Ачык дәресләр
Ачык дәресләр
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.05 КБ | |
| 20.49 КБ | |
| 18.82 КБ | |
| 25.76 КБ | |
| 20.95 КБ | |
| 23.38 КБ | |
| 24.45 КБ |
Предварительный просмотр:
ФДББС буенча дәрес планы
5 сыйныф. Татар теле
Дәреснең темасы: [‘] (һәмзә) тартыгы
Дәреснең тибы: яңа белем үзләштерү
Дәреснең максаты:
Эшчәнлек максаты (деятельностная): укучыларда күзәтү, анализлау, дәреслек белән эшләү, алгоритм эшләү кебек эш ысуллары формалаштыру;
Дәреснең эчтәлеге буенча (содержательная): [‘] (һәмзә) тартыгы турында белемнәрне формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхси нәтиҗәләр: укучыларда укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдырырга өйрәнү;
Метапредмет универсаль уку гамәлләре:
Регулятив УУГ: укучы яңа максат һәм бурычлар куярга өйрәнә; укучы максатка ирешүне планлаштыру, аның чараларын һәм шартларын үзлегеннән таба белү мөмкинчелеге ала, үзанализ һәм үзбәя булдыра.
Танып белү УУГ: укучы дәреслек кулланып сорауларга җавап бирергә өйрәнә; сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру мөмкинчелеге ала; үз фикерен исбатлый һәм яклый алырга өйрәнә.
Коммуникатив УУГ: укучы үз фикерен әйткәнче төрле фикерләрне исәпкә алырга, чагыштырырга, нәтиҗә ясара өйрәнә; парларда, төркемнәрдә эшләп, уртак эш эшләгәндә инициативаны үз өстенә алырга өйрәнә.
Предмет нәтиҗәләре: укучы [‘] (һәмзә) тартыгы турында белә; укучы һәмзә тартыгы булган сүзләрне дөрес укырга, дөрес язарга мөмкинчелек ала.
Кирәкле җиһазлар: “Татар теле” 5 сыйныф Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова дәреслеге, үзбәя бите, компьютер, проектор, экран, карточкалар.
Дәреснең барышы
I. Мотивация. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат.Балалар, тактада татар халык мәкале язылган: “УКУ – ЭНӘ БЕЛӘН КОЕ КАЗУ”. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Укучылар җавабы. Кое казу ул бик авыр эш, ә инде энә белән кое казу – бу икеләтә, өчләтә авыр эш. Димәк, нәрсәдер белергә теләсәң, бик нык тырышып эшләргә кирәк.
Укытучы. Ә сез бүгенге дәрестә тырышып эшләргә, белем алырга әзерме?
Укучылар. Әзер.
Укытучы. Әзер булсагыз, бүгенге дәресне башлап җибәрәбез.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Әйдәгез әле өй эшен тикшереп алыйк. Кем 96 нчы күнегүдән төрле килештәге исемнәрне тапты, экранда күрсәтелгән эталон буенча тикшерегез.
Эталон №1
Цунами – баш килеш; диңгездә, океанда – урын-вакыт килеше; дулкыннар – баш килеш; цунамины – төшем килеш; су – баш килеш; җир тетрәве – баш килеш; цунами дулкыны – баш килеш; океанда – урын-вакыт килеше; яр – баш килеш; цунами - баш килеш; җиргә – юнәлеш килеше; метрга – юнәлеш килеше. |
Укытучы. Кемнәр шушы ук күнегүдәге алмашлыкларга һәм сыйфатларга морфологик анализ ясады, өстәлдәге карточкалар ярдәмендә тикшерегез.
Эталон №2
Ул – зат алмашлыгы,берлек санда,баш килештә, җөмләдә ия булып килә (нәрсә барлыкка килә? -ул), тамыр сүз; Ачык – сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч булып килгән ( нинди диңгездә? – ачык), ясалма сүз; Киң, зур, көчле, биек |
Укытучы. Кемнәр [Ч], [Ш] авазлары кергән тизәйткечләр өйрәнде, минем яныма килегез. (Тизәйткечләр тыңлана)
Кемнәр исемнәрнең килешләрен дөрес билгеләде, кулларыгызны күтәрегез. Бик әйбәт. Ә кемнең дә булса бу эшне эшләгәндә авырлыклар тудымы? (Авырлыклар туса, укучылар әйтәләр).
Ә морфологик анализны ясаганда нинди авырлыклар туды? (Шулай ук әйтеп кителә)
Сезнең өстәлләрдә үзбәя битләре ята.
Үзбәя бите Укучының исем фамилиясе, классы ______________________________ 1.Өй эше _________________________ 2. Транскрипция ______________________ 3. Алгоритм ____________________ 4. Төшеп калган хәрефләр ______________ 5. Транскрипциядә күрсәтү _____________ 6. Карточкалар ________________________ |
Укытучы. Үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләгез. Дәрес дәвамында үз эшчәнлегегезне бәяләргә онытмагыз.
III. Авырлыкның сәбәбен һәм урынын табу.
Укытучы. Укучылар, тактада транскрипциядә сүзләр язылган. Транскрипция ул авазларны язуда күрсәтү тамгасы. Сез хәзер шушы сүзләрнең язылышын күрсәтегез.Алдыгызда кәгазь битләре бар, шуларга языгыз.
Тактадагы сүзләр
[ этэм], [кәгъәз ], [эрэмчэк ], [йәш ], [ма’май ], [мәс’әлә ], [тә’сир ], [җөр’әт ]. |
Укытучы. Сүзләрне укып чыгыгыз. Үзегезне бәяләргә онытмагыз. Бу эшне эшләгәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз?
Укучы. Маэмай, мәсьәлә, тәэсир сүзләрен яза белмибез.
Укытучы. Әлеге сүзләрнең язылышын әлегә кадәр өйрәнгән кагыйдәләр белән аңлатып буламы?
Укучы. Юк.
Укытучы. Нинди проблема туды?
Укучы. Без бу сүзләрдә нинди хәреф куярга икәнен белмибез? [ ‘] билгесенең нәрсә икәнен белмибез.
IV. Авырлыктан чыгу юлы проектын төзү.
Укытучы. Алдагы эшебезнең максаты нинди?
Укучы. Транскрипциядә язылган сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, шундый сүзләрне очраткан рәвештә кагыйдәсен дөрес кулланып яза белү.
Укытучы. Дәреснең темасы ничек була инде?
Укучы. [ ‘] билгене өйрәнү
Укытучы. Әйе, балалар. Бу билге һәмзә тартыгы дип атала.
Укытучы. Шушы килеп чыккан проблеманы чишәр өчен дәрелеләрнең 49нчы битен ачып, кагыйдәне укыйбыз.
Укучылар 49нчы биттәге 12 параграфны укыйлар.
V. Төзелгән проектны реализацияләү.
Укытучы. Укылган материалдан нәрсәләр белдегез? Әйдәгез тикшерик әле.
Укучылар кагыйдәне үзләре аңлаганча әйтеп бирәләр. ( [ ‘] (һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыка килә. Ул татар сүзләрендә очрамый, бары тик гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә генә очрый).
Укытучы. Ә хәзер 98 нче күнегүне карагыз. Анда безнең 4 сүз бирелгән. Дүрт сүзнең дә транскрипциясендә [ ‘] (һәмзә) тартыгы бар, ә язылышында ул нинди хәрефләр белән бирелгән соң?
Укучылар. Мәсьәлә, җөрьәт сүзләрендә ь хәрефе белән; тәэмин, тәэсир сүзләрендә э хәрефе белән.
Укытучы. Хәзер төркемнәргә бүленәсез һәм сүзләрдә кайсы вакытта Ь билгесе хәрефе, кайсы вакытта Э хәрефе куелганын аңлатасыз.
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, алгоритм төзиләр.
Төркемнәрне тыңлау.
1 төркемнең алгоритмы. Сузык авазлардан соң әйтелә торган һәмзә тартыгы язуда Э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай, тәэмин, тәэсир. |
2 төркемнең алгоритмы. Тартык авазлардан соң әйтелә торган һәмзә тартыгы язуда Ь хәрефе белән күрсәтелә: мәсьәлә, җөрьәт. |
Укытучы. Алгоритм өчен үзегезгә бәя куярга онытмагыз.
Укытучы. Экранда сүзләр бирелгән. Төшеп калган хәрефләрне үзегез әйткән кагыйдәне кулланып өстәгез.
Балалар кагыйдәне әйтеп, хәрефләрнең язылышын аңлаталар.
Укытучы. Бик әйбәт, балалар, ә хәзер без, шушы кагыйдәне кулланып, дәрес башында яза алмаган сүзләрне яза алабызмы инде?
Укучылар. Әйе, алабыз.
Укытучы. Ә хәзер нишлибез, укучылар?
Укучы. Безгә алган белемнәрне ныгытырга кирәк.
VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.
Укытучы. Әйдәгез дәреслектәге 99 нчы күнегүне эшлибез. (Маэмай сүзен дөрес әйтеп шигырьләрне уку).
Укытучы. Сүзлекләр өстендә эшләп алабыз
Тәэмин итәргә – обеспечивать, снабжать
Тәэсир – влияние, впечатление
Тәэсир итәргә – оказать влияние, повлиять
Җөрьәт итәргә – решиться, отважиться.
Укытучы. Карточкада сүзләр бирелгән, шушы сүзләрне транскрипциядә күрсәтергә.
Карточка
Тәэмин, мәсьәлә, маэмай, тәэсир, җөрьәт |
Укытучы. Үзбәя битләрегезгә үзегезгә бәя куярга онытмагыз. Хатасыз эшкә “5”ле, 1 хатасы булса “4”ле, 2 хатасы булса “3”ле куела.
Укытучы. Ничә кеше хатасыз язды? Бу эшне эшләгәндә авырлык кичердегезме?
Укучылар җавабы.
VII. Эталон буенча үз-үзеңне тикшереп бәяләү.
Укытучы. Сез үзегезнең алган белемнәрегезгә ышанасызмы?
Укучылар. Әйе.
Укытучы. Әйдәгез, алайса, үзегезне тикшереп карагыз.
Карточкалар бирелә, анда сүзләр язылган, хәрефләр төшеп калган. Сүзләрне таблицага урнаштыру.
Таблица
Э хәрефе | Ь хәрефе |
Эталон белән тикшерү
Укытучы. Эшегезгә бәя бирергә онытмагыз.
VIII. Алган белемнәрне икенчел ныгыту.
Үткәннәр кабатланыла, күнегүләр эшләнелә.
IX. Рефлексия этабы.
Укытучы. - Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Дәрес башында куелган максатларны үтәдекме?
- [‘] билгесенең нәрсә икәнен белдекме?
- Ул ничек барлыкка килә?
- Язуда ничек күрсәтелә?
- Кайчан Э, кайчан Ь билгесе куела?
- Нинди сүзләрдә очрый?
Укучылар җавабы.
Укытучы. Бик әйбәт, балалар. Мин сезнең җавапларыгыздан канәгать. (Үзбәя битләреннән чыгып билгеләр куела)
Укытучы. Ә хәзер өй эшен языгыз.
- 12 параграф, кагыйдәне өйрәнү;
- [ ‘] һәмзә тартыгы кергән сүзләр кулланып 5 җөмлә язарга;
- [‘] һәмзә тартыгы турында әкият язарга.
Укытучы. Дәрес шуның белән тәмам. Миңа бүген сезнең белән эшләү ошады. Бик зур рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
6 нчы Б сыйныфының рус төркемендә үткәреләчәк ачык дәрес планы
Дәреснең темасы: Иң элек син Кеше бул, балам!
Дәреснең максаты: 1) Һөнәр сайларга әзерләү; 2)Г.Зәйнашеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Кем булырга?” шигыре өстендә эшләү; 3) Тормышта үз урыныңны, үз һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга өйрәтү.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Материал: Мотыйгуллина Ә.Р. дәреслеге (2нче кисәк,36-38б.)
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран,презентация, Г.Зәйнашева китаплары, Г.Зәйнашева сүзләренә җырлар язмасы, язучыларның портретлары,биремнәр.
Дәреснең барышы:
- Мотивлаштыру – ориентлаштыру
- Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру
(СЛАЙД 1 Исәнләшү)
- Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!
Саумы, кояш! Саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
Уе изге баласына
Булышыр табигать тә,
Эшкә тотыныйк, балалар,
Хәерле сәгатьләрдә!
- Кәефләрегез ничек? Эшне башлыйбызмы? Бүген сыйныфта кем дежур? (СЛАЙД 2. Дежур укучы сораулары)
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген ничәсе?
- Атнаның нинди көне?
- Сыйныфта кем юк?
- Урамда көн нинди?
- Актуальләштерү.
- Өй эшен тикшерү. Әйдәгез әле, өй эшен тикшереп алыйк. Үткән дәресләрдә без сезнең белән өч хикәя укыган идек. Иң беренче без сезнең белән “Чүкеч” хикәясен укыдык, аннан соң “Әни ялдан кайткач” хикәясен һәм өченчесе “Кояштагы тап” хикәясен укыдык.
ЧҮКЕЧ ӘНИ ЯЛГА КИТКӘЧ КОЯШТАГЫ ТАП
- Әйтегез әле, аларны кемнәр язган? Балалар җавабы ( “Чүкеч” – Габделхәй Сабитов хикәясе, “Әни ялга киткәч” – Абдулла Алиш хикәясе, “ Кояштагы тап” – Фәнис Яруллин хикәясе.
Габделхәй Сабитов Абдулла Алиш Фәнис Яруллин
- Миндә шушы язучыларның фоторәсемнәре. Кайсы – кем? Язучыларның фоторәсемнәрен исем фамилияләре астына куегыз әле.
- Ә хәзер мин сезгә шушы хикәяләрдән алынган өзекләр өләшәм. Сез шушы өзекләрне укып, кайсы хикәядән алынган икәнен әйтерсез. (Балалар өзекләрне укыйлар, кайсы хикәядән алынганын әйтәләр, хикәянең исеме янына магнитлар белән куялар).
- Бик әйбәт, балалар. Сезнең һәрберегезнең алдында үзбәяләү карточкалары бар. Хәзер шунда үзегезгә билгеләр куегыз. Бик әйбәт “5”ле билгесе, яхшы - “4” ле, ярыйсы – “3”ле, начар –“2”ле билгесе куела.
3. Уку мәсьәләсе кую.
- Әңгәмә оештыру. Бу өч малай, үскәч, нинди кешеләр булырлар икән? (Балалар җавабы: яхшы кешеләр, эшчән кешеләр, тәрбияле кешеләр, ярдәмчел кешеләр, акыллы кешеләр һ.б.)
- Ә алар киләчәктә нинди һөнәрләр сайларлар икән? Сез нинди һөнәрләр беләсез? (Балалар җавабы: укытучы, сатучы, төзүче, табиб, тәрбияче, урманчы һ.б.) Слайд 3 (һөнәр ияләре рәсемнәре)
- Димәк, без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез инде? (Балалар җавабы: Һөнәрләр турында) (СЛАЙД 3 ҺӨНӘРЛӘР сүзе чыга).
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
- Ә хәзер дәреслекләрнең 37нче битен ачабыз. Анда безнең “Кем булырга?” шигыре бирелгән. Шигырьнең исемен ничек аңлыйсыз? Ул нәрсә турында булырга мөмкин? Кем быть? (Балалар җавабы: Һөнәрләр турында)
- Әйе, балалар, һөнәрләр турында.
- Бу шигырьне шагыйрә Гөлшат Зәйнашеа язган. (СЛАЙД 4. Гөлшат Зәйнашева фоторәсеме). Ул 1928нче елның 13нче гыйнварында Татарстанның Тукай районы Иске Теләнче авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Гөлшат Зәйнашева бик күп шигырьләр яза. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр язган. Ә хәзер әйдәгез без дә аның берничә җырын тыңлап китик. (Щербенева Ульяна, Хөсәенова Азалия, Колпакова Валерия башкаруында “Үз илемдә”, “ Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” җырлары тыңлана).
- Рәхмәт сезгә, кызлар. Бик матур җырладыгыз. Эшебезне дәвам итәбез. Хәзер мин сезгә дәреслектәге “Кем булырга?” шигырен укып китәм. (Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый).
- Бик матур һәм мәгънәле шигырь, балалар. Шигырьдә сез аңламаган һәм авыр әйтелешле сүзләр дә очрады, әйдәгез әле шулар өстендә эшләп алыйк. (СЛАЙД 5. Сүзлек эше)
БОРЫП КЫНА – ПОВОРАЧИВАЯ
ДӘВАЛЫЙ – ЛЕЧИТ
САВЫКТЫРА – ИСЦЕЛЯЕТ
ИҢ ЭЛЕК – СНАЧАЛА, СПЕРВА
ХОДАЙ – БОГ, ГОСПОДЬ
ШУЛЧАК – В ЭТО ВРЕМЯ, ТОГДА
(Укытучы сүзләрне укый, балалар кабатлыйлар, тәрҗемәсе әйтелә).
- Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз. (балалар чылбыр белән шигырьне укыйлар).
- Шигырьдә сүз кем турында бара? (БҖ: Малай турында).
(СЛАЙД 6. Малай рәсеме сорау билгесе белән)
Шигырь өстендә эшләү. Сорау – җавап.
- Малайның кем булуын телиләр?
- Артист абыйлар кем диләр? – БАЯНЧЫ (СЛАЙД)
- Әтисе кем ди? – ШОФЁР (СЛАЙД)
- Әнисе кем ди? – ТАБИБ (СЛАЙД)
- Апасы кем ди? – САТУЧЫ (СЛАЙД)
- Әбисе кем ди? – КЕШЕ (СЛАЙД)
- Шигырьдә нинди һөнәрләр турында әйтелә? ( БҖ: Баянчы, шофёр, табиб, сатучы).
- Ә кеше һөнәрме ул? (БҖ: Юк).
- Әбинең сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Әңгәмә оештыру. Кеше булу, димәк, кешеләргә ярдәм итү, тәртипле булу, намуслы, гадел, эшчән, акыллы, тәрбияле булу...
- Ә сез кем булырга телисез? (Парларда эш. – Син кем булырга телисең?
- Мин .... булырга телим. Ә син?
- Ә мин ... булырга телим.
- Бик әйбәт, балалар. Бу эшне сез өйдә дәвам итәрсез. Ә хәзер үзегезнең үзбәя битләрен алыгыз һәм дәрестәге эшчәнлегегезгә билге куегыз.
III. Рефлексив бәяләү.
1. Рефлексив кабатлау.
- Балалар, без бүген дәрестә нинди яңа шагыйрә турында белдек? (БҖ: Гөлшат Зәйнашева. Тактага шагыйрәнең портреты куела).
- Без аның нинди шигырен укыдык? (БҖ: “Кем булырга? шигырен. Тактага шигырь язылган бит куела).
- Шигырьдә кем турында сүз бара? (БҖ: Малай турында. Малай рәсеме куела).
- Малайны кем итеп күрәләр? (БҖ: Баянчы, шофёр, табиб, сатучы)
- Болар нәрсәләр? (БҖ: Һөнәрләр).
- Без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек инде? (БҖ: Һөнәрләр турында, шагыйрь турында, шигырь укыдык).
2. Өй эше бирү (СЛАЙД 7. Өйэше биремнәре):
1) “Кем булырга?” шигырен сәнгатьле итеп укырга (37б.)
2) Дәреслекнең 38б., 5нче, 6нчы биремнәр ярдәмендә парлап сөйләшергә әзерләнергә
3) Иҗади бирем. Үзегезгә ошаган һөнәргә реклама ясарга ( презентация, рәсемнәр, фотолар, сөйләү)
3. Дәрескә йомгак ясау. ( СЛАЙД 8. Сораулар). Әңгәмә оештыру.
- Миңа .... ошады.
- Мин үземә “....”ле куйдым, чөнки ..... .
(Бәяләү. Билгеләр кую. Үзбәя битләре ярдәмендә укучыларга билгеләр куела).
- Без бүген сезнең белән бик әйбәт эшләдек. Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды. Барыгызга да зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз, балалар! (Балалар җавабы: Сау булыгыз!)
Предварительный просмотр:
Укытучы Гарипова Наилә Габдрәшит кызы
Фән Әдәби уку
Класс 3 А (рус төркеме)
Дәрес темасы Без әнигә булышабыз. “Ана рәхмәте ” текстын уку
Дәреслек З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013ел
Дәреснең максаты:
Белем бирү: хикәя-текстның эчтәлеген үзләштерү, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшләү;
-өйрәнелгән сүзләрне, грамматик кагыйдәләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә активлаштыру; диалогик, монологик сөйләм, ишетеп аңлауны үстерү;
Тәрбияви: өлкәннәргә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хезмәткә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Предмет : өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү,иптәшеңә сорау бирү белү,образга бәя бирә белү.
Метапредмет:
Танып-белү:үрнәк буенча эшли белү,сорауларга җавап бирә белү,аңлап укый белү,укылган мәълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурычларны билгели белү;уку тәртибен оештыра белү;укытучының күрсәтмәләрне аңлап үти белү”
Коммуникатив:аралаша белү сәләтен үстерү;парларда һәм күмәк эшли белү
Дәреснең тибы: яңа белем ачу
Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш
Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фламастерлар
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү
Технологик карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | ||
- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? - Бүгенге дежурларны тыңлыйк. - Рәхмәт, минем кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр. Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Бүген көн нинди? (Бүген көн салкын, кар ява, җил исә, кояшлы түгел). Класста кем юк? | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Текст алды эше. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | ||
Аудирование күнегүләре. СЛАЙД №1 1.Бирелгән сүзләрне укыгыз,тәрҗемә итегез,аермасын әйтегез. Җыя,киенә,юына,ясый,эчә,юа,себерә,ашый,китә. СЛАЙД №2 2.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез. Мартаның әнисе,Мишаның әнисе,Азатның әтисе,Глебның дусты. СЛАЙД № 3 - Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме? Индивидуаль эш. Ак битләрне алыгыз. Сүзтезмәләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз. (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.) СЛАЙД № 4 - Эталон буенча үзеңне тикшер. (самопроверка с эталоном) Күңелле татар теле (мультимедиа) СЛАЙД № 4 Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү. Похвали мальчика. Спроси у друга, что он делает дома | Бирелгән сүзләрне уку,тәрҗемә итү ,аермаларын табу. Урын җыям-урын жыясың,киенәм-киенәсең,ясыйм-ясыйсың,эчәм-эчәсең,себерәм-себерәсең,ашыйм-ашыйсың,китәм-китәсең Мартаның әнисе-мама Марты Мишаның әнисе-мама Миши Азатның әтисе- папа Азата Глебның дусты-друг Глеба - Юк, дөрес түгел. Урын җыя- посуду моет Идән себерә- пол моет Идән юа- подметает пол Зарядка ясый- моет лицо Битен юа- делает зарядку Савыт-саба юа- заправляет постель Урын җыя-заправляет постель Идән себерә-подметает пол Идән юа-пол моет Зарядка ясый-делает зарядку Битен юа-моет лицо Савыт-саба юа-посуду моет Син эшчән малай ,чөнки тәлинкәне юасың. Син эшчән малай ,чөнки идәнне себерәсең. Син яхшы малай,чөнки зарядка ясыйсың. Син яхшы малай,чөнки бишле аласың. Син тәлинкә юасыңмы? Син идән себерәсеңме? Син урын җыясыңмы? Син бишле аласыңмы? | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку. | ||
- Ә хәзер дәреслекне ачыгыз,7нче күнегү 78 биттәге рәсемне карагыз. -Уйлагыз, без бүген дәрестә нәрсә турында текст укыйбыз? - Бу рәсемдә тагын нәрсә күрәсез? -Өйләре нинди? - Өйне чиста тоту өчен нишләргә кирәк? - Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? - Чему должны научиться? цель урока какая? -Бүген дәреснең темасы нинди? | - Әни һәм малай турында -Әни белән малайның өйләрен. -Өйләре чиста -Әнигә булышырга кирәк. Без ничек әнигә булышабыз. -Научиться рассказывать как мы родителям помогаем. -Без әнигә булышабыз. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
IV. Текст өстендә эш. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | ||
- Текстны беренчел уку. Укытучы “Ана рәхмәте” текстын кычкырып укый. - Текстны үзләре укыйлар. -Текстта яңа сүзләр бармы? - Тәрҗемәне кайдан табарга була? (Сүзлек белән эш) -Рольләргә бүлеп уку
- Найдите в тексте предложение, где говорится, что мама поздно вернулась с работы; -мама удивилась чистоте; - сын сам помыл пол; - мама сыну сказала спасибо.
| - Әйе, бар. - Сүзлектән. Гаҗәпләнде[ гъәҗәпләндэ ]-удивилась Үпте [үптэ ]-поцеловала Соң кайтты [cоң къайтты]-поздно вернулась Чисталыкка [чисталыкъкъа]-чистоте
Физминут “Чебиләр” | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) |
V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. (Работа с текстом после чтения) Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | ||
- Парларда эш. - Дәреслектә 79 бит , 10 күнегүне парларда эшләгез. Сорауларга җавап бирегез | Укучылар парларда эшлиләр. | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ) |
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | ||
Уен уйнау.”Мине макта” Сез өйдә ничек булышасыз?Дустыгызга әйтегез.Дустыгыз сезне мактый. | -Мин өйдә әнигә булышам,идән юам. -Син яхшы кыз! -Мин әнигә булышам.Мин тәлинкәләр юам. -Син әйбәт малай. | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) |
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | ||
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)
ӨЙ ЭШЕ 1) “Ана рәхмәте” тестын сөйләргә өйрән. 2) Сорауларга җаваплар әзерлә. Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | - “Ана рәхмәте ” текстын укыдык. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
Предварительный просмотр:
ФИО Гарипова Наилә Габдрәшит кызы
Фән Татар теле
Класс 5 А (рус төркеме)
Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”
Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014
Үткәрү вакыты 14.11.2017
Дәреснең максатлары:
1. Укытучы өчен:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе) :
- Вакытны дөрес әйтергә өйрәнү.
Тәрбия бирү максаты( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
- үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
-сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек сәләтләрен үстерү.
2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- “Көндәлек режим” турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.
Дәреснең тибы: кабатлау.
Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда эш
Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү
Технологик карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре | |||
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | |||||
- Исәнмесез!Хәерле көн ! -Бүген кем дежур? -Укучылар, бүген төркемнәрдә эшләрбез. | -Исәнмесез! - Хәерле көн миңа! -Хәерле көн сиңа! -Хәерле көн безгә! -Хәерле көн сезгә! - Дежур укучы сөйли. | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) | |||
1. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | |||||
Г.Тукайның “Ялкау маэмай” мультфильмын карау(ЗУМ ИН) - Ә хәзер экранга карагыз. -Бу мультфильм нәрсә турында? -Эт ничек яши? -Эт дөрес яшиме? -Тормышта уңышларга ирешер өчен нишләргә кирәк? -Вакытны дөрес кулланыр өчен нишләргә кирәк? Уйлагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? - Димәк, без буген дәрестә нинди максат куябыз? - Бүген дәреснең темасы нинди? -Көндәлек режимны төзер өчен нәрсәләрне белергә кирәк? -Өй эшен тикшерәбез. | -Бу мультфильм эт турында?. - Эт уйный,йоклый,ашый. -Эт дөрес яшәми. -Вакытны дөрес кулланырга кирәк. -Көндәлек режим кулланырга кирәк. - Көндәлек режим турында сөйләшербез. -Көндәлек режимны сөйләргә өйрәнәбез. -Көндәлек режим. -Вакытны әйтә белергә кирәк. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) | |||
2.Өй эшен тикшерү Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау | |||||
-Өйдә ясалган сәгатьләрне алмаштырып , вакытны дөрес әйтегез. Әзерләнергә 1 минут вакыт бирелә. . |
| Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү. (Коммуникатив УУГ) Тиешле мәгълүматны табу(Регулятив УУГ) | |||
3. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | |||||
-Көндәлек режимны төзер өчен тагын нәрсәне белергә кирәк? ДЖОТ ТОТС -Һәрберегез 3әр карточка алыгыз һәм һәрбер карточкага “Көндәлек режим темасына караган сүзләр яки сүзтезмәләр языгыз.Сүзләрне язганчы, иптәшләрегезгә әйтегез,карточкаларны уртага куя барыгыз. -Һәрбер төркем укый . | -Бу темага караган сүзләрне белергә кирәк. иртән уянам,юынам,зарядка ясыйм,мәктәпкә барам... | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) | |||
4. Яңа белемгә чыгу. Максат: Яна белем һәм күнекмәләр булдыру. | |||||
ЭЙ АР ГАЙД Җөмләләр язылган карточкаларны алыгыз.Беренче баганага бу җөмләләрне дөрес дип уйласагыз +, җөмләләр дөрес булмаса – билгесе куегыз. --Дәреслек белән эш.41 бит 5 нче күнегүдәге рәсемнәргә карап,малайның көндәлек режимын төзегез.Вакытка карап,малайның нишләгәнен әйтегез. -Әзерләнергә төркемнәргә 3 мин.вакыт бирелә.Чылбыр буенча төркемдә кабатлагыз. -Бергәләп Маратның режимын сөйләгез. Һәрбер төркемнән бер кеше такта янына чыга.Тактадагы рәсем буенча сөйлиләр. -Хәзер аннан соң дигән сонгы баганада + яки – куегыз.Фикерләрегез Үзгәрдеме?Фикерләрегез туры киләме? -Ял итеп алабыз. | 1.Сәгать җидедә йокыдан торам. 2.Сәгать уникедә иртәнге ашны ашыйм. 3. Сәгать унда мәктәптә дәресләр башлана. 4.Сәгать дүрттә уйныйм. 5.Сәгать тугызда йоклыйм Төркемнәрдә эшләү. Карточкаларда эшләү нәтиҗә ясау. Татарча бию башкару. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу(Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшеңнең фикрен тыңлый белү( Коммуникатив УУГ) Фикерләрне логик чылбырга салу. (Танып белү УУГ) Уку эшчәнлеген оештыра белү. (Регулятив УУГ) | |||
5. Сөйләмдә беренчел ныгыту. Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | |||||
Парларда иңдәш иптәшегез белән диалог төзегез.Тема:Көндәлек режим. Укучылар парларда эшлиләр Презентациядәге рәсемнәр буенча кечкенә диалоглар төзиләр. | Сорауларга җавап бирәләр. - Син сәгать ничәдә йокыдан торасың? -Мин сәгать җидедә йокыдан торам. - Син сәгать ничәдә дәрес әзерлисең? - ... . - Син сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең? - ... . | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ) | |||
6. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү. | |||||
-Диалогларны сөйләгез. | Диалогларны тыңлау. | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) | |||
7. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя бирү. | |||||
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? -Укучылыр, көндәлек режим кирәкме?Ни өчен? - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?) | - Сәгатьне дөрес әйтергә өйрәндек. Көндәлек режим турында сөйләштек. -Минем көндәлек режимым -Сәламәт булу өчен. . | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) | |||
8. Өй эше. | |||||
- Үзегезгә бәя куегыз. ӨЙ ЭШЕ 1.Көндәлек режимыгызны языгыз. яки 2.Тема буенча диалог язарга. - Сау булыгыз!Дәрес өчен рәхмәт! | Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | |||
Предварительный просмотр:
Укытучы | Гарипова Наилә Габдрәшит кызы | |||
Предмет | Туган тел( татар теле) дәресе | |||
Сыйныф/төркем | 5 нче сыйныф /рус төркеме | |||
Тема | Олегнының нигә кәефе юк | |||
Максат | Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): -өй эше эшләү турында сөйли ,өй эшен эшләү турында сорый, Олегка бәя бирә белү; Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе): -уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурычларны билгели белү; -Эш тәртибен аңлап ,уку эшчәнлеген оештыра,нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; -уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Тәрбия бирү максаты: -укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау; -иптәшләрең белән итагатьле сөйләшү,иптәшләреңә ярдәм итү өстендә эшләү. | |||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча: Өй эшен эшләү турында сөйләшү.Олегка бәя бирә белү. Танып-белү УУГ:аңлап уку,өй эшен эшләү турында әйтә һәм сорый белү.Олегка бәя бирә алу Коммуникатив УУГ:иптәшең белән диалог төзи,аралаша белү. Регулятив УУГ:укытучы ярдәме белән максат кую һәм планлаштыру,эш сыйфатына бәя бирә белү. | |||
Дәреснең тибы | Диалогик /мологик сөйләм | |||
Предметарабәйләнеш | Инглиз теле | |||
Эшнеоештыру | төркемдә, парларда, индивидуаль | |||
Чыганаклар | Р.З.Хәйдарова,Г.М Әхмәтҗанова“Күңелле татар теле”,5 нче сыйныф өчен дәреслек(29-30 битләр),.З.Хәйдарова,Г.М Әхмәтҗанова Методик ярдәмлек”Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар,Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый “шигыре буенча мултьфильм | |||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | |
Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин) | Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез,хәерле көн! -Укучылар,кәефегез ничек? | 1 нче слайд Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү -Исәнмесез! -Хәерле көн миңа, Хәерле көн сиңа, Хәерле көн аңа, Хәерле көн безгә! -Рәхмәт.яхшы,сезнең хәлләрегез ничек? | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләгебулдыру (Шәхси УУГ) | |
Белемнәрне актуальләштерү | Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча мультфильм карау -Укучылар,әйдәгез әле мултфильм карап китик.Мультфильм нәрсә турында икән,уйлагыз! -Шигырьне кем язган? -Ни өчен сабый урамга чыкмый? -Сабый кайчан урамга чыкты? -Малайның кәефе яхшымы? -Ни өчен яхшы? -Без узган дәрестә “Олегның нигә кәефе юк”дигән хикәя укыдык.Аның ни өчен кәефе юк? -Ни өчен икеле алды? -Олег нинди укучы? -Сабый нинди? | Мультфильм карыйлар,сорауларга җавап бирәләр. -Шигырьне Г.Тукай язган. -Сабый өй эшен эшли. -Өй эшен эшләде,урамга чыкты. -Әйе,яхшы. -Ул өй эшен эшләде? -Олег икеле алды. -Олег өй эшен эшләмәде. -Ялкау,тырыш тугел. -Сабый тырыш,эшчән укучы. | Төп мәгълүматны аерып ала белү,эчтәлегенә бәя бирә белү(Танып белү УУГ) | |
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Укытучы проблемалы сорау куя. -Укучылар,ничек уйлыйсыз,без дәрестә нәрсә турында сөйләшергә өйрәнербез,үзебезгә нинди максат куябыз? . | . . | Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) | |
Максат, бурычларны билгеләү | Парларда эш, максатын формалаштырыгыз. -Әйе,укучылар,без бүген дәрестә өй эшен эшләгәнне сорарга,өй эшләре турында сөйләргә өйрәнербез.Димәк,без дәрестә тема буенча диалоглар төзи белергә тиешбез. | Тема, максатны формалаштыралар. -Өй эшен эшләргә кирәклеге турында сөйләргә өйрәнербез. | Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) | |
Үткән материалны гомумиләштереп кабатлау | Төркемнәрдә дәреслек белән эш,14 нче күнегү 29 бит -Укучылар ,бирелгән җөмләләрне текст тәртибендә урнаштырыгыз.Бу эшне төркемнәрдә бергә эшлибез,аннары төркемнән бер кеше укып күрсәтә. - Дәреслектә 9 нчы күнегү (31 бит) өстендә эш(инглиз телендә)Төркемнәр бер-берсенә инглиз телендә сораулар бирәләр. Ситуатив күнегүләр өстендә эш. 8 нче күнегү 31 нче бит -Укучылар, карточкаларда бирелгән ситуацияләрне дөрес итеп парлап язарга кирәк.Сез ике баганада язылган җөмләләрне туры китереп тоташтырыгыз.Карточкалар ике төрле:татарча-русча һәм инлизчә-татарча.Карточкаларны теләк буенча сайлап алыгыз. | Дәреслектәге бирем белән танышалар һәм биремне үтиләр. Укыгач,слайд буенча тикшерәләр,үзбәя карточкаларында билге куялар. 2 нче слайд Олегның кәефе юк.Математикадан “ике”ле алды.Олег өй эшен вакытында эшләми.Кичә ул урамда бик озак уйнады,телевизор карады.Тиздән чирек азагы,Олегка математикадан ничәле чыгар?Иртәгә контроль эш. Үзбәя 3 нче слайд Үзбәя
4 нче һәм 5 нче слайд Һәрбер укучы мөстәкыйль эшли. Шаблон буенча тикшереп үзбәя карточкаларында билге куялар. Узнай у друга: Какие отметки он сегодня получил?- Син бүген нинди билге алдың? Сколько уроков было?-Ничә дәрес булды? Какой был первый урок?-Беренче дәрес нинди булды? Сделал он домашнее задание- Син өй эшен эшләдеңме? Инглизчә шаблон Үзбәя | Парлап һәм төркемнәрдә эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү (Коммуникатив УУГ) Иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү ,аны чишү юлларын билгеләү(Танып белү УУГ) Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлегег ен оештыра,нәтиҗәле эш алыммнарын таба белү.(Регулятив УУГ) | |
Ял минуты | ||||
Диалогик сөйләмне камилләштерү | .Парларда эш.Инглизчә -Бирелгән репликаларны дөрес тәртиптә урнаштырып диалог төзегез,диалогны укыгыз(Репликалар конверт белән бирелә) Диалоглар инлизчә һәм татарча төзелә,һәрбер пар үзе сайлап ала. -Укучылар,кем диалогны сөйли ала? | Укучылар парларда эшлиләр,диалогларны укыйлар,шаблон буенча тикшереп ,үзбәя карточкаларына бәя куялар. 6 нчы слайд -Синең бүген ничә дәрес? -Биш. -Беренче дәрес нинди? -Математика. -Икенче дәрес нинди? -Икенче дәрес-татар теле. -Син өй эшен эшләдеңме? -Әйе,өй эшен эшләдем. Инлизчә диалог Үзбәя 1 парны татар телендә,1 парны инглиз телендә сөйләтү. Үзбәя | Парлап һәм төркемнәрдә эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү,әңгәмәдәшең белән сөйләшү калыбын төзи белү. .(Коммуникатив УУГ) Фикерне логик чылбырга салу(Танып белү УУГ) Эш тәртибен аңлап,уку эшчәлеген оештыра белү(РегулятивУУГ) | |
Өй эше | Өй эше биремен аңлату. 7 нче слайд “Мин өй эшен эшлим” темасына диалог яки хикәя төзү. | Өй эшен сайлап алалар. | ||
Рефлексия, бәяләү, үзбәя | Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели. 8 нче слайд Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. -Укучылар ,без нәрсә турында сөйләшергә өйрәндек? -Дәрес сезгә ошаса кояшка күңелле смайликлар,ошамаса күңелсезне ябыштырыгыз. | Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр. -Өй эшен эшләү турында сөйләшергә өйрәндек.Һ.б. | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү(РегулятивУУГ) | |
Предварительный просмотр:
Тема: Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы.
Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.
УУЭ
Регулятив:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм бурычларны билгели белү;укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:
-сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Шәхси:
Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.
Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова )
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше.Уңай психологик хәләт тудыру.
- Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
- Исәнмесез, балалар!Хәерле көн!
-Исәнмесез, хәерле көн!
-Хәерле көн миңа,
-Хәерле көн сиңа,
-Хәерле көн аңа,
-Хәерле көн безгә!
-Укучылар кәефләрегез ничек?Мин сезгә херле көн телим.
2.Дежур укучы белән әңгәмә
-Бүген нинди число?
-Атнаның нинди көне?
-Дәрестә кемнәр юк? Ни өчен?
-Һава торышы нинди?(Болытлы,җил исә,явымсыз һ.б.)
II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
1.Прослушайте и укажите слова с мягкими звуками.
Иртән,озак,юына,өстәл,каймак,тәмле,әзерли,чәй,һәрвакыт,тәлинкә,кашык.
2.Рәсемнәр буенча тема караган лексиканы кабатлау. Слайд №1
Скажи что ты:
- Моешь пол, вытираешь пыль, гладишь бельё, выкинул мусор, не подмел пол, готовишь кушать, не заправил постель, пылесосишь.
Нәтиҗә ясау.Үзбәя
III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую
М.Җәлил “Сәгать.” шигырен уку
Сәгать суга: “Даң, даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә – эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шулай йокыга карап.
Сәгать йөри: “Келт-келт!..
Тиз бакчага кит, кит!..”
Марат аңа дәшә:
- Тукта, мине көт, көт!..
Сәгать җырлый: “Диң, диң!..
Мин бит туктый белмим.
Мондый ары, зиң, зиң!
Миңа карап йөр син!..”
-Шигырь кем турында?
-Марат кая соңга калган?
-Марат нинди малай?
-Марат мәктәпкә сәгать ничәдә барырга тиеш?( Должен идти)
-Марат кебек соңга калмас өчен нишләргә кирәк?
-Иртәнге режимны белергә.
-Димәк,без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
-Иртәнге режим турында сөйләшербез.
-Дәрескә нинди бурыч куябыз.
-Иртәнге режим турында сөйли белү.
IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану.
-Сезнең иртәнге режимыгыз нинди?
Өй эшен тикшерү.Диалогны сөйләү”Минем иртәнге режимым”
-Аня,син сәгать ничәдә торасың?
-Мин сәгать җидедә торам.Урын жыям,юынам.
-Син зарядка ясыйсыңмы?
-Әйе,мин зарядка ясыйм.
-Иртәнге ашны сәгать ничәдә ашыйсың?
-Иртәнге ашны сәгать сигезенче яртыда ашыйм.Сәгать сигез туларга 15 минутта мәктәпкә китәм
Нәтиҗә ясау.Үзбәя
1.Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.
Тактага язылган сүзләрне иртәнге режим тәртибендә урнаштырыгыз.Дәфтәрдә языгыз Индвидуаль эшлисез!
Зарядка ясыйм, иртәнге ашны ашыйм, юынам,әнигә булышам, мәктәпкә барам, кашыклар куям,йокыдан торам, урын җыям.
Иңгә иң утыручы иптәшегез белән алышынып тикшерегез.(Тактада дөрес җавапларны бирү.)
Нәтиҗә ясау.Үзбәя
V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
1.”Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы” текстын уку.
-Бер-берсенә “Рәсим белән Илнур” текстын тәрҗемә итәләр.
- Текстны сөйләү.
2.Физкультминут. “Татарча бию”
Рәсим белән Илнур хикәясе буенча фикер алышу.
3.Тактада эш.Тактага Рәсим һәм Илнур эшләгән эшләрне сайлап алып , карточкаларны тактага элеп кую.
Йокыдан торды,һәрвакыт иртә тора,озак юынды,урын-җирне җыймады, коймак белән чәй эчте,әнисенә рәхмәт әйтте,юына ,киенә,урын-җирне җыя, әнисенә булыша,ипи кисә,тәлинкәләр,кашыклар куя,әнисе белән чәй эчә,мәктәпкә китә.
Илнур нишли? Рәсим нишли?
(1,2 өстәлдән укучылар ) (3,4 өстәлдән укучылар)
Җөмләләрне дәфтәрләрдә язу.
-Кайсы малайның иртәнге режимы дөрес? Ни өчен?
4.Илнурга комплимент әйтү.Рәсимгә киңәш бирү.Төркемнәрдә эш.Җавапларны уку.
Как скажете комплемент Ильнуру.Скажите совет Расиму
Илнурны мактыйлар. Рәсимгә киңәш бирәләр.
3.Хикәяне үз исеменнән үзгәртеп ,эчтән укыйлар.Хикәяне үз исемеңнән кычкырып уку.
Нәтиҗә ясау.Үзбәя
VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
1.Иртәнге режимың турында язарга
2.3нче күнегү буенча сораулар язарга
VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).
- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?
- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?
- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?
-Режим ни өчен кирәк?
VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя
Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)
Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр) Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)
Предварительный просмотр:
.
Укытучы | Гарипова Наилә Габдрәшит кызы | |
Предмет | Туган тел
| |
Тема | «Без сәхнәдә уйныйбыз” Образга бәя бирү . | |
Максатлар: Бурычлар Планлаштырылган нәтиҗәләр
| 1. Ермолаевның “Ике пирожный” әсәре буенча балаларны татарча үз фикерләрен әйтә белергә, геройларга характеристика бирергә өйрәтү. 2. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, кызыксынучанлык, коллективта эшли белергә өйрәтү. Балаларга мөстәкыйль рәвештә максат куеп, нәтиҗәгә килергә ярдәм итү. 3.Укучыларны яшәргә өйрәтү, әти-әнигә булышырга, аларны хөрмәт итергә; укучылар арасында үзара ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбияләү Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга йогынты ясау. Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү; - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу; -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү; - Объектларны чагыштыру; - Фикерне логик чылбырга салу. Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау; –Диалог төзүдә катнашу; - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү; - Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару. Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; - Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; - Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; - Эш сыйфатына бәя бирә белү; - Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү). - Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу. Предмет буенча: “Мин өйдә булышчы”темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү. | |
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрен үзләштерүне дәвам итү | |
Предметара бәй-ш | Рус әдәбияты | |
Эшне оештыру | Төркемдә, парларда, индивидуаль | |
|
| |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин) | Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. | Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар) | (Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре (Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру |
Белемнәрне актуальләштерү Уку мәсьәләсен кую
8-10 мин | Дәресебезне Татарстанның халык шагыйре,Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” җыры белән башлап җибәрәсе килә.(Җыр куела ) Әниләргә ярдәм итү турында әңгәмә үткәрә . Алдагы дәрестә укылган “ Ике пирожный “ хикясен искә төшерик. -Кызлар әниләренә булыштылармы? 10 нчы күнегүдәге сорулар ярдәмендә эчтәлекне искә төшерү .
Өй эше тикшерә. Укучыларның белемнәрен активлаштыра
| Җырны тыңлыйлар,аңларга тырышалар.
Укучылар бер-берсеннән ничек әниләренә булышу турында сорыйлар Эчтәлек буенча соруларга җавап бирәләр 8 нче күнегү (дөрес раслауларны укыйлар) 9 нчы күнегү (җөмләләрне дәвам итәләр) Укучылар максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар | (Ш) Укуга матив булдыру (Т.б) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү (К) Дөрес әйтелеше өстендә эшләү (Р) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру. Күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау. |
Уку мәсьәләсен чишү Яңа белемнәрне формалаштыру
Ял минуты | 1 нче күнегүдәге диалолар белән танышалар (парларда эшлиләр) тәрҗемә иттерә. Диалогларны сәхнәләштерегез 1-рәт: составьте диалог между мамой и Олей, когда мама попросила о помощи. 2-рәт: составьте диалог между мамой и Наташей, когда мама просила о помощи. 3-рәт: составьте диалог между Олей и Наташей, когда Наташа «вернулась» из Африки.
| Диалогларгны тәрҗемә итәләр, текст тәртибендә урнаштыралар (парларда эшлиләр) Укучылар сәхнәләштерә | (Ш) Халыклар дуслыгын аңлый белү. Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару (Т.б) Уку мәсьәләсен чишү юлларын эзләү |
Яна теманы ныгыту | Кереш сүзләрне искә төшерү, җөмләләрдә куллану -Оля нинди кыз? -Наташа нинди кыз? | Тактада исемнәр астына геройларны бәяләүче сүзләр язалар. Кереш сүзләр кулланып җөмләләр төзиләр,дәфтәргә язалар | (Ш) Иҗади характердагы бирем (Р) Бәяләү, төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау. |
Мөстәкыйль эш. Ситуатив күнегүләр өстендә эш. | Наташага киңәш бирегез (дайте совет). Оляны яхшы булган өчен макта. (похвали) | .Жөмләләр төзиләр,дәфтәрдә язалар. | (Ш) Тема буенча фикерләрен уртаклашү (П) Ситуация буенча җөмләләр төзи белү (Т.б) Үрнәктән файдаланып сөйләм үрнәкләрен төзи белү (Р) Уку мәсьәләсен бәяләү |
Рефлексия | Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата
Өйдә әти-әниләрегезгә ничек булышасыз? 6-7 җөмлә язып килегез. Яки 9 нчы күнегү 65 бит | Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр. |
(Т.б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау (Ш) Үзбәя (Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү. |
