        Хәзер без  шуларның кайберләренә генә тукталып  китәрбез.

        Слайд 5    Кластер төзү алымы – булган белемнәрне системага салудан гыйбарәт.  Кластер сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Кластер –ул материалны график ысул ярдәмендә оештыру, теге яки бу теманы өйрәнгәндә уйлау процессын ачык итеп күрсәтү. Кластер ул бер сызыктан гына бармый торган фикерләү формасы. Кайчак бу ысулны “ачык ми һөҗүме”  дип тә атыйлар. Кластер бер сүзне, теманы, төшенчәне ачыклаучы сүз, сүзтезмә ул. Кластерлар белән эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

1.Уйга килгән һәр сүзне язудан курыкмаска. Иҗади хыялга һәм интуициягә ирек бирергә;

2.Вакыт үткәнче яки идеялар беткәнче эшләргә;

3.Күпме күбрәк бәйләнешләр төзисең, шулкадәрле яхшырак.Алдан уйланылган план буенча гына эшләмәскә.

        Кластерлар системасы зур күләмле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Ахырдан килеп чыккан кластерны тикшергәндә, “идеялар аланыннан” төп фикер үсешенең юнәлешен ачыкларга була.

        Слайд 7   “Инсерт” алымы (текстны тамгалау)

“  “ – мәгълүмат таныш

“+” – яңа мәгълүмат

“-“ – фикерем туры килми

“?” – белергә телим.

        

        Слайд 8 Синквейн - француз сүзе, “биш илһам”,”биш уңыш” дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби иҗат. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейн язу тәртибе:

1нче юл 1 сүздән тора. Теманы ачыклаучы сүз,исем (Кем? Нәрсә?)

2нче юл 2 сүздән тора. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат (Нинди?)

3нче юл 3 сүздән тора. Темага хас булган 3 фигыль (Нишли?)

4нче юл 4 сүздән тора. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкаль, цитата)

5нче юл – 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация)

Слайд 9   Алты эшләпә” алымы

Бу кызыклы һәм иҗади алым ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтеп була: конкрет, позитив, тәнкыйди, эмоциональ, иҗади һәм фәлсәфи фикерләү. Аны дәреснең өченче этабында куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларга төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәләргә ия.

1. Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшләргә тиеш.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Ни өчен шулай уйлаулары турында да әйтергә онытмыйлар.

3. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем киресен, ягъни вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында гына сөйли. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирә.

4. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә төркеменә хисләр турында сөйләү кирәк. Алардан эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Слайд 10  “Блум ромашкасы” алымы

  Ромашканың алты таҗы була. Уртага тема языла. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә

Сорау –төпченү – «мин ничек аңладым?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»

Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)

Сорау –чагыштыру  укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар

Иҗади сорау (прогноз)  «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

 Мәсәлән.  Сыйфат темасына шундый ромашка төзергә мөмкин:

 1- сору.   Сыйфат нәрсәне белдерә?

 2-сорау . Предметның нинди билгеләре була?

 3-сорау.  “Көн җылы” җөмләсендә, сыйфат ни өчен аергыч түгел?

  4-сорау.  Сыйфатларсыз без аралаша алабызмы?

 5-сору.  Синеңчә, сыйфат дәрәҗәләрен белергә кирәкме?

 6-сорау.  Афишаларда дөрес язылмаган сыйфатларны күргәнең бармы?

   

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята. Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш.

         

     



Предварительный просмотр:

“Озын толым” бәйгесе

Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар! Кышкы салкыннар инде артта калып, язгы кояшның җылы нурлары безнең тәрәзәләребезгә матур елмаеп караган бер көнендә без сезнең белән бәйрәмгә җыелдык. Сезне язның иң беренче бәйрәме -  халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә мактаулы эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Хөрмәтле тамашачылар! Без бүген “Озын толым” конкурсына җыелдык.

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре белән, тыйнак, уңган,  озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Нинди генә шигырьләр, җырлар чыгармаганнар озын толымлы кызлар турында. Менә берсе:

Ераклардан күренеп тора

Сыгылма басмалары.

Кызлар чәчен үреп салса

Җилферди тасмалары.

Ал кадыйм түшләреңә,

Гөл кадыйм түшләреңә.

Озын толымнарың үреп

Керәсең төшләремә.

Ә татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә... Гөлчәчәк... Үги кыз... Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре...Чыннан да чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгәнме? Бөтеркәле химия ясалганмы? Милеровка ясалганмы? Иңнәренә төшкән “каре” прическасымы? Юк ла. Аларның чәче озын, толым –толым. Кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге чәченә карап беленә, ди халык.

Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең мәктәптә дә бик күп икән. Бүген шуларның берничәсе безнең бәйгедә дә катнаша. Ә хәзер әйдәгез кызларны сәхнәгә чакырыйк. (әкрен генә Салават Фәтхетдиновның “Озын толымлы кызга” җыры яңгырый)

  • 1 номер астында 8нче а сыйныфы укучысы Хашимова Зәринә
  • 2 номер астында 8нче б сыйныфы укучысы Усманова Асилә
  • 3 номер астында 9нчы а сыйныфы укучысы Усманова Әдилә
  • 4 номер астында 9нчы а сыйныфы укучысы   Бохарова   Эльвина
  • 5 номер астында 10нчы сыйныф укучысы  Габдулхаева  Зилә
  • 6 номер астында 10нчы сыйныф укучысы  Фәйзерахманова Лилия

(кызлар бер-бер артлы сәхнәгә күтәреләләр)

Бәйге барышында кызларның чәчләренә, җитезлегенә, уңганлыгына, тапкырлыгына, шаянлыгына игътибар ителәчәк. Тиешле нәтиҗә чыгарып бару өчен, безгә жюри кирәк булачак. Жюри әгъзалары итеп

- Мәктәпнең  милли эшләр буенча директор урынбасары Гаязова Нурдидә Мәсхүт кызын

- Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызын

-Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илалова Тәнзилә Мансур кызын чакырабыз. Аларны үз урыннарын алуны сорыйбыз.

( Жюри әгъзалары үз урыннарына утыралар)

Бәйгебезне башлап җибәрәбез.

Беренче сынау “Үзем турында үзем” дип атала.

Исемең ничек, чибәр кыз,

Яле, танышыйк әле. (Визитка. Бәйгедә катнашучы кызлар үзләре белән таныштырып китәләр)

  • Сәхнәгә 1нче номер таккан кызыбызны  - Зәринәне чакырабыз.
  • Рәхмәт, Зәринә. 2нче номерлы кызыбыз Асилә сәхнәгә күтәрелә.
  • Асиләгә бик зур рәхмәт. Ә хәзер сәхнә түренә Эльвинаны чакырабыз.
  • Әфәрин, Эльвина. Сәхнәгә 4нче номер астында катнашуыбызны-  Әдиләне чакырабыз.
  • Булдырдың, Әдилә. Инде сәхнә түрләренә Зиләне чакырабыз.
  • Бик зур рәхмәт, Зилә. Һәм дә сәхнәгә 6нчы номерлы катнашучыбызның чыгар вакыты да җитте. Лилия, сине чакырабыз.
  • Әфәрин, Лилия. Кызларыбыз бик матур гына үзләре белән таныштырып киттеләр. Жюри әгъзалары кызларга үзләренең бәяләрен бирә торалар, ә без сезнең белән икенче конкурска күчәбез.

Икенче сынау. Кызларга өй эше итеп татар халкының бер милли ризыгын  әзерләп килергә кушылган иде. Әйдәгез,  сүзне кызларга бирик. Кызлар, сез хәзер һәрберегез үзегез пешереп килгән ризыгыгыз турында сөйлисез һәм аннан соң ризыгыгызны жюри әгъзалары алдына куясыз.

  • Иң беренче сүзне Зәринәгә бирәбез. (Һәрберсе ризыгы турында сөйли).

Күренеп тора, кызлар бик тырышканнар. Ай –яй!!! Бигрәк уңганнар икән безнең кызлар. Шундый уңган кызларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен дә тикшереп карыйк әле.

Өченче сынаау. “Интеллектуальләр” конкурсы. Сез үзегезнең республикагыз, аның халкы турында беләсезме?  Хәзер мин һәрберегезгә сораулар бирәм, ә сез шуларга тиз арада җавап бирергә тиеш буласыз.

Өченче конкурс сорулары.

1.Татарстанның иң зур елгасы. (Идел)

2. Татарстан флагының төсләре. (Яшел, ак, кызыл)

3. Татарстан башкаласы (Казан)

4. Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар (Чистай )

5. Татарстан Республикасының беренче президенты (Шәймиев)

6. Казан Кремленең 7 катлы манарасы ничек атала? (Сөембикә)

7. Казанда җәяүлеләр урамының исеме? (Бауман)

8. Язны каршылау бәйрәме (Нәүрүз)

9. Татар халкының бал кушып ясый торган татлы ризыгы (Чәкчәк)

10. Татар хатын –кызларының милли баш киеме (Калфак)

11. Татарстан Республикасының гербында нинди җанвар сурәтләнгән? Ак барс)

12. Милли аяк киеме (Читек)

Ә хәзер сез сүзнең тәржемәсен татарча әйтергә тиеш буласыз.

  • Писатель (язучы)
  •  город ( шәһәр)
  • овощ (яшелчә)
  • певица (җырчы)
  • птица (кош)
  • праздник (бәйрәм)

Булдырдыгыз, кызлар! Сез уңган-булганнар гына түгел, сез бик зирәкләр дә икән.

Дүртенче сынау. “Минем шөгылем”, ягъни хобби.

Безнең татар кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар. Бәйләү, чигү эшләрен бик яратып башкарганнар. Бүгенге кызларның нинди һөнәрләре бар икән? Әйдәгез карап китик.

(Бәйгедә катнашучы кызлар үзләренең шөгыльләрен күрсәтәләр)

Кызларыбыз бу өлкәдә дә  сынатмадылар. Бик сәләтле дә икән бит безнең кызларыбыз!!!

Бишенче сынау. Менә карап- карап торам да кызларыбызның чәчләре матур итеп итеп таралган, җыелган. Ә алар башка кызларга матур килешле прическалар ясый беләләрме икән?

“Визажист”лар конкурсын игълан итәбез. Хәзер кызлар үзләренең иптәш кызларына тиз арада причёска ясарга һәм аңа исем бирергә тиеш булалар. Әйдәгез, кызлар,үз урыннарыгызны алыгыз. (кызлар эшләгән арада “Эх, сез, матур кызлар” җыры яңгырый).

Чәч темасын дәвам итәбез. Мин кызлардан интервью алам.

- Шундый озын чәчне үстерүгә ничек ирештең?

- Озын толымлы булу өчен чәчләрне ничек тәрбияләргә кирәк?

- Син ни өчен озын чәч үстерергә булдың?

- Син чәчеңне ничек тәрбиялисең?

- Чәч үстерүдә халык медицинасы рецептлары белән кулланасыңмы?

- Синең чәчеңне кистергәнең булдымы?

- Чәчеңне тәртипкә китерү өчен күпме вакыт сарыф итәсең?

- Үзеңне кыска чәчле итеп күз алдына китерәсеңме?

Әйе, озын толым ул хатын –кызның күрке. Һәм менә бездә шундый толым үстерә алган кызларыбызга сокланып карыйбыз.

Алтынчы конкурс. “Хуҗабикәләр”. Кызларыбызны төрле яктан тикшереп карадык. Алар матур итеп җырлый – бии дә беләләр, тәмле ризыклар да пешерәләр, бик зирәкләр дә. Ә менә тегү – чигү яклары ничек икән? Шуны да тикшереп карыйк әле. (Кызлар сәдәф тагалар, эшләрен жюрига тапшыралар)

Шуның белән сынауларыбыз тәмам. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада  без тамашачылар белән дә уйнап алыйк әле.

Сүзне жюрига бирәбез. (Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр бирелә)

   

III. Викторина.

1. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

2. Дөньяда ничә тел бар? (5 мең чамасы)

3. “Фигыль” термины каян килеп чыккан? (“Фәгалә” - гарәпчә эш-хәрәкәт дигән сүз)

4. Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре дип санала?

5. Ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган фән? (Ономастика)

6. Сүзлекләр турындагы фән? (Лексикография)

7. Чит телдән кергән сүзләр? (Алынмалар)

IV. Кызыклы грамматика

  1. Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан)
  2. Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)
  3. Кайсы сүзне уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бертөрле укыла? (кабак, кадак, калак)
  4. Бер сүздә 100 ә буламы? (йөзә)
  5. Көн белән төн нигә бетә? (Н)
  6. Бер авазлы нинди сүзләр беләсез? (и, у)
  7. Бер хәрефле нинди сүз беләсез? (ю)
  8. Алма дисәң дә алалар,

нәрсә соң ул, балалар? (алма)

  1. С” белән түктерәм мин күз яшен,

Т” белән булам синең кардәшең. (суган, туган)

  1. У” хәрефе белән мин сан булам, “О” хәрефе белән исемгә әйләнәм (ун,он)
  2. К” белән - яшелчә, “т” белән – савыт-саба, “ч” белән - балык, “с” белән үсемлекнең бер өлеше. (кабак, табак, чабак, сабак)



Предварительный просмотр:

ДОКЛАД

Темасы:  “ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ”

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең  барлык өлкәләренә дә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле.

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Докладыбызның темасы  Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану, шуңа күрә сүзебез дә шул турында булачак.

САЙТ 2    “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ”,- ди В.А. Сухомлинский.

Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла.

 САЙТ 3.

 Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында уеннарның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең барлык этапларында да уен технологиясенең роле һәм әһәмияте зур булуы бәхәссез. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллективизм рухы тәрбияли.

САЙТ 4   Уеннарны берничә төргә бүлеп  йөртәләр:

  • дидактик уеннар (укучыларның белем – күнекмәләрен формалаштыра һәм камилләштерә, танып – белү эшчәнлеген киңәйтә),
  • тәрбияви уеннар,
  • иҗади уеннар,
  •  коммуникатив уеннар.

              САЙТ 5  Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә:

-предметлы уеннар,

 -сюжетлы,

-рольле,

-эшлекле һ.б.

    Формалары ягыннан:

-телдән,

-язма,

-өстәл һәм хәрәкәтле уеннар була.

Уен – гаҗәеп киң төшенчә. Ул – мәҗбүрилектән котылу юлы, иҗат эшенең беренче адымы. Дәрестә уйналган һәр уенның үз вакыты һәм үз максаты була.  Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш. Уеннарны дәреснең һәр этабында да кулланып була. Тәнкыйди фикер йөртү технологиясе нигезендә оештырылган дәресләрнең дә мөһим өлеше булып  уен технологиясе тора. Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну  уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия. Һәр этапның  үз алымнары, үзенең отышлы  уеннары бар.

САЙТ 6 Дәреснең беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, фаразлар агачы, дөрес һәм ялгыш фикерләр һ.б. кулланыла.

         Икенче этапта ми һөҗүме, инсерт, фишбоун, туктап уку, саллы һәм гади

сораулар, Блум ромашкасы, плюс – минус кызыклы, беләм – белергә телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б. алымнар отышлы.

      Өченче этапта исә эссе, синквейн, рафт, борт журналы, фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла.

        Хәзер без  шуларның кайберләренә генә тукталып  китәрбез.

        САЙТ 7, 8    Кластер төзү алымы – булган белемнәрне системага салудан гыйбарәт.  Кластер сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Кластер –ул материалны график ысул ярдәмендә оештыру, теге яки бу теманы өйрәнгәндә уйлау процессын ачык итеп күрсәтү. Кластер ул бер сызыктан гына бармый торган фикерләү формасы. Кайчак бу ысулны “ачык ми һөҗүме”  дип тә атыйлар. Кластер бер сүзне, теманы, төшенчәне ачыклаучы сүз, сүзтезмә ул. Кластерлар белән эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

1.Уйга килгән һәр сүзне язудан курыкмаска. Иҗади хыялга һәм интуициягә ирек бирергә;

2.Вакыт үткәнче яки идеялар беткәнче эшләргә;

3.Күпме күбрәк бәйләнешләр төзисең, шулкадәрле яхшырак.Алдан уйланылган план буенча гына эшләмәскә.

        Кластерлар системасы зур күләмле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Ахырдан килеп чыккан кластерны тикшергәндә, “идеялар аланыннан” төп фикер үсешенең юнәлешен ачыкларга була.

        САЙТ 9   “Инсерт” алымы (тестны тамгалау)

“  “ – мәгълүмат таныш

“+” – яңа мәгълүмат

“-“ – фикерем туры килми

“?” – белергә телим.

        

        САЙТ 10  Синквейн - француз сүзе, “биш илһам”,”биш уңыш” дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби иҗат. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейн язу тәртибе:

1нче юл 1 сүздән тора. Теманы ачыклаучы сүз,исем (Кем? Нәрсә?)

2нче юл 2 сүздән тора. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат (Нинди?)

3нче юл 3 сүздән тора. Темага хас булган 3 фигыль (Нишли?)

4нче юл 4 сүздән тора. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкаль, цитата)

5нче юл – 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация)

САЙТ 11   Алты эшләпә” алымы

Бу кызыклы һәм иҗади алым ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтеп була: конкрет, позитив, тәнкыйди, эмоциональ, иҗади һәм фәлсәфи фикерләү. Аны дәреснең өченче этабында куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларга төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәләргә ия.

1. Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшләргә тиеш.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Ни өчен шулай уйлаулары турында да әйтергә онытмыйлар.

3. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем киресен, ягъни вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында гына сөйли. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирә.

4. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә төркеменә хисләр турында сөйләү кирәк. Алардан эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

   

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята. Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш.

        Чыгышыбызны татар галиме, язучысы, бөек философы Ризаэтдин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль шикелле.

     



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты

Эчтәлек

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

  1. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

  1. ОБРАЗ

  1. СЮЖЕТ

  1. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

  1. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ КЛАССИК РЕАЛИЗМ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

  1. РОМАНТИЗМ

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

       11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ

       12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

       13. ТРОПЛАР

       14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

        

                                                                                        1.ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

ЛИРИКА

ЭПОС

ДРАМА

МАКСАТЫ

— кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү

МАКСАТЫ

— кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү

МАКСАТЫ

— геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү

Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый

Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый

Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый

ЭЧТӘЛЕГЕ

— билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү

ЭЧТӘЛЕГЕ

— реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә

ЭЧТӘЛЕГЕ

— тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә

Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле

Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята

Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.

Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына

2. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

ЛИРИКА

ЛИРО-ЭПИКА

 (КАТНАШ ӘДӘБИ ТӨР)

ЭПОС

ДРАМА

ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ

— табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корылган лирик жанр

Р. Миңнуллин «Шундый минем туган ягым»

ГРАЖДАНЛЫК ЯКИ СӘЯСИ ЛИРИКА

— сәяси хәл, җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәтле хис-кичерешләрне сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Җырларым», Ф. Кәрим «Ватаным өчен»

КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ

— лирик геройның шәхси

тормышы, мәхәббәте белән бәйле хис-кичерешләрне сурәтләүче лирик жанр

Г. Тукай «Пар ат», X. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?»

ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА

 — тормыш-яшәешкә кагылышлы уйланулар, яшәү кануннарын бәяләүче лирик жанр

С. Сөләйманова «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», И. Юзеев «Салкын җирне җылыткандыр кеше»

СЮЖЕТЛЫ  ШИГЫРЬ

 — ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларны да сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Дару»

БАЛЛАДА 

— геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр М. Җәлил «Күлмәк», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»

ПОЭМА

 — сюжет сызыклары хис-кичереш белән үрелеп бара торган лиро-эпик жанр

Ф. Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун», М. Әгъләмов «Тукайдан хатлар»

НӘСЕР 

— чәчмә (эпик) формада хис-кичерешнең үсеш-үзгәрешен күрсәтә торган лиро-эпик жанр

Г. Кутуй «Сагыну», Ә. Еники «Мәк чәчәге»

ХИКӘЯ   

  - бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр

Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», Ф. Әмирхан «Кадерле минутлар»

НОВЕЛЛА

 — гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы эпик жанр

Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

ПОВЕСТЬ

 — төп герой тормышындагы берничә охшаш вакыйганы сурәтләгән, берничә сюжет сызыгын бер үзәккә туплаган эпик жанр

А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», М. Юныс «Биектә калу»

РОМАН — аерым кешеләрнең язмышын һәм тирәлек белән бәрелешен сурәтләүче, шуның белән янәшәдә җәмгыятькә бәя бирелә торган күләмле эпик жанр

Н. Фәттах «Итил суы ака торур»,

Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»

РОМАН

 — җитди конфликтка корылган, кешеләр арасында чыккан конфликтлар аша үткән проблемалар күтәрә торган жанр

X. Вахит «Беренче мәхәббәт»» Ш. Хөсәенов «Әни килде», Р. Хәмид «Җиде баҗа»

КОМЕДИЯ

— көлкеле ситуациягә корылган, көлкеле конфликтка нигезләнгән жанр

Г.Камал «Беренче театр», Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»

ТРАГЕДИЯ 

— үзәгенә үзеннән олырак көчләр белән көрәшкә чыгучы  шәхес конфликты салынган, геройның һәлакәте, җиңелүе белән тәмамлана торган жанр Г. Исхакый «Зөләйха», Н. Исәнбәт «Идегәй»

                                                                                                 3. ОБРАЗ

автор тарафыннан бәяләнгән күренеш,

вакыйга, кеше характерының формасы

КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ

әсәрдәге урынына карап

төп герой

әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы

ярдәмче герой

төп геройны ачарга ярдәм итүче

эпизодик герой

әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы

сурәтләнеш үзенчәлегенә карап

характер —

катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы

тип —

бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче

архетип —

гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ана, бала, күләгә архетиплары

хайваннар

ат

кошлар

сандугач, аккош, күгәрчен

җәнлекләр

куян, төлке, бүре

үсемлекләр

гөл, чәчәк, ромашка

су, күк белән бәйле образлар

су, җил, болыт, кояш, ай

ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР

гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык

ЯСАЛМА ОБРАЗЛАР

кешене тасвирлау, бәяләү өчен куллана торган образлар

аллегорик  образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү

гөл — мәхәббәт, куян — куркаклык, бүре — усаллык

символик  образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар

гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай

метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар

4. СЮЖЕТ

вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының,

конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ

ЭКСПОЗИЦИЯ

ТӨЕНЛӘНЕШ

ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ

әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү

   конфликтны    барлыкка

китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую

конфликтның барлыкка килү урыны

конфликтның үсү-үзгәрүе

КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА

ЧИШЕЛЕШ

ЭПИЛОГ

конфликтның иң югары ноктасы

конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү

5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

КОМПОЗИЦИЯ

әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет,

геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе

эчке композиция 

— пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы

тышкы композиция 

— әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа,

тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР

КАБАТЛАУ

иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау

Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»

КӨЧӘЙТҮ

бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую

Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»

КАРШЫ КУЮ

контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки,

тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү

Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»

МОНТАЖ

янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә

 яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру»,

Зөлфәт «Караңгы җил»

6. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

РЕАЛИЗМ

РОМАНТИЗМ

МОДЕРНИЗМ

тормышны барлык ваклыкларына, төсмерләренә

тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү

тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү

тормышның рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү

тормышны, табигый дөньяны, ягъни бер катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешне хыялдагыча, идеалдагыча тасвирлау, ягъни ике катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешнең табигый булмаган мизгелләрен яктырту, ягъни күп катламлы тормыш моделен тасвирлау

кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегендә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыру

кешене, характер яки язмыш кушканча, ахыр чиктә авторның идеалына буйсындыру

кешенең, чынбарлыктан качып, үзе төзегән дөньясында яшәве

кешенең, җәмгыять белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын да тормыштан эзләве

геройның, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан качуы

геройның, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чыгу юлын да шул кануннардан эзләве

геройны күптөрле бәйләнешләрдә, каршылыкларда яктырту

геройның аерым сыйфатларын калкытып күрсәтү ярдәмендә аны идеаль, көчле, камил кеше итеп гәүдәләндерү

геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлануы

                                               7. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ

КЛАССИК РЕАЛИЗМ

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ

кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы

М. Акъегет «Хисаметдин менла»,

З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл

кыз Хәдичә»,

Р. Фәхретдинов «Әсма, яки

Гамәл вә җәза»,

Г. Ильяси «Бичара кыз»,

Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»,

«Өч хатын берлән тормыш»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау;

* әсәрләргә шартлылыкның хас булуы;

* геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы;

* әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе

ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ

кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы

Г. Камал «Банкрот»,

«Беренче театр», «Безнең

шәһәрнең серләре»,

Ф. Әмирхан «Фәтхулла

хәзрәт»,

Г. Исхакый «Зиндан»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту;

* аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы;

* өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше;

* гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ

кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән

сугарылган иҗат агымы

Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар»,

Һ. Такташ «Гасырлар һәм

минутлар»,

М. Әмир «Агыйдел»,

Г. Бәширов «Намус»,

Г. Ахунов «Хәзинә»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу;

* кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау;

* типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе

                                         8. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

АВЫЛ РЕАЛИЗМЫ

авыл хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәргән, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйләнештә ачарга омтылучы

иҗат агымы

Р. Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», М. Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* авыл кешесенең төп герой итеп күтәрелүе, аның идеаллаштырылуы;

* авылдагы яшәү кануннары хакында сөйләү белән бәйләнештә, җәмгыятькә хас хата-кимчелекләрнең күрсәтеп барылуы;

* авылны халыкның рухи тамырларын, мәдәниятен саклаучы урын буларак тасвирлау

СЕНТИМЕНТАЛЬ РЕАЛИЗМ

узганны сагыну белән сугарылган, үткәндәге якты-бәхетле яшәү хатирәләрен

тергезүче иҗат агымы

М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* герой(лар) язмышының балачак хатирәләреннән алып хәзергенең каршылыклы күренешләренә кадәрге аралыкта тасвирлануы;

* вакыйгалардан бигрәк, геройның аларга шәхси мөнәсәбәте алга чыгу;

* рухи тормышның иҗтимагый тормыштан югарырак куелуы

МАГИК РЕАЛИЗМ

чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган вакыйгалар кушылган,

мифологик, фантастик хәлләр янәшә сурәтләнгән иҗат агымы

Н. Гыйматдинова «Сихерче», «Ак торна каргышы», «Болан», «Пәри утарында»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* бүгенге белән үткәннең янәшә куелуы, тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган күренешләр белән чагыштырып бәя бирелү;

* ирреаль күренешләрнең көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясалуы», андагы вакыйгаларның чынбарлыктагыча үсү-үзгәрүе;

* әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелү, еш кына тормышның фаҗига белән тәмамлануы

9. РОМАНТИЗМ

ОПТИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ПЕССИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК

актив, экспрессив героиның үзәккә куелуы

тормыш-яшәешнең авырлыгына, гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны үзгәртә алмауны аңлаган геройның үзәккә куелуы

яшәеш кануннарына, дингә, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы геройның үзәккә куелуы

романтик геройның үз эчендәге каршылыкны җиңәргә омтылуы, дөньяны, кешелекне үзгәртергә мөмкин булуга ышануы

үз эчендәге каршылыкларның да чишелүенә ышанмаган геройның сызлануга бирелүе

дөньяга ярсып баш күтәрүче, дөньяны үзгәртергә омтылучы герой хисләренең бер чиктән икенче чиккә үсеп-үзгәреп торуы

сәрләрнең тормыш-яшәешкә мәхәббәт, өмет, ышаныч хисләре белән сугарылган булуы

әсәрләрдә тормышның мәгънәсезлегеннән   сызланучы экзистенциаль фикерләрнең көчле булуы

әсәрләрдә фәлсәфи башлангычның көчле булуы

Р.Гаташ лирикасы

Дәрдемәнд, И. Юзеев, Р.Фәйзуллин лирикасы

С. Рәмиев «Мин», «Син», Ш. Бабич «Бер минут», «Дөньяга», Һ. Такташ лирикасы

                             10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

СИМВОЛИЗМ

ИМПРЕССИОНИЗМ

ЭКСПРЕССИОНИЗМ

ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ

дөньяның серле итеп, танып белү мөмкин түгел төсендә тасвирлануы

зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең тасвирлануы

дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең тасвирлануы

яшәү мәгънәсен эзләүче

шәхес фаҗигасенең, чарасызлык алдындагы геройның тасвирлануы

әсәрнең бөтен эчтәлеген

бер ноктага җыйган символлар системасына нигезләнүе

кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үсеш-үзгәреше мизгел кебек күрсәтелүе

дөньяның хаос хәлендә күрсәтелүе, кешенең шул тышкы тирәлек, иҗтимагый кануннар белән каршылыкка керүе

кешенең яшәеш камил булмаудан, үзенең чиксезлек, галәм каршында артык көчсез, гомеренең чикле булуыннан сызлануы

шартлылыкның көчле булуы

тышкы сурәт, кыяфәт,

төсләр, тавышлар гармониясенең үзәккә алынуы

тирәлек-тормышның гадәттән тыш арттырылып, караңгы буяуларда сурәтләнүе, дошмани бәя алуы

Т

ормышның ике чиккә аерып тасвирлануы: эссенция баскычында

геройның яшәве, үзенә максатлар куеп, шуңа

Ф. Әмирхан «Татар кызы»,

сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруга өстенлек бирү

сурәтләү объекты —

авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте

ирешергә омтылуы, экзистенция баскычында яшәүнең мәгънәсезлегенә төшенүе

Р. Зәйдулла «Дару», «Итек», Зөлфәт «Шулай икән»

Ф. Әмирхан «Яз исереклегендә», Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

С. Рәмиев, Һ. Такташ, М. Әгъләмов, Р. Зәйдулла лирикасы

Ф. Әмирхан «Бер хәрабәдә», М. Гафури «Болгар кызы Айсылу»

11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ чорларга бүленеше

БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ

Гомумтөрки әдәбият (V—XIII гасырның I чиреге)

УРТА ГАСЫРЛАР

ӘДӘБИЯТЫ

Болгар чоры әдәбияты (IX—XIII гасырның I чиреге)

Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы — XV гасыр уртасы)

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы — XVI гасыр уртасы)

Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы — XIX гасыр уртасы)

ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ

Милли Яңарыш чоры әдәбияты

 (IX гасыр уртасы — 1917)

Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы — 1905)

XX гасыр башы әдәбияты (1905—1917)

Тоталитаризм чоры

әдәбияты

 (1917—1950 нче еллар ахыры)

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917—1921)

20 нче еллар әдәбияты (1921—1932)

30 нчы еллар әдәбияты (1932—1941)

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941—1945)

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945—1950 нче еллар ахыры)

1960—1980 нче еллар уртасы әдәбияты

Хәзерге әдәбият

(1980 нче еллар уртасы —

XXI гасыр башы)

Үзгәртеп кору чоры әдәбияты (1980 нче еллар уртасы — 1990 нчы еллар ахыры)

XXI гасыр башы әдәбияты

                                                          12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр

СИНОНИМНАР

әйтелешләре, тышкы яңгырашлары белән төрле, ә мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл килүче яисә якын мәгънәле сүзләр

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай)

АНТОНИМНАР

капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: 1) күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; 2) хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; 3) көчәйтү өчен кулланыла

Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә тунды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)

ОМОНИМНАР

аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр

Тегермән әйләнә, әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма, Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма.

(Г. Тукай)

СҮЗ УЙНАТУ

мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору

Бу нидән булды чи генә?

Эшем дә җитте чигенә:

Сәхибем кире чигенә,

Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый)

АРХАИЗМНАР

элек киң кулланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле, сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр

Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар,

Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр.

(Кол Гали)

ТАРИХИ СҮЗЛӘР

билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле сүзләр

Туктамыштай олы хан

Урдасына яр салды.

(«Идегәй» дастаныннан)

НЕОЛОГИЗМНАР

тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр

Хәзер безгә, агай-эне,

Кооператив оҗмах кирәк. (Г.Афзал)

ДИАЛЕКТИЗМНАР

аерым төбәкләрдә, җирле сөйләмдә генә кулланыла торган сүзләр

Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р.Зәйдулла)

ҺӨНӘРИ СҮЗЛӘР

билгеле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр

Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бергә калтырый.

(Г. Әпсәләмов)

АЛЫНМА СҮЗЛӘР

чит телләрдән кергән сүзләр

Гакыл күп биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку. (С.Рәмиев)

13. ТРОПЛАР

әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату

ЧАГЫШТЫРУ

нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау

Нарасый Кояш!

Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ)

МЕТАФОРА

күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.

Тәңкә карлар ява,

Ап-ак карлар... (Һ. Такташ)

МЕТОНИМИЯ

бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау

Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ)

ЭПИТЕТ

әдәби ачыклау

Үкереп акты ничек елгалар.

(М. Җәлил)

АЛЛЕГОРИЯ

күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау

Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. (Халык мәкале )

ГИПЕРБОЛА

чиктән тыш арттыру

Җиде кат җиргәчә нәфрәтем.

Җиде кат күккәчә шатлыгым.

(P. Фәйзуллин)

СЫНЛАНДЫРУ

җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

Кызганып егетне елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге...

(М. Җәлил)

ИРОНИЯ

астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау

Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай)

САРКАЗМ

ачы, үткен, усал итеп көлү

Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул — алга карап, Артка таба йөргән ил.

(Л. Лерон)

ЮМОР

йомшак итеп, яратып көлү

Песиләргә рәхәт шул ул — Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон)

                                                    14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары

КАБАТЛАУГА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

КАБАТЛАУ

әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине. (Г. Тукай)

АНАФОРА

бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы

Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары — Андагыдай шаулый торганнар.

(Һ. Такташ)

ЭПИФОРА

шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы

Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Ф. Кәрим)

ЯЛГАУ

юл башындагы яки ахырындагы мәгънәле кисәкнең, сүзнең, сүзтезмәнең икенче юлны башлап җибәрүе

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батамын...

(С. Рәмиев)

ГРАДАЦИЯ

мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(Г. Тукай)

РӘДИФ

рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә

Көзге жил, мин йоклый алмыйм, өй түрендә җил җылый, Җил җыламый, ач үлемнең кайгысыннан ил җылый. (Г. Тукай)

ЯНӘШӘЛЕК

бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең яки тезмәләрнең янәшә куелуы

Алсу чәчәк, зәңгәр букет,

Дустым, сиңа бүләгем.

Күрмә михнәт, яшә рәхәт,

             Дустым, сиңа теләгем. (Халык җыры)

                       15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

 Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

  Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем!

Сине җирдә Еллар көтә,

юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер,

Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән

сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың,

Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

      Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

                                                       16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы

төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем! Сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер, Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың, Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

                                                                         17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ӘКИЯТ

тиз алмашынып торучы уйдырма вакыйгаларга нигезләнгән, халыкның уй-теләкләрен чагылдырган, буьгннан-буынга тапшырылып, фикри байый барган хикәяләү жанры

Тәрбияви максаттан языла, гади жанр.

ТЫЛСЫМЛЫ (ФАНТАСТИК) ӘКИЯТЛӘР: «Таңбатыр», «Өч бүләк», «Балыкчы карт». Геройлары — бик борынгы заманнарда ук халык уйлап чыгарган мифологик образлар — Албасты, Йорт иясе, Җен, Убырлы, Су анасы, Аждаһа, Ак бүре, Сәмруг кош һ.б.

ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘР: «Аю белән хатын», «Арыслан, Бүре, Төлке», «Кәҗә белән Сарык». Геройлары — кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар — кешеләрнең батырлыгына (арыслан), хәйләкәрлегенә (төлке), тугрылыгына (ат, эт), тырышлыгына (кырмыска), куркаклыгына (куян) һ.б. ишарәли.

ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ: «Хәйләкәр Таз», «Зирәк карт», «Алдар». Геройлары — тырыш игенче, уңган килен, тапкыр бала, алдакчы сатучы һ.б.

МИФОЛОГИК ХИКӘЯТ уйдырма характердагы гадәттән тыш затлар турында

хәбәр итүче, халык хорафатларына нигезләнгән эпик жанр

Теге яки бу хорафатны чынбарлык дөнья белән «очраштыра»; төзелеше буенча бер генә эпизодтан гыйбарәт.

СУ АСТЫ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Су иясе», «Тимка куле», «Су анасы».

ҖИР ӨСТЕ ӘКӘМӘТ   ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Таз белән Шүрәле», «Бичура», «Убыр», «Албасты», «Абзар иясе».

РИВАЯТЬ

тарихи үткәннәргә карата алардан күпкә соңрак яшәгән

кешеләрнең фикерен, мөнәсәбәтен  чагылдыручы, ышандыру максатына юнәлдерелгән эпик жанр

Бер күренештән генә гыйбарәт, чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә.

ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘР: «Гәрәй хан», «Туйбикә казаны», «Акбүре ыруы», «Пугачёв».

ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР: «Казан юлы», «Батырша үзәне», «Мәликә чокыры»,

«Сәрби күле».

АВЫЛ ТАРИХЫ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР: «Ибрай»,  «Комай», «Кавал Лашман».

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ: «Налог өчен сатылган кызлар», «Мәрьямбикә белән Булат»,

«Бөдрә тал».

ЛЕГЕНДА

ЛЕГЕНДА

төрле вакыига-хәлләрнең, күренешләрнең сәбәпләрен уйдырмага нигезләнеп аңлата торган фантастик эчтәлекле эпик жанр

Сюжетлары күпчелек очракта дини хикәятләр фантастикасына,

ата-бабаларыбызның ышануларына нигезләнә.

КҮК ҖИСЕМНӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР; «Зөһрә кыз», «Ярканат һәм кояш».

КӨНКҮРЕШ ВАКЫЙГАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ана йөрәге», «Килен тавы»,

«Игелексез угыл».

ҮСЕМЛЕКЛӘР, ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?», «Гөлҗимеш ничек чәнечкеле булган?», «Кош исемнәре».

ХӘЗИНӘЛӘР, БАЙЛЫКЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Биләр ханы хәзинәсе», «Шайтан каласы».

                                                               18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калдыра торган кече эпик жанр

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни тесле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

МӘКАЛЬ

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр» ).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

ӘЙТЕМ

образлы фикер йөртүгә корылган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр («Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

                                                                            19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

        

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни төсле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә, хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калтыра торган кече эпик жанр

МӘКАЛЬ

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр»).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

ӘЙТЕМ

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр ( «Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

образлы фикер йөртүгә корылган,

күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ

көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның

берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

                                                                               20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Лирик һәм лиро-эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ҖЫР

көйгә салынган шигъри юллардан

гыйбарәт лирик жанр

Сүз-текст белән көйнең

бергә үрелүенә нигезләнә;

халыкның хис-кичерешләрен

 белдерә.

ТАРИХИ ҖЫРЛАР: «Порт-Артур», «Көзге ачы җилләрдә», «Ташкай»,

ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ. Сабан туйлары, өмәләр, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәре, туйлар вакытыңда башкарылалар («Сабан туе», «Бала биетү», өмә такмаклары). УЕН-БИЮ ҖЫРЛАРЫ: «Бие-бие, Хәйбулла», «Әпипә», «Бас-бас эзенә». ЛИРИК ҖЫРЛАР. Нигезендә лирик геройның эчке кичерешләре, сагыш-моңы, кайгы* хәсрәте ята; туган җирне сагыну, хатын-кыз язмышы, бәхет эзләү, сөю - мәхәббәт, хәсрәтле дөнья турында хәбәр итәләр; чагыштыру һәм сынландыру алымы киң кулланыла («Кыр казы», «Сайрамачы, былбыл», «Иске кара урман», «Куш каен, куш усак», «Рамай» ).

МӨНӘҖӘТ

кешенең Аллага яки башка илаһи затка үтенечләре турында сөйли торган, ыруглык җәмгыяте мифологиясеннән башлангыч алып, ислам чорында тагын да үсеш кичергән лирик жанр

Трагик башлангычка нигезләнә;

гаять абстракт әсәр, анда

 фаҗиганең сәбәбе күрсәтелми;

илаһи затка юнәлтелсәләр дә,

үз-үзең белән сөйләшүгә

корылалар.

ТУГАН ҖИРДӘН АЕРЫЛЫП, ЧИТТӘ ЯШӘҮ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Аерылдым илләремдин», «Кайтыр идем туган илгә».

ГАЗИЗ БАЛАҢНЫ ЮГАЛТУ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР: «Кыз бала». «Синең анаң

түгелмени?», «Мәңгелеккә ташлап киттең, балам».

ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ УЙЛАНУЛАРНЫ БӘЯН ИТҮЧЕ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Үлем хәле», «Ялгыз агач», «Бәхет яңгыр түгел ул».

ДАСТАН

халык әкиятләре, риваять-легенда сюжетларын

тагын да камилләштереп, ягъни әдәби эшкәртеп язылган тезмә яки чәчмә әсәр

Вакыйгалары реаль, тарихи

җирлеккә нигезләнә; әсәрдә

 халыкның уй-хыялларын,

иң гүзәл сыйфатларын

 гәүдәләндерүче герой

тасвирлана.

ТАРИХИ ДАСТАННАР: «Җик Мәргән», «Идегәй».

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ: «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Бүз егет». АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ДАСТАННАР: «Алыпмәмшәт, «Кара күңел», «Кадыш Мәргән».

БӘЕТ

икешәр тезмәле шигъри

юллардан торган, җәмгыятьтәге һәм кеше язмышындагы фаҗигале вакыйгаларны сурәтләгән, гыйбрәт алырга өйрәтә торган жанр

Фаҗигале хәл яки вакыйга турында һәлак булган кеше

исеменнән сөйләнә. Геройлары — чынбарлык кешеләре.

ТАРИХИ БӘЕТЛӘР: «Сөембикә бәете», «Аксак Тимер», «Рус-япон сугышы бәете», «Казан бәете», «Гражданнар сугышы бәете».

КӨНКҮРЕШ БӘЕТЛӘРЕ: «Кыз сату бәете», «Ачлык бәете», «Сак-Сок бәете», «Буранда адашкан Илһамия бәете».

САТИРИК БӘЕТЛӘР: «Югалган башмак», «Эт бәете», «Чәй», «Бүре килгән киртәгә».



Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

Укытучы:  Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

 Кичәне җиһазлау:

Залның түрендә мультимедия тактасында презентация( аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша). Зал авыл өе кебек җиһазланган: ак пәрдәләр белән тәрәзә, тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә кырыенда өстәл, өстәлдә шакмаклы суккан ашъяулык җәелгән, өстәлдә җиз самовар, җиз подноста чәйнек, чынаяклар, агач коштабакта коймак өеме. Стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

 Сәхнәдә өй күренеше. Кызлар аулак өйгә җыелалар.

Марта: Кызлар, бүген бездә аулак өй! Әти-әни кунакка киттеләр.

Анжелика: Аулак өй?А что означает “Аулак өй”?

Лиза: Я знаю! Это когда родителей дома нет и мы одни дома. Можно веселиться. Одним словом, что хотим, то и делаем.

Анжелика: Понятно. А как тут веселиться, компьютера нет, телефон не ловит...

Лиза: А что кроме компьютера, телефона, интернета, нет ничего интересного?

Марта: Әйдәгез, уеннар уйныйбыз!Мин өйрәтәм!

Күмәк бию уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

 Зал уртасына гармун уйнап бер егет керә һәм урындыкка утырып уйнавын дәвам итә, икенче бер егет кереп сызгырып җибәрә һәм үзе белән чакыра, егетләр  керә.

 Кызлар (бергә)

Егетләр килгәннәр,

Безнең монда кигәнне ,

Әллә каян белгәннәр.

 Егетләр (Бергә)

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

 Камилла:

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

 Павел:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

 Балалар татар халык бию такмагын җырлыйлар «Әпипә».

Егетләр җырлый: Бас кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 Кызлар җырлый:  Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 

Егетләр җырлый:   

 Әпипәнең калачларын

Ашап калыйм ичмасам.

 Егетләр:

Бөреле малайларының

Билендә сары каеш.

Кызлар:

Бөреледә  без генә дип

Йөриләр, понимаешь.

 Егетләр көләләр.

Азат : Глеб, нигә көләсең?

Глеб :Көләм!

Азат: Көл-көл, көлле күмәч ашатырмын.

Глеб: Көләм.

Азат: Көлсәң, көл капчыгы тегәрбез.

Глеб:Көләм.

Азат: Авызың зураер.

Глеб :Зурайса кечерәйтергә сине чакырмам.

Азат: Глеб, көлмә.

Глеб: Елыйммыни?

Азат: Елама, җырла!

Әйдәгез, бергә уйнап алабыз.

Глеб: Нинди уен уйныйбыз?

 Азат:“Тәңкә салыш ”уенын уйныйбыз.Тәңкәне кем сала?

Вика: Мин салам.

Тәңкәне салалар.

Вика :Тәңкә кемдә йөгереп чык!

(Азат сикереп чыга,аны тотып калалар,җәза бирәләр).

Лиза: -Кем калды?

-Азат.(Бергә)

Лиза :Азатны нишләтәбез?

-Шигырь сөйләтәбез.(Бергә)

Азат Марта белән шигырь сөйли.Г.Тукай “Бала белән күбәләк” 

Марта:Уеннын дәвам итәбез.

 -Дуслар, әйдәгез капкалы уенын уйныйбыз.

(Ике кеше капка ясап баса.Көйгә биеп әйләнәләр.Капка көй туктагач,төшә.Капка астында калган бала җәза үти.)

Лиза:Кем калды?

Бергә: Ләйлә

Лиза:Ләйләне нишләтәбез?

Бергә: Шигырь сөйләтәбез.

Ләйлә төрек телендә “Тынычлык “шигырен  сөйли.

“Аулак өй” кичәсе шуның белән тәмамлана.

 



Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара

КВН

Максат: Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү, мәкаль – әйтемнәр әйтү,табышмаклар чишү, җырлар җырлау; укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: “Мин яратам сине, Татарстан!” , “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырларына минусовкалар; табышмаклар язылган карточкалар,тизәйткеч,мәкальләр; фломастерлар.

Алып баручы: 

Бүген була КВН

Бик күңелле бу уен.

10 нчы сыйныфлар ярыша

Менә булыр тамаша!

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүген бу сыйныфта татар телен һәм әдәбиятын яраткан, үз иткән укучылар утыра. Хәзер 2 команда ярышачак.Зур уңышлар, бөек җиңүләр телим сезгә!

♫♫ Музыка яңгырый, командалар төзелә.

1Жюри әгъзалары белән таныштыру

2.Командалар белән танышу.

1 нче команда – “ Зирәкләр”командасы, 10 нчы Л сыйныфы укучылары.

2 нче команда – “ Татар балалары” командасы, 10 нчы Ю сыйныфы укучылары.

Татар балалары командасына сүз бирелә.

Татар балалары: “Без – татар балалары,

Тапкырлар һәм көчлеләр”.

Безнең девиз: “Укырга, тырышырга,

Дуслар булып яшәргә”.


Зирәкләр: “Без – лицеистлар,

Зирәкләр һәм җитезләр”.

Безнең девиз: “Укырга, эзләнергә,табарга,

Тату булып яшәргә”.

Алып баручы: Уен 10 турдан тора. Уенның төп өлешенә күчәбез.

I тур. “Сорау миннән, җавап сездән”.-“Проверка правильных и неправильных ответов”.(Командага сорау бирелә, балалар бергәләп җавап әйтәләр. Бәяләү – җавап бирде, бирмәде; дөрес, дөрес түгел).

Сүз 10 нчы Ю га, “Тапкырлар” командасына бирелә.

1.Без яшәгән Республика - ...? (Татарстан)

2.Татарстан гербында төшерелгән җәнлек - ...? (Ак Барс)

3.Татарстанның ин зур елгасы - ...? (Идел)

4. Дөньяда иң зур материк - ...? (Евразия)

5. “Шүрәле” әкиятенең авторы - ...?(Г.Тукай)

6. Бал яратучы хайван - ...? (Аю)

7. Ул кыш көне ява - ...?(кар)

8. Татарстанда сәгатьләр ясый торган шәһәр - ...? (Чистай)

9. Татарстан Республикасының президенты - ...?

( Рөстәм Нургали улы Миңнеханов)

10. Ул мәктәптә эшли, балалар укыта - .,,? (укытучы)

Алып баручы: Ә хәзер сүз 10 нчы Л га, “Зирәкләр” командасына бирелә.

  1. Татарстанның башкаласы - ...? (Казан)
  2. Татарстан флагының төсләре - ..? (яшел, ак, кызыл)
  3. Татарстан гимнының авторы - ...? (Р. Яхин)
  4. Дөньяда иң зур океан - ...? (Тын океан)
  5. “Су анасы” әкиятенең авторы - ...? (Г.Тукай)
  6. Страус кошмы? (кош)
  7. Кишер яратучы хайван..? (куян)
  8. Атнаның иң авыр көне...? (дүшәмбе)
  9. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)
  10. Февральдә ничә көн? (28 – 29 көн )


II тур. “Кем? Нәрсә?” уены.

(Бер минутка кайсы команда кемнең кем, нәрсәнең нәрсә икәнен тизрәк, җитезрәк әйтә. Мәсәлән: Түбән Кама (шәһәр), Марат(малай исеме).

“Татар балалары” командасына:

  1. Рөстәм Яхин (композитор)
  2. Әлмәт (шәһәр)
  3. Ит (ашамлык)
  4. Карга (кош)
  5. Унөч (сан)
  6. Дүртле (билге)
  7. Тун (кием)
  8. Песи (хайван)
  9. Айгөл (кыз исеме)
  10. Чөгендер ( яшелчә)
  11. Алма (җимеш)
  12. Идел (елга)
  13. Нарат (агач)
  14. Кыстыбый (ашамлык)
  15. Яңа ел (бәйрәм)
  16. Байкал (күл)
  17. Абдулла Алиш (язучы)
  18. Кар (явым-төшем)
  19. Киез итек (аяк киеме)
  20. Анальгин (дару)


"Зирәкләр" командасына:

  1. Муса Җәлил (шагыйрь)
  2. Бөгелмә (шәһәр)
  3. Ипи (ашамлык)
  4. Песнәк (кош)
  5. Унике (сан)
  6. Бишле (билге)
  7. Күлмәк (кием)
  8. Салават Фәтхетдинов (җырчы)
  9. Сыер (хайван)
  10. Әлфия (кыз исеме)
  11. Илнур (малай исеме)
  12. Бәрәңге (яшелчә)
  13. Чулман (елга)
  14. Каен (агач)
  15. Чәк – чәк (ашамлык)
  16. Кыяр (яшелчә)
  17. Карбыз (җимеш)
  18. Бияләй (кием)
  19. Ай былбылым (җыр}
  20. Үги ана яфрагы (дару үләннәре)


III тур. Музыкаль тәнәфес. (өй эше)

Алып баручы: "Татар балалары" командасы – "Мин яратам сине, Татарстан" җырын , ә "Зирәкләр" командасы – "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын башкара.

∆ Жюрига сүз бирелә.

IV тур. Тизәйткеч әйтешү туры.

"Тиз әйт! Тиз әйт!

Тизрәк!Тизрәк!

Тиз! Тиз! Тиз!"- ди

Тизәйткеч.

Тизәйткеч ул

Тиз әйттергеч,

Телебезне

Төзәйткеч.

Алып баручы: - Белгәнегезчә, хәзер, 4 нче тур, ул – тизәйткеч. Тизәйткечне тиз һәм дөрес әйтергә кирәк булачак. Һәр командадан капитаннар чакырала. Сайлагыз, тизәйткечне кем әйтәчәк?

Командаларга тизәйткеч бирелә, һәм алар 1 минут эчендә әзерләнеп бетәргә тиеш. Кайсы команда матуррак, төгәлрәк, дөресрәк, ялгышмыйча әйтер икән?

"Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы".


V тур. "Тап, тап, табышмак" туры.

Командирлар табышмаклар алалар, команда белән чишәләр, һәм каршы як командага әйтәләр.(2 мин)

Алып баручы: "Я, хәерле сәгатьтә

Табышмаклар әйтәбез.

Тапкырлар һәм зирәкләрдән

Дөрес җавап көтәбез."


VI тур. "Әйтеп бетер" уены. (Шигырьне дәвам ит)

Алып баручы: -Укучылар, мин сезгә Хәсән Шабановның "Китап" шигыренең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

"Китап"

1 к. Китап -киңәшчең ___________ ( синең)

2к. Дустың, ярдәмчең_______( синең).

1к. Ул хөрмәткә___________( бик хаклы,)

2к. Кадерлә син_______(китапны.)

1к. Почмакларын______( бөкләмә, )

2к. Битләрен дә________( ертма син,)

1к. Керле кул _________( белән аны)

2 к. Беркайчан да ----------(тотма син.)


∆ Жюрига сүз бирелә.


VII тур. Җөмләләрне төзәт.

"Татар балалары" командасына бирем.

  1. Лилия әнисен белән пылау пешерә.
  2. Алар ит, суган, кишер алабыз.
  3. Азат ярышта катнашам.
  4. Мин кинер турый.
  5. Сез китап уйнарга яратасыңмы.

"Зирәкләр" командасына бирем.

  1. Марат белән Алсу өченче сыйныфында укыйлар.
  2. Алар бик тырыш укучыбыз.
  3. Гүзәль булыша.
  4. Без китап укыды.
  5. Син татарча эшли беләсеңме?


VIII тур ике өлештән тора:

А) Капитаннар ярышы "Кем күбрәк сүз төзи?" (озын сүздән башка мөмкин булган сүзләр эзләү, табу).

ТАБАГАЧЛАРЫБЫЗГА

Б) Командаларга “Җөмлә төзе” уены, ягъни җөмләдәге сүзләр үз урыннарын югалтканнар, аларны дөрес урнаштырырга кирәк һәм килеп чыккан җөмләне язып куярга.

1) ямьле, менә, җитте, җәй

2) бик, салкын, көне, кыш

3) ул, сыйныфта, беренче, укый

4) баралар, мәктәпкә, балалар

5) сентябрь, беренче, бүген

6) барам, мәктәпкә, мин

7) укытучы, бирде, сораулар, безгә, төрле

8) рәхәтләнеп, тәнәфестә, уйнадык, озын

9) чиста, язмый, укучы

10) яшәми, арыслан, Татарстанда

11) укымый, яхшы, Шамил

12) яратам, укытучы, мин, апамны

13) әнисенә, гүзәл, булыша

14) яз, җитә, тиздән, ямьле

15) уяна, табигать, бөтен, яз көне

16) җылы, кайталар, яктан, кошлар

17) кошларга, ясыйбыз, без, оялар

18) язган, Г.Тукай, шигырьләр, әкиятләр

19) күмелде, агачлар, яшеллеккә

20) бүген, булды, дәрес, өченче, рәсем


X тур “Мәкальләр әйтеп бетер” ярышы.

(командаларга чиратлап мәкальләр әйтү)

1 Кем эшләми, ... /шул ашамый/

2.Әдәп башы- .../тел/

1.Китап- белем .../чишмәсе/

2.Тырышкан табар, ../ташка кадак кагар/

1.Сәламәт тәндә, .../сәламәт акыл/

2.Иле барның- .../теле бар/

1.100 сум акчаң булганчы, 100 .../дустың булсын/

2.Аерылганны аю ашар, бүленгәнне .../бүре ашар/

1.Инсафлының теле .../саф/

2.Калган эшкә, .../кар ява/

1.Тел – белемнең ачкычы,.../акылның баскычы/

2.Агач җимеше белән, кеше .../эше белән/

1.Җиде кат үлчә, .../бер кат кис/

2.Эш беткәч, .../уйнарга ярый/


X тур. Электрон почтадан сәлам хаты.

(Хатны укырга һәм үзгәртеп каршы җавап язарга)

“Сездә ничек? Бездә шулай!”

Безнең мәктәбебездә бик күңелле. Көн саен татар теле дәресендә мультфильмнар карыйбыз. Физкультура дәресендә җырларга өйрәтәләр.Укытучылар өй эше бирмиләр. Дәресләр – 20 минут, тәнәфесләр – 45 минут. Мәктәп ашханәсендә туңдырма (мороженое) бирәләр. Мин “5”гә генә укыйм, шуңа күрә миңа стипендия бирәләр.Расписаниедә көн саен 3 дәрес. Шимбә, якшәмбе ял итәбез. Җәйге каникул 5 ай була.



Предварительный просмотр:

Укытучы:Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Әдәби уку: 4сыйныф  (рус төркеме)
Тема: Безнең Татарстан
Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту.Татарстанның башкаласы-Казан турында белемнәрне тирәнәйтү.

2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм бурычларны билгели белү;укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү:

-сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер,   Татарстан картасы, герб, флаг,схемалар, карточкалар, презентация, интерактив такта, рәсемнәр
Дәреснең тибы: кабатлау

             Предметара бәйләнеш: география

 Дәрес барышы

I Оештыру өлеше.Уңай психологик хәләт тудыру.

  •  Исәнмесез,  балалар!Хәерле көн!
  • Исәнмесез, хәерле көн!
  • Хәерле көн миңа,
  • Хәерле көн сиңа,
  • Хәерле көн аңа,
  • Хәерле көн безгә!
  • Укучылар кәефләрегез ничек?Мин сезгә херле көн телим.

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

 Һава торышы турында сөйләшү.

II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.”

-Бүгенге дәресебезне шушы шигырь юллары белән башлыйсы килә.Бу шигырь юллары нинди шигырьдән ,аны кем язган?

-Әйе ,Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.Г.Тукайның тууына быел ничә ел?

- Г.Тукайның тууына быел 130 ел.

-Туган тел сүзен нинди сүзләр белән янәшә куябыз?

-Туган ил,туган як,Ватан сүзләре белән янәшә куябыз.

-Туган ил ул нәрсә?

-Туган ил ул- алтын арышлар,зифа камышлар,иркен болыннар,үскән нигезләр,туган йорт,туган җир.

-Безнең туган илебез нинди республика?

-Безнең туган илебез Татарстан республикасы.

 

Төркемнәргә ак  конвертлар бирелә.Конвертларда Татарстан турында җөмләләр язылган.

-Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез.1 нче слайд.

Җөмләләрне укыту.Татарстан турында текст килеп чыга.

1 нче төркем.Татарстан республикасы Россия дәүләтендә урнашкан.Россиянең дә,Татарстанның да дәүләт символлары бар.

2 нче төркем.Россиянең Дәүләт флагы ак,зәңгәр ,кызыл өлешләрдән тора.Дәүләт гербында ике башлы бөркет сурәтләнгән.

3 нче төркем.Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән.Дәүләт флагында яшел,ак,кызыл төсләр бар.

III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую

-Укучылар,бирелгән җөмләләрдән нәрсә төзедек?

-Текст төзедек.

-Текстта  нәрсә турында сүз бара?Бүген безнең дәреснең темасы нинди булыр? Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Татарстан Республикасы турында сөйләшербез.

-Безнең бурычыбыз нинди?

-Республикабыз турында сөйли белү.

 IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану.

Слайдлар буенча әңгәмә үткәрү.2 нче слайд

-Россиянең ил башлыгы кем?

-Россиянең флагында нинди төсләр бар?

-Россиянең гербында нәрсә сурәтләнгән?

-Татарстанның ил башлыгы кем?

-Татарстанның флагында нинди төсләр бар?

-Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән?

- -Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

-Татарстан аша  нинди зур елгалар ага?

-Татарстанда нинди милләтләр яши?

-Бәяләмә карточкасында үзегезгә бәя куегыз..

Нәтиҗә: Татарстанның гербы, флагы бар. Рәхмәт балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.

-Әйтегез әле,Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?

-Казан шәһәрендә булганыгыз бармы?

Г.Тукайның “Пар ат” шигыре” өзек уку

Казан шәһәре турында текст уку,текстка исем бирү.

Сүзлек эше:

Сүзләрне  дөрес уку,сүзтезмәләр төзү.

 

Башкала-столица

Мәчет-мечеть

Манара-башня(минарет)

Шәһәр-город

Казан Кремле-Казанский Кремль

Сөембикә манарасы-Башня Сююмбике

Кол Шәриф мәчете-Мечеть Кул Шариф

Милли музей-национальный музей

Күптән түгел-недавно

 Манара очы-шпиль башни (верхушка башни)

-Укытучының үрнәк укуы;

-Исем бирү.

-Укучыларның чылбыр буенча укуы.

-Төркемнәрдә җөмләне тәрҗемә  итәләр,җавабын тикшерәләр.

-Текстны тәрҗемә итү.

 

Нәтиҗә:Казан шәһәре турында укыдык. Бәяләмә карточкасында бәя кую.

   

V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

1.Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштыр. Сары конверт бирелә.Җөмләләрне дөрес итеп төзиләр.(Төркемнәрдә)Җөмләләрне һәрбер төркемнән бер укучы укый.

 

Казан-бик матур шәһәр.Күптән түгел без Казанга экскурсиягә бардык.Кремльдә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар.Сөембикә манарасының очында алтын ай бар.

2.Кызыл карточкалар бирелә.Җөмләләрне дәвам ит.Һәр укучы карточкаларда эшли.

Казанга экскурсиягә ...... .

Казан Кремле ...... .

Сөембикә манарасы җиде ..... .

Манара очында ..... .

Милли музей Кремль янында... .

Карточкаларны иңдәш иптәшләре белән алмашып тикшерәләр.Бәя карточкаларында бәя куела.

3.Диалогта төшеп калган репликаларны өстәп укырга.Иңдәш дустың белән укып күрсәт.Экранда тикшерелә.

 Бәя карточкаларында бәя куела.

“Татарстан- минем Республикам” Җыр тыңлау.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү                                     1. составить рассказ о Казани;

2. составить кроссворд на тему “Казан”;

3. составить диалог на тему “Казан”.

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

-Казан нинди шәһәр Һ.б.

VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя

  - Укучылар, сезгә дәрестә барысы да ошадымы,аңлашылдымы?

-Күрсәтегез.



Предварительный просмотр:

Тема.Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә фигыльләр

Максат:

1. Дәресне өйрәнү:

- фигыль төркемчәләрен текст эчендә билгели, таба белүне ныгыту;

2. Фикерләүне үстерү:

- бәйләнешле сөйләм үстерү;

- сүзлек запасын баету;

- логик фикерләү сәләтен үстрү;

- иҗади сәләтләрен үстерү

3. Тәрбияви:

- фәнгә кызыксынучанлыкны дәвам итү;

- фәнгә өйрәткәндә уңай фикер тәрбияләүгә ярдәм итү;

- табигатькә, туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәреснең төре: кабатлау, проект .

Җиһазлау, интерактив такта, ноутбук, презентация

Дәреснең төзелеше

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1. Оештыру өлеше

Дәрескә юнәлеш бирә торган әңгәмә

Укытучыны тыңлау, психологик халәтне көйләү

1. Предмет нәтиҗәләре:

- текст эчендә фигыльне таба, төркемчәләрне билгели белү;

- фигыльнең җиде төркемчәсе булуын, аларның затланышлы һәм затланышсызга бүленүен белү;

- фигыль ярдәмендә предметларның хәрәкәткә килүләренә төшенү.

2. Метапредмет нәтиҗә:

- дәрескә куелган бурычны аңлау һәм аны үтәүгә омтылу;

- Халык авыз иҗаты әсәрләрендә бирелгән  фигыльләрнең нинди вазифа белдергәнен билгеләү .

3. Шәхси нәтиҗә:

фигыльләрнең безнең хис-кичерешләребезне, хәлебезне аңларга ярдәм итүләренә төшенү.

2. Актуальләштерү

Дәреснең формасы белән таныштыру,  прект эшен эшләргә юнәлеш бирү.

Туган телләр көненә багышлап проект эшенең темасы белән танышу, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү.

3. Төп өлеш

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән фигыльләрне табу, төркемчәләрен билгеләү, морфологик анализ ясау,фигыльләрнең

җөмләдәге ролен ачыклауга юнәлтү.

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән фигыльләрне табу, төркемчәләрен билгеләү, морфологик анализ ясау,фигыльләрнең

җөмләдәге ролен ачыклау.Үзбәя.

4. Йомгаклау өлеше

Фигыльләр темасы буенча белемнәрне ныгыту

нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Сорауларга җавап бирәләр

5. Өй эше бирү

Фигыль төркемчәләренең төрлесе кулланылган халык авыз иҗаты әсәрләрен тупларга

1.Оештыру өлеше.

-И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньядакүпнәрсәбелдемсинтуган тел аркылы.

-Хәерле көн,укучыларым!Дәресебезне бөек  шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән башлыйсым килә.Дәрестә сезгә  яхшы кәеф,актив булуыгызны  телим.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар,әйтегез әле 21нче февраль ул нинди көн?

-21 нче февраль –Халыкара туган тел көне.

-Әйе,21 февраль көне һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне.Без бүген туган тел көне уңаеннан проект эше эшләрбез.Мин сезгә халык авыз иҗаты әсәрләрен туплап,китапчык ясарга тәкъдим итәм.Әйтегез әле,нәрсә ул халык авыз иҗаты,аның нинди жанрлары бар ?

-Фольклорның бер өлешен икенче төрле халык авыз иҗаты дип йөртәләр.Фольклор –инглиз сүзе,халык иҗаты дигәнне аңлата.Фольклоргаҗырлар,табышмаклар,мәзәкләр,әкиятләр,дастаннар,табышмаклар,әйтемнәр,риваятьләр һ б. керә.

-Димәк,халык авыз ижатын халык иҗат итә.Китапчыкның беренче битендә табышмаклар язылган .Табышмакларның җавапларын табып,шакмакларга языгыз.Җаваплар безгә дәреснең темасын ачыкларга ярдәм итәр.

Кирәк икән – боерабыз,

Кирәк икән – тыябыз.

Җөмләдә төрле-төрле

Зат һәм санны тоябыз.

(боерыкфигыль)

Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдерепкиләбез.

Эшләүченеңазмы, күпме

Икәнендәбеләбез.

(хикәяфигыль)

Күрсәтерменшартынэшнең

Үтәлү – үтәлмәвен

Белдерәмтеләк- үтенечнең

Күптөрлемәгънәсен.

(шартфигыль)

Ачыклыймынт өпфигыльнең

Өстәмәэшен, хәлен.

Рәвешендә, урынын да

Эш-хәлнеңвыкыт-мәлен.

(хәлфигыль)

Сыйфатбеләнфигыль минем дуслар

Уртакякларкүпбезнең

Билгеләренхуплауэш-хәлләрнең

Җөмләдәкайберсүзнең.

(сыйфатфигыль)

-Табышмакларның җаваплары нинди тема буенча?Без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

-Фигыльләр турында сөйләшербез.

-Әйе,фигыльләр темасын кабатларбыз.Димәк, дәрескә нинди максатлар куярбыз?

-Фигыльләрне таба белү,төркемчәләрен дөрес әйтү,аларны сөйләмдә куллана белү.

-Әйе,без бүген фигыльләрне кабатларбыз.Фигыльләр нинди ике төркемгә бүленә?

-Фигыльләр ике төркемгә бүленә: затланышлы,затланышсыз фигыльләр.

-Сезнең өстәлегездә фигыль төркемчәләре язылган карточкалар бар.1 нче төркем затланышлы,2 нче төркем затланышсыз фигыль төркемчәләрен аерып алыгыз.Аларны тактага элеп куярбыз

Затланышлы:боерык ф.,теләк ф.хикәя ф.шарт ф.

Затланышсыз:сыйфат.ф.,хәл ф.,исем ф,инфинитив.

-Бик дөрес.Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз.Сез мин әйтә башлаган фикерне дәвам итеп әйтеп бетерергә тиеш буласыз.Фикерләребезне кәрзингә җыя барабыз.(Фикерләр кәрзине алымы)

 1)Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр  ... (фигыль) дип атала.

2) Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр .... (затланышлы) фигыльләр дип атала.

3) Эш яки хәлнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә торган фигыль –   ..... (хикәя фигыль).

4) Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдергән сүзләр .... (боерык фигыль) дип атала.

5) Икенче эш-хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәл мәгънәсен белдергән сүзләр  .... (шарт фигыль) дип атала.

6) Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр .....(затланышсыз) фигыльләр дип атала.

7) Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – .....(сыйфат фигыль).

8) Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль – .... (исем фигыль).

9) Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль ....(хәл фигыль) була.

10) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль –  ..... (инфинитив).

-Китапчыкның 2 нче бите мәкальләр.Мәкальләрнең башы язылган ,сезгә дәвам итеп язып бетерергә кирәк.Мәкальдәге бер фигыльгә телдән морфологик анализ ясагыз.(Парларда эш)

Алтын җирдән табыла, .....белем китаптан.

Табыла-затланышлы хикәя  фигыль,хәзерге заманда,3 нче зат берлек санда ,төшем  юнәлешендә,барлыкта,җөмләдә хәбәр.

Китап- бер нәселнең .... икенче нәселгә калдырган мирасы.

Калдырган(мирасы)-затланышсыз сыйфат фигыль,барлыкта,йөкләтү  юнәлешендә,үткән заманда,җөмләдә аергыч.

Кулында китап булганның .... башында гыйлем булыр.

Булыр-затланышлы хикәя фигыль,барлыкта,3 нче зат берлек санда, билгесез киләчәк заманда,төп юнәлештә,җөмләдә хәбәр.

Кояш чыкса,табигать яңара,  китап укысаң ,күңел агара.

Укысаң- затланышлы шарт фигыль,барлыкта ,төп юнәлештә,2 нче зат берлек санда,җөмләдә хәбәр.

-Әдәбият дәресләрендә без сезнең белән риваятьләр укыдык.Китапчыкның 3 нче битендә без укыган  риваятьләрдән өзекләр бирелгән.Бу өзекләр нинди риваятьләрдән икән? Төркемнәрдә риваятьләрне укып чыгыгыз.

Хәзер фигыльләрне төшереп калдырып укып карыйк әле.(Кычкырып уку)

Болгар каласының корылуы турында-1 нче төркемгә

Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгыйелый икән.

Сихерче кыз-2 нче төркемгә

Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергәкушкан. Кыз хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар.

  • Фигыльләрне төшереп калдыргач җөмләләр аңлашыламы?
  • Юк,аңлашылмый.
  • Хәзер фигыльләрне куеп укып карыйк.Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
  • Фигыльләр җөмләне тулыландыра, эш-хәл турында хәбәр итә.
  • Риваятьләрдә булган фигыльләрнең төркемчәләрен әйтеп чыгыгыз.Нинди фигыльләр күбрәк кулланылган.

3 .Йомгаклау.

-Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Укучылар,без максатыбызга ирештекме,нәрсәләр белдек ?

-Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз булалар.Фигыльләрнең сигез төркемчәсен кабатладык,сөйләмдә кулланырга өйрәндек.

Үзбәя

Өй эше

-Проект эшен дәвам итеп,татар халык авыз иҗатының башка жанрларына мисаллар  табып,фигыль темасы буенча биремнәр уйлап килегез.Ул биремнәрне төркемнәр белән алмашып эшләрсез.Китапчыкны тулыландырырбыз, киләсе дәрестә проект эшен якларбыз.

-Укучылар,әйтегез әле 21нче февраль ул нинди көн?

-21 нче февраль –Халыкара туган телләр көне.

-Әйе,21 февраль көне һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле һәм без аны сакларга тиешбез.Без бүген туган тел көне уңаеннан проект эше эшләрбез.Мин сезгә халык авыз иҗаты әсәрләрен туплап,китапчык ясарга тәкъдим итәм.Әйтегез әле,нәрсә ул халык авыз иҗаты,аның нинди жанрлары бар ?

-Фольклорның бер өлешен икенче төрле халык авыз иҗаты дип йөртәләр.Фольклор –инглиз сүзе,халык иҗаты дигәнне аңлата.Фольклорга җырлар,табышмаклар,мәзәкләр,әкиятләр,дастаннар,табышмаклар,әйтемнәр,риваятьләр һ б. керә.

ТАБЫШМАКЛАР-ҖАВАПЛАРЫН  БЕЛЕРГӘ

1.Кирәк икән – боерабыз,

Кирәк икән – тыябыз.

Җөмләдә төрле-төрле

Зат һәм санны тоябыз.

(боерыкфигыль)

2.Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Икәнен дә беләбез.

(хикәя фигыль)

  1. Күрсәтерменшартынэшнең

Үтәлү – үтәлмәвен

Белдерәмтеләк- үтенечнең

Күптөрлемәгънәсен.

(Ачыклыймынтөпфигыльнең

Өстәмәэшен, хәлен.

Рәвешендә, урынын да

Эш-хәлнеңвыкыт-мәлен.

(хәлфигыль)

  1. Сыйфатбеләнфигыль минем дуслар

Уртакякларкүпбезнең

Билгеләренхуплауэш-хәлләрнең

Җөмләдәкайберсүзнең.

(сыйфатфигыль)

(шарт фигыль)

-Табышмакларның җаваплары нинди тема буенча?Без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

-Фигыльләр турында.

-Әйе,фигыльләр темасын кабатларбыз.Димәк,нинди максатлар куярбыз?

-Фигыльләрне таба белү,төркемчәләрен дөрес әйтү,аларны сөйләмдә куллана белү.

-Әйе,без бүген фигыльләрне кабатларбыз.Фигыльләр нинди ике төркемгә бүленә?

-Затланышлы,затланышсыз.

-Сезнең өстәлегездә фигыль төркемчәләре язылган карточкалар бар.1 нче төркем затланышлы,2 нче төркем затланышсыз фигыль төркемчәләрен аерып алыгыз.Аларны тактага элеп куярбыз

Затланышлы:боерык ф.,теләк ф.хикәя ф.шарт ф.

Затланышсыз:сыйфат.ф.,хәл ф.,исем ф,инфинитив.

-Бик дөрес.Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз.Сез мин әйтә башлаган фикерне дәвам итеп әйтеп бетерергә тиеш буласыз.Фикерләребезне кәрзингә җыя барабыз.(Фикерләр кәрзине алымы)

ҖӨМЛӘЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ

 1)Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр  ... (фигыль) дип атала.

2) Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр .... (затланышлы) фигыльләр дип атала.

3) Эш яки хәлнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә торган фигыль –   ..... (хикәя фигыль).

4) Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдергән сүзләр .... (боерык фигыль) дип атала.

5) Икенче эш-хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәл мәгънәсен белдергән сүзләр  .... (шарт фигыль) дип атала.

6) Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр .....(затланышсыз) фигыльләр дип атала.

7) Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – .....(сыйфат фигыль).

8) Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль – .... (исем фигыль).

9) Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль ....(хәл фигыль) була.

10) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль –  ..... (инфинитив).

-Китапчыкның 2 нче бите мәкальләр.Мәкальләрнең башы язылган ,сезгә дәвам итеп язып бетерергә кирәк.Мәкальдәге бер фигыльгә телдән морфологик анализ ясагыз.(Парларда эш)

Алтын җирдән табыла, .....белем китаптан.

Табыла-затланышлы хикәя  фигыль,хәзерге заманда,3 нче зат берлек санда ,кайтым юнәлешендә,барлыкта,җөмләдә хәбәр.

Китап- бер нәселнең .... икенче нәселгә калдырган мирасы.

Калдырган(мирасы)-затланышсыз сыйфат фигыль,барлыкта,төп юнәлештә,үткән заманда,җөмләдә аергыч.

Кулында китап булганның .... башында гыйлем булыр.

Булыр-затланышлы хикәя фигыль,барлыкта,3 нче зат берлек санда, билгесез киләчәк заманда,төп юнәлештә,җөмләдә хәбәр.

Кояш чыкса,табигать яңара,  китап укысаң ,күңел агара.

Укысаң- затланышлы шарт фигыль,барлыкта ,төп юнәлештә,2 нче зат берлек санда,җөмләдә хәбәр.

-Әдәбият дәресләрендә без сезнең белән риваятьләр укыдык.Китапчыкның 3 нче битендә ривятләр.Бу өзекләр нинди риваятьләрдән икән? Төркемнәрдә риваятьләрне укып чыгыгыз.

Хәзер фигыльләрне төшереп калдырып укып карыйк әле.(Кычкырып уку)

Болгар каласының корылуы турында-1 нче төркемгә

Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгыйелый икән.

Сихерче кыз-2 нче төркемгә

Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергәкушкан. Кыз хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар.

-Фигыльләрне төшереп калдыргач җөмләләр аңлашыламы?

-Юк,аңлашылмый.

-Хәзер фигыльләрне куеп укып карыйк.Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • Фигыльләр җөмләне тулыландыра, эш-хәл турында хәбәр итә.
  • Фигыльләрнең төркемчәләрен әйтеп чыгыгыз.



Предварительный просмотр:

Тема: 1 дән100 гә кадәрле саннар

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.

Максат: 1.1-20 гә кадәр саный белү күнекмәләрен камилләштерү, саннарның

                исемнәрен кабатлау;                                    

               2. 10-100 гә кадәр дистәләп саный белү күнекмәләрен үстерү;

               3. Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

               4.Татар телен өйрәнүгә кызыксыну үстерү .

Материал: Р.З.Хәйдарова, Татар теле һәм уку китабы. 2 класс, Татарстан картысы, саннар төшерелгән рәсемнәр,презентация, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

І. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт булдыру. 

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

- Бик яхшы, кояшлы иртә кебек!

- Сез татар теле дәресенә әзерме?

- Әйе,әзер!

- Бик әйбәт, утырыгыз!

Укучылар, без бүген белемнәребезне кабатлауны һәм ныгытуны дәвам итәрбез. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

ІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

а) ишетеп аңлау күнегүләре

Прослушайте и укажите слова, которые отвечают на вопрос ничә?

Акыллы, тиз, унбер, ала, илле алты, бирә, утыз ике, егерме.

б)Фонетик зарядка

дистәләп саныйбыз

(Сүзләрне укытучы укый,балалар белән кабатлыйбыз)

в) Ә хәзер укучылар тактага карыйк:

Сиксән. Алтмыш. уН

Нинди сүз килеп чыкты?

Безгә саннар нәрсә өчен кирәк?

III. Белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү өлеше.

Укучылар, без сезнең белән бүген саннарны өйрәнербез.  Сан турында белемнәребезне ныгытып, дәрес ахырында белемнәребезне йомгаклап лейтбук та эшләп алырбыз.

Ә дәрес ахырында  белемнәрне жетоннар саны буенча бәяләрбез. Үзебезнең белемебез ярдәмендә акча эшләп алабыз. Сорауларга дөрес җавап бирүче жетон ала. Һәр дөрес җавапка бер 10 сумлык жетон биреләчәк. Дәрес ахырында һәр укучы үзенә шушы акча күләменә карап билге куячак .

Билге куюның шарты түбәндәгечә, әгәр  50 сумнан артыграк җыйсагыз ”5” ле, 30-40 сум- “4” ле, 10-20 сум “3”-ле билгесе.

 Укучылар без сезнең белән, көндәлек тормышта һәрвакыт саннар белән эш итәбез, гади көндәлек сорауларга да саннар кулланып җавап бирәбез. Сезнең алдыгызда карточкалар (карточка №1). Әлеге сорауларга ничек җавап бирәбез икән искә төшерәбез. Әлеге күнегү өчен ике минут вакыт бирелә. Башладык.

(Укучылар карточка сорауларына телдән җавап әзерлиләр

  - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?)                  

Вакыт бетте.  Хәзер 1 нче номерлы укучылар, репортерлар роленә кереп, калган группадашларыннан әлеге сорауларга җавап алалар.

Молодцы укучылар. Булдырдыгыз. Хәзер исә киләсе күнегүгә күчәбез.

 Төркемнәрдә эш

Уен: (Ребуслар тәкъдим ителә) Монда нинди сүз язылган?

               6н, 1лек, 100ә, 100ек, к3.

3нче номерлы укучылар җавап бирә.

Физминутка:

- Хәзер ял итеп алабыз. Урындыкларны рәтләдек, парта артыннан чыгабыз

Парлы эш.

Укучылар, 2нче номерлы карточкаларны алабыз һәм парлы эшкә күчәбез. 2 минут вакыт бирелә.

(карточка №2.парлы эш)

Как скажешь, что:

- на столе 2 книги,

-в вашем классе 2 мальчика и 10 девочек;

-мама купила тебе 20 тетрадей;

2нче һәм 4нче номерлы укучылар җавап бирә.

IV. Рефлекция.

Укучылар, хәзер әйдәгез бүген дәрес-сәяхәттә ишеткән-белгәннәребездән  чыгып, Саннар темасына лейтбук төзибез. (Брошюра төзү)

V. Билгеләр кую.

- Ә хәзер әйдәгез, үзебезгә билгеләр куябыз. Акчаларыбызны саныйбыз һәм үзебезне бәялибез.

VI. Өйгә эш.

в)прослушайте и скажите какие числа пропущены.

20,21,... , 23, …, 25, ..., 27, …., 29, 30.

1. 1) Вместо точек подбери числа.

 Минем исемем ____ Миңа ... яшь. Мин ...нче мәктәптә, ...нче сыйныфта укыйм. Минем әниемә ... яшь, ә әтиемә ... яшь.

2. 2) Ситуатив бирем.

Как ты скажешь о том,что

- В вазе 7 яблок,

-Завтра будет 4 урока,

- Сегодня получила 3 пятерки.

3. Саннар кулланып үзең урында хикәя язарга (5-6 җөмлә)

10  20  30  40  50  60

70  80  90  100

ун  егерме   утыз  кырык илле алтмыш җитмеш сиксән  туксан  йөз

10  20  30  40  50  60

70  80  90  100

ун  егерме   утыз  кырык илле алтмыш җитмеш сиксән  туксан  йөз

10  20  30  40  50  60

70  80  90  100

ун  егерме   утыз  кырык илле алтмыш җитмеш сиксән  туксан  йөз

 

 Карточка №1

- Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?

Карточка №1

  - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?

   

 Карточка №1         

  - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?

Карточка №1

    - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?



Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы

“Г.Баруди исемендәге 4нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Минем Ватаным” темасына

 2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.

Укытучы – Заһидулина Альбина Фәнис кызы.

Дәреснең максатлары

 Белем бирү максаты:.

-« Мин Татарстанда яшим» темасы буенча сүзләр белән танышу һәм грамматик    

 яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерүне дәвам итү.

-«Туган ягым» хикәясе белән таныштыру.

- «Туган ягым табигате» темасына караган лексиканы  һәм төркемнәрдә эшләү  

 күнекмәсен ныгыту.  

Үстерү максаты:

- укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау;

укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: 

укучыларда туган табигатебезгә, әйләнә-тирә мөхиткә,шулай ук  янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук, биремле карточкалар, файл эчендә ак кәгазьләр; җавапларны бәяләү өчен  өчен яшел яфраклар,  дәреслек: Күңелле татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен), Р.З..Хайдарова, Н.Г.Галиева,Г.М.Ахметзянова,  -Казан: Татармультфильм, 2013.

Кулланылган структуралар: Тэйк оф – тач даун,  Тик-Тэк-Тоу ,Эй ар гайд, Микс-Фриз Груп, Континиус Раунд-Робин.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

1) Уңай психологик халәт булдыру. 

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

А ) Фонетик зарядка: Кабатлыйбыз:

Ү – үсә, түзә,үрдәк;

У – урман, тугыз, утын;

Ө – өч, өй, йөз;

Җ – җиде, җиләк, җыя;

Һ – һава, һәйкәл, шәһәр,

ң – яңа, яңгыр, сиңа.миңа.

б ) Ишетеп аңлау күнегүләре:

1.Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос  нинди?:

  • яшел, чәчә,  матур, яши, зур, кайта, ак.

2.Прослушайте и в паузах скажите каждое слово во множественном числе:

  • бүре,аю,куян,елга,урман,шәһәр,авыл.
  • Тактада язылган сүзләрне укып,тәрҗемә итәргә.
  •      Төн,ат, тәрәзә, аш, рәсем, су, такта, алма, нарат.
  •  -Сүзләрнең беренче хәрефләрен җыеп,сүз төзергә. (Татарстан)
  •  -Нинди сүз килеп чыкты?
  •  -Ә нәрсә соң Татарстан?
  •  -Без кайда яшибез?
  •  -Татарстан зурмы?
  •  -Татарстанның президенты кем?

II.Белем һәм күнекмәләрне кабатлау һәм ныгыту.

-Укучылар, без бүген туган ягыбыз булган Татарстан республикасы һәм аның гүзәл табигате  турындагы белемнәребезне кабатлауны һәм ныгытуны дәвам итәрбез.

Ә дәрес ахырында  белемнәрне шушы яфраклар саны буенча бәяләрбез.  Һәр дөрес җавапка бер яфрак биреләчәк. Дәрес ахырында һәр укучы үзенә шушы яфраклар санына карап билге куячак .Билге куюның шарты түбәндәгечә, әгәр  8 дән күбрәк яфрак җыйсагыз ”5” ле, 6 -7яфрак- “4” ле, 4-5 яфрак “3”-ле билгесе.  

-Ә хәзер алдагы дәрестә алган белемнәребезне искә төшереп алыйк әле.

а) Тэйк оф – тач даун  структурасы

(Укытучы  сорау бирә, риза булган укучы баса,риза булмаса басмый).

 -Татарстанда төрле милләтләр яши.

 -Татарстанның башкаласы- Мәскәү.

 -  Татарстанның  үз гимны бар .

         - Татарстанның президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы.

         - Татарстанда  бик күп урманнар һәм елгалар   бар.  

 -Татарстан флагында өч төс бар.

б).Тик-Тэк-Тоу структурасы.( 2 минут вакыт бирелә)

Бирелгән сүзләрдән  3 җөмлә төзегез (вертикаль, горизонталь, диагональ).

Татарстан

урманнар

   күп

мин

бар

яши

яратам

шәһәрләр

елгалар

 

Җөмләләрне  чылбыр тәртибендә укып чыгу, хаталарын төзәтү.нәтиҗә ясау.

Физминутка:

 Микс-Фриз Груп структурасы

- Хәзер ял итеп алабыз. Урындыкларны рәтләдек, парта артыннан чыгабыз һәм әйләнә буенча басабыз.  

 (Укучылар музыка башлангач әйләнә буенча йөриләр. Музыка туктауга укытучы кушкан эшне эшлиләр).  

-Сез ничәнче сыйныфта,шул кадәр басыгыз.

-Ничәнче  дәрес бара?

-Татарстан флагында ничә  төс бар?

-Казан сүзендә ничә хәреф бар?

-Баулы сүзендә ничә сузык хәреф бар?

-Татарстан сүзендә ничә иҗек?

III. Дәреснең төп өлеше.

1. Сүзлек өстендә эш :  

Шәһәр, елга, урман, кыр, поши, тиен, керпе, туган як, куе, усал, хәйләкәр, поши

4)Сорауларга җавап бирү.

   - Татарстан синең туган ягыңмы?

   -Табигате нинди?

   - Татарстанда нәрсәләр бар?

   -Урманнарында нинди җәнлекләр яши?

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

   -Сез нинди телдә сөйләшәсез? (На каком языке вы разговориваете?)

2. Укажите,что изменено во втором предложении каждый пары.

Татарстанда елгалар күп.

Татарстанда зур,озын елгалар күп.

Татарстанда шәһәрләр матур.

Татарстанда шәһәрләр чиста,матур.

3. Вместо точек подбери слова.

Татарстанда ...  урманнар, ... кырлар,күлләр бар.

Татарстанда ..., ...  елгалар күп.

Татарстанда ..., ... шәһәрләр күп.

 Слова: матур,куе,чиста,озын,киң,зур.

5.Континиус Раунд-Робин структурасы. (укучылар группада биремне тикшерәләр ,нәтиҗә ясыйлар)

IV. Йомгаклау.

- Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Безнең Татарстаныбызда  нинди елгалар бар?  

 -Кайсы шәһәрләрне истә калдырдыгыз ?

V. Билгеләр кую.

- Ә хәзер әйдәгез, үзебезгә билгеләр куябыз. Яфракларны алдык , саныйбыз һәм үзебезне бәялибез.

VI. Өйгә эш. 5 нче күнегү 105 бит укырга.

- Барыгызга да рәхмәт.  Дәрес бетте. Сау булыгыз.

  Дәрескә технологик карта

Тема

 

Теманың максаты

1 Белем бирү максаты:.

-« Мин Татарстанда яшим» темасы буенча сүзләр белән танышу һәм грамматик    

 яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерүне дәвам итү.

-«Туган ягым» хикәясе белән таныштыру.

- «Туган ягым табигате» темасына караган лексиканы  

һәм төркемнәрдә эшләү  

 күнекмәсен ныгыту.  

Үстерү максаты:

 укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау;

укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: 

укучыларда туган табигатебезгә, әйләнә-тирә мөхиткә,шулай ук  янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

 

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: Туган ягыбызның табигатен, матурлыгын  күрә белү

Коммуникатив:    сыйныф белән эшләгәндә сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә  мөхит

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

  Дәреслек: Күңелле татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен), Р.З..Хайдарова, Галиева,Г.М.Ахметзянова,  -Казан: Татармультфильм, 2013)

проектор, ноутбук, биремле карточкалар, файл эчендә ак кәгазьләр; җавапларны бәяләү өчен  өчен яшел яфраклар,  

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы  эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез?

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

Укучылар, без бүген Татарстан республикасы һәм аның гүзәл табигате  турындагы белемнәребезне кабатлауны һәм ныгытуны дәвам итәрбез. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

Саф ана телебездә укырга, язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап Актуальләштерү.

 Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

1Тэйк оф – тач даун структурасы ярдәмендә белемнәрне тикшерү  

2Тик-Тэк-Тоу структурасы буенча

Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзиләр. Җөмләләрне укыйлар.

3. Микс-Фриз Груп структурасы хәрәкәтләнгәндә   уйлау һәм фикеләүне үстерү

II этап. 

1 Диагностик бирем:

Куелган сорауга мөстәкыйль җавап бирү  .(Шәхси универсал   эшчәнлеге)

2.Диагностик бирем:

мөстәкыйль җөмлә төзү. (Шәхси универсал   эшчәнлеге)

3.Диагностик бирем: Сорауга  җавапны төрекмнәрдә әйтү яисә күрсәтү

III этап.

Ныгыту өстендә эш.

Максат  -     алган белемнәр   һәм яңа сүзләр белән җөмләләр төзү күнекмәләрен ныгыту.  

III этап.  

1. Сүзлек өстендә эш

Шәһәр-город, елга-река, урман-лес, кыр-поле, поши-лось, тиен-белка, керпе-ёж,туган як-родной край,куе-густой,усал-злой,хәйләкәр-хитрый.

 (Коммуникатив универсал уку эшчәнлеге).

2.Мөстәкыйль җөмләләр төзү

III этап.  

  1. Диагностик бирем: Эй ар гайд структурасы ярдәмендә дөрес җавапларны таба белү(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
  2. Диагностик бирем:Бирелгән сүзләр белән дөрес ңөмләләр төзү.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)        

III этап.  

 Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

III этап.  

1. Мөстәкыйль рәвештә текстны уку. Куелган сорауларга җавап табу.

(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

III этап.  

  1. Диагностик бирем:  Туган як табигатен телдән  тасвирлый алу,кыскача хикәянең эчтәлеген сөйләү (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

 

III этап. Рефлексия.  

III этап.  

Татарстандагы елгалар презентациясен  карау

 III этап.   Диагностик бирем:  Татарстандагы елгаларның татарча исемнәрен истә калдыру һәм әйтү. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

IV  .   Йомгаклау.

V  этап.    Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү VI  этап.   Өй эше. 5 нче күнегү 105 бит укырга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1 д ән 100гә кадәрле саннар Заһидулина Альбина Фәнис кызы , Г.Баруди исемендәге 4нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Слайд 2

11 56 32 20

Слайд 3

С иксән А лтмыш у Н

Слайд 4

САН

Слайд 5

Карточка №1 - Сиңа ничә яшь? - Син ничәнче мәктәптә укыйсың? - Син ничәнче сыйныфта укыйсың? - Сыйныфта ничә укучы? - Бүген сездә ничә дәрес?

Слайд 6

Карточка №1 - Миңа тугыз яшь. - Мин дүртенче мәктәптә укыйм. - Мин өченче сыйныфта укыйм. - Сыйныфта утыз укучы. - Бүген бездә биш дәрес .

Слайд 7

Ребус 7гән 1лек 100ә 100ек 6н к3

Слайд 8

Җидегән Берлек Йөзә Йөзек Алтын Көч

Слайд 9

Карточка №2 - на столе 2 книги, -в вашем классе 2 мальчика и 10 девочек; -мама купила тебе 20 тетрадей; -Ты съела 5 конфет.

Слайд 10

Карточка №2 - Өстәлдә 2 китап. - Сыйныфта 2 малай һәм 10 кыз. -Әни миңа 20 дәфтәр алды. -Мин 5 конфет ашадым.

Слайд 11

Саннар



Предварительный просмотр:

Тема: 1 дән100 гә кадәрле саннар

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.

Максат: 1.1-20 гә кадәр саный белү күнекмәләрен камилләштерү, саннарның

                исемнәрен кабатлау;                                    

               2. 10-100 гә кадәр дистәләп саный белү күнекмәләрен үстерү;

               3. Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

               4.Татар телен өйрәнүгә кызыксыну үстерү .

Материал: Р.З.Хәйдарова, Татар теле һәм уку китабы. 2 класс, Татарстан картысы, саннар төшерелгән рәсемнәр,презентация, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

І. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт булдыру. 

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

- Бик яхшы, кояшлы иртә кебек!

- Сез татар теле дәресенә әзерме?

- Әйе,әзер!

- Бик әйбәт, утырыгыз!

Укучылар, без бүген белемнәребезне кабатлауны һәм ныгытуны дәвам итәрбез. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

ІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

а) ишетеп аңлау күнегүләре

Прослушайте и укажите слова, которые отвечают на вопрос ничә?

Акыллы, тиз, унбер, ала, илле алты, бирә, утыз ике, егерме.

б)Фонетик зарядка

дистәләп саныйбыз

(Сүзләрне укытучы укый,балалар белән кабатлыйбыз)

в) Ә хәзер укучылар тактага карыйк:

Сиксән. Алтмыш. уН

Нинди сүз килеп чыкты?

Безгә саннар нәрсә өчен кирәк?

III. Белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү өлеше.

Укучылар, без сезнең белән бүген саннарны өйрәнербез.  Сан турында белемнәребезне ныгытып, дәрес ахырында белемнәребезне йомгаклап лейтбук та эшләп алырбыз.

Ә дәрес ахырында  белемнәрне жетоннар саны буенча бәяләрбез. Үзебезнең белемебез ярдәмендә акча эшләп алабыз. Сорауларга дөрес җавап бирүче жетон ала. Һәр дөрес җавапка бер 10 сумлык жетон биреләчәк. Дәрес ахырында һәр укучы үзенә шушы акча күләменә карап билге куячак .

Билге куюның шарты түбәндәгечә, әгәр  50 сумнан артыграк җыйсагыз ”5” ле, 30-40 сум- “4” ле, 10-20 сум “3”-ле билгесе.

 Укучылар без сезнең белән, көндәлек тормышта һәрвакыт саннар белән эш итәбез, гади көндәлек сорауларга да саннар кулланып җавап бирәбез. Сезнең алдыгызда карточкалар (карточка №1). Әлеге сорауларга ничек җавап бирәбез икән искә төшерәбез. Әлеге күнегү өчен ике минут вакыт бирелә. Башладык.

(Укучылар карточка сорауларына телдән җавап әзерлиләр

  - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?)                  

Вакыт бетте.  Хәзер 1 нче номерлы укучылар, репортерлар роленә кереп, калган группадашларыннан әлеге сорауларга җавап алалар.

Молодцы укучылар. Булдырдыгыз. Хәзер исә киләсе күнегүгә күчәбез.

 Төркемнәрдә эш

Уен: (Ребуслар тәкъдим ителә) Монда нинди сүз язылган?

               6н, 1лек, 100ә, 100ек, к3.

3нче номерлы укучылар җавап бирә.

Физминутка:

- Хәзер ял итеп алабыз. Урындыкларны рәтләдек, парта артыннан чыгабыз

Парлы эш.

Укучылар, 2нче номерлы карточкаларны алабыз һәм парлы эшкә күчәбез. 2 минут вакыт бирелә.

(карточка №2.парлы эш)

Как скажешь, что:

- на столе 2 книги,

-в вашем классе 2 мальчика и 10 девочек;

-мама купила тебе 20 тетрадей;

2нче һәм 4нче номерлы укучылар җавап бирә.

IV. Рефлекция.

Укучылар, хәзер әйдәгез бүген дәрес-сәяхәттә ишеткән-белгәннәребездән  чыгып, Саннар темасына лейтбук төзибез. (Брошюра төзү)

V. Билгеләр кую.

- Ә хәзер әйдәгез, үзебезгә билгеләр куябыз. Акчаларыбызны саныйбыз һәм үзебезне бәялибез.

VI. Өйгә эш.

в)прослушайте и скажите какие числа пропущены.

20,21,... , 23, …, 25, ..., 27, …., 29, 30.

1. 1) Вместо точек подбери числа.

 Минем исемем ____ Миңа ... яшь. Мин ...нче мәктәптә, ...нче сыйныфта укыйм. Минем әниемә ... яшь, ә әтиемә ... яшь.

2. 2) Ситуатив бирем.

Как ты скажешь о том,что

- В вазе 7 яблок,

-Завтра будет 4 урока,

- Сегодня получила 3 пятерки.

3. Саннар кулланып үзең урында хикәя язарга (5-6 җөмлә)

10  20  30  40  50  60

70  80  90  100

ун  егерме   утыз  кырык илле алтмыш җитмеш сиксән  туксан  йөз

10  20  30  40  50  60

70  80  90  100

ун  егерме   утыз  кырык илле алтмыш җитмеш сиксән  туксан  йөз

10  20  30  40  50  60

70  80  90  100

ун  егерме   утыз  кырык илле алтмыш җитмеш сиксән  туксан  йөз

 

 Карточка №1

- Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?

Карточка №1

  - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?

   

 Карточка №1         

  - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?

Карточка №1

    - Сиңа ничә яшь?                              

  - Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

  - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  

  - Сыйныфта ничә укучы?                

  - Бүген сездә ничә дәрес?